"Вакыт хәле" дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (8 класс) по теме

Вагизова Гузель Ильдусовна

Бу дәрес эшкәртмәсе  вакыт хәле темасы буенча.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon vakyt_khle.doc53 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес планы.

Тема:     Вакыт хәле.

Максат: 1. Укучыларны вакыт хәле белән таныштыру.

               2. Укучыларның хәлләрне танып белү, сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

               3. Укучыларда туган телгә, туган якка, халкыбыз мирасына сак караш, ихтирам хисләре тәрбияләү.

Методлар: укытучы сүзе, таблица белән эш, карточкалар белән эш, тест биремнәре белән эш, күнегү эшләү.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: таблица, компьютер, өстәмә әдәбият, карточкалар

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Яратылган кеше дөньяга

Могҗизалар тудырырга

Җиргә яхшылык өстәргә,

 Бары бер генә булса да

Җиргә игелек эшләргә.

 Ф. Яруллинның шигыре белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез.

     II.  Актуальләштерү.

Бүгенге дәресебез бераз үзенчәлекле булыр. Чөнки бүген безгә бер хат килеп төште. Ул Казан “Мәгариф” нәшрияты хезмәткәрләреннән. Алар бездән ярдәм сорыйлар. Тыңлагыз әле.

“Хөрмәтле Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 8 нче б сыйныф укучылары! Сезгә “Мәгариф” нәшрияты хезмәткәрләре хат яза.

Без “Хәзинә” дигән гомуми исем астында әдәби мирасыбызны нәшер итәргә уйлыйбыз. Беренче томыбызда халык авыз иҗаты әсәрләрен бастырырга ниятлибез. Сезгә дә зур үтенечебез бар. Үзегезнең сыйныфта халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылган баш һәм иярчен кисәкләре булган җөмләләрне тикшереп  безгә ярдәм итсәгез иде. Без сезгә кайбер биремнәрне үзебез тәкъдим итәбез. Сездән дә кызыклы язмалар көтеп калабыз.

Хөрмәт белән “Мәгариф” нәшрияты хезмәткәрләре.

Димәк, укучылар безгә 3 юнәлештә эшләргә туры килер. Мин сезне хәзер өч төркемгә бүләм:

I төркем- җырларны

II төркем- мәкальләр һәм әйтемнәрне

III төркем- табышмакларны һәм сынамышларны тикшерер.

Сез өйдә татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән җөмләләр язып килергә тиеш идегез. Һәр төркем үз жанры буенча гына җавап бирә.

III төркем – җөмләнең баш кисәкләрен таба

II төркем – аергыч һәм тәмамлык

I төркем – тәмамлык һәм хәлләрне таба.

Ә хәзер мин сезгә язма бирем бирәм, шуларны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

I төркем: Китми күңелемнән минем һич

Шул сөекле илкәем.

Анда минем туган халкым,

Анда сөйгән әнкәем.

II төркем: ата- ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

III төркем: Егерме бишенче декабрьдә агачларны бәс капласа, алдагы елда иген уңар.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Бик әйбәт, укучылар.сезнең алган белемнәрегезне тест биремнәрен эшләү белән тикшереп алыйк әле.

  1. Җөмләнең баш кисәге ул:

А) ия белән хәбәр

Ә) ия белән аергыч

Б) тәмамлык белән аергыч

      2.   Җөмләнең иярчен кисәкләренә нәрсәләр керә:

А) ия белән хәбәр

Ә) ия белән хәбәрдән башка кисәкләр

3.  Җөмләнең баш килештә килеп,  башка сүзгә буйсынмаган кисәге нәрсә ул:

А)  хәбәр

Ә) ия

Б) тәмамлык

4. ия нинди сорауга җавап бирә:

А) нишли? Нишләде?

Ә) нинди? Кайсы?

Б) кем? Нәрсә?

5. җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә тора торган җөмлә кисәге нәрсә ул:

А) аергыч

Ә)хәбәр

Б) тәмамлык

6. бирелгән җөмләде хәбәрнең нинди төре кулланылган:

Өйдә булсам, мин дә яннарына чыгып утыра идем.

А) кушма хәбәр

Ә) гади хәбәр

Б) тезмә хәбәр

7. җөмләдә исем белән бирелгән кисәкне ачыклап килүче сүзләр нәрсә дип атала:

А) ия

Ә)аергыч

Б) тәмамлык

8.җөмләнең нинди кисәге кемгә? Нәрсәгә? Кемнән? Нәрсәдән? Кем белән? Нәрсә белән? Кебек сорауларга җавап бирә:

А) ия

Ә)аергыч

Б) тәмамлык

9. туры тәмамлык нинди килеш кушымчалары алган яки алу ихтималы булган тәмамлык ул:

А) төшем килеше

Ә) юнәлеш килеше

Б) урын- вакыт килеше

10. җөмләдә эш яки хәлнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк нәрсә ул:

А) тәмамлык

Ә) хәл

Б) аергыч

11. мәгънәләре һәм бәйләүче чараларыннан чыгып, хәлләрне ничә төргә бүлеп йөртәләр:

А) 6

Ә)10

Б)8

Бик яхшы. Без сезнең белән үткән дәрестә хәлләрне карап үттек. Урын хәленең кулланылышын карап үттек. Бүгенге дәрестә хәлнең икенче төрен карап үтәрбез. Тактада язган мәкальгә игътибар итегез.

Яңа чагында киемеңне сакла, яшь чагында исемеңне сакла.

 (таблица белән эш)

Димәк, эш- хәлнең вакытын, башлануын , бетүен, күпме дәвам итүен белдереп, фигыльне ачыклап килә торгантҗөмлә кисәге вакыт хәле дип атала. Вакыт хәле кайчан? Кайчанга чаклы? Кайчаннан бирле? Сорауларына җавап бирә. Вакыт хәленең белдерелүен тактадан карап үтик:

Беркөнне Наил чаңгы белән япа- ялгыз чыгып китте. (Ф.Хөсни)

Ә инде ара нык кыскаргач, Җәмил белән Фәридә әкренрәк атлый башладылар. ( Н. Фәттах)

Шушы ике-өч елда без  ничектер кинәт балалыктан аерылган кебек булдык.( Г.Галиев)

Ул ел саен атының муенына бер кочак сөлге урый торган иде. ( Г. Ибраһимов)

Физкультминутка.

Яздым җөмлә, иҗек , сүз

Бик арыды минем күз.

Йомам күзем ял итсен

Ачам күзем күп күрсен.

Тагын йомам, тагын ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күземне

Имән бармак башына.

Кинәт карыйм читтә үскән

Биек агач башына.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Әйдәгез әле 128нче күнегүне эшләп алыйк. Вакыт хәлләрен табып, үзе ачыклаган сүз белән бергә язып алыгыз. Нинди сүз төркеме белән белдерелүен җәя эченә яза барыгыз.

Укучылар безнең хатта тагын бер биремебез калды. Безгә кайбер татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән алынган җөмләләрдән вакыт хәлен табып бирергә сорала. Әйдәгез шушы биремне үтибез. (карточкалар белән эш)

Бик әйбәт, укучылар.

V.  Йомгаклау.

Балалар, вакыт хәле дип җөмләнең нинди кисәге атала?

Вакыт хәле нинди сорауларга җавап бирә?

Вакыт хәле ничек белдерелә?

Күргәнебезчә, татар халык авыз иҗаты гаять бай һәм өйрәнү өчен кызыклы. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу бик җиңел. Без сезнең белән киләсе дәресләрдә дә халык авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләрен дә өйрәнүне дәвам итәрбез.

VI. Өй эше.

  1. Татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән үрнәкләрне туплауны дәвам итәргә
  2. 79-80нче битләрдәге кагыйдәне ятларга
  3. 130 нчы күнегүне үтәргә

Карточкалар

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Былбыл булсам, бакчаларда

Бер агач сайлар идем;

Шул агачта сине мактап,

Иртә- кич сайрар  идем. (“Ай, дубыр- дубая”)

Әгәр март башында чыпчык эчәрлек су булса, карабодайга килешер. (С.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Яулыкмыни, шәлмени,

Яулыкмыни, шәлмени;

Мин уртага чыккач кына

Бер җырыгыз җәлмени? ( “Әннә-гей, геннә-гей”)

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк. (М.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Таңнар аткач, чулпан батар микән,

Таң чулпаннан якты бар микән?

Таңда йокыларын йоклатучы

Әнкәйдән якын бар микән? ( “Әнкәйдән якын бар микән?”)

Әгәр кар көзен озак ятмаса, ашлык начар булыр. (С.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Ай былбылым, вай былбылым,

Агыйделнең камышы;

Таң алдыннан чут- чут килә

Сандугачлар тавышы. ( “Ай былбылым”)

Декабрьнең егерме бишендә иртән йомшак кына кар яуса, ашлык яхшы булыр. (С.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Ай яктылары да бик үк якты,-

Су өсләре тигез юл кебек;

Туган илләреңнән читтә чакта

Бер көннәре була ел кебек. (“ Туган илләр калды еракта”)

Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр. (М.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Урманга кергәч күренә

Сандугач тәхетләре;

Әллә томаланган микән

Кыз бала бәхетләре. (“ Ник акмадым дәрьяга аккан бозбулып”)

Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (Т.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Һаваларда күк күгәрчен

Укый “Әлхәм” сүрәсен;

Иртә үбәрсең, кич үбәрсең,

Көндез ничек түзәрсең?  ( “Мәдрәсәдә язу язганда”)

Яңа чагында киемеңне сакла, яшь чагында исемеңне сакла. (М.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Челтер- челтер чәйләр кайный

Мәдрәсәдә мичләрдә;

Җәннәтләрдә чәчәк атыр

Без кавышкан кичләрдә. (  “Мәдрәсәдә язу язганда”)

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. (М,)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Агыйделнең ярыннан

Өзеп кенә каптым бер миләш;

Сез туганнардан аерылгач,

Кемнәр белән итәрмен киңәш. ( “Ай, дусларым, дусларым”)

Җәен соры, кышын ак, аңа шулай уңайрак. (Т,)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Кара урманнарга чыккан             чакта

Каеннардан бура бурадым;

Иртәләрдә торып төш юрадым,

Сезне күрерләргә уйладым.  (“ Ай, дусларым, дусларым”)

Эт кышын карда казынса, иртән- буран, җәен җирдә актарынса-яңгыр көт. (С.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Иртән лә торып тышка чыксам,

Кояш нуры төшә бакчага;

Үткән дә гомер, калган хәтер-

Сатып алып булмый акчага. ( “Яшь гомерне чәчкә диләр”)

Ат кышын көн җылыныр алдыннан карга ята, салкыннар көтелсә, басып тора. (С.)

  1. Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Агыйделнең яры буенда

Кыйгач-кыйгач киткән карлыгач;

Син туганым исемә төшкәч,

Шикәр ашасам да карным ач. (“ Ай дусларым,дусларым”)

Җәй көне яшел чапан бөркәнә,

Кыш көне салып ташлый. (Т.)

13.Бирелгән мисаллардан вакыт хәлләрен табырга.

Кер чайкарга төшкән чакта

Беләкләрем бик талыр;

Гомер үтәр, яшьлек китәр,

 Сагынып  сөйләргә калыр. (“Яшь гомерне чәчкә диләр”)

Алтыда белгән туган телен алтмышта да онытмас. (М,)

Укытучы турында мәгълүмат:

Вагизова Гүзәл Илдус кызы.

Эш урыны: Нәби Дәүли исемендә Базарлы Матак гимназиясе

Туган елы: 1980 ел, 12 июнь

Туган җире: Әлки районы Базарлы Матак авылы

Белеме: югары, КДПУ, татар филологиясе факультеты, 2002 ел.

Белгечлек: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, инглиз теле укытучысы

Педстаж: 7


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буш вакыт. Тест-тренажер

Р.З.Хәйдәрова китабы буенча 7 сыйныфта "Буш вакыт" темасына тест-тренажер...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

Дәрес эшкәртмәсе. 9 сыйныф рус төркеме. ТЕМА: ҺӨНӘР САЙЛАР ВАКЫТ. Лексик - коммуникатив күнекмәләр булдыру.

Рус төркеме белән Р.Р. Нигматуллина дәреслеге (Казан. “Мәгариф” нәшер. 2008.)  буенча дәрес конспекты. Үтелгән темалар үзләштерелеп барган очракта сөйләмгә чыгу мөмкин булмаган эш түгел. Укучылар...

Иярчен вакыт җөмләләр

Рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен дәрес эшкәртмәсе. ( 9 нчы сыйныф)...

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

«Җил тамырын кисәр кылыч юк!» “Вакыт кына мәңгелек тантанада”.

(Равил Фәйзуллин иҗатында символлар чыгыш )...

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...