Разработка урока по татарской литературе
методическая разработка (4 класс) по теме

Разрабботка урока по татарской литературе в 4 классе по теме "Чын кеше булу җиңелме, авырмы?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_drese.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

4 сыйныфта әдәбият А.Г. Яхин

Тема: Чын кеше булу җиңелме, кыенмы?

Максат: 1. Автор теләген табарга өйрәтү.

                2. Укучыларда чын кешегә хас сыйфатлар тәрбияләү.

                3. Сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү.

Күрсәтмә материал: әдәбият дәреслеге, З.Нури “Өйдә юк” шигыре, В.А.Сухомлинскийның хикәясе.

ТСО: компьютер, слайд.

Дәрес барышы:

  1. Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

Үз-үзеңә бәя бирү.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы бөек педагог В.А.Сухомлинскийның бер хикәясен укый.

  Эссе, коры далада кое. Кое янында йорт. Анда оныгы белән бабай яши. Коеның озын бавына чиләк асылган. Бирегә килгән кешеләр кое суын эчәләр дә бабайга рәхмәт әйтәләр.

   Бервакыт, бау өзелеп, чиләк коега төшеп киткән. Картның башка чиләге булмаган, шунлыктан суны берничек тә ала алмаганнар.

   Икенче көнне бабайның йорты янына җигүле атта бер кеше килеп туктый. Арбадагы салам астында чиләге дә бар.

   Юлчы коега карап алган, бабай белән оныкка да күз ташлаган һәм атын чыбыркылап китеп барган.

  1. Бу нинди кеше? – дип сораган бабайдан оныгы.
  2. Бу кеше түгел, - дип җавап биргән карт.

Төш вакытында йорт янына икенче юлчы килеп туктаган. Ул салам астыннан чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабай белән оныкка да эчергән, суның калганын коры комга түккән дә, чиләген кабат салам астына яшереп, китеп барган.

  1. Монысы нинди кеше? – дип сораган карттан оныгы.
  2. Монысы да кеше түгел әле , - дигән бабай.

Кичен йорт янына өченче юлчы туктаган. Ул чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабайга рәхмәт әйтеп китеп барган, ә чиләген бауга бәйләгән килеш калдырган.

  1. Ә монысы нинди кеше? – дип сораган оныгы.
  2. Чын кеше ул, - дип җавап кайтарган бабай…

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

  1. Хикәядә сүз нинди кеше турында бара?
  2. Яхшы һәм начар кешеләр турында
  3. Бик тә яхшы кешеләрне икенче төрле ничек дип тә йөртәләр?
  4. Чын кешеләр.
  5. Хикәягә нинди исем бирер идегез?
  6. Чын кеше.
  7. Димәк, бүгенге дәрестә сүз кемнәр турында барачак?
  8. Чын кешеләр турында.
  1. Уку мәсьәләсен чишү

Төркемнәрдә тикшерү.

1.Бирем.

  1. Нәрсә ул чын? (1 нче слайд)
  2. Нәкъ үзе булган, ясалма булмаган, табигый. Мәсәлән, кояш, күктәге йолдызлар,агачлар, үсемлекләр,кешеләр һәм башкалар. (2 нче слайд)
  3. Беренче юлчыны нинди кеше итеп күз алдына китерәсез?
  4. Кеше әйбере белән генә файдалана торган, саран кеше , үз әйберен үзеннән  кызгана. Ул кешеләргә бер генә яхшылык эшләмәгән.
  5. Икенче юлчы беренчесеннән кайсы ягы белән аерыла?
  6. Ул үз чиләгеннән үзе дә эчкән, бабайны да, аның оныгын да эчергән.
  7. Аннары?
  8. Чиләген кире алып китеп барган.
  9. Аны яхшы кеше дип әйтеп буламы?
  10. Бөтенләй үк түгел.
  11. Ни өчен?
  12. Чөнки ул ярдәмне үзенә кирәк чакта гына күрсәтә.
  13. Икенче төрле андый кешеләрне кем диләр?
  14. Үзләре турында гына кайгыртучылар дип әйтергә мөмкин.
  15. Ә өченче юлчы турында фикерегез ничек?
  16. Ул чын кеше.
  17. Ни өчен?
  18. Чөнки ул үзе турында гына уйламый, ә кешеләрне дә кайгырта.

2 .Бирем.

  1. Бабайның җавапларын искә төшерик: “Бу кеше түгел”, “Бу кеше түгел әле”, “Чын кеше”. Аермаларын билгеләгез.
  2. Җаваплар.
  3. Чын кешегә нинди сыйфатлар хас? (3 нче слайд)
  4. Ул – киң, ихлас, яхшы күңелле, эчкерсез, саф йөрәкле, акыл белән эш итә торган, игелекле, изгелекле, ярдәмчел, кеше кайгысын уртаклашучы, намуслы, юмарт. (4 нче слайд)

Схема төзелә.

Чын кеше

Һәрвакыт табигый.                                                           Яхшы сыйфатларга ия.

(5 нче слайд)

  1. Үзегез яшәгән җирлектә нинди чын кешеләрне беләсез?
  2. Җаваплар.
  3. Үзегез укыган китаплардан чын кешегә хас сыйфатларга ия булган нинди геройларны хәтерлисез?
  4. Җаваплар.

Зәки Нуриның “Өйдә юк” шигырен бер кат укып чыгыгыз әле. (Берәр куплетлап укучылар кычкырып укып чыгалар).

  1. Монда кем турында сүз бара?
  2. Камил турында.
  3. Шигырьнең беренче өлешендә нәрсә турында сүз бара?
  4. Камилнең әнисенә булышмавы турында.
  5. Ул ничек уйлый? Үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез әле.
  6. “Әнисенә ярдәм итәргә кирәклекне бик белә, ләкин китаптан аерыла алмый. Чөнки Гулливер турындагы китап бик кызыклы. Кайсын сайларга белми. Үзенә яхшылык эшләргәме,әллә әнисенәме? Ләкин аңа үз теләген үтәү кадерлерәк әнисенең теләген үтәүгә караганда. Шуңа күрә китап укуны дәвам итә.”
  7. Исем уйлыйк әле.
  8. Камил уе.
  9. Икенче өлештә ни турында?
  10. Әнисенең Камилне акылга утыртуы турында.
  11. Нинди исем куябыз?
  12. Ач калды.
  13. Ни өчен ач калды?
  14. Әнисен тыңламады.
  15. Камилнең әнисе улына ни тели?
  16. Яхшылык. Ялгышын үзе аңласын, ди.
  17. Бу теләк тагын кемнеке дә?
  18. Бу шигырьне язучы автор - Зәки Нуриныкы да.
  19. Бу шигырьдә кем чын кеше?
  20. Әнисе.
  21. Ни өчен?
  22. Ул улын әрләмәде, оялтты гына.
  23. Чын кеше булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? (6 нчы слайд)

Фикерләшеп, укытучы белән бергә түбәндәге кагыйдәләрне тактага язу.

  1. Хезмәт яратырга.
  2. Кешегә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга.
  3. Үз-үзеңә таләпчән булырга, кешенең бер генә үтенечен дә кире какмаска, кулыңнан килгән кадәр аңа ярдәм итәргә.
  4. Тормышта үзең һәм өлкәннәр хөрмәт иткән кешеләрнең иң яхшы сыйфатларын үзеңдә тәрбияләргә тырышу.
  5. Үзеңне башкалардан өстен тотмаска. (7 нче слайд)

(Берничә тапкыр укып чыгалар һәм күзләрен йомган килеш эчтән генә кабатлыйлар.)

  1. Рефлексия.
  1. Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Чын кеше булу җиңелме, кыенмы? Дәрестә үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?
  1. Өйгә эш бирү.
  1. Гаиләдә әңгәмә корыгыз: сезнең нәселдә нинди чын кешеләр бар? Һәм алар кайсы яклары белән сезгә үрнәк?
  2. Иҗади эш.

 

Әлки муниципаль  районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Шәфиева Алия Инсаф кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Омонимы" разработка урока по татарскому языку.

Разработка+ презентация к уроку на тему "Омонимы" в 3 классе татарской подгруппы....

разработка урока по татарскому языку "Билге һәм сүз" 1класс

разработка урока    по  татарскому  языку  на тему  "Билге һәм сүз"(1класс)...

Разработка урока по татарской литературе

Открытый урок по татарской литературе во 2 классе...

Разработка урока по татарской литературе

Открытый урок по татарской литературе во 2 классе...

Открытый урок по татарской литературе (Әлифба) для 1 класса

Дәрес татар телендә белем алучы балалар белән үткәрелде. УМК "Перспектива"...

Разработка урока по татарской литературе 4 класс

Конспект урока по литературному чтению на татарском языке по  теме: "Балачак хатирәләре" , для 4 класса с татарским языком обучения.....

презентация урока по татарской литературе для русскоязычных детей на тему "Уку-язу әсбаплары" для 1 класса.

Данная презентация предназначена для учеников 1 класса  по татарской литературе. По слайдам мы повторяем числа от 1 до 10 , диких животных и школьные принадлежности....