Галиева Зөлфирә Габбасовна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты

Бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була.Р.Фәхретдин

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Түгәрәк өстәлләр һәм методик эшләрне оештырам

Увлечения: Бәйгеләрдә катнашам, шигырьләр язам,укучылар белән иҗади эшләр башкарам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Нурлат

Место работы: Нурлат районы Бикүле төп гомуми белем мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-zulfira-gabbasovna

О себе

Мин 1974 нче елның 1 нче гыйнварында Нурлат районы Биккол авылында туганмын. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультеты,татар бүлегендә белем алдым.Бүгенге көндә гаиләле, ирем,ике балабыз бар.Педагогик эшчәнлегемә 21 ел.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Татар халык педагогикасы" Ш.Ш. Җәләлиев

Моё портфолио

   Мин, Галиева Зөлфирә Габбас кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Югары белемле, I квалификацион категорияле. Педагогик эш стажым 21 ел. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.

   Әйе, мин дә - укытучы. Педагогик осталык – беркемгә дә, бер мөгаллимгә дә җиңел генә килеп керми. Аңа ирешү өчен иң мөһиме -үз хезмәтеңне, фәнеңне яратуың һәм талантлы булуың мөһим.

   Дәресләремне  дә яңа  мәгълүмати технологияләр кулланып  укытам. Республика, Россия күләмендә үткәрелгән төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышлы урыннар  яулыйм. Аз комплектлы авыл мәктәбендә эшлим.   Нәкъ менә кечкенә авылларда милли рух, әхлак нормалары, гореф – гадәтләре саклана. Боларны ничек югалтмаска?

Моның өчен   укучылар белән үз нәсел шәҗәрәләрен  һәм авыл  тарихларын  өйрәнбез ,бергәләп төбәк топонимнарын эзлибез. Туган ягыбыбызга  хас халык авыз иҗатын  барлау максатыннан мәктәп укучылары белән фольклор ансамбль оештырдым. Төбәкнең күренекле һәм өлкән буын кешеләре белән очрашулар үткәрү, аларның сөйләгәннәрен яздырып алу кебек эшләр уңышлы нәтиҗәләр бирә. Шуңа нигезләнеп укучылар белән эзләнү-тикшеренү эшләре оештырам.Бу эш укучыларда зур кызыксыну уята. Укучыларымны  фәнем белән кызыксындыру максатыннан төрле  ысуллар эзлим.

     Мин эшемне яратам.Укучыларымның уңышларын күреп куанам.Димәк,тырышлыгым юкка түгел.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы