3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс. Тема : Урмандагы тереклек.
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему

Газизова Гелюся Рахимановна

Максат: 1Укучыларның ,табигый бергәлек буларак ,урман турында күзаллауларын формалаштыру.Урман яруслары,урманда яшәүчеләр,гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.

2.Укучыларның танып- белү активлыгын арттыру; элек алган белемнәрне эштә куллану,фикерләү,үз уйлаганыңны әйтеп бирү осталыкларын үстерү.

3.Балаларда урманга мәхәббәт тәрбияләү,табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yln.doc32.5 КБ

Предварительный просмотр:

      Татарстан  Республикасы  Әтнә  муниципаль районы “Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме урта гомуми  белем  мәктәбе”  муниципаль бюджет  мәгариф учреждениясенең Үртәм филиалы.

3 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәненнән мастер-класс.

Тема: Урмандагы тереклек.

                                                   Укытучы: Газизова Г.Р.

 .

Максат:Укучыларның ,табигый бергәлек буларак ,урман турында күзаллауларын формалаштыру.Урман яруслары,урманда яшәүчеләр,гөмбәләрнең роле; урман түшәлмәсе һәм микроорганизмнар белән таныштыру.

2.Укучыларның танып- белү активлыгын арттыру; элек алган белемнәрне эштә куллану,фикерләү,үз уйлаганыңны әйтеп бирү осталыкларын үстерү.

3.Балаларда урманга мәхәббәт тәрбияләү,табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы тудыру.

 Материал: Дәреслек.Федотова О.Н.Трафимова Г.Ф.Трафимов С.А.

Җиһазлау: Тема буенча презентация, урман тавышлары аудиоязма .

 Дәрес барышы.

1.Оештыру өлеше.

_ Исәнмесез,укучылар.Әйдәгез,бер-беребезне сәламлик һәм бүгенге дәрестә бер- беребезгә уңышлар телик.

_ Укучылар без сезнең белән узган дәрестә туфрак турында сөйләштек.Әйдәгез хәзер узган дәресне аз гына кабатлап алыйк әле,әйтегез әле миңа нәрсә соң ул туфрак ? ( Туфрак җирнең уңдырышлы өске катламы).

-Әйе,,Молодцы..Укучылар без бүгенге дәрестә сезнең белән Сингапурча укыту алымнарына тукталып китәрбез.Хәзер безнең сезнең белән Сималтиниус Релли Тейбл. Сингапурча укыту алымнары вакытында сез үзегезнең кара- каршы партнерларыгызны.иң буенча партнерларыгызны таба белергә тиешсез. Сезнең алдыгызга кәгазь битләре куелган.Сез хәзер экрандагы сорауга , билгеләнгән бер вакыт аралыгында җаваплар язарга тиешсез.Мин “Хай-Фаев” диюгә сез язган җавапларыгызны кара- каршы партнерларыгыз белән алмашырга ,партнерларыгызның җавапларын укып ,җавапка карата үз фикерегезне белдерергә тиешсез.1 нче сорау экранда бирелгән.       Туфрак нәрсәләрдән тора? (Укучыларга 3 минут ваыт бирелә )

-Хай-Файв, ручкаларны куйдык,сорауларны кара –каршы партнерлар белән алмашындык.Җавапларны эчтән генә укыйбыз.

-Рәмзия,син Миләүшәнең җавабы белән килешәсеңме?,

-Ә син Миләүшә,Рәмзия җавабын укып чык әле.

-Молодцы укучылар. Ә хәзер безнең Релли –Робин .Сез бу очракта  мин биргән сорауга чираттан җавап бирергә тиешсез.

-Ә кешеләр туфракны саклау өчен нинди чаралар күрергә тиеш? (Һәр укучы чираттан җавап бирә).

-Молодцы

Яңа материалны аңлату.

Урман тавышлары язылган аудио-тасма уйнатыла. Укытучы салмак музыка астында шигырь юлларнын укый.

 -Шаулый анда һәрбер агач

Көчле җилләр искәндә.

Үләнендә пешә җиләк

Кояш нуры төшкәндә.

Ямьле язлар килү белән.

Чут-чут сайрыйлар кошлар.

Тиен,керпе, бүре ,куян

Йөриләр бер сукмактан.

Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез? (Урман турында)

-Бик дөрес укучылар.Без бүген урман,андагы тереклек турында сөйләшербез.(Слайдта урман рәсеме ачыла)

-Укучылар,сезнең урманда булганыгыз бармы?

-Урманда нинди агачлар үсә? (Урманда яфраклы һәм ылыслы агачлар үсә).

-Укучылар экрандагы агачларга игътибар итегез әле.Аларны кайсы билгеләре буенча   аерып булыр иде?

-Кайсы агачлар яфраклыларга керә? Ни өчен?

-Кайсы  агачлар ылыслыларга керә? Ни өчен?

Укучылар,яфраклы агачлар гына үсә торган урман ничек дип атала?

-Ылыслы агачлар үсә тоган урман ничек дип атала?

-Әгәр урманда ылыслы һәм яфраклы агачлар да булса бу нинди урман булыр иде?

-Молодцы укучылар.

Ә хәзер безнең МИКС ПЭА ШЭА.Бу вакытта сез сыйныф бүлмәсе буенча көйгә бииисез. Мин Хай-Фаев дип әйтүгә сез  парлашып басасыз,кулларыгыз белән бер- берегезгә сәлам бирәсез.Һәм мин биргән табышмакларгаҗавап әзерләп сез урманда тагын нинди үсемлекләр үсүен белерсез.Бер-берегезнең җавабын тыңлыйсыз.

1нче табышмакны укыйм.

Ак яулыклар ябынган,

Ал кыналар ягынган;

Кулым сузсам-тешләп алды,

Шулкадәрле сагынган. (Гөлҗимеш) Укучылар 2 -3 минут эчендә табышмакларның җавабын эзлиләр.Укытучы Хай-Фаев дип укучыларны туктата. Укучылар бер-берсенең җавапларын тыңлыйлар.

-Резеда сиңа  партнерың табышмакның җавабын атадыма? Син аның белән килешәсеңмә? Укытучы укучының   җавапларын тыңлый.

-Алсу иптәшең нинди үсемлекне  атады? Укучылар бииләр,укытучы туктата.2 нче  табышмакны атый.

Каны бар,җаны юк. (Балан)

 2-3 минут вакыт бирелә.

-Лилия сиңа  партнерың табышмакның җавабын атадыма? Син аның белән килешәсеңмә? Укытучы укучының   җавапларын тыңлый.

-Миләүшә  иптәшең нинди агачларны  атады? Укытучы укучының   җавапларын тыңлый.

Укучылар бииләр,укытучы  туктата . .

-  Укытучы укучының   җавапларын тыңлый.  

 -Укучылар  гөлҗимеш,балан, миләшләрне без нәрсәләр дип атыйбыз? (Куаклар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс на тему:Развитие творческих способностей и логического мышления младших школьников

Данная тема является сферой моего методического интереса. В данном мастер классе я хочу показать методику проведения упражнений на развитие логического мышления и творческих способностей. Целью опы...

Презентация на тему" Урмандагы тереклек"

Презентация  для 4 класса  по УМК " Школа  России" по учебнику Плешакова....

Презентация на тему" Урмандагы тереклек"

Презентация  для 4 класса по программе  " Школа России" по учебнику Плешакова....

Мастер-класс по теме: "Дифференцированный подход к восприятию темы"

Форма проведения: фрагмент урока импровизация.Цель: показать приемы и методы  по формированию универсальных учебных действий.Задачи: 1. показать способы формирования  универсальных учебных...

Мастер- класс на тему: Формулирование темы текста и выделение главной мысли текста.

Понимание текста на уровне содержания.Создать благоприятные условия для работы над содержанием, разбором и усвоением текста....

мастер- класс по теме "Активные методы обучения на уроках в начальной школе» (на примере урока окружающего мира по теме: «В ледяной пустыне»)

Цель данногог мастер - класса: показать наиболее эффективные приемы и методы работы с детьми на уроке на основе технологии системно-деятельностного подхода....

презентация мастер – класса по теме «Активные методы обучения на уроках в начальной школе» (на примере урока окружающего мира по теме: «В ледяной пустыне»)

презентация поможет провести мастер - класс по теме «Активные методы обучения на уроках в начальной школе» (на примере урока окружающего мира по теме: «В ледяной пустыне»)...