Сәламәтлек дәресе
Башлангыч сыйныфлар өчен дәрестән тыш тәрбия сәгате.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Хабибуллина Светлана Исламовна
учитель начальных классов
Чатбашская начальная общеобразовательная школа
Апастовского муниципального района Р Т
Апастовский район, дер.Чатбаш, ул. Татарстан ,д.10
тел:89270381696
Абдулла Алишның “Койрыклар” әкиятенә
нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре.
Тема: Сәламәтлек – зур байлык.
Максат: Сәламәтлек саклау һәм ныгыту, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату.
Җиһазлау: Сәхнәләштерү өчен киемнәр, “Саулык – зур байлык”, - дип язылган плакат, сәхнәнең икенче ягы “Спорт мәктәбе” итеп җиһазланган, магнитофон язмасы.
Алып баручы: Кадерле кунаклар, Сезнең игътибарыгызга башлангыч класс укучылары көче белән әзерләнгән Абдулла Алишның “Койрыклар” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән “Сәламәтлек – зур байлык” исемле кечкенә генә сәхнә әсәрен тәкъдим итәбез.
Урман һәм спорт мәктәбе күренеше. Спорт мәктәбендә тренер Песигә, Эткә һәм Төлкебикәгә күнегүләр эшләтә.
Магнитофон язмасында кошлар тавышы ишетелә. Урман аланында Бүре малае һәм Аю малае куышлы уйныйлар. Ерактан кызлар җырлаганы ишетелә. Алар кәрзиннәренә җиләк җыя-җыя җырлап керәләр:
Җиләк җыям, как коям
Дәү әнигә бүләккә
Бүләккә, бүләккә
Җиләк җыям чиләккә
Монда җиләк күп икән
Аю- бүре юк икән,
Юк икән, юк икән
Аю – бүре юк икән.
Аю белән Бүре малае качкан урыннарыннан чыгып, кызларны тотып алалар (кызлар кычкырып җибәрәләр, кәрзиннәре төшеп китә).
Саескан: (Йөгереп керә). Җибәрегез аларны! ( Аю белән Бүре кызларны җибәрәләр, кызлар чыгып китәләр). Көчегезне кая куярга белмисезме әллә? Шулай булса, әнә, спорт мәктәбенә барыгыз. Күрсәтегез шунда көчегезне. Спорт мәктәбенә барыгыз! Спорт мәктәбенә барыгыз! Барыгыз! Барыгыз!
Аю малае: Нәрсә диде ул? Спорт мәктәбе диме?
Бүре малае: Анысы нәрсә була инде тагын? ( Шулвакыт яткан җиреннән Куян сикереп тора).
Куян: (бик белдекле кыяфәттә). Һәй, шуны да белмисезмени? Анда менә болай, менә болай ( боксчылар хәрәкәте ясый), тагын менә болай бугай инде (отжимание эшләргә тели, ләкин килеп чыкмый) , кыскасы, анда минем кебек җитез һәм көчле булырга өйрәтәләр.
Аю малае: Әллә барып карыйбызмы соң, Бүре дус, шул спорт мәктәбе дигәннәренә?
Бүре малае: Әйдә соң, барыйк булмаса.
Икесе бергә: Куян дус, әйдә, син дә безнең белән. Спорт мәктәбенә барыйк.
Куян: Юк, бармыйм, мин болай да көчле һәм җитез. Үзегез генә барыгыз. Ә мин шушы агач төбендә кишер ашап, хәл җыеп ятыйм әле.
Спорт мәктәбе.
Җәнлекләр күнегүләр ясыйлар. Алар янына Аю малае белән Бүре малае килеп керәләр.
Аю, Бүре: Исәнмесез!
Тренер: Исәнмесез!
Аю һәм башкалар: Безне дә үзегез янына алыгыз әле.
Тренер: Бик теләп. Рәхим итегез!
Җәнлекләр: Әйдәгез, безнең белән күнегүләр ясагыз. ( Аю белән Бүре малае күнегүләр ясыйлар. Тренер аларны дөрес итеп ясарга өйрәтә.)
Урман аланы.
Куян кишер ашап, агач төбендә ята.
Куян: Һәй, киттеләр, юләрләр! Спорт мәктәбенә йөреп кенә көчле, җитез булырбыз дип уйлыйлар микән, башсызлар. ( Тренер җәнлекләрне ияртеп йөгереп үтә).
Саескан: Тыңлагыз, тыңлагыз! Бүген урман аланында койрыклар өләшәләр. Барыгыз да аланга килегез, койрыксыз кала күрмәгез.
Куян: Койрык диме? Минем дә койрыгым юк ич. Озын, йомшак койрык тагып куйсаң, ничек матур булыр иде. Тукта, мин дә барыйм әле. Иң матур койрыкны үземә алыйм.
Ерактан тренерның: “Стартка әзерләнергә! Марш!”,- дигән командалары, аяк тавышлары ишетелә. ( Йөгереп, аланга җәнлекләр чыга).
Төлке: Тукта әле. Хәйләмне эшкә җигим әле. (Агачлар артына качып кала).
Саескан: Йөгерешчеләр килә! Кара әле бу хәйләкәр төлкене. Үзенең хәйләкәрлеге аркасында иң беренче килеп, иң матур койрыкны алды бит. Икенче булып Бүре малае килә. Өченче Аю. Песи белән Эт киләләр. ( Песи белән Эт икесе дә бер үк койрыкны алалар.)
Песи: Мин беренче алдым, бу минем койрык.
Эт: Юк, бу минем койрык! (Койрык урталай өзелә, икесе дә үз койрыкларын тагып куялар).
Арып, алҗап, иң азактан куян килеп җитә.
Куян: Ә миңа кая койрык? Миңа койрык калдырмаганнар. (елый).
Төлке: (Койрыгын болгап Куян янына килә. Җирдән бер йон кисәге алып бирә). Менә шушы инде сиңа койрык!
Җәнлекләр: Безнең белән спорт мәктәбенә йөрмәдеңме?!
- Сикермәдең, чапмадыңмы?!
- Менә шул инде сиңа койрык!
- Куянга бу зу-у-ур хурлык!
Куян: Юк, булмый болай! Алыгыз мине дә үзегез янына, спорт мәктәбенә.
Җәнлекләр: Рәхим ит! ( Ярымтүгәрәккә басалар).
Тренер: Спорт!
Җәнлекләр: Сәламәтлекнең нигезе!
Тренер: Спорт!
Җәнлекләр: Ныклы мускуллар!
Бергә: Мин – сәламәт булырга телим!
Мин – сәламәт була алам!
Сәламәтлек – бар нәрсәдән дә кадерле!
Сәламәтлек – акыл бүләк итә!
Сәламәт булыгыз!
Сәламәт булыгыз!
