Сценарий мероприятия посвящения в СНТ
методическая разработка (4 класс)

Сценарий  мероприятия посвящения в СНТ

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon snt.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф укучыларын  варислар сафына кабул итү

Музыка яңгырый.”Галстучная страна”-җыры башкарыла.

  1 нче алып баручы:

Бүген  без сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык! Тантаналы сборга  –  5 нче сыйныф укучыларын  варислар сафына кабул итәргә. Шулай ук  ерак тарихны искә алу өчен. 1922 елның 19 май Бөтенсоюз пионерлар оешмасы оешуга 100 ел.

  2 нче алып баручы:

Әйе, мавыктыргыч, тынгысыз дөнья ул - “Варислар иле”. Әгәр син әлеге илгә эләккәнсең икән димәк, тырышлыгың бушка китмәгән. Сине алда зур уңышлар, сынаулар көтә дигән сүз ул. Ә кемнәр ул пионерлар?

1 нче алып баручы:

Пионерлар оешмасында 20 млн. бала исәпләнә. Барысы да тантаналы ант биргән һәм Пионерия законнарын үтәгән. "Әзер бул!» һәркем: "һәрвакыт әзер!» дип җавап биргән.

1 бала. Пионер-ул, барыннан да өлгер, игелекле, гадел кеше.

2 бала. Бу яхшы, ышанычлы дус.

3 бала: Бу-барлык мәктәп эшләрендә актив катнашучы.

1 бала: Бу-тырыш укучы.

2 бала: Бу-әти-әниләренә, укытучыларга ярдәмче.

3 бала: Бу өлкәннәрне хөрмәт итүче кеше.

1 бала: Ул эшли һәм күңел ача белә торган кеше.

2 бала: Ул безнең табигатьне саклаучы кеше.

3 бала : Туган ягыбызны, туган илебезне яратучылар.

 

 2 нче алып баручы:

Һәр өлкәннең балачагында чын пионер оешмасы бар иде. Һәр пионерның тормышы турында җылы хатирәләр Һәм һәр пионер үзенең әйдаманнарын турында җылы сүзләр белән искә аладыр.

  1 нче алып баручы:

- Хәзер залның түренә булачак варисларны чакырабыз.

1.Зиля. Бәйрәмебез котлы булсын,

Елмаеп көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

2.Ильяс. Варис дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.

3.Раяз. Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

4.Ильвина. Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка,

Бәйрәм бүген бездә!

5.Джамиль. Бәйрәмнәр  бетмәс берчакта да,

Балачаклар бар чакта.

Зур бәйрәм 5 ле алсак, та,

Кырларда эшләп арсак та.

6.Ралина Күңелләр шатлыклы бүген

Без булабыз варислар.

Күргәннәр сокланып калсын

Без бәхетле балалар.

7.Аяз. Без гасырларга сузылган

Озын сафлар башында-

Бурычлы да, җаваплы да

Һәрчак алар каршында

8.Булат. Ватаныбыз –кояш иле!

Күмелгән гөл чәчәккә.

Варислар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

  2 нче алып баручы:

 Сезнең өчен бу көн - гомерегезнең мәңге кабатланмас гүзәл мизгеле булып хәтерегездә калыр. Шулай булмый ни, балалар оешмасы галстугы  сезнең инде ил өчен файдалы кеше булып үсүегезнең үзе бер дәлиле түгелме соң?

 1 нче алып баручы: 

Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә - тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру.

2 нче алып баручы:

Сез варис исеме алгач, көчлерәк, акыллырак, мөстәкыйльлрәк була башларсыз. Яшьтәшләрегез һәм өлкән иптәшләрегез арасыннан ышанычлы, тугрылыклы дуслар табарсыз.

 1 нче алып баручы:

Варис булгач, күп нәрсәне үзегез үзләштерәчәксез. Белгән һәммә нәрсәгезне бүтәннәргә өйрәтә алачаксыз. Чөнки Варисларның “Һәрвакыт әзер бул!” девизы үзегез турында кайгырту һәм мохтаҗларга ярдәм итү турында сөйли.

 2 нче алып баручы: 

Ә “Һәр көнне игелек башкар!” лозунгысы үзегезнең гаиләгезгә, дусларыгызга, җәмгыятькә файдалы булырга әзер икәнлекне күрсәтә. Сезнең көндәлек һәр игелекле эшегез башкаларның тормышын яхшыртырга ярдәм итәр.

   1 нче алып баручы:

Һәм, ниһаять, варис булу –  бик кызыклы, күңелле шөгыль.

2 нче алып баручы:

  - Ә хәзер укучылар, сезнең алда бик җавыплы  сынау - оешма таянып эш итә торган законнарны санап чыгарсыз.

  (Укучылар чираттан түбәндәге кагыйдәләрне әйтеп чыгалар):

 

   1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша.

   2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора.

   3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый.

   4. Варис күп белергә, көчле һәм җитез булырга омтыла.

   5. Варис табигатьне, туган ягын, мәдәниятне уяу саклый.

1 нче алып баручы:

- Бик яхшы! Законнарны әйбәт үзләштергәнсез!

2 нче алып баручы:

- Сез яхшы варис булырга һәм оешма законнарын төгәл үтәргә  вәгъдә бирәсезме?

  (5  нче сыйныф укучылары  вәгъдә бирәләр):

             - Без 5 нче сыйныф укучылары, ________ , яхшы варис булырга һәм Татарстан Варислар берлегенең законнарын төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!

5 нче сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителәләр, өлкән сыйныф укучылары аларга галстуклар бәйлиләр.

 

1 нче алып баручы: 

     Яшь варислар юлда, кышкы суык,

     Юл йөрмәслек яңгыр яуганда

     Үткәннәрне барлап йөри яшьлек

     Киләчәккә таба барганда

2 нче алып баручы: 

   Яшь варислар юлда. Алар үткән

   Һәрбер сукмак аша, юл аша

   Хәтер белән хәтер очрашкандай

   Буын белән буын очраша.

1 нче алып баручы:

   Яшь варислар юлда.  Юлда булу-

   Ил гамьнәрен барлап йөрү ул

   Юлда булу - Җирнең, Кешелекнең

   Иминлеген даулап йөрү ул.

1 нче алып баручы:

            Яшь варислар юлда.

   Очкыннарны сүндермичә

   Без ялкын үрләтәбез

   Ул ялкынны учак итеп

   Яңадан гөрләтәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие, посвященное Международному Женскому Дню 8 Марта

Целью данного мероприятия является воспитание уважительного отношения к мамам, желание помочь им, создать теплый нравственный климат между матерями и детьми. ...

Спортивный праздник посвященный 23 февраля

Веселый праздник-состязание для дружного классного коллектива, пап, мам, бабушек и дедушек....

Посвящение в спец агенты. Праздник посвященный 23 февраля

Этот сценарий для мальчиков 1 класса....

Материал для проведения праздников "Посвящение в первоклассники" и "Посвящение в казачата"

Разработки праздников "Посвящение в первоклассники" и "Посвящение в казачата", презентации, музыуальные клипы....

Материал для проведения праздников "Посвящение в первоклассники" и "Посвящение в казачата"

Разработки праздников "Посвящение в первоклассники" и "Посвящение в казачата", презентации, музыуальные клипы....

Педагогический анализ образовательных мероприятий, посвященных 120-летию со дня рождения С. А. Есенина + сценарий проведения вечера. посвященный 120-летию со дня рождения С. А.Есенина

Цель: углубить знания учеников о жизни и творчестве С. А. Есенина.Задачи:Донести до учащихся красоту поэзии Есенина;Развивать навыки выразительного чтения;Расширять кругозор младших школьников;Развива...