Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.
материал (1, 2, 3, 4 класс)

Башлангыч сыйныфларда әдәби чаралар үткәргәндә куллану өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukaynyn_su_anasy_kiyaten_shnlshteru.docx20.47 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе”

Г. Тукайның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерү.

Максат: укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру.

Музыка  “Саумы кояш” җыры.        

Табигатьтә кошлар сайраган тавыш яңгырый.  Берничә бала кулларына кәрҗин тотып болынга җиләк җыярга баралар.Көн кояшлы. Эссе.

1 бала:   Әйдәгез, дуслар, җиләк җыярга  барабыз!

2 бала: Күңелле җәйләр җитә,

             Көннәр эссе, кыздыра.

             Елгада су керәбез,

             Җиләк, гөмбә җыярбыз.

3 бала. Матур җәй, кил безгә,

              Кил, кил тизрәк син безгә,

              Гөлләр белән бизәп җирне,

              Чәчәкләр бир син безгә!

4 бала:  Җиләк җыям, как коям

               Дәү әнигә бүләккә.

               Монда җиләк күп икән,

               Аю-бүре юк икән.

“Дәү әнигә бүләккә” җырын башкаралар. Балалар кызыксынып җиләк җыялар, Кәрим иптәшләреннән аерылып су буена төшә. Көн эссе, малайның су коенасы килә.

Кәрим: Ай-яй көн эссе! Иптәшләрем җиләк җыйган арада, мин тиз генә су коенып алыйм әле.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Малай рәхәтләнеп су коена. ( су коену күнегүләре күрсәтелә).

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Малай судан чыга, киенә , читтә шыпырт кына су анасы чыгып утыра, чәчен тарый. Шомлы булып китә, малай күтәрелеп карый да су анасын күреп куркып китә, агачлар артына качып, су анасын күзәтә.  

Кәрим: Чү, бу ни бу? Убыр дисәң – убыр түгел, балык дисәң – балык түгел

( җыр яңгырый, берничә бала чыгып җырлый).

Бакалар җыры

1. Су анасын усал диләр.

   Бер дә усал түгел ул.

   Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка,

   Бер дә усал түгел ул.

2. Алтын тарагы бар аның,

   Көн дә чәчен тарый ул.

   Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка,

   Көн дә чәчен тарый ул.

3. Сөлекләргә, кыслаларга, әкәмнәргә-төкемнәргә,

   Чабакларга, маймычларга, бакаларга башлык ул.

   Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка,

   Бакаларга башлык ул.

Шомлы музыка уйный.

Кәрим: Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Су анасы тарагын басмага куеп, чыгып китә .

Кәрим: Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Малай  курка-курка гына килеп, таракны карый, алып китә башлый. 

     Малай: озын чәчләрен тарап, басмада утырды... Ах, алтын тарагын калдырды!  .Нишләргә?! Ичмасам янымда дусларым да юк.

Кәрим як-ягына карана, беркемне дә күрмәгәч, тиз генә алтын таракны ала да авылга таба йөгерә. Су анасы әйләнеп килгәндә, малай китеп бара.

 Су анасы: Ах! Харап булдым?!

                     Алтын тарагым кайда?

                     

Су анасы як- ягына каранып алтын тарагын эзли, шул вакыт юлда барган малайны күреп ала да артыннан куа башлый, малай куркып бар көченә йөгерә.

Су анасы:  

«Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!  

Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

Алар куышып авылга якынлашалар.  Этләр тавышын ишетүгә, Су анасы куркып кирегә йөгерә.

Кәрим: И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың!

Кәрим тирләп-пешеп өенә кайтып керә, алтын таракны әнисенә бирә.

Кәрим: Әни, алтын тарак таптым! Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым!

Әнисе таракны әйләндереп карап, аптырап кына ала:

Әни: Улым, каян алдың син бу таракны?

Кәрим: Таптым, әни, тарак басмада ята иде, ул беркемнеке дә түгел.

Әни: Улым, бу алтын тарак, ул Су анасында гына була, кеше әйберенә тияргә ярамый, аны иясенә тапшырырга кирәк. Бар улым, инде соң, йокларга вакыт җитте.

Кич җитә. Су анасы авылга килә, чәчләреннән су ага .Тәрәзә шакый, малай тыныч кына ятып тора. Тавышка әнисе уяна.

Әни:   Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

            Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

Су анасы:   Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

                      Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

 Әни:      Су анасы,  мә ал тарагыңны, улым минем бүтән кеше әйберсенә кагылмас, кичер минем улымны!

       Әнисе белән улы өй каршына чыгалар.

Әни:  Улым, иясе булмаган әйбергә беркайчан да кагылырга ярамый!

Малай:   Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни     
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

Балалар чыгып баш ияләр. Тәмам.

 Башлангыч сыйныф укытучылары: Заһидуллина Гөлгенә Данис кызы,

                                                               Гарипова Алсу Альберд кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Су анасы.

Г.Тукайнын туган көненә багышланган бәйрәм кичәсе. ( Зурлар төркемендә әдәби-музыкаль кичә.)...

Тукайга ияреп."Су анасы" әкияте

Сыйныфтан тыш чара укучыларда туган телне,әдәбиятны өйрәнүгә кызыксыну уяту,аларда миии горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә...

Су анасы

Су анасы әкияте...

"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.

Рус телле балалар белән  үткәрү  өчен  сәхнәләштерелгән  күренеш....

“Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү.

ldquo;Күмәчкәй” әкиятен сәхнәләштерү....

Габдулла Тукайның “Су анасы” әкияте. ( 3 нче сыйныф өчен уку дәсесе эшкәртмәсе)

Дәреслек: Гарифуллина Ф.Ш. Әдәби уку: рус телендә башл. гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) 2 кисәктә/ Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2013.Максат: 1)...