Программа внеурочной деятельности в 1 классе
рабочая программа (1 класс) на тему

Зайнуллина Дания Махмутовна

Башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән  программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

    Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил  итә. Кешенң туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары урын ала.

     Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга  әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора. Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский педагогик нәтҗәлелекне үстерүдә җырның нык тәэсир итүен билгелә үтә:”Хор җыры- нинди куәтле көчле чара. Җырда, бигрәк тә хор җырында кешене ничектер җанландыручы, сафландыручы хис кенә түгел, бердәм эш өчен хорда катнашучы җырчыларның дуслыгын да чагылдыра ул. Менә ни өчен мәктәпләрдә җыр дәресләрен керт ү кирәк.Ул берничә аерым йөкләрне бердәм зур көчле йөрәккә әверелдерә.”

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_folklory_programmasy_1_klasss.docx35.54 КБ

Предварительный просмотр:

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Зайнуллина  Дания Махмутовнаның

1 нче г сыйныфы өчен

ФДГББС буенча дәрестән тыш эшчәнлек программасы.

Юнәлеш: рухи-әхлакый

Түгәрәк:  “Татар фольклоры ”

Аңлатма язуы

      Программа Федераль компонентның дәүләт  стандартлары таләпләрен исәпкә алып   (Приказ МО РФ от 15.10. 2009, №373-ФЗ) һәм мәктәпнең 2016-2017 нче уку елына төзелгән  базис укыту планына  нигезләнеп төзелде.

      Программа сыйныфларның  яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелгән. 1 нче сыйныфта – 33 сәгать, 2-4 сыйныфларда 34 сәгать үткәрелә.

      Түгәрәкне үткәрү вакыты – дүшәмбе, 12.15-12.55 сәг.

Өстәмә  белем  бирүнең  функциясе

                  Мәктәптә  үткәрелә торган  дәрестән тыш эшләр укыту- тәрбия эшен оештыру  

              мөһим  роль уйный. Ул белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак,    

              дәресләрнең  дәвамы итеп бәяләнә. Аны  оештыруда  түбәндәге  юнәләшләр  күз  

              алдында  тотыла:

        - укучыларда фәнгә  карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү;

        - фән буенча алган белемнәрне тирәнәйтү һәм дөньяга караш формалаштыру;

        - алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Яраклашу функциясе

        Укучы һәм укытучы, укучы һәм укучы арасында ышанычлы атмосфера булдыру.  

      Балаларның  индивидуаль үзенчәлекләрен( кызыксыну, психика, хәтер, белемне

      үзләштерү дәрәҗәсен, ихтыяр көчен, нәрсәгә сәләтле булуын),  

     җитешсезләкләрен, мөмкинлекләрен  ачыклау.

Һәрбер шәхеснең танып-белү эшчәнлеге функциясен үстерү

            Түгәрәктә өештырылган  эш ихтыярлык  принцибына нигезләнгән.  Төп

    юнәлеш - укучы шәхесен   формалаштыру. Укучыларга мөстәкыйльлек һәм иҗади

    активлык   күрсәтү өчен зур мөмкинлекләр тудыру. Аларның яшь һәм индивидуаль  

    үзенчәлекләрен, үсеш дәрәҗәсен, интеллектын, иҗади фикерләвен, оештыру

    сәләтен исәпкә алу.

Тәрбия функциясе

               Укучыларда туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнергә омтылу, туган тел аша

      халыкны, аның тарихын, культурасын, хезмәтен олылау хисләре тәрбияләү, милли

      үзаң булдыру.

     Баланы кече яшьтән үк ата – бабаларыбызның бай хәзинәсенә нигезләнгән һәм мең еллар буена тупланып, камилләшеп килгән милли гадәт, йолаларыбыз, гаилә, әдәп кануннары нигезендә тәрбияләү зур әһәмияткә ия.

      Бала аңына үз халкының үсеш тарихын, мәдәниятен, милли үзенчәлекләрен, хәзерге көндәге халәтен, дөнья халыклары арасында тоткан урынын, зыялылары, галимнәре, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, үз төбәгенең тарихы һәм күренекле шәхесләре турындагы мәгълүматны, гаиләсенең «нәсел агачы»н, гореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен үз туган телендә сеңдергәндә генә анда үз милләтенә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләнә. Тәрбия халыкчан булганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

     Башлангыч сыйныф укучылары өчен төзелгән  программа туган телебезне, мәдәниятебезне, халкыбызның бай мирасын үзләштерүгә, иҗади шәхес тәрбияләүгә, милли үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

    Татар халкының гасырлар буе тудырган бай җыр культурасы үсеп килүче яшь буынга музыка тәрбиясе бирүнең нигезен тәшкил  итә. Кешенң туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары урын ала.

     Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга  әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора. Бөек рус педагогы К.Д.Ушинский педагогик нәтҗәлелекне үстерүдә җырның нык тәэсир итүен билгелә үтә:”Хор җыры- нинди куәтле көчле чара. Җырда, бигрәк тә хор җырында кешене ничектер җанландыручы, сафландыручы хис кенә түгел, бердәм эш өчен хорда катнашучы җырчыларның дуслыгын да чагылдыра ул. Менә ни өчен мәктәпләрдә җыр дәресләрен керт ү кирәк.Ул берничә аерым йөкләрне бердәм зур көчле йөрәккә әверелдерә.”

    Һәр милләтнең бай халык иҗаты мирасы булган энҗе – мәрҗәннрен оста башкаручы җырчы, уенчылары булган кебек, татар халкының да урман- болыннарының, чишмә - елгаларының, басу - кырларының моңын сайрый торган  үз тургайлары бар.

      Җырны оста , яхшы итеп башкару балаларда зур эстетик канәгатьләнү хисләре тудыра.Балаларның күңеленә җырга, моңга карата булган матур караш бик иртә сеңүчән була.Чөнки җыр- музыка шул халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, рухи тормышын һәм йөзен бөтен тулылыгы белән чагылдыра.

Бурычлары:

- халкыбызның милли үзенчәлекләрен, күркәм сыйфатларын, йола-гадәтләрен, гаилә этикасын кече яшьтән үк төшендереп, укучыларны өлкәннәр үрнәгендә тәрбияләү,  буыннар бәйләнешен тәэмин итү;

- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү, әдәп - әхлак сыйфатлары булдыру, иҗади сәләт һәм милли үзаң формалаштыру;

- туган телебез, мәдәниятебез үсеше, туган ягыбызның һәм халкыбызның тарихы,йолалары, милли үзенчәлекләре  белән кызыксындыру ;

- табигатьне яратырга , өлкәннәрне хөрмәт итәргә,  сабыйларны якларга өйрәтү;

- халык традицияләре  тәҗрибәсенә нигезләнеп,    укучыларда милли үзаң формалаштыру;

              -халыкның мәдәниятен, телен, тарихын көнкүреш тәҗрибәсен файдаланып,                                      

               шәхеснең рухи яктан формалашуы;

              -укучыларда белем дәрәҗәсен киңәйтүгә һәм иҗади фикер йөртүгә ихтыяҗ  

               тудырырга омтылу;

-укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, логик фикерләү мөмкинлекләрен

киңәйтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү;

-туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, кешелеклек, ватанпәрвәрлек  хисе тәрбияләү.

Төп принциплары:

- түгәрәктә  гуманлылык мөнәсәбәтләре урнаштыру;

- халыкчанлык;

- иҗади фикер йөртү сәләтен үстерү;

- иҗтимагый активлыкны үстерүгә башлангыч юнәлеш бирү;

- эстетик зәвык тәрбияләү.

Программа эчтәлеге.

I. Татар халык авыз иҗаты. Аның килеп чыгуы, нигез салучылары – 4 сәгать

 Татар халык авыз иҗаты. Аның килеп чыгуы, нигез салучылары. Куркынычсызлык техникасы. 

II. Балалар фольклоры– 39 сәгать

Бишек җырлары – тәрбиянең бик борынгы чарасы. Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак. Мавыктыргычлар, бармак уеннары, юаткычлар өйрәнү.  Эндәшләр, әйтенүләр, әйтешләр, такмаклар, такмазалар өйрәнү. Әкиятләр, аларның төрләре белән танышу. Алдавыч әкиятләр, санамышлар, мәзәкләр өйрәнү.

III. Татар халкы уеннары -30 сәгать

Бармак, зиһен сынаш  уеннары, тамашалы, хәрәкәтле, җырлы-биюле уеннар өйрәнү.

IV. Татар халык җырлары – 35 сәгать

“Питрәч таласы”, “Картуф”, “Мишә буйлары”,  “Уракчы кыз”, “Шома бас”, “Әнисә”, “Әпипә”, “Шәл бәйләдем”, “Ай былбылым”, “Әннәги-геннәги”, “Матур булсын”, “Зиләйлүк”, “Чияле”, “Герман көе”, “Каз канаты”, “Кошлар кебек”,  “Күн авылы көе” җырларын өйрәнү. “Җәүһәр” халык җыр һәм фольклор ансамбле белән берлектә тцрле концертларда, чараларда катнашу.

V. Татар халкының ел фасылларына бәйле бәйрәмнәре һәм йолалары

 – 24 сәгать

Бәйрәмнәрнең килеп чыгу тарихы, үткәрелү вакыты, үзенчәлекләре белән танышу.  “Сөмбелә”, “Карга боткасы”, «Нәүрүз», “Сабантуй” бәйрәмнәрен үткәрү.

4 нче сыйныф ахырына планлаштырыла торган нәтиҗә:

-татар халык  уен һәм балалар фольклоры әсәрләрен белү;

-җырларны хор белән башкару;

-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера  белү;

- җырлау, музыкаль - ритмик хәрәкәтләр ясау.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

        Балаларның җыр, музыкаль ишетү сәләтен үстерүгә, бию һәм уен хәрәкәтләренең  нәфис  булуына ирешү.

       

Метапредметлы нәтиҗәләр:

 -җырлый башлар алдыннан һәм музыкаль фразалар арасында дөрес сулыш алу;

 -сүзләрне ачык, аңлаешлы итеп әйтү, җырны бергә башлау һәм тәмамлау, тиешле темпны саклау;

-аваз көчен үстереп яки киметеп, тизләтеп яки акрынайтып җырлый белү, җырның көен, ритмик сурәтен дөрес башкару;

-музыкаль ритмик хәрәкәтләр ясау;

-музыкаль әсәрнең характерына туры китереп нәфис хәрәкәтләр ясау, яңа вариантларын табу һәм уйлап чыгару, төрле хәрәкәт алымнарын катнаштыра белү.

-түгәрәктә алган белемнәрне практикада актив кулланулары;

-музыканы бөтен нечкәлекләре белән аңлап тыңлаулары;

 -дәресләрдән тыш чараларда, конкурсларда, фестивальләрдә, театрлаштырылган  музыкаль-иҗади уен-кичәләрдә теләп катнашулары.

Календарь-тематик планлаштыру, 1 сыйныф, 33 сәгать

п/п

Темалар

Сәг-ләр

саны

Үткәрү вакыты

план

факт

I.Татар халык авыз иҗаты. Аның килеп чыгуы, нигез салучылары.

1

1

Аның килеп чыгуы, нигез салучылары. Куркынычсызлык техникасы.

1

II. Балалар фольклоры.

11

2

Бишек җырлары – тәрбиянең бик борынгы чарасы.

1

3

Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак.

1

4-5

Мавыктыргычлар, бармак уеннары, юаткычлар

2

6-7

Эндәшләр, әйтенүләр, әйтешләр

2

8-9

Такмаклар, такмазалар

2

10-11

Әкиятләр, аларның төре белән танышу. Алдавыч әкиятләр

2

12

Санамышлар, мәзәкләр

1

III. Уеннар

15

13-15

Зиһен сынаш уеннары

3

16-18

Тамашалы уеннар

3

19-21

Хәрәкәтле уеннар

3

22-24

Җырлы-биюле уеннар

3

25-27

Драма уеннары

3

 IV.Татар халык җырлары

5

28

«Әнисә» җыры

1

29

“Әпипә” җыры

1

30

“Матур булсын” җыры

1

31-32

Җырларны кабатлау.

2

V. Йомгаклау

1

33

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

1

“Татар фольклоры“ түгәрәге программасын төзегәндә кулланылган әдәбият.

1. Р.Ягъфәров “Кәҗә-мәкәрҗә” Казан “Мәгариф” нәшрияты - 1994

2. Р.Ягъфәров “Ал кирәк, гөл кирәк”  Казан “Мәгариф” нәшрияты -1995

3. Низамов А. М. «Милли мәктәп – тәрбия нигезләре» Казан – «Мәгариф» нәшрияты - 2005.

4. Низамов Р. А., Нигъмәтов Җ. Г. «Татар халык педагогикасы» Казан – «Мәгариф»  нәшрияты -  2002.

5. Хуҗиәхмәтов Ә. Н. «Тәрбия дәресләре» Казан: - «Матбугат йорты» -1998.

6. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. “Педагогика” Казан - ”Матбугат йорты” нәшрияты – 2001

7.  К.В.Закирова “Иң матур сүз” , Казан – «Мәгариф» нәшрияты - 2000.

8. Л.Җәмәлетдинов “Татар халык әкиятләре”, Казан Татарстан китап нәшрияты – 1989

9. З.Мансуров “Җырлап ачыла күңел”, Казан Татарстан китап нәшрияты – 1993

Кушымта

 Җырлы-биюле уеннар

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:

Ак калач           (каравай)

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге.

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

Коймаклар

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

 

Кәрия-Зәкәрия

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп ңырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

 

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

Ефәк элдем читәнгә

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Йөзек салыш

Уйнау тәртибе

Уйнаучылар урындыкларга яки сәке йөзлегенә тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:

— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.

Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.

Ике аккош

Уйнау тәртибе

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Ике бала уртада кала. Алар «аккошлар» була. Балалар түгәрәк буенча бер якка хәрәкәт итеп җырлап әйләнәләр. Җырның һәр ике юллыгы да икешәр мәртәбә җырлана:

Очалар ике аккош,

 Алар кечкенәләр.

 Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

 Алар бара торгач,

 Утырып ял итәләр.

(«Аккошлар» чүгәлиләр.)

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем,

 Алар бара торгач,

 Салют бирешәләр.

(«Аккошлар» салют бирә.)

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

 Алар бара торгач,

 Иптәш сайлашалар,

 Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем.

Аккошлар түгәрәктән ике иптәшен сайлап алып, уртага үз урыннарына куеп, түгәрәккә басалар. Уен шулай дәвам итә.

Там, там, тамчы, там

Уйнау тәртибе

Уенчылар пар-пар булып, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы басалар. Алар хор белән түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы, там, (алга баралар).

 Тамганыңны яратам. (артка таба чигәләр).

 Тамган тамчыларга карап, (кара-каршы басып

 Мин җырларга яратам. кул чабалар).

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тама, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

Без уйныйбыз, уйныйбыз

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны-кулга чаба-чаба

Көләбез дә җырлыйбыз.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Табышмаклар.

Уен кораллары

 

  • Таш гасырдан ук киләм мин.
    Уйнап җибәрәм – өрсәң.
    Ватылып юкка чыгармын
    Әгәр кулдан төшерсәң.
    (Таш сыбызгы)

 

  • Иреннәргә терисең дә,
    Чиртеп, көйләр көйлисең.
    Биетәсең, җырлатасың,
    Матур кызлар күзлисең.
    (Кубыз)

 

  • Алты – җиде генә булыр
    Тәнемдәге уемнар.
    Миннән башка үтми иде
    Аулак өйләр, уеннар.
    (Курай)

 

  • Курайларның туганы мин,
    Ләкин тавышым үзгә.
    Колакларны ярып керә,
    Өстәп куйсаң мөгез дә.
    (Сорнай)

 

  • Сызгычыңны сызып җибәр –
    Көйләр агылсын әле.
    Йөрәкләргә мин чыгарган
    Моңнар кагылсын әле.
    Телгәләсен бәгырьләрне,
    Актарылсын уйлары.
    Башларыңны кыңгыр салып,
    Кылларымда уйнале.
    (Скрипка)

 

  • Барысы дүрт кыл анда,
    Сызган чакта моңлана.
    (Скрипка)

 

  • Нечкә муен,
    Пар кыллар.
    Чиртер иде
    Бар куллар,
    Яшьләр уйный
    Белмиләр,
    Шуңа якын килмиләр.
    (Мандолина)

 

  • Иң озын муен миндә,
    Иң кыска исем миндә.
    Кылларымны чирткәләп,
    Көй чыгар инде син дә.
    (Саз)

 

  • Борынгы булсам да , мине

         Онытып бетермиләр.

         Милли гармуныбыз диеп,
       Сәхнәдән төшермиләр.
       (Тальян)

  • Бер телемдә – ике тавыш,
    Кыңгыравым чыңлатам.
    Биетәм дә, җырлатам да,
    Кирәк икән – елатам.
    (Саратов гармуны)

  • Гармуннарның патшасы мин,
    Телләрем йөздән артык.
    Яшьләр кулында йөримен,
    Тиз генә килмәс картлык.
    (Баян)
  • Үзе кыллы, үзе телле,
    Идәндә басып тора.
    Уйнарга теләгән кеше

          Иң беренче – утыра.
(Пианино) 

  • Телләре күп булган өчен,
    Ике рәткә тезгәннәр.
    Аның белән төрле илләр,
    Океаннар гизгәннәр.
    (Хромка)