Разработка урока по технологии "Упаковка для подарков"
план-конспект урока по технологии (3 класс) на тему

 Семенова Елена Петровна

Разработка урока по технологии  "Упаковка для подарков" 3 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulk_ochen_tartma.docx19.38 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ- Большенырсинская СОШ Тюлячинского района РТ

Разработка урока по технологии в 3 классе

Тема: «Упаковка для подарков» (Бүләк өчен тартма)

Учитель начальных классов: Семенова Елена Петровна

2015-2016 учебный год

Тема:  Бүләк өчен тартма.

Максат: укучыларны картон һәм төсле кагәзьдән бүләк өчен тартма ясарга һәм бизәргә өйрәтү; кайчы һәм клей белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту; укучыларның төрле композицияләр эшли белү күнекмәсен, иҗади сәләтен үстерү; матурлыкны күрә белергә өйрәтү; эстетик һәм эхлак тәрбиясе бирү; экономияле булырга өйрәтү;

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү;

Шәхси УУГ: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашу; мәгънә барлыкка китерү (“Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?)

Регулятив УУГ: укытучы күзэтүе астында төзелгән план буенча эшләү, прогноз-нәтиҗәне алдан күрү; үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү;

Танып-белү УУГ: уку мәсьәләсен чишү өчен кирэкле мэгълүматны дәреслектән (текст, иллюстрация, схема) эзләү һәм сайлау;

Коммуникатив: партадаш күрше белән хезмәттәшлек итәргә; тормыш тәҗрибәсен куллану;

Җиһазлау:  дәреслек, картон, кайчы, карандаш, клей, пумала, төсле кәгазь, гофрлы кәгазь, салфетка, өстәлгә җәяргә җәймә, презентация, үрнәк тартмачыклар, бүләкләр.

                                         Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше. Мотивация. Уңай эмоциональ халәт тудыру. (1 минут)

- Хәерле көн укучылар! Әйдәгез бер-беребезгә матур итеп елмаеп, сәламләп алыйк әле.

Хәерле көн, уң күршем! (куллар белән сәлам күрсәтәбез)

Хәерле көн, сул күршем!

Хәерле көн, дусларым!

Хәерле көн, кунаклар! (кунакларга карап)

  • Тыныч кына беренче кызлар утыра, кызлардан да тынычрак итеп малайлар утыралар.

  • Бүген дәрес гадәттәгечә түгел, чөнки беренчедән укытучыгыз мин, Елена апагыз булам. Икенчедән бүген бездә кунаклар бар. Шуңа күрә күтәренке күңел белән башланган дәрес, дәрес буена җитәрлек булсын.

II. Актуальләштерү.

Слайд №2

  • Укучылар, сез картон һәм кәгазь белән  дәресләрдә бик күп әйберләр ясадыгыз, бүген дәвам итәбез.
  • Балалар, карагыз эле тактага. Анда безнең бүгенге теманың исеме язылган. (Бүләк өчен тартма)
  • Кызыклы тема, шулай бит? Сезнең уйлавыгызча, без бүген сезнең белән нәрсә эшләрбез?

( Без бүген бүләк салу өчен тартма ясарбыз)

 

III. Төп өлеш:

Слайд №2

  • Укучылар, сез бүләк бирергә яратасызмы? Һәм кемнәргә бирәсез?

(Яратабыз, әнигә, әтигә, дусларга һ.б.)

  • Әлбәттә. Һәрбер кеше бүләк бирергә һәм алырга ярата.
  • Укучылар, бүләк нинди булырга тиеш?

(зәвыклы, матур, файдалы, үз кулың белән эшләнгән бүләк кадерле була)  

  • Бүләкне махсус татмачыкларга салып бирсәк аеруча матур була. Тартма белән бирелгән бүләк ниндидер серле, табышмак булып тора. Хәзерге заманда кибетләрдә бик күп төрле тартмалар бар. Ә без әйттек үз кулыбыздан эшләнгән  әйберләр  бик кадерле була дидек. Шуңа күрә ул тартманы бүген үзебез ясаячакбыз.

(кулдан эшләнгән тартмалар күрсәтү)

IV. Дәреслек белән эшләү.

  • Дәреслекнең 24 битен ачабыз һәм игътибар белән карап чыгабыз. Бер- берегез белән киңәшләшегез, бу тартманы ясаганда нинди инструментлар, материаллар кирәк булыр икән?

(укып чыгалар)

V. Яңа тема өстендә эшләү.

- Хәзер мин сезгә төрле инструмент һәм материаллар әйтәм. Ә сез, әгәр дәрескә кирәкле әйбер булса басасыз, кирәк булмаса утырып торасыз.

( ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН)

Басабыз                                        Утырабыз

Картон                                            калай

Кайчы                                             чүкеч

Карандаш                                      

Клей                                                 пычкы                            

Пумала                                          

Төсле һәм гофр кәгазьләр                 пластилин

Слайд №3

  • Әйе, без сезнең белән кирәкле инструментларны дөрес сайладык.
  • Слайдтагы шушы әйберләр барысы да өстәлегездә бармы? Тикшереп чыгыгыз.

  • Иң беренче эшебезне нидән башлыйбыз?

  1. Кирэкле үлчәмдә турыпочмаклы картон алабыз. (тактага ябыштырам)

  • Нәрсә ул турыпочмак?    Слайд №4
  • Аның улчәмен нәрсәгә карап билгелибез? (Бүләкнең зурлыгына)

  1. Тартманың нигезен ясыйбыз.  Слайд №5 (тактага)

(нигезен ясарга өйрәтү, шөгыльләнү)

  1. Тартманың нигезен төсле кәгазьләр кулланып бизибез. (тактага) Слайд №6

  • Бизәгәндә узган дәресләрдә калган вак кагәзьләрне кулланабыз. Без сезнең белән материалны экономить итәргә өйрәнәбез.
  • Эшкә тотынганчы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп алыйк.

VI.  Кайчы һәм клей белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре.  Слайд №7  Физминутка (бергә)

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЕКЛ

  • Укучылар, мин сезне такта алдына чакырам. Ике түгәрәк ясыйбыз. Малайлар түгәрәкнең тышкы ягына, кызлар эчке ягына басалар. Түгәрәк ясап әйләнеп йөрибез. Минем команда булуга туктыйбыз һәм бер малай, бер кыз парлашабыз. Мин шуннан соң биремне әйтәм.

(Малайлар кызларга кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаталар, слайдта күренә шуннан укып аңлатсалар да ярый. Аннан бер кыз кычкырып иптәшенең нәрсә аңлатканын сөйләп бирә. Икенче тапкыр уйнаганда клей белән куркынычсызлык кагыйдәләрен әйтәләр)

  1. Кайчы өстәлнең уң ягында ябык килеш ятарга тиеш.
  2. Кайчыны биргәндә түгәрәк ягы белән бирергә, кайчы ябык булырга тиеш.
  3. Клейны иснәргә һәм күзгә якын китерергә ярамый.
  4. Кәгазьгә пумала белән генә сыларга кирәк.

VIII. Практик эш.

Укучылар мөстәкыйль эшне башкаралар, укытучы ярдәм итә. Дөрес утыруларына игътибар итү.

X. Йомгаклау. Рефлексия.

 - Барыгызның да эшләре тәмам, менә без сезнең белән нинди матур тартмачыклар ясадык. Хәзер кунакка барырга да була.

 

Эш урыннарын җыештыру.

 

  • Без дәрестә нәрсәләр эшләдек?  (тартма ясадык, кистек, ябыштырдык, бизәдек һ.б.)

Барыбыз бергә:

 

Без дәрестә эшләдек, эшләдек, эшләдек

Эшебез шәп килеп чыкты.

 

Күргәзмә оештыру, такта янына чакыру.

 

Син бу тартмачыкны кемгә бүләк итәр идең?

Тартмаларына бүләкләр салу.

 Билгеләр кую

Өй эше: интернеттан эзләп бер тартмачык эшләп алып килергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по технологии. Знакомство с русской народной куклой. Изготовление куклы - скрутки.

Наша школа является городской экспериментальной площадкой по вопросам толерантности. Этот урок разработан в рамках этой программы. На уроке используется и презентация....

Разработка урока по технологии "Книга на уроке", Д. Свифт

Представлена разработка урока по технологии "Книга на уроке" (русский язык, литературное чтение) для обучающихся 3-4 классов....

Разработка уроков по технологии "Книга на уроке", М. Зощенко

Представлена разработка уроков математики, русского языка, литературного чтения в технологии "Книга на уроке" по произведениям М. Зощенко...

Разработка урока по английскому языку. Тема "Подарки"

Материал может быть использован для представления урока при аттестации педагога....

Конспект урока по технологии "Упаковка для сюрприза" 4 класс

Конспект урока по технологии "Упаковка для сюрприза" 4 класс...