Залия Махасимовна Камалтдинова

татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән.

Профессия: учитель родного(татарского) языка и литературы МБОУ "Карабашская общеобразовательная школа №2", пгт Карабаш. Бугульминский район, Республика Татарстан

Профессиональные интересы: поиск высокоэффективных методик преподавания,обучение и повышение квалификации, использование современных технологий в образовательном процессе.

Увлечения: кулинария, чтение книг, музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: пгт Карабаш, Бугульминский район

Место работы: учитель родного(татарского) языка и литературы МБОУ "Карабашская общеобразовательная школа №2", пгт Карабаш. Бугульминский район, Республика Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kamaltdinovazalia370gmail-com
Укытучы! Мәктәп! Бу ике сүз Күңелемдә яши янәшә. -Мәктәбем,- дип әйткән чакта, -Укытучым,- дип йөрәк эндәшә

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык –куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучы алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып ,соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр “Кем булырга телисең?”- дигән сорауга :”Укытучы!- дип җавап бирә идем.Ә бүген мин, чынлап та, укытучы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

   Хыялымны тормышка ашыру өчен, беренче адымнарымны ясыйм. Башкортостандагы Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап кайтып, Ярмәкәй районы Абдулла урта мәктәбендә эшли башлаганда, директорның :”Нинди проблемаларыгыз бар?” -дигән соравына :”Бер проблемам да юк!”-дип җавап биргәнем әле дә хәтеремдә. Бу вакытта яшь кыз барысын да аңлап бетермәгәндер, мөгаен. Аннары хезмәтемне Татарстанның Бөгелмә районы Карабаш икенче урта белем бирү мәктәбендә дәвам иттем.Ә бүген мин уйланам да хәйран калам.Укытучы хезмәте авыр да, искиткеч җаваплы да , кызыклы да. Чын мәгънәсендә укытучы булган, уңган, бөтен хасияте белән кешеләрне ярата белүче остаз зат! Аның яшәгән һәр көне, эшләгән һәр эше бер якты нур булып сузылыр иде. Аның сайлаган юлына гомеренә җитәрлек рәхмәтләр өелер иде , мөгаен.

О себе

                                                         Зәлия Мәхәсим кызы Хәсәнова

                   Туган җире: Башкортстан Республикасы     

                Ярмәкәй районы Абдулла авылы

               Туган елы: 10 нчы июнь 1970 нче ел

              Белемем: югары,Алабуга дәүләт педагогия университеты

             Педагогик эш стажым: 35 ел

            Йодызлыгым: Игезәкләр

         Педагогик фәлсәфәм: һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга

ярдәм итү, көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.                             

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Бәширов "Намус", "Сарут", А. Гыйләҗев  "Җомга көн кич белән", "Үги ана яфраклары", Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", И. Юзеев "Гашыйклар тавы", Ф. Садриев "Таң җиле", "Рәхмәт, әтием", М. Мәһдиев " Фронтовиклар"

Мой взгляд на мир

Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үпкән таң җиле кебек. Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга  һәм аңларга өлгерә алмыйсың, утларда яндырып, сагыш, моңга салып уза да китә икән, ул гомер дигән кадерле мизгел. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт, шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиеш.

Мои достижения

Татар укытучысы, татар мөгаллимәсе...Син ничек эшлисең?  Балаларың ничек укый? Халкымның мәңгелек мирасын киләчәк буынга тапшыра аласыңмы? Телебезне саклап калачак буын тәрбияли аласыңмы?  Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?

   Менә шул сорауларны мин һәр көн үз-үземә бирәм. Ә җавапны көн саен төннәр буе эзләргә туры килә.Фәнни эшләрдә, методик әдәбиятта, балаларда табам мин ул җавапларны. Һәр баланы белем дөньясына алып керү, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү, дөньяга карашын формалаштыру, аңардан шәхес тәрбияләү – минем максатым.Максатыма ирешү өчен , һәр дәресемне иҗади эзләнү, проблема, җиңү, яңа кызыклы белешмәләр белән баетырга тырышам, эзләнү- тикшерү алымын кулланам һәм укучыларның иҗади эшчәнлеген киңәйтәм. Укылган әсәрләр нигезендә сәхнә әсәрләре төзү, аларны уйнап күрсәтү дә балаларның яратып башкара торган гамәлләре. Һәр ел саен район һәм шәһәр күләмендә үткәрелә торган балалар театры, “Егет солтаны”,”Нәүрүз гүзәле”, шигырь- җыр бәйгеләрендә җиңүләр – эшемнең нәтиҗәләре.

    Моннан тыш, бүгенге көндә беренче юлдашым – мәгълүмати- информацион технологияләр. Хәзерге заман мәктәбендә коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә. Укучыларым белән бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Фәнни-гамәли конференциягә презентацияләрне укучылар үз көчләре белән әзерлиләр. Моның нәтиҗәләре район һәм шәһәр мәгариф идарәсенә , мәктәпкә дан китергән җиңүләр: республика олимпиадаларында призлы урыннар, “Сәләтле” һәм “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә,”Ломоносов укулары”нда I дәрәҗә диплом,  IV Идел буе фәнни-гамәли конференциясендә –II дәрәҗә диплом,  “Ялкын” журналы белән берлектә үткәрелгән “Гаиләм язмышы – илем язмышы” дип исемләнгән инша бәйгесендә рәхмәт хаты, республика күләмендә уздырылган  “Батырлык урыны –Әфганстан” сочинение бәйгесендә катнашу дипломы, шәһәр күләмендә үткәрелгән укучыларның ” Ачыш” фәнни-гамәли конференциясендә – призлы урыннар.

   Укучыларның фән белән кызыксынуын арттыру өчен , уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-КВН, дәрес-очрашу, дәрес-сәяхәт, өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре үткәрәм.

   Балалар томышында уеннарның роле дә зур.5-6 нчы сыйныф укучылары бигрәк тә яратып уйныйлар.Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Дәресләремдә уеннар кулланып, яхшы нәтиҗәләргә ирешәм.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар белән эшләү – укучыларның яраткан эшләре. Үзем төзегән тестларны да тәкъдим итәм, үзләре дә яңадан-яңаларын төзеп алып киләләр.Бу алым укучыларның логик фикер йөртүләрен үстерә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Ә тест куллану укучыларның белеменә тиз вакытта бәя бирергә мөмкинлек ача.

   Заманалар авыр, катлаулы, әмма киләчәккә өмет белән яшим, эшлим, эзләнәм. Менә 35 ел хезмәтемдә максатларыма ирешү юлларын табарга тырышам. Гадилек һәм гаделлек кенә укучы һәм укытучы арасын якынайта ала. Укытучы һөнәре – эшне ярату гына түгел, ә балаларны чын күңелдән сөю. Әйе, укучыларымны бик яратам, сагынам. Аларны тәрбияле, зыялы, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаеклы кешеләр итеп күрәсем килә. Һәрвакыт һөнәри осталыкка омтылу, балаларның яшь үзенчәлекләрен өйрәнү, ихтирам итү – максатымның нигезе. Ә моның өчен яңадан-яңа алымнарны, методларны эзлим, өйрәнәм. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп төзергә тырышам.

   “Минем шәҗәрәм” дигән электив курс өчен программа төзеп, өстәмә материаллар туплау, иҗади эзләнүләр, аларны дәресләрдә куллану укучыларда нәсел чылбырларын барлау, аларга хөрмәт белән карау кебек сыйфатларны тәрбияли. Яшьләр елына багышлап, “Минем гаилә- тарихи Ватанымның күп гасырлы тарихы ул” дип аталган  IV Бөтенроссия конференциясендә  I дәрәҗәдәге премия алуыбыз зур хезмәт нәтиҗәсе.

   Педагогик лабораториядә дә актив эш алып барам. Һәрдаим шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән семинарларда үз тәҗрибәм белән бик теләп уртаклашам. Район һәм шәһәр укытучылары арасында үткәрелгән төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашам.Алар барысы да белем һәм тәрбия бирүдә бик әһәмиятле.

   Укытучы нинди соң ул?  Бүгенге көндә галим дә, актер да, спортчы да, психолог та, остаз да. Минем кулымда нәни язмышлар.Ничәмә-ничә пар җавап көтеп, миңа төбәлгән. Минем кул астында бүген  гади акбур белән кара такта гына түгел, мин бүген мәктәп дигән олы корабның штурвалы артында балачак дөньясын чиксез киңлекләргә алып чыгам. Сыйныф бүлмәсеннән торып, вакыт машинасы белән идарә итәм. Илләр генә түгел, чорлар аша җилдереп үтәм. Галәм киңлекләренә күтәреләм, җиде кат җир астына төшәм, диңгезләрдә йөзәм. Сабыйларның күзендәге очкын минем кайнар йөрәгемнең чаткысы. Шул очкыннар миңа көч өсти, мине бәхетле итә.

   Әйе, мин бәхетле. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калыйк без!

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы