"Укытучы китабы" методик кулланмасы 2016
Без әлеге кулланманы дәреслек авторлары, хезмәттәшем Р. Ф. Әхмәдуллина белән берлектә эшләдек. Кулланма рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 1 нче сыйныфында И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова авторлыгында дөнья күргән дәреслек белән эшләүче укытучыларга ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Әлеге әсбап рус телендә сөйләшүче 1 нче сыйныф укучыларына татар телен өйрәтүдә укытучылар өчен чын методик ярдәмлек булып тора. Укытучылар әлеге җыентыкка кертелгән дәрес эшкәртмәләрен үзгәртеп тә куллана алалар.
Методик ярдәмлек атнага 3 сәгать хисабыннан И. Л. Литвинов, Э. Р. Садыкова, Л. И. Гарипованың “Татар теле. Татарский язык 1 класс” уку- укыту әсбабына нигезләнеп төзелде. Дәрес эшкәртмәләре ФДББС таләпләренә туры китереп язылды. Һәр дәрестә 3-4 яңа сүз һәм дәрескә кирәкле сөйләм калыплары өйрәнелә. Татар теле дәресләре Чебурашка, Акыллы Үрдәк, Крокодил Гена образлары белән баетыла, шулар ярдәмендә укучылар татар теленең сөйләм калыплары белән таныша башлыйлар, телдән сөйләмгә кереп китәләр. Дәресләрдә төп игътибар татарчадан русчага, русчадан татарчага тәрҗемә, төрле сөйләм калыпларын кабатлау күнегүләренә юнәлтелә. Кабатлаулар аша укучылар сүзләрне актив куллана алуга ирешә. Башта укытучы дәресләрдә яхшы үзләштерелгән лексика белән генә эш итә, укучыларны диалогик, монологик сөйләмгә чыгу күнекмәләренә күнектерә. Телдән сөйләм күнегүләре алдан әзерләп куелган күрсәтмә материалларга таянып алып барыла. Тактада схематик рәсемнәрдән дә файдаланырга мөмкин.
Татар теле дәресләрендә дәфтәр белән эшләү дә сорала.Ләкин язу күнекмәләренә ел башында бик аз вакыт бирелә.Күбрәк вакыт телдән сөйләм күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелә. II яртыеллыкта язу күнекмәләренә вакытны арттырырга мөмкин. Шулай ук Smart такта өчен бирелгән үрнәк күнегүләр укытучыга яңа сүзләрне, җөмлә калыпларын үзләштерүгә ярдәм йөзеннән сайлап алынды. Билгеле, аларны укытучылар башкача да файдалана ала. Күп кенә дәресләрдә тыңларга аңлау өчен текстлар да урын алды. Әлеге текстларны тактага язарга , укырга яки яздырып тыңлатырга мөмкин.
Материалны үзләштерү, актив куллануга ирешү өчен уен формасында үткәрелгән күнегүләргә дәресләрдә зур игътибар бирелде.
"Укытучы китабы"нда һәр дәресне тәфсилләп сурәтләгән дәрес эшкәртмәләреннән тыш календарь-тематик план бирелде.
Татарстан китап нәшрияты, 2016 нчы ел.
