Җәннәт-аналарның аяк астында
классный час (1 класс) на тему

Мирзагитова Фарахия Раисовна

Әниләр көненә багышланган класс сәгате

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhnnt-analarnyn_ayak_astynda.docx20.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбе

Җәннәт-аналарның аяк астында

                       Мирзагитова Ф.Р.

Максат:    - Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам,

                     хөрмәт, көчле мәхәббәт тәрбияләү;

                    - Укучыларда шәфкатьлелек, ягымлылык, җылы караш

                     формалаштыру;

                    - Эстетик зәвык формалаштыру;

                    - Сүз һәм эш белән өлкәннәрнең күңелләрен күрә, кәефләрен тоя  

                     белергә өйрәтү.

Җиһазлау: плакатлар, мәкальләр, рәсемнәр, балалар язган сочинениеләр, рәшәткәгә кагылган кадаклар һәм рәшәткәдәге кадак эзләре төшкән рәсемнәр.

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт.

  1. Психологик уңай халәт тудыру.
  • Хәлләрегез ничек балалар?
  • Кояшлы иртә кебек!
  • Балалар безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез әле, иң элек алар белән исәнләшик!
  • Исәнмесез! Хәерле иртә!
  • Балалар исәнләшү нәрсә ул?
  • Ул кешегә сәламәтлек теләү, кешенең хәлен сорашу, игътибарлылык билгесе; ярдәм итәргә әзер булу.
  • Ә менә безнең татар халкы ике кулын биреп исәнләшә. Бу кулымда корал юк, мин сина дусларча кул сузам дигәнне аңлата. Ә хәзер, әйдәгез, бер-берегез белән исәнләшегез.
  • Балалар, әйдәгез әле, бераз сөйләшеп алыйк. Без сезнең белән бик күп бәйрәмнәр, истәлекле көннәр булуын беләбез инде. Күп кенә бәйрәмнәрне без үзебез дә үткәрәбез. Ә менә ноябрь аенда безгә иң якын булган нинди истәлекле көн бар икән, кайсыгыз әйтә ала?
  • Әниләр көне.
  • Әйе, бик дөрес. Әниләр көне. Ә сез әниләрегезне яратасызмы соң?
  • Яратабыз.

 

  1. Тылсымлы сүзләр шәһәре.

  Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсәләр кирәк.

  • Бәхетле булуны сез ничек аңлыйсыз? Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?
  • Әниләр кирәк.

Тылсымлы сүзләр шәһәренә килеп җиттек.

Ягымлы сүз әйткән саен

Бер адым алга атлап,

Килә алсаң миңа кадәр-

Алырбыз сине мактап.

-Тәмле сүз-җан азыгы.

Җылы сүз җанны эретә, -диләр.

“Тәмле сүзләр” уенын уйнап алабыз. Бер линиягә басалар. Чиратлап матур сүзләр әйтәләр һәм 1 адым алга атлыйлар. Кем күбрәк атлый, шул җиңүче була.

  1. Мәкаль-урынлы әйтелгән акыллы сүз, ата-баба сүзе. Мәкальләр өйрәтә, киңәш бирә. “Амбар төбендә икмәк бар, картлар сүзендә хикмәт бар”-дигәннәр бит борынгылар. Мәкальләр Туган җирне, әти-әнине яратырга, хезмәт сөяргә, тырышып укырга өйрәтә.

Уен: Мәкальнең башы минем тел очында, ахыры кемдә икән?

  • Ана җылысы ... (кояш җылысы)
  • Ата һөнәрен тоткан-... (бай)

Нинди оста әйткән безнең-халык. Барыбыз да әти-әни канатында үсик.

   

  1. Без “Шигъри дөнья” тукталышына килеп җиттек.

Бу тукталышта якын кешеләребез турында шигырьләр сөйләрбез.

Шигырьләр сөйлиләр.

Әйе, балалар, сез бик дөрес әйттегез. Бу сүзләр-иң яраткан кешеләребез турында матур сүзләребез булды. Әти-әниләребезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде.

Интерактив уен. Сул кул белән әнием дип язабыз, уң кул белән әниебезнең башыннан иркәлибез.

  1. “Минем кадерлеләрем” тукталышы.

Дөньяда гыйбрәтле хәлләр бик күп. Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл сөйлим.

      Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. “Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың?”-ди. Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?”-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да ир уртасы булып битешә, әнисе дә олыгая. Әнисе янына беркөнне килә дә:”Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым, начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”,-ди. Ә әнисе болай ди...(тактага кадак эзләре генә калган рәшәткә рәсеме эленә.)

-(Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит)

-Нәтиҗә. Начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әниеңнең хәтерен калдырырга ярамый.

  1. “Минем әни” тукталышы.

Әйе, Гаиләдә иң кирәкләрнең кирәге-

         Әниебез бигрәк,

         Нигә икәнен санарга

         Бармаклар бик күп кирәк.

 Әниләребез турындагы язмалар белән танышып китәбез.

Уен. Нинди сүз төшеп калган?

 Көннәр якты булсын өчен ...

 Йокың татлы булсын өчен ...

  1. “Җырлап ачыла күңел” тукталышы.

Әниләр турында бик күп җырлар язылган.

Әниләр турында җырлар җырлау.

  1. “Табышмаклар биштәре” тукталышы.

Акыллыга әйттем, -

Уйлады да белде,

Акылсызга әйттем, -

Тыңлады да көлде.

Ул нәрсә? (Табышмак)

Кем тапкыр, кем зирәк?

Безнең табышмакларга җавап табарга кирәк.

Табышмакларның җавапларын табу.

  1. “Ана йөрәге бала өчен дәрья” тукталышы.

      Риваять.

      Бер егет бик гүзәл кызга гашыйк булган. Ә кыз аңа: “Әгәр анаңның йөрәген алып килсәң, синеке булырмын”-дип шарт куйган. Егетнең мәхәббәте бик көчле булган: әнисенең йөрәген тотып, сөйгәне янына ашыккан. Юлда барганда абынып егылган. Шунда ана йөрәге телгә килгән: “Берәр җирең авыртмадымы, бала?”-дип сораган.

  1.  Йомгаклау.
  • Әйе, балалар, җир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе - ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче – әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлау.

Шигырь.  Хушлашырга вакыт җитте

                 Тәмамланды темабыз.

                 Мондый сөйләшүләр еш булыр

                 Сез бик телә п катнашыгыз.

                 Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

                 Күңелләрдә калсын уелып

                 Соңгы кабат булмас, кем белә,

        Гөрләшербез кабат җыелып.

     

   

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тау астында чишмәбез.

Кичәнең актуальлеге:Әлеге кичә укучыларга яңа мәгълүмат бирү белән беррәттән патриотик тәрбия бирү һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Кичәнең эчтәлеге балал...