ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”
классный час (3 класс)

Нагимова Ильсеяр Саетовна

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү.

 Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү.

 Укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә омтылу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tassrnyn_100_ellygyna_karata_drestn_tysh_chara_kvn.docx626.23 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

https://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2019/07/press-center_fprt_16-08-19-1.jpg

ТЕМА:

ТАССРның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара.КВН. 

(Номинация: Мероприятие воспитательного (патриотического) направления)

Төзеде: башлангыч сыйныф укытучысы-

Нәгыймова Илсөяр Сәет кызы

2020 нче ел.

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара.

“Туган ягым – Татарстан!”

Максат:

1.Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү.

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты әсәрләренә мөрәҗәгать итү.

3. Укучыларда әдәплелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләргә омтылу.

 

Кулланмалар: мәкальләр, нәтиҗә язылган плакат, компьютер, рәсемнәр, экран

План.

  1. Оештыру олеше.
  2. Мероприятиенең темасын һәм максатын ачыклау.
  3. Мини-лекция.
  4. Авыл җирлеге башлыгы һәм депутат -Хәмидуллина Г.М. ның балалар каршында чыгышы.
  5. Ял минуты.
  6. Викторина “Туган ягым –Татарстан!”
  7. Нәтиҗәләр ясау, йомгаклау.

Мероприятие барышы:

  1. Оештыру өлеше.

Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.

  1. Мероприятиенең  темасын һәм максатын ачыклау:

Сыйныф сәгатен Г. Зәйнәшеваның “Туган җирем – Татарстан!” шигыреннән өзек белән башлыйсым килә.

                                          Идел ярларына нурлар сибеп,

                                         Матур булып ата бездә таң.

                                         Таң шикелле якты Туган илем,

                                         Бәхет биргән җирем – Татарстан.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бүген без нинди темага сөйләшербез икән?

- Әйе, бик дөрес үзебезнең Республикабыз – Татарстан турында.

- Быел- юбилей ел. Барыгыз да ишетеп беләсез-2020 елда  ТАССРның 100 еллыгы. Мероприятиебезне дә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрәбез, аның темасы “Туган ягым-Татарстан” дип атала.

III.        Мини-лекция. Татарстан турында кызыклы  мәгълүмат.

Безнең Татарстан Россия дәүләтенең үзәгендә, Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел, мәйданы 68 мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Туксаннан артык милләт вәкиле дус һәм тату яши. 43 районы бар.
Өслегенең 16%-ын урманнар били. Мәйданын 4 зур елга кисеп үтә: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел.
Халкының 49% - татар, 43% - рус, 7%- чуваш, 1%- башка милләт.

 Быел без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул уңайдан төрле чаралар үткәрәбез.

  1. Авыл җирлеге башлыгы һәм депутат Хамидуллина Г.М. ның балалар каршында чыгышы.
  • Бүген, укучылар, сезнең белән очрашуга бик дәрәҗәле кунак килде. Ул безнең авыл җирлеге башлыгы һәм депутат- Хәмидуллина Гөлнара Мирсәгыйть кызы. (Гөлнара Мирсәгыйть кызының чыгышы.)

https://sun9-46.userapi.com/Y7ScaykA2hFULgxcjV6V9TNJDq2l9AtiBX7lTA/XmPgXnNVe3w.jpg

-Гөлнара Мирсәгыйть кызы, сезгә балаларны авыл тарихы, авылның күренекле кешеләре турында тирәнрәк таныштыруыгызга бик зур рәхмәт белдерәбез. Сезгә эшегездә уңышлар телибез һәм киләчәктә тагын очрашуларны көтеп калабыз!

- Сау булыгыз!

  1. Ял минуты

-Укучылар, арыгансыздыр әйдәгез ял итеп алыйк.

Без шулай ял итәбез

Без әле бераз арыдык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

ә аннары – артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

  1. Викторина “Туган ягым –Татарстан!”

Татарстан турында нәрсә белгәнегезне тикшерербез. Шул уңайдан хәзер сезнең белән Викторина уздырып алабыз.

Уенны башлап җибәргәнче сүзне Азалияга бирәбез ул  Ренат Харисның “Татарстан” исемле шигырен сөйләп китәр.

ТАТАРСТАН.  Ренат Харис.

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың.

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның.

Күп илләрдән калыштың син,

Күрдең алар узганны...

Әкрен генә күмә барды

Сине тарих тузаны.

Һәм син яңадан калыктың!

Иртә чыктылар ясин...

Әй, Бөек Болгар оныгы,

Тарихлы да, яшь тә син.

Көчле дә син, җитез дә син

– Атлан акбүз атыңа

Һәм куа чык алга киткән

Ил-дәүләтләр артыннан!

Яшелле, аклы, кызыллы

Әлемең җилфердәсен,

- Әй, Казан ханлыгы улы,

Тарихлы да, яшь тә син!

Олпат та син, горур да син,

Ниятең пакьдин пакьтер

- Син шатлыктан елый белгән

Баһадир кебек матур!

Татар иле Татарстан,

Син яңадан калыктың;

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның!  

-Рәхмәт, Азалия!

Ә хәзер викторинаны башлыйбыз.
Уенда ике команда катнаша. Сезнең ничек итеп көч сынашканны  жюри  бик игътибар белән күзәтә. Һәм очколар язып барачак. Жюрида безнең башлангыч сыйныф укытучылары- Мөгътәсимова З.Н. һәм Мөрәсова Г.Р. .

1 тур.“Әйдәгез, танышабыз!”

Капитаннар белән танышу.

Исемнәрне ачыклау. (“Зирәкләр” һәм “Тапкырлар”)

2 тур- “ Шигъри тукталыш”

  • Мин  балалар сезгә шигырь юлларын укыйм, ә сез бу әсәрнең исемен әйтергә тиеш буласыз.
  1. “И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле” (“Туган тел”)

2.”Әйтсәм әйтим, син белеп  кал:

    Чын исемем- Былтыр минем...      (“Шүрәле”)

3.Әйдәле Акбай, өйрән син, арт аягың белән тор.    (“Кызыклы шәкерт”)

4. “И сабыйлар, эшләгез сез,

      иң мөкатдәс нәрсә эш”     (Эшкә өндәү”)

5.” Мин качамын- ул куадыр, ул куадыр, мин качам”   ( “Су анасы”)

6.Чоландагы ак майга,

Ияләшкән күселәр.

Мин чоланны сакларга

Куштым ала песигә.   (“Карак песи”)

 

https://sun9-31.userapi.com/BxhLFEs0dJF1-Ol01yn71t8lbnR8_jladZyRGw/OpEP05HZPHM.jpg

             

             3 тур.“Зирәкләр һәм тапкырлар”

-Сезгә мин биргән сорауларга дөрес җавап бирергә кирәк.

  1. Татарстанның нефть чыгару үзәге.   (Әлмәт)
  2. Буа һәм Норлатта җитештерелә торган азык- төлек.   (Шикәр)
  3. Нинди шәһәр балык исемен йөртә?   (Алабуга)
  4. Безнең республикада нинди авыр йөк автомобиле җитештерелә?  (КамАЗ)
  5. Татарстан  дәүләт суверенлыгы турында Декларация кайчан кабул ителде? (30 август, 1990 ел)
  1. Республикага кайчан Татарстан Республикасы исеме бирелде?   (1992, апрель)
  2. Казан Кремлендә нинди манара бар? Ничә яруслы?  (Сөембикә манарасы, 7 яруслы)
  3. Татарстан республикасы аша нинди зур елгалар ага? (Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел)
  4. Татарстан флагында төсләрне атагыз.   (Яшел, ак, кызыл)

4 тур.“Мәкальләрне дәвам итегез”.

  • Ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз. Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.
  1. Аз сөйлә, ...
  2. Кем эшләми, ...
  3. Җиде кат үлчә, ...
  4. Егет кешегә 70 төрле ...
  5. Чанаңны җәйдән, ...
  6. Тырышкан табар, ...
  7. Калган эшкә ...
  8. Эш беткәч  ...
  9. Китап белем ....
  10. 10.Ни чәчсәң, ...

5 тур.“Милли үзенчәлекләр”.

-Киләсе конкурс -  “Милли үзенчәлекләр” дип атала. Кайсы команда күбрәк җавап бирер икән, белербез.Сезгә мина дөрес җавап бирергә генә кирәк. Башладык.

  1. Мөселманнарның изге китабы.   (Коръән)
  2. Татарстанның дәүләт телләре.   (Татар һәм рус телләре)
  3. Татар халкының милли бәйрәмнәре.   (Сабантуй, Нәүрүз, Каз өмәсе, Карга боткасы, Сөмбелә)
  4. Татар халкының милли киемнәре.   (калфак, түбәтәй, читек, камзул)
  5. Татар халык ашлары   (Өчпочмак, чәк- чәк, гөбәдия, бавырсак, бәлеш)
  6. 30 август - нинди бәйрәм?  (Татарстан республикасы көне)

                              6 тур -“Танылган шәхесләребез”

-Хәзер сезнең танылган шәхесләребезне ничек белүегезне ачыклыйбыз.

1.Татарстанның беренче президенты кем?   (М. Ш. Шәймиев)

2. Рус кешесе, ә үзе  танылган татар композиторы.  (А. С. Ключарев)

3. Татарстан гимнын язган композитор.  (Р. Яхин)

4. Кем ул Гата Камский?   (Танылган шахматчы)

5. Кем ул Муса Маликов?   (Яшь җырчы)

6. Татарстан гербының авторы кем?    (Риф Фәхретдинов)

7. Татарларның  легендар шагыйре.    (Муса Җәлил)

8. Казан шәһәренең урамнары нинди шәхесләребез исеме белән аталып йөртелә?

(Г. Тукай, Т. Гыйззәт, һ.б)

9. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?   (Г. Камал, М. Җәлил, К.Тинчурин һ.б)

10. “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Г. Тукай)

11. Казанда нинди музейлар бар?  (Г. Тукай, М. Җәлил, Ш. Камал, Татарстанның Милли музее һ.б.)

Жюрига сүз бирү, нәтиҗәләр белән таныштыру.

 -Балалар, шуның белән безнең викторина азагына якынлашты. Ике команда да,афәрин, тырыштыгыз. Ләкин кайсы гына ярышта да үзенең җиңүчеләре була. Моны белер өчен сүзне жюрига- Мөгътәсимова Зәһинә Наил кызына бирәм.

  1. Нәтиҗәләр ясау, йомгаклау.
  • Бүгенге мероприятие ахырына якынлашты.
  • Балалар, сезгә бу мероприятиянең кайсы өлеше аеруча ошады һәм ни өчен?
  • Үзегезгә  нинди файдалы мәгълүматлар алдыгыз?
  • Алган белемнәрне кайда кулланыр идегез?
  • Киләсе тәрбия сәгатьләрендә кемнәр белән очрашырга телисез?
  • Йомгаклау сүзе итеп сезгә шуны әйтәсе килә:
  • Безнең туган ягыбыз ул- дөньяның иң гүзәл җирләренең берсе.

Без туган ягыбызның матурлыгын сакласак-бу илебезнең матурлыгын саклыйбыз,- дигәнне аңлата. Сез үзегез яши  торган Татарстан Республикасы белән горурланырга тиеш.

                                  

https://sun9-64.userapi.com/ncnvXG7wDNjI137BoLsvQXS67V4SRS-Gigm4rw/6w5JJ_REukk.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Туган ягым-яшел бишек.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

"Әлифба бәйрәме". 1 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара.

Әлифбаны укып бетергәч, 1 нче сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә....

Проект."Туган ягым-яшел бишек"

Проект."Туган ягым-яшел бишек"...

Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")

Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"

Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...