“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт
методическая разработка (1 класс)

“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pdd.docx33.41 КБ

Предварительный просмотр:

“Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт

 

                               

_________Хәерле иртә, укучылар.Кәефләрегез ничек?

Укучылар.-Кояшлы иртә кебек.

_________ -Балалар, бүген безнең белән танышырга дип, кунак килде________________________________________________________.Ягез эле ,бергэ матур итеп исәнләшик әле. (Исәнмесез!)

 

 -Телисезме,мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам. Ләкин  ул  бик еракта. Ә  нинди патшалыкка баруыбыз хакында  табышмактан белерсез:

                                      Алмаш – тилмәш өч күз яна:

                                         Яшел, сары һәм кызыл:

                                         Урамда исән йөрергә

                                         Булыша ул көнозын.

-Нәрсә булыр икән бу укучылар?

Укучылар.  Ул – светофор.

__________. Дөрес әйттегез. Димәк, без сезнең белән” Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына” барачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

 Балалар. 

     -Минем паровоз белән  барасым килә   .(________)

     -Ә мин машинада барыр идем                    .(_________)

     -Минем кораблик белән барасым килә.      (_________)

     -Ә мин такси чакыртам да барам                .(__________)

     -Минем вертолетта очып барасым килә      .(__________)

     Ә мин КАМАЗ белән барыр идем.                  (_________)

   Ә мин автобуста барыр идем                 (_________)

  Минем теплоходта бараым килә    (_____________)

Ә мииин самалетта очар идем    (_____________)

Минем электричка белә барасым килә  (____________)

Ә мин тракторда барыр идем (________________)

__________. Укучылар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар бит инде.. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам?

- Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, патшалыкның кадерле кунаклары булырсыз.

---  Сез зур сынаулар үтәргә әзерме?

-Авырлыклардан курыкмассызмы? Киттек алайса...

 Ягез әле,килегез әле бирегә, уңайлы итеп утырыгыз, кулга кул тотыныгыз.Күзләрегезне йомыгыз.

    ( Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Күзләрен ачуга  светофор килеп чыга.

(Летим,на ковре самолете,мы столько уведим в полете

Правее держи капитан,у нас впереди......БЕЗНЕҢ каршыда...

_________.. Укучылар карагыз, Кем икән  бу безнең каршыда?

Укучылар.  Светофор,бу! 

__________.Дөрес,  бу -светофор. Әйдәгез сүзне светофорның                  үзенә бирик эле.

_________ Светофор. 

                 Сак йөрегез! Күзләрегез

                    Булсын гел юлда гына .

                     Чыгыгыз урам аша,

                     Тиеш урыннан гына.

_________. Рәхмәт, светофор!Ә хәзер без сезгә , светофор белән бергә уен тәкъдим итәбез.

-Яле, светофор, миңа үз төсләреңне бир эле?

Светофор уены. Минем кулда 3  төсле түгәрәк, алар – светофор төсләрендә, -----Кызыл түгәрәк күтәрелсә – туктап калыгыз

--- Сары түгәрәк күрсәгез – бер урында атлап торырсыз.

--- Яшел түгәрәкне күтәрсәм – хәрәкәт итәрсез, яки атлап йөрерсез. Килештекме? Бер, ике, өч – уен башланды!

-Рәхмәт! Сез бик ихтибарлы булдыгыз.Ә хәзер юлыбызны дәвам итәбез.

                         Хәерле юл, дусларым,

                         Исән – имин йөрегез.

                         Юлда тәртипле булуның ,

                        Файдасы күп, белегез.

_________. Әйдәгез, хәзер юлыбызны дәвам итәбез, "Шигрият аланы”на  килеп җитәбез.        (Балалар тезелеп баса)

    1_______: Һәлакәтләр булмасын дип  

                Телидер һәрбер йөрәк

                Шуңа күрә дә йөргәндә

                Бик сак булырга кирәк!

2________: Юкка гына әйтмәгәннәр:

                 Ашыккан – ашка пешкән.

                 Сабыр иткән – барып җиткән,

                 Чыгармагыз сез  истән.

3_________: Юл кагыйдәсен белмәүче

                Урам – юлда йөрмәсен

                Бик йөрисе килә икән

                Кагыйдәсен өйрәнсен.

4_______: Юлны аркылы чыкканчы

            Карап ал сулга – уңга.

            Якында машина күрсәң,

            Ашыкма, чыкма юлга

5_______: Кайда гына йөрсәгез дә

           Игътибарлы булыгыз.

           Кагыйдәләрне үтәгез.

           Имин булсын юлыгыз.

      __________.  Булдырдыгыз , рәхмәт, укучылар, ә хәзер “Уен аланы”на барып, бераз уйнап алыйк.”Машинаны дөрес җый!” дип атала алдагы уеныбыз.

-Безгә дөрес һәм тиз итеп,  пазллардан машинаны җыярга кирәк.

-Уен тәмамлануга “Тавышлар ишетелә” 

________.Балалар! Ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

( Карлсон тавышы килә. Тәрәзә төбеннән аркасына сетка белән туп, кулына банка белән варенье тоткан Карлсон төшә)

_____________Карлсон.– Сәлам дусларга! Таныдыгызмы мине? Мин бит Карлсон! Түбәдә яшим. Әле түбәдә йөргәндә сезнең тавышыгызны ишеттем дә, сезнең янга төшәргә булдым. Нишлисез сез монда?

_________. Карлсон, бүген бездә бәйрәм. Безнең балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, һәм үзләре белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә уйладылар. Ә син беләсеңме соң юл йөрү кагыйдәләрен?

Карлсон. Нәрсәгә соң алар миңа? Түбәдә бит автобуслар йөрми, машиналар юк, тычканнар гына йөри. Кагыйдәләр дип баш катырмагыз. Әйдә, лутчы футбол уйныйбыз.

_______ Юк, Карлсон, монда футбол уйнарга ярамый!

Карлсон. Нәрсәгә соң монда бу билгеләр?

Тормасыннар әле, аударыйк!

Өч күзле бу багана да артык,

Иркенәеп калсын чатлар, алып атыйк!

(Билгеләрне алып ата, футбол уйный башлый.)

 ___________

Карлсон, гафу итегез,

Юлда тәртип бозма әле син,

Кагыйдәне бозма!

Юлдан машина йөри,

Моны бүген кем белми?

 Карлсон.

Кайда соң ул юл дигәне?

    _______.  Җирдә имин яшәү өчен юл кагыйдәләрен белергә кирәк.

Карлсон. Ә нәрсә ул юл кагыйдәләре? Варенье кебек тәмлеме?

_________. Юк, Карлсон, кагыйдәләрне ашап булмый. Аларны өйрәнергә кирәк.

Карлсон. Кагыйдәләрне дә белмим, очкычым да ватылды. Миңа нишләргә инде?

   ________.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кагыйдәләр күп төрле!

Истә калдырыйм дисәң син,

Безнең белән кал син!

Карлсон.-Ярый, мин сезне бик эйбэтлэп тынлаячакмын.

Тәрбияче.безнең инде машиналар тыз да быз чаба юллардан. Нинди машиналар икән болар? Яле, тыңлап карыйк әле үзләрен!

 6________. Йөк машинасы булам мин,

Исемем минем – КАМАЗ.

Чаллыда ясыйлар мине,

Миндәй машина бик аз.

                                     7_________. Ерактан ук күренәм мин,

                                          Янып тора кызыл хач.

                                           Мин ашыгам, шалтыратыгыз,

                                         Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ?

 8________. Бик тә кирәк транспорт мин,

Тигез юлдан җилдерәм.

Кем авылга, кем шәһәргә?

Теләгән җиргә китерәм.

                        9________  Тизрәк үсеп шофер булсам,

                                          Нишләргә белер идем.

                                                Урамдагы һәр баланы

                                              Утыртып йөрер идем.

   10________. Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт мин,

Машинам белән уйныйм!

11___________Әнә килә автобус,

Ул – шәһәрдә безнең дус.

Кып – кызылдан киенгән,

Безне күргәч сөенгән.

_________. Булдырдыгыз, укучылар рәхмәт. Менә,Карлсон нинди күп төрле машиналар белән таныштын шулаймы? 

Карлсон: Рәхмәт! Мин сезнең киңәшләрегезне тотармын.

________:Ә хәзер укучылар,безнең “Музыкаль тәнәфес”.

(“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”җырын җырлау)

1   .Юл аркылы чыкканда,

       Уңга-сулга карарга.

      Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

     Светофорны тыңларга,Кагыйдәне бозмаска,

      Өйрәтәләр, мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

2.   Юл билгеләре белән,

     Дус яшәргә һәрвакыт,

     Өйрәтәләр, мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.

      Белсәгез сез шуларны,

       Кагыйдәне ,юлларны

        Сез яшәрсез,сау-сәламәт,тыныч имин!

Тәрбияче: Кадерле укучылар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти - әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

-Сезгә  юл йөрү кагыйдәләре патшалыгында ошадымы?

- Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Карлсонныда   өйрәтербез.  Шулай бит.-

-Ә хәзер “Төсле машиналар”     дигән уен белән сәяхәтебезне дәвам итәрбез.(Гараж  ясыйбыз,рульләрне алабыз.  Рейска чыгыбыз.  )  

Тәрбияче:Балалар, сәяхәтебез ахырына якынлашты. Ә без ,сәяхәттән кайтканда ,автобуска утырып җыр тыңлап һәм җырлап  кайтырбыз.(“Мин шофер “ җырын тыңлау һәм җырлау.

-Хөрмәтле пассажирлар! салонга кереп утырабыз,ременнәрне эләктеребез һәм юлга кузгалабыз.

                                                “Мин шофер”

Машина белән уйнарга,

Яратам мин яратам.

Берсе дә узып киталмый,

Чабалар минем арттан.

                                       Кушымта:

                                                      Мин шофер,мин шофер.

                                                        Машинам нинди матур!

                                                       Тәгәрмәчләр әйләнә

                                                        Әллә-лә-лә-әләлә-лә.

(Хор)  Урамда йөрү күңелле бигрәк,
      Урамда йөри белергә кирәк.

: Рәхмәт, укучылар!Булдырдыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Йолдызлар сәгате уены....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча әти-әниләр каршында үткәрелгән ачык чара....