Урок родного (татарского) языка в 4 классе
план-конспект урока (4 класс)

Хайреева Альбина Назировна

Урок родного языка (русская группа), 4 класс, по теме "Карга боткасы"

Автор учебника Хайдарова Р.З. 1, 2 часть "Күңелле татар теле"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_rod.yazyka.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Карга боткасы

Максатлар: 1. Укучыларны карга боткасы бәйрәме, аның үзенчәлекләре  белән таныштыру; килеш сорауларын, кушымчаларын кабатлау һәм ныгыту.

                         2. Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.

                         3. Укучыларда татар халкының милли бәйрәмнәренә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Регулятив УУГ: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү УУГ: уку максатын мөстәкыйль билгеләү, тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу, төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташлар белән әңгәмә кору, гомуми әңгәмәдә катнашу, сораулар бирү, тыңлау һәм башкаларның сорауларына җавап бирү, группаларда эшне бергәләп башкару, үз фикереңне дөрес, төгәл итеп җиткерә белү.

Төп төшенчәләр: карга боткасы, элек, уңган, дөньяда, ярма, күкәй, сирәк, түтәй.

Җиһазлау: презентацияләр, карточкаларда биремнәр, рәсемнәр.

Дәрескә технологик карта

Этаплар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

(шәхси, коммуникатив, регулятив, танып-белү)

I. Оештыру моменты

(1-2 мин)

-Исәнмесез, укучылар!

1.Укытучы белән исәнләшәләр.

Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:

  • Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
  • Хәлләр ничек?(җиңелчә җилкә кырыена кагу)
  • Кайда булдың?(кул уйнату)
  • Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
  • Син килдең! (кулларны җәю)

Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

РУУГ: эш өстәлен дәрескә әзерләү КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү,

II. Белемнәрне актуальләштерү

(4-5 мин)

  1. Аудирование

1.Тыңлагыз һәм [ә] авазы кергән сүзне күрсәтегез.

Карга, элек, сирәк, күкәй, түтәй, шикәр, өй, бәйрәм, ботка.

2. Тыңла һәм нишләгәннәр? Соравына җавап бирүче сүзләрне күрсәт.

Җыештырмаганнар, киләләр, пешерәләр, баралар, җырлаганнар, уйнаганнар, баралар, алганнар.

Укучыларда алдагы сораулар туа:

Карга боткасы нинди бәйрәм ул?

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

Ни өчен Карга боткасы дип атала?

ТБУУГ: тиешле мәгълүматны табу

КУУГ: тыңлый белү, коллектив  фикер алышуда катнашу

III. Яңа теманы аңлату

(14-15 мин)

Проблемалы сорау кую

  1. Рәсемгә карау.

Укучыларның күзәтү һәм рәсемне сурәтли белү сәләтләрен үстерү максатыннан киләсе сораулар бирелә:

  1. Сез нәрсә күрәсез? (Что вы видите?)

Алдыгыздагы битләргә язып куегыз

  1. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз? (Что об этом думаете?)

Язып куегыз.

  1. Бу турыда нәрсә белергә теләр идегез? (О чем хотели бы узнать?)

Язып куегыз.

Иңбаш партнерларыгызга язган җавапларыгызны сөйләгез. 1 әр минут вакыт бирелә.

А партнерлар сөйли башлый.

1 нче номерлы укучылар басалар һәм үзләренең җавапларын укыйлар.

3. Табышмакка җавап бирү.

Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде

Еглап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

  • Укучылар, хәзер нинди ел фасылы?
  • Яз билгеләрен әйтегез әле.

4. Ситуатив күнегү.

- Как ты спросишь у друга:

- любит ли он птиц?

- какие птицы он знает?

- какая птица уже прилетела к нам?

5. Төркемнәрдә эш. Сорт Кардс.

Тактада сүзләр язылган (шушы ук сүзләр һәрбер партага да таратыла):

8 нче март, 9 нчы май, Сабантуй, Нәүрүз, Карга боткасы.

  • Болар нәрсәләр?
  • Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Бу сүзләрне төркемләгез.

Проблемалы сорау:

  • Карга боткасы нинди бәйрәм ул? Аны кайчан бәйрәм итәләр?

Ребус чишү.

  • Дәреснең темасы нинди?
  • Дәрескә нинди бурычлар куербыз?

Яңа теманы өйрәнер алдыннан яңа сүзләр белән танышып китик.

3. Сүзлек өстендә эш.

Карга боткасы  –

Элек –

Уңган –

Ярма –

Күкәй –

Сирәк –

Түтәй –

1) сүзләрне телдән әйттерү, кабатлау;

2) шушы сүзләр белән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзегез.

Раслауларны укыгыз, әгәр дә раслаулар белән килешсәгез, сул як баганага “+” билгесе куегыз, килешмәсәгез “-” тамгасы куегыз.

... кадәр

Раслаулар

... соң

Яз көне Карга боткасы бәйрәме була.

Элек кешеләр язны сыерчыклар алып килә дип уйлаганнар.

Бәйрәм көнне балалар өйдән өйгә кергәннәр, карга боткасы пешерергә ашамлыклар җыйганнар.

Карга боткасы бәйрәмендә мәкальләр әйткәннәр.

Балалар су буена җыелганнар.

Алар ботка пешергәннәр, җырлар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Былбылдан аваз килде –

Нәүрүз мөбарәк булсын! –

дип такмак әйткәннәр.

Тестны уку.Текстны укыганнан соң, уң яктагы баганага “+”, “-” билгеләре куялар.

Пресмотрите ваши утверждения и укажите ваш ответ в столбце «после».

Поделитесь ответами с соседом по плечу на следующий вопрос:

- Вы поменяли какой-либо из ваших ответов? Если да, какой и почему?

Докажите свою точку зрения.

Һәр укучыга 1 минут вакыт бирелә. 1 нче санлы укучы сөйли башлый.

3 нче номерлы укучылар басалар һәм җавапларын әйтәләр.

Ял итү.

Балалар, яшеллек, агачлар, елга, учак, эт, ботка.

Балалар ботка ашыйлар.

Бу нинди бәйрәм?

Һәр укучы үзенең эшчәнлеген бәяли.

  • Яз.

  • Яз.
  • Тамчы тама, кояш елмая, боз китә, кар эри, кошлар кайталар.

  • Карга боткасы.
  • карга боткасы бәйрәме, аның үзенчәлекләре  белән танышырга.

 ТБУУГ: укытучыны, сыйныфташларыңны тыңлый белү

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

IV . Физминутка

(2-3 мин)

 

V.Белемнәрне ныгыту

(4-5 мин)

 Тема өстендә эшне дәвам итү.

 Парларда эшләү.

  1. Дустыңны Карга боткасы бәйрәменә чакыр.
  2. Дуслар белән сый җыйганда нинди такмак әйтерсез?

Һәр укучы үзенең эшчәнлеген бәяли.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

VI. Рефлексия

(9-10 мин)

1. Тест

Карга боткасы тексты буенча тест.

1. Каргалар хөрмәтенә нинди бәйрәм үткәргәннәр?

а) Нәүрүз бәйрәме

б) Сабантуй

в) Карга боткасы

2. Карга боткасын кайчан пешергәннәр?

а) яз көне

б) җәй көне

в) көз көне

3. Авыл балалары халыкны бәйрәмгә чакырганда нәрсә әйткәннәр?

а) мәзәк

б) такмак

в) шигырь

4. Карга боткасын кайда бәйрәм иткәннәр?

а) су буенда

б) тау башында

в) бакчада

5. Бу бәйрәмдә кешеләр нишләгәннәр?

а) җырлаганнар, уйнаганнар, ботка ашаганнар

б) җырлаганнар, биегәннәр, хуҗаларга рәхмәт әйткәннәр

в) гармунда уйнаганнар, биегәннәр, төрле авыллардан җыелганнар.

 Слайдта җаваплар бирелә. Балалар парларда бер-берсенең эшчәнлеген бәялиләр.

2. Сорауларга җавап бирү.

  • Нәрсә ул Карга боткасы?
  • Аны кайчан бәйрәм итәләр?
  • Сорауларга җавап таптыгызмы?
  • Куйган максатларга ирештекме?

Һәр укучы үзенең эшчәнлеген бәяли.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VII. Йомгаклау

(1-2 мин)

Өй эше

Дәресне тәмамлыйбыз.

  • Дәрестә нәрсәләр белдегез?

Үзбәя.

Кызыксындырган сорауга җавап табарга һәм тексттагы такмакны ятлап килергә.

Укучылар алларындагы “елмаю” рәсемнәрен 3 җөмләнең үзләренә туры килгәненә куялар.

Тактада: Миңа дәрестә эшләү җиңел булды

Кыенлыклар килеп чыкты

Миңа дәрестә эшләү авыр булды

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 1 класс

Рабочая программа составлена к учебникам  "Татар теле"  и "Элифба"  Ф.А.Гафуровой, Л.Ш.Гайнетдиновой...

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...

Конспект урока родного(татарского) языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"

Конспект урока татарского языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"....

Презентация к уроку родного (татарского) языка "Прошедшее время глаголов"

Презентация содержит наглядный материал для урока родного (татарского) языка на тему "Прошедшее время глаголов" с игровыми элементами...

Урок родного(татарского) языка в 4 классе "Имя существительное. Обобщение."

Урок родного(татарского) языка в 4 классе с использованием презентации "Имя существительное- исем. Обобщение." Урок построен с использованием групповых форм работы и работы в парах.На уроке ...

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса.

Технологическая карта урока родного (татарского ) языка для 1 класса....