Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы
учебно-методический материал (4 класс) на тему

Харрасова Рамзия Миннерахмановна

 Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбияты дәресләре аларга үзләштерү өчен  авыррак.Шуңа күрә алар белән өстәмә эшләргә кирәк дип саныйм.Ә инде сәләтле балаларга дәреслек материалыннан тыш та өстәмә материаллар кирәк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_bala_b-n_esh.-1.doc102 КБ
Microsoft Office document icon avyr_balalar_beln_eshlu_programmasy.doc171.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай  муниципаль районы

Калмия төп   гомуми  белем бирү мәктәбе

   

Класс җитәкчесе: Харрасова Р.М.

КЕРЕШ ӨЛЕШ.

      Минем педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хәл итүгә юнәлтелгән:

  • сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру;
  • һәр укучының сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган гамәли чаралар әзерләү.

Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар, мин шул өлкәне табып балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга тырышам.

Һәр баланың төп кызыксынуын истә тотып, белем алу өчен шартлар тудырыла, иптәшләре белән тыныч мөгамәлә һәм үзара дуслык урнаштырыла.

Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга, үзенең мөмкинлекләрен, зш – гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Шул вакытта сыйныфташлары һәм укытучы тарафыннан аңа шәхес буларак ихтирам формалаша.

Түбәндәге дүрт төркемгә кергән балаларны, гадәттә, сәләтле дип атыйм.

  1. интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар;
  2. иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар;
  3. эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрен (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйм;
  4. мәктәптә яхшы укучы балаларны (академик сәләтлелек).

Сәләтле балалар белән эшне түбәндәге юнәлешләрдә оештырам:

       I. Эстетик яктан.

1) нәфис сүз;

2) сәхнәләштерү, театр сәнгате нигезләре;

3) җырлау, вокал буенча башлангыч мәгълүматлар;

4) декоратив кулланма сәнгать;

5) рәсем сәнгате нигезләре;

6) бию, хореография;

7) курайда уйнау, нота серләренә төшенү.

       II. Филология фәннәре.

  1. поэзия, шигырь төзелеше (татарча һәм русча);
  2. проза, иҗат итү нигезләре (татарча һәм русча);
  3. рус теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү;
  4. татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү.

III.  Математика, информатика фәннәре.

1)   укучыларның сәләтен үстерү максатыннан фәнни тирәнтен өйрәнү;

2)   шахмат түгәрәкләре.

       IV. Табигать фәннәре.

1) тирә-юньне өйрәнгәндә фәнни – тикшеренү эше нигезләре;

2) табигать белеме фәне аша әйләнә - тирәне өйрәнү.

       V. Спорт, сәламәтлек фәннәре. Шәхесне үстерү, яхшы уку һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен шартлар булдыру.

Укучыларның сәләтен үстерү өчен системалы эш оештырдым. Сентябрь аенда балаларның кызыксынуларын һәм сәләтен ачыклау, нинди түгәрәкләрдә шөгыльләнергә теләүләре белән танышу максатыннан, ата – аналарга анкета тараттым. Анкета нәтиҗәләрен җентекләп өйрәндем. Укучыларны түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә җәлеп иттем. Мәктәпкә кергәнче үк төрле өлкәләрдә  уңышка ирешкән талантлы балаларга аерым игътибар бирдем. Уку процессында һәм сыйныфтан тыш чараларда катнашкан укучылар арасыннан яңа талантлар ачыкланды.

Мин балаларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп, аларның сәләтләре үсешен билгеләү өчен мониторинг алып барам. 1нче сыйныф укучыларының мәктәпкә ничек ияләнүе турында шәхси әңгәмәләр уткәрдем.

Анкета, интеллектуаль тест нәтиҗәләре буенча, укучыларның белем һәм күнекмәләрен, табигый сәләтләрен истә тотып, төркемнәр оештырдым. Балаларның сәламәтлеге какшау, стресс, артык эш йөкләү һ.б. булмасын өчен ел дәвамында укучыларның психик һәм физик сәламәтлеген күзәтү өчен диагностика үткәрәм.

Рус теле, математика, табигать белеме һәм укудан фән атналыклары уздырганда укучыларның сәләте үстерелә, иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган талантлы балалар ачыклана. Моңа түбәндәге эш төрләре ярдәм итә.

ПЛАН.

Эш төре.

Эчтәлеге.

Үткәрү

вакыты.

I

Эстетик

1

Сәнгатьле уку һәм нәфис сүз:

- түгәрәк дәресләре,

Атнага 1тапкыр

- сәнгатьле сөйләү конкурслары

План буенча

- сыйныфтан тыш үткәрелгән чараларда (презентацияләү, балалар иртәсе, үзэшчән сәнгать һ.б.)

1 кл.,

2-4 кл.

- район күләмендәге конкурсларга әзерләнү;

ел дәвамында

2

Сәхнәләштерү:

- театр сәнгате нигезләре,

ел дәвамында

- сәхнәләштерелгән әкиятләргә конкурс;

октябрь

3

Җырлау:

- вокал буенча башлангыч белемнәр;

ел дәвамында

- хор белән һәм ялгыз җырлау;

ел дәвамында

- музыка һәм җыр конкурслары;

ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашу, балаларны мактау, бүләк бирү;

Ел дәвамында

4

Декоратив - кулланма сәнгать:

- рәсем ясау, укыту эшчәнлегенә технологиядән яңа программалар кертү,

ел дәвамында

-укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештыру, конкурсларда катнашу;

ел дәвамында

5

Бию, хореографиядән башлангыч күнекмәләр:

- хореография дәресләрен үткәрү, бию түгәрәге,

Атнага 2 тапк.

- мәктәптә һәм районда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашу.

ел дәвамында

II

Филология

1

Поэзия, шигырь төзелеше:

- яшь шагырьләр белә танышу;

2атнага 1

- укучылар шигырьләреннән җыентыклар ясау;

ел дәвамында

- класстан тыш эшләрдә катнашу, балаларны бүләкләү;

ел дәвамында

- стена газетасы булдыру;

Чирек саен

2

Проза, язучы хезмәте:

- яшь язучылар түгәрәге;

2 атнага1

- әдәби җыентык;

Чирек саен

- язучыларның иҗатына багышланган кичәләр (әдәби кунакханә)

Чирек саен

- сочинениеләргә конкурс;

3-4кл чирек1

- укучыларның иҗатына бәя бирү, бүләкләү;

ел дәвамында

3

Индивидуаль биремле карточкаларда эш;

ел дәвамында

Кроссвордлар, башваткычлар чишү, аларны үзләреннән төзергә өйрәтү;

ел дәвамында

4

Рус (татар) телен тирәнтен өйрәнү:

- 1 -2 сыйныфта түгәрәкләр;

Атнага 2 тап

- тестлар үткәрү;

ел дәвамында

- олимпиадалар уздыру;

Атналыкларда

- “Иң яхшы дәфтәрләр” конкурсы.

Чирек саен.

III

Математика

- математика түгәрәкләре;

Атнага 1 тапк.

- тестлар уздыру (сайлап алу конкурсы);

ел дәвамында

- олимпиадалар (өч дәрәҗәдә);

Ярты ел саен

- математикадан иң пөхтә дәфтәрләрне билгеләү;

Чирек саен

- иҗади эшләр күргәзмәсе (мәсьәлә, ребус, кроссворд, график, диаграмма, алгоритм һ.б.);

Даими

- стандарт булмаган биремнәрне эшләү;

Даими

- “Көңгерә” халыкара уенында катнашу;

Елга 1 тапкыр

- шашкада уйнарга өйрәнү, башлангыч белем бирү;

Ел дәвамында

- сыйныфтан тыш һәм мәктәптә ярышларда катнашу, бүләкләү;

Даими

Табигать

IV

- түгәрәкләр;

1 атнага 2 тап.

- тестлар уздыру;

Даими

- стандарт булмаган логик биремнәрдән төзелгән язма эшләр;

Атнага1

- табигать белеменнән иҗади эшләр күргәзмәсе (экологик мәсьәләләр, ребуслар, кроссвордлар);

Даими

- укучыларның табигать фәнендәге уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү;

Даими

V

Спорт

- “Күңелле стартлар”;

Чирек саен.

- спорт секцияләре;

Даими

- сәламәтлек көннәре;

Сишәмбе, пәнҗешәмбе.

- “Иң көчле спортчылар” дигән фотостенд;

Елга 1 тапкыр

- “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” әти - әниләр белән кичә;

Елга 1 тапкыр

- укучыларның спорттагы уңышларын исәпкә алу, мактау һәм тәбрикләү.

Даими

 

Сәләтле бала тәрбияләгез.

(Дэвид Льюи)

  1. Мин баланың һәр соравына туры һәм түземлелек белән җавап бирәм.

      2. Мин бала бүлмәсендәге һәм өстәлдәге тәртипсезлек өчен тавыш кузгалтмыйм. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырам.

      3. Уңышлары өчен генә түгел, ә балам булганы өчен яратуымны аңардан яшермим.

      4. Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөклим.

      5. Балага җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмим.

      6. Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алам.

      7. Мин баланы фикерләргә, уйларга өйрәтәм, аңа кызыклы  нәрсәләрне даими укыйм.

      8. Балада һәр нәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышам, төрле вакыйгалар – хәлләр уйлап чыгаруын, хыялына каршы килмим.

      9. Мин һәр көнне бала белән икәүдән – икәү калып сөйләшергә вакыт табам.

     10. Гаилә эшләрен яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш.

     11. Мин бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмим, аны үртәмим.

     12. Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмыйм.

     13. Мин баланы олылар белән үзен олыларча тотарга өйрәтәм.

     14. Ялганга, тупаслыкка юл куймыйм.



Предварительный просмотр:

Раслыйм:__________

Мәктәп директоры: _________    Фролова Р.Р.

Укытучы  :  Харрасова Р.М.

        1.         Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру;

  1. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив)тәрбияләнүнең эш системасы булдыру.
  2. Укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиадалар, конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык  өлгереш һәм  белем сыйфаты күтәрелү)
  3. Алган белемнәрне тормышта куллана  белү, тормышка яраклаша белү, креативлык, конкурент булырга сәләтлелек.

        

№ п/п

Эшләнәчәк эш төре

Авыр үзләштерүче укучыларны барлау.

Авыр үзләштерүче укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

Матур язу күнекмәләрен үстерү, күнегүләр өстендә эшләү.

Үзләштереп җиткермәгән темалар өстендә эшләү.

Өй эшләре тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән укучылар белән өстәмә эшләү.

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

Хаталар күп җибәрүче укучылар белән күчереп язу күнегүләре башкару.

Язылышлары төрле кагыйдәгә караган сүзләрне сүзлек диктанты итеп язу.

Диктантлар язу вакытында киткән хаталарны анализлау, орфограммалар өстендә эшләү.

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Картиналар буенча миниатюр – сочиненияләр язу.

Уку тизлеге ким булган укучылар белән өстәмә китаплар уку.

Контроль, мөстәкыйль эшләрдә хаталары булып, начар билге алган укучылар белән индивидуаль биремле карточкалар өстендә эш.

Стилистик хата төрләрен өйрәнү һәм аерым күнегүләр өстендә эшләү.

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

        

№ п/п

Укучының фамилиясе, исеме

Классы

1.

Аюпов Данил

4

2.

Абитжанова Зарина

4

3.

 Тургунбаев Абдуллох

4

Авыр үзләштерүче балалар белән эш .

Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерүдә укучының үз-үзенә бәясе һәм белем алуга карашы (мотивлар) зур роль уйный. Шуңа күрә дә укучының интеграль күрсәткечләре сыйфатында баланың шәхси мөмкинлекләрен бәяләү кирәк. Шәхес үсешенең төрле факторларын болай бәяләү укытучыга аерым укучылар белән кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген күрсәтә .

Эшнең эчтәлеге

Эш төре

1

Уку техникасын яхшырту өстендә эш.

Кычкырып уку

2

Сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эш.

Аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату.

3

Аңлап уку күнекмәләрен үстерү өстендә эш.

План төзү, укылган өлешнең эчтәлеген сөйләтү.

4

Каллиграфик режимны үтәү юнәлешендә эш

Матур язу күнегүләр

5

Грамоталылыкны үстерү

- контроль күчереп язу

- хәтер диктанты

- күрмә диктант

6

Орфограммалар белән эш

Сүзлек диктанты, хаталар өстендә.

7

Индивидуаль-дифференциаль биремле карточкалар белән эш.

Я. Абдрәхимова. Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр..  

Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.

8

Тестлар белән эшләргә өйрәтү

Н. Максимов, С. Трофимова Мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.


        

 Укучының төп шәхси сыйфатлары.

Укучының төп шәхси сыйфатлары психологик диагностика нигезендә ачыклана һәм махсус таблицага урнаштырыла. Бу күзәтүләр класс коллективы турында күзаллау булдырырга ярдәм итә.

Ф.И.О

Белем алуга табигый сәләте

Игътибарлылык

Күзаллау сәләте

Хәтердә калдыру сәләте.

Логик фикерләү          сәләте

Сүзләрне

Саннарны

Анализ ясап языла.        

Беренче яртыеллыктан соң яки уку елы ахырында класстан укучыларны беркадәр өйрәнгәч, икенче таблица тутырыла. Биредә ике төрле тамга кулланыла: I - теге яки бу күнекмәләр бар, 0 - күнекмәләр юк. Соңгы юлга һәр багана буенча информация туплап бирелә һәм класстагы укучыларның күнекмәләре турында анализ ясап языла.

Укучының шәхси мөмкинлекләре

Ф.И.О

Фикерне кыска, төгәл әйтә белү

Эчтәлекне сөйли белү

Терминнар куллана белү

Грамота

лылык

Иҗади

лык

Тест биремнәрен эшләү

Компьтерда эшли белү мөмкинлеге

Искәр

мәләр

Уку техникасын исәпкә алу.

Уку техникасын исәпкә алу уку елы башында һәм ахырында башкарыла һәм анализ ясала. Индивидуаль эш төрләрен планлаштыру өчен кулай.Үсеш динамикасы күзәтелә.

Ф.И.О

Кычкырып уку

Эчтән уку

Уку күнекмәләре

Кимчелек-ләр

Аңлы

Дөрес

Йөгерек

Сәнгатьле

Анализ ясап языла.

Язу техникасын исәпкә алу.

Язу тизлеген исәпкә алу  уку елына бер тапкыр гына башкарыла. Искәрмәләр графасында укучының язуында үзгәрешләр күрсәтелә, шулай ук шәхси үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелә (сул кул белән яза, хәреф элеметларын дөрес тоташтырмый, язу авышлыгы дәрес түгел, хәрефләп күчереп язуы һәм башкалар).

Ф.И.О

Укучының почеркы

Сүз саны/хәреф саны

Шәхси үзенчәлекләр, үзгәрешләр

1 чирек

2 чмрек

3 чирек

4 чирек

еллык

Анализ ясап языла.


 Хаталар өстендә эш

Язма эшләрдәге хаталарны классификацияләү ике төрле вариантта тәкъдим ителә. Контроль язма эшләрдәге хаталар һәр чирек саен анализлана һәм параллель сыйныфлардагы нәтиҗәләр белән чагыштырыла.

Язма эшләрдәге орфографик хаталарны төркемләү

Ф.И.О

О-ы, ө-е, э-е

Е,ю,я

Ъ-ь

һ-х

җ

Къ-гъ, к-г

Н-ң

Йо,йө кушылма

В-[w]

Кушма сүзләр

Парлы сүзләр

Тезмә сүзләр

Алынма сүз

Кисәкчәләр язылышы

Кушымча, теркәгеч

Искәрмә

Язма эшләрдәге пунктуацион хаталарны төркемләү

Ф.И.О.

Тиңдәш кисәкләр

Аерымланган хәлләр

Аерымланган аныклагычлар

Эндәш сүз

Кереш сүз

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

Гомумиләштерүче сүзләр

Туры сөйләм

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөм

Ия белән хәбәр арасында сызык

Катлаулы төзелмәләр

Катнаш кушма җөмлә

Язма эшләрдәге хаталарны гомумиләштерү

Язма эш төре______________

Класс____________________

Текст____________________

Үткәрү максаты___________

Вакыты__________________

Укытучы_________________

I. Орфографик хаталар.

1.

о-ы, ө-е

2.

э-е

3.

е, ю, я

4.

ъ-ь

5.

Җ

6.

н-ң (нг-ңг, нк-ңк)

7.

йо, йө

8.

къ-гь, к-г

9.

йо, йө кушылмалары

10.

В-[w]

11.

Кушма сүзләр

12.  

Парлы сүзләр

13.

Тезмә сүзләр

14.

Алынма сүзләр

15.

Кисәкчәләр язылышы

16.

Кушымча, теркәгеч

П. Пунктуацион хаталар.

1.

Тиңдәш кисәкләр

2.

Аерымланган хәлләр

3.

Аерымланган аныклагычлар

4.

Эндәш сүз

5.

Кереш сүз

6.

Әйе, юк сүзләре янында тыныш билгеләре

7.

Гомумиләштерүче сүзләр

8.

Туры сөйләм

9.

Тезмә кушма җөмлә

10.

Иярченле кушма җөмлә

11.

Ия белән хәбәр арасында сызык

1.

Игьтибарсызлык нәтиҗәсендә хәреф төшеп калу

2.

Бер хәреф урынына икенчесен алмаштырып язу.

3.

Укучының сөйләмендә кимчелекләр булу аркасында җибәрелгән хаталар.

4.

Сүзләрне юлдан юлга күчерү.

5.

Хәреф элементлары дөрес булмау.

 

Грамоталылыкка ирешүнең беренче шарты - системалылык. Нинди дә булса орфограмманы онытылмаслык итеп үзләштерү һәм ныгыту өчен дөрес язу кагыйдәсен белү генә җитми. Моның өчен түбәндәгеләр таләп ителә:

Беренче чиратта, 5 нче сыйныфтан ук орфографик бишминутлыклар үткәрү отышлы. Күрмә диктантлар яздырту эше дә нәтиҗә бирә. Тексттан шушы орфограммага караган сүзләрне табарга;

  1. Төшеп калган хәреф урынына тиешлесен куярга;
  2. Бер кагыйдәгә нигезләнгән сүзләрне аерым баганага язарга;
  3. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзергә;
  4. Сүзләрнең дөрес язылышын аңлатырга;
  5. Басымын куярга;
  6. Хаталарны төзәтергә һ.б.

Бу төр биремнәр хаталарны киметергә ярдәм итә. Индивидуаль-дифференциаль биремнәр эшләү укучыларда кызыксыну уята.

Хаталар өстендә эш вариантлары

Орфографик ялгышлар

Хата җибәрелгән сүз (дөрес язылыш)

Кагыйдәсе

Мисаллар

Көнбагыш

Кушма сүз

Көн+чыгыш

Төн+боек

Һәр

Истә калдыр!

Һич, һәм, һәйкәл

Пунктуацион ялгышлар

Кагыйдә

Мисаллар

1. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

2. Аерымланган кисәкләр янында тыныш билгеләре

3. Ия белән хәбәр арасында сызык

Стилистик ялгышлар

Кагыйдә

Мисал

1. Җөмләдә сүз тәртибе

2. Сүзләрне җөмләдә урынсыз куллану

Грамматик ялгышлар

Кагыйдә

Мисал

1. Кисәкчә белән кушымчаны бутау

Искәрмә: хаталар өстендә эш контроль характердагы язма эшләрдән соң башкарыла һәм укучыга аерым билге куела.


Көне

Вакыты

Классы

Дүшәмбе

   Сишәмбе

Җомга

12.00 – 13.00

12.00 – 13.00

12.00 – 13.00

4

4

4


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

Авыр укучы белән эш

Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләүнең яңа технологияләрен тудыру, укучыларның эш нәтиҗәләре күтәрелүенә ирешү (олимпиада, конкурсларда җинү, уку күрсәткечләре яхшыру,...

Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш

Фәнне авыр үзләштерүче укучылар белән эш планы...

Бала үз туган телен камил белсә генә, башка телне үзләштерә алыр.

Милли гореф-гадәтләрне саклаган-үз юлында адашмаган....

"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.

Рус телле балалар белән  үткәрү  өчен  сәхнәләштерелгән  күренеш....