Әбиләр
классный час (3 класс) по теме
Предварительный просмотр:
ТР Әлки муниципаль районы Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе
Әбекәй-алтыным, минем иң якыным.
Тыл ветераннары белән очрашу кичәсе.
Оештыручысы: башлангыч класс укытучысы Нуруллина Г.Р.
Максат: әбиләрнең тормыш юлы аша халкыбыз тарихы белән таныштыру, гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, балаларны аларга карата мәрхәмәтле,ихтирамлы булырга өйрәтү, балаларның матур сөйләмен,сәнгатле уку күнекмәләрен үстерү, аралашу культурасы , патриотизм хисләре тәрбияләү. .
Җиһазлау һәм материал: Мәгариф”журналлары,”Көч һәм рух тамырлары”, диск”Зөлфия Минһаҗева “Флёра Хөрмәтова гармунда уйный”
Барышы .
Акрын гына татар халык көе уйный.
1 ук.Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
2 ук. Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә.
Язгы кояшлы юлдан.
3 ук. Бүген гади көн түгел бит,
Моны балалар белә.
Елмаеп сәламләшәләр
Дәү әни ,әби белән.
4 ук. Җилнең дә беләсе килә,
Чәчебезне тарата.
-Әйтегезче, нинди көн ?-дип
Бәйләнде, аптырата.
5 ук. Болытлар йөри арттан,
Белмәкчеләр алар да.
Әйтә күрик,үпкәләтсәк, тотынырлар яварга.
6 ук.Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген-Әбиләр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
7 ук. Хөрмәтле әбиләр,дәү әниләр! “Әбекәй-алтыным,минем иң якыным “ дигән кичәбезне башлыйбыз. (Хор башкаруында “Минем әби” җыры яңгырый(А.Ключарев муз.,Г Латыйп сүз.)
7ук.сүзен дәвам итә. Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез.Ә менә аналарның да , аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр- әбиләр турында алай еш уйламыйбыз.ә әбисе булган кеше нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.
8 ук. Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз! Бу сүз”Әни” дигән кебек үк якын һәм кадерле.Әбиләрне яратырга, хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәк.Алар булмаса, өйдә, гомумән тормышта ямь калмас иде.Аларны рәнҗетү , берүзләрен калдыру, алар белән дорфа сөйләшү зур гөнаһ булыр иде.
9 ук. Гомернең сикәлтәле юллары артта калган.Маңгайга сырлар төшкән,чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хәтирәләре сыйган.Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән.Тормыш авырлыклары бу ышанычны сүрелдермәгән.
Ак яулыклы татар әбисе! Син барын да күрдең: яхшысын да, яманын да.Ләкин син барыбер татар әбисе былып калдың.Ак яулыгыңны башыңнан салмадың.Ә иң мөһиме: синең Ходай Тәгаләгә ышанычың саф булып сакланды. Бүген намаз укыганыңны күрәм дә сиңа сокланам.Тәсбих тотып, илнең иминлеген теләп, балаларыгызның саулыгын теләп намаз укыйсың.
Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле , ак яулыклы татар әбисе.
10 ук. И аналар! И газиз татар әбиләре! Ничә гасырлар дәвамында татар данын саклап калган, караңгы, давыллы кырыс еллар аша халкыбызны бүгенге көнгә китереп җиткергән асыл затларыбыз сез.!
11 ук . Әгәр дә сезнең бишек җырларыгыз яңгырамаса,җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә?. Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы итеп үстермәсәгез, каян килер иде батырлар?Әгәр дә кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр иде микән татарда?
12 ук. Күпне күргән, күпне кичергән әбиләр! Ничә тапкырлар газиз ирләрегезне, улларыгызны яу кырына озаткансыз. Еллар буе тәрәзәдән, басу юлларыннан күзләрегезне алмагансыз. Күпмегезгә кара кәгазьләр килгән. Күз яшьләрегез ничек җиткәндер, сабырлыкларыгыз ничек бетмәгәндер. Үзегез үгез җигеп сабан сөргәнсез, тездән кар ерып орлык ташыгансыз-ат урынына эшләгәнсез. Ничек түздегез икән? Каян килде икән сезгә ул кадәр көч- куат, сабырлык.
13 ук. Сугыш еллары, ачлык. Бу еллерны искә алаганда, збиләрнең ачы язмышлары хәтергә килеп төшә. Сезнең батырлыкны онытырга һич хакыбыз юк. Сез бит Җиңү көнен якынайтучылар да. Хәзер сүзне Җиңү көнен якынайтуга күп көчләрен куйган дәү әниләребезгә бирәбез.
1.Кашапов Камилнең дәү әнисе Гөлсирә апа сөйли.” Ул көннәрне искә дә аласы килми, ләкин онытырга да хакыбыз юк. Ул вакытта әле без бала идек, яшүсмер булып та өлгермәгән чак.. “Сугыш башланды” дигән хәбәр барыбызны да тетрәндерде.Әти белән абыйны сугышка алдылар. Әнинең кулында кечкенә бала ,ә бит барыбызның да ашыйсы килә.Нинди генә авыр булса да, әни сыерны бетермәде, шуңа күрә тамагыбыз ач иде дип әйтеп булмый. Тормышның бөтен авырлыгы әни белән минем җилкәдә иде. Олы апаларга ияреп кырга да йөрдем, урман да кистек, нужа арбасын күп тарттым инде мин , балалар. Әти сугыштан күп яраларбелән булса да зйләнеп кайтты, без моңа бик сөендек.Үз гомеремдә авырлыкларны күп күрергә туры килде, ләкин бүгенге көндә бик кадерле кеше мин. Ә сезгә , балалар тырышып укырга гына кирәк, әти-әниләрегезнең сүзен тыңлагыз,дәү әниләрегезне яратыгыз. Безгә күп нәрсә кирәкми,”дәү әнием” диеп кочаклавыгыз др җитә
2. Гәрәева Рәшидә апа сөйли. Мин , балалар , Гөлсирә апагызның сүзләрен кабатламыйм инде.Ул сөйләгәннәр барыбызга да туры килә. Менә мәрхүм әтием сөйләгәннәр бер дә күңелдән чыкмый..Минем әтием Гыйниятов Гариф исемле кеше иде. Сугышның беренче көннәреннән үк алынды . Полуторка дип йөртәләр иде ул вакытта, шул машинага төялеп киттеләр. Бөтен авыл белән елап озатып калдык. Күбесе шул китүдән әйләнеп кайтмады,бик күпләргә кайгылы хәбәрләр килде ул чакта.Әти Ленинград блокадасында булган кеше. Ул анда күргәннәрне еламыйча сөйли алмый иде. Олы кешеләр белән бергә балалар да җәфа чикте ул вакытта. Ачлык,ялангачлык, өстән бертуктаусыз бомбалар ява. Ачтан үлмәс өчен, итек кунычына кадәр ашарга туры килгән аларга. Ә сез, балалар, бүгенге тормышның , әти-әниләрегезнең кадерен белегез, тырышып укыгыз. Дөньялар тыныч булсын дигән теләктә торыгыз.
Алып баручы.Сугыш елларының ачы газапларын күргән әбиләр! Яшәгез әле сез, мең ел яшәгез! Сез бит безгә тынычлык та, бәхет тә , якты киләчәк тә матур тормыш та алып килүчеләр.Сугыш сезнең күңелләргә ачы сагыш, хәсрәт булып кереп калган. Бу хәсрәт бүтән кабатланмасын иде.!
Җыр”Бабай югалган сугыш кырында” (Р.Газизов сүз.,З.Минһаҗева муз)
1 ук. И хөрмәтле татар әбиләре! Сез тыйнак та, сөйкемле дә. Сез эшчән дә, түземле дә. Сез иманлы да, дәрманлы да. Сез өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме. Тормыш йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә, сүрелдермичә сез дөрләтеп торасыз.
2 ук . Шөкер, татарда анага булган мәхәббәт яши.Үз анасын яраткан халык үзе дә озын гомерле булыр.Изге татар әбиләре булганда яши әле ул безнең халык.
3 ук. Әй, сез, татар әбиләре,
Нур сибә йөзләрегез.
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал йөзләрегез.
Чәчләргә ак карлар яуса да
Язлар яши сезнең күңелдә.
Өйрәнсеннәр яшьләр , сезгә карап,
Сокланырлык тормыш төзергә.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
4 ук. Яратам әбиемне,
Сөйли ул көлә –көлә
Укыганын да күрмим
Миннән күбрәк белә.
Аңламасам аңлата
Татлы тел белән генә
Яхшы йөр,кеше бул ,
Иреш, ди теләгеңә.
“Әбиемә” җыры.
5 ук. Беләсезме, безнең өйдә
Бик тә серле куллар бар.
Оекбашлар бәйли торган,
Тегә торган кул алар.
Бу куллар иркәли , назлый, тәмле ашлар пешерә.
Дәү әнием куллары ул
Бөтен эшкә өлгерә.
6 ук. Яратам әбиемне,
Аның җылы кочагын.
Ягымлы карашларын, “Оныгым”- дигән чагын.
Минем әби –пешекче, бар эшкә дә уңган ул.
Һәрчак мактыйлар үзен Бик оста ул, булган ул.
Әбиләрне борчымыйк, кайгы-хәсрәт китермик,
Көлеп кенә торсыннар, кзефләрен төшермик.
“Әбиемә хат”җыры(А Хәмзинсүз.)
7 ук. Булмасын ла иде бу тормышта
Гаделсезлек,михнәт, кайгылар.
Яз гөлләре булып чәчәк атсын
Күңелләрдә иң саф тойгылар.
Үссен сабый белми ятим сүзен
Югалмасын шатлык, көләч йөз.
Ярсу яздай үтсен тормыш юлы,
Урламасын бәхетен салкын көз
Көчсезләрдән көлмик,сузыйк кулны-
Егылганда сыкрар ярасы.
Алдау-янаулардан арындырып
Барыр юлның саклыйк яңасын!
Бар булганны саклыйк кадер белән,
Комсызланмыйк теләп артыгын.
Сорыйк җиргә еллар иминлеге,
Тыныч булсын , диеп һәр таңы.!
Татар халык биюе(кыз һәм малай башкара)
8 ук. Ә.Бикчәнтәева”Дәү әнием” шигыре.
9 ук. Н.Мадяров”Әби күзлеген эзли”
10 ук. Э.Мөһминова”Әбием”.
Җыр”Дәү әнидә кунакта”
11 ук. Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса, кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы
Әби дигән изге кешегә.
12 ук. Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
13 ук. Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез картлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр.
Юлдаш булсын картлыкта.
Укытучының йомгаклау сүзе:
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә-кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый ,диләр
Онытмабыз сезне һич тә без.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шаклыкта.
Яшәү яме,дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
“Матур булсын” җыры.
Күмәк бию оештырыла.(балалар башлый, әбиләрне чакыралар)
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.
