Сценарий мероприятия ко Дню пожилых людей "Яшәгез сез мәңге яшь булып!"
классный час (4 класс) по теме

В этом материале дается сценарий литературно- музыкального вечера, посвященного ко Дню пожилых людей. Мероприятие проводилось в начальном классе для приглашенных бабушек и дедушек. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon olkenner_kone.doc266 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районы

1 нче гимназия муниципаль белем бирү учреждениесе

Яшәгез сез мәңге

яшь булып!

Башлангыч сыйныф  укучылары өчен

“Өлкәннәр көне” уңаеннан үткәрелгән

әдәби-музыкаль кичә

 

                                                   

                                           

октябрь, 2014 ел

МАКСАТ: 

-өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү;

-өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, аларга ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү;

-балаларның сөйләм, сәнгатьле уку, җырлау, бию күнекмәләрен үстерү;

-туган телебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 

ПРОГРАММА

I.Оештыру өлеше.

1.Әбиләрне каршы алу.

II.”Әбием-алтыным, минем иң якыным”дип исемләнгән әдәби кичә

-котлаулар;

-чыгышлар(концерт номерлары-әбиләр һәм балалар катнашында)

III.Бәйрәмне чәй өстәле артында дәвам итү.

IV.Йомгаклау,

  1. Әбиләрне озату.

Өлкәннәр   көненә  багышланган сценарий.

Бәйрәмчә бизәлгән залга музыка астында башлангыч сыйныф укучылары чыгып тезелеп басалар.

Укытучы: Хәерле  көн, кадерле әби-бабайлар, килгән кунаклар, укучылар! Илебез буенча  октябрь  ае башында  Өлкәннәр   көне  уздырыла. Төрле җирләрдә  өлкәннәрне  котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән  кешеләр – безнең, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без Сезне өлкән  булган өчен генә түгел, ә  бәлки  әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Тәбрикләүләрнең иң тәмлеләре – оныкларыгыздан.

Кадерле әбиләребез,

Чал чәчле бабаларыбыз!

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз таза- сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Сез булганда ямь бар җирдә

Сез булганда тәм дә бар.

Сез булганда дәрт бар  җанда,

Көч-куәт тә тәндә бар.

Бәйрәм итик шатланышып,

Өлкәннәр, бергә-бергә,

Безнең бергә булуыбыз

Калсын бөтен гомергә.

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я  кояштан  һәйкәл  салырлык.

Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә,

Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә!

Җыр: “Әбием минем”

1 укучы

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

2 укучы

Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Сезнең өчен  “Сәйлән” бию төркеме кызлары башкаруында татар биюе тәкъдим итәбез.

1 укучы :

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

_Җыр: башкара Закирова Динара “Әнием”

Укытучы : Бүген бәйрәмгә килгән әби- бабайларыбызның  балаларга сөйләр сүзләре, әйтер киңәшләре бардыр. Әйдәгез , аларны да тыңлап китик әле.

Әби-бабайлар чыгышы.

Укытучы  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык  көннәрендә  зур игътибарга, хөрмәткә лаек.  Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, балалар, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

1 укучы :

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алыгызчы  тагын бер

Яңгыратыгыз әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

2 укучы:

Сезнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмаган  матур көйләрне.

Жырлыйк әле  өзеп үзәкләрне,

Булсын әле сагынып сөйләрлек.

 Җыр: “Тамчылар”  вокаль ансамбле башкаруында “Шома бас” җыры. 

1 укучы :

Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

2 укучы :

Безнең сыйныфташыбыз Адиләнең дә янында шундый әбисе бар. Бүген Әдилә яраткан әбисе һәм барлык сыйныфтагы әби-бабайлар өчен җыр башкара.

Җыр: Атнагулова Адилә  “Әбием-кадерлем”

1укучы :

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

2 укучы :

Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтлөр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

 1укучы :

Безнең сыйныфта укучы Булат- бик инсафлы бала. Ул барлык фәннәрдән дә бишле билгесенә укый. Шуның өстенә ул әле бик матур итеп Коръән сүрәләрен  укый. Булат- гимназиябездә ел саен узып килүче “Хәерле бала” конкурсы җиңүчесе. Әйдәгез, сүзне аңа бирик.

Шайхзадин Булат, Коръән сүрәсе  укый

1укучы :

Әбиләрне, бабайларны

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Укучылар үзләре ясаган котлау открыткаларын әбиләренә, дәү әниләренә тапшыралар

 Җыр: “Тамчылар”  вокаль  ансамбле башкаруында  “Шәл бәйләдем”. 

Укытучы:

Хөрмәтле, кунаклар, Сезнең өчен әзерләнгән концерт программабыз тәмам. Хәзер Сезне чәй табыны янына чакырабыз.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам ителә.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий мероприятия посвященного дню пожилого человека

Сцкенарий  для организации мероприятия с обучающимися 3-4 класса....

сценарий мероприятия посвященного дню пожилого человека

Сцкенарий  для организации мероприятия с обучающимися 3-4 класса....

Сценарий внеклассного мероприятия ко Дню пожилого человека "День добра и уважения"

Праздник, посвящённый бабушкам и дедушкам. Цели: воспитывать уважение, любовь к старшему поколению, желание  больше узнать об их жизни; развивать кругозор путём изучения жизненного пути стар...

Сценарий мероприятия к Дню пожилых людей

Мероприятие содержит не только стихи и песни, посвященные бабушкам и дедушкам, но и конкурсную программу для бабушек и детей...

Сценарий внеклассного мероприятия ко Дню пожилого человека во 2 классе.

Ученики 2 класса приготовили концерт для своих бабушек. Пели песни, читали стихи, веселили частушками, радовали подарками и рассказывали о своих любимых бабушках....

Сценарий мероприятия ко дню пожилого человека "День Добра и Уважения"

Воспитывать у молодого поколения чувства любви, заботы, уважения к старшему поколению, дружбы и единства. Формировать культурные традиции в общении между детьми и взрослыми. Развивать чувств...

Сценарий мероприятия ко Дню пожилого человека "Люди пожилые сердцем молодые"

1 октября на основании Постановления Президиума Верховного Совета Российской Федерации от 1 июня 1992 года в России отмечается день пожилых людей....