Телен белгэн ил ачар!
методическая разработка (6 класс) по теме

                                                                                Татарстан Республикасы Әлки районы

                                                                                        Урта Әлки төп гомуми белем бирү мәктәбе

                                                                            татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                            Гиматдинова Алсу Фәттах кызының

                                             эш тәҗрибәсеннән

Тема: Телен белгән ил ачар

Максат: 1 .Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт,горурлану уяту.

2.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү. Ата-аналар,укучылар коллективын туплау.

 3. Укучыларда әхлак тәрбияләү, ял итү, күңел ачу

Җиһазлау: Туган тел турында плакатлар: " Иле барның,теле бар." "Телләр белгән,илләр белгән". "Уеңда ни,телеңдә шул"

Катнашалар:ата-аналар,укучылар

Үткәрү урыны:сыйныфбүлмәсе.

Үткәрү формасы: ярыш.

Бәйгенең барышы:

Алып баручы: Хөрмәтле әти-әниләр,укучылар,килгән кунаклар! Без бүген әти-әниләр һәм укучылар арасында уздырылган бәйгене карарга җыелдык.Бүген бездә кунакта хөрмәтле әти-әниләр, алар белән ярышу, балаларыбызның белемнәрен тирәнәйтү,ял итү,бәйрәм итү максатыннан бергә җыелдык. Бәйге " Телен белгән ил ачар" дип атала.Шушы бәйгедә туган телгә булган мәхәббәтебезне, олы ихтирамыбызны җыр, бию, шигырь,уеннар аша белдерәбез.

Арттырмыйм да киметмим дә шуны бел,

                                           Татар теле-энҗе мәрҗән тулы тел.                                                                                                              Моңлы тел ул,нурлы тел ул-Туган тел

Баш очымда кояш булып тора гел.

 Ә хәзер командалар урыннарын алалар һәм уеныбызны башлап җибәрәбез. Беренче эшебез:Исем яклау.

Икенче эшебез:Бирелгән мәкальләрне дәвам итәргә: Кем эшләми,...

 Тел күрке...

 Әкрен барган...

 Сөйдергән дә тел...

 Кем арбасына утырсаң...

 Ерактагы кояш...

 Сабанда сайрашмааң...

 Тырышкан тапкан...

 Теле барның...

 һөнәрле үлмәс...

 Китап....

Олыласаң олыны... Күңел курка....

Күңел биреп эшләгән эш өлге булыр... Агач җимеше белән...

 Өченче эшебез:Концерт номерлары.

Татар җыры:...

Ерак  тарихлардан

Алып килә халык хәтерен

 Оялчан ул, инсаф,ягымлы ул.

Үзе салмак,үзе әкрен.

Дүртенче эшебез: Өйдә укучылар " Безнең гаилә" дигән темага сочинениеләр язганнар иде.Хәзер мин сезгә шул иншаларны берничә юл укып үтәм, ә сез үзегезнең гаиләгезне танып,бу безнең гаилә дияргә тиешсез.Бу бирем бары тик ата-аналар сезнең өчен генә.

Без әнигә өй эшләрендә, йорт арасында булышырга тырышабыз. Әнием безнең өчен бик тырыша, авыр булса да безгә дөрес тәрбия бирергә, барыбызны да акыллы, тырыш,уңган итеп үстерергә тырыша.Без гаиләдә биш кеше. Без Дәү әниебезне хөрмәтлибез, аның озын гомерле булуын телибез.

Без гаиләдә биш кеше.Без икебез мәктәптә укыйбыз.Беребезгә 12,ә беребезгә 10 яшь. Әтиемә 38 яшь.ә әниемә? Әтием дә,әнием дә берүк җирдә хезмәт итәләр.Дәү әниебез без кайтканны тәмле ризыклар пешереп көтеп ала,урамда да ул безгә һәрчак күз-колак булып тора.

Без гаиләдә өч бала.әтием шофер,ә әнием? Безнең гаиләдә Дәү әниебез бар. Әтиемә 38 яшь, без икебез мәктәптә укыйбыз, ә беребез әле кечкенә, аңа бары биш кенә.

Безнең гаилә зур. Без гаиләдә бик тату яшибез. Эшләребезне бүлешеп эшлибез,ял иткәндә дә без берг? әле.Безнең ике Дәү әниебез һәм ике дәү әтиебез бар.Безнең әле үсәр чагыбыз,алда әле безнең уңышлар.

Без гаиләдә 4 кеше яшибез.Мин мәктәптә укыйм.Барлык йорт эшләрендә булышам. Мин хайваннар яратам. Безнең өйдә ике мәчебез бар.

Без гаиләдә барлыгы биш кеше.Без мәктәпкә өйдән өчәү чыгып китәбез.Дәү әниемә 68 яшь. Әтиебез " Кызыл Шәрыкь "җәмгыятендә эшли. Энемә 10 яшь.Дәү әниебез безгә үзенең киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп тора.

Бишенче ярышыбыз: хәзер һәр командага рәсемнәр ясалган битләр таратам, сез шул рәсемнәрдән чыгып мәкальләрне белергә һәм язып бирергә тиеш буласыз.

Алтынчы эшебез: әниләр генә катнаша,хәзер әниләрнең күзләре бәйләнә һәм алар бу бүлмәдә ниләр эленгән шуларны саныйлар.Бер минутка кем күбрәк әйтә.

Җиденче ярышыбыз: туган көннәр язылган битләр таратыла:әниләргә аерым, балаларга аерым. Шуннан чыгып әниләр башта үз баласының,ә аннары сыйныфташларыныкын табалар;балатар үз әниләренең туган көнен эзләп табалар.

Сигезенче ярыш: бирелгән сүзләрне үзгәртеп яңа сүзләр төзү:

Чокыр,салма, теләк, кура, карта, лапас, каба,Әлки. (корыч.салам,келәт,урак,тарак,палас,

бака)

Тугызынчы бәйге: җырның башын бер команда башлый, икенче команда дәвам итә.

Унынчы бирем: үзгәртеп бирелгән шигырь юлларын тәртипкә салырга:

Мин,әнкәй, сииең,истәлеккә

Газиз,утырттым,миләш, агачын

Онытмыйм,җылы, таң,якты

Карашың нурыдай карашың.

Олы тузанын күрдем

Юлның үзем тузганын

Яшь сизми калдым

Узганын гомеремнең белми калдым.

Йолдызлар балкыйлар

Сүнәләр әй, йолдызлар дә

Гашыйклар бары саклыйлар

Җирдәге серен алар.

Сиздермичә яшьлек үтә

әкрен гомрем генә күңелем нидер һаман да

 һич тә картаймый көтә.

Кайгы хәсрәтем янган ут кебек

Йөрәк ярсый дә юк кебек

Кичләрен газапланам иртә

Йөрәк әйтә алмыйча хисләрем.

Әни киләм кайтып сукмагыннан

эзләре әниемнең кая? әни күзләре кадакланган такта

тәрәзәләр, тәрәзәләр.

КВН җиңүчеләрне бүләкләү, катнашучыларның һәм тамашачыларның " Туган тел" не җырлаулары белән тәмамлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon poyaniteln_dbiyat.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныф өчен әдәбияттан белем бирү программасына аңлатма язуы

   Әлеге белем бирү программасы дәүләт стандарты һәм  2010 елда “Мәгариф” нәшриятында басылган “ Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен әдәбият  программалары”на нигезләнеп төзелде.Әлеге программа укучылар үзләштерергә тиешле мәсьәләләр һәм темаларны яктырта.

   Мәктәпнең укыту планы буенча 5 нче сыйныфта әдәбияттан белем бирү программасы уку елына 70 сәгать (атнага 2 сәгать) әдәбият укытуны күздә тота. Түбәндәге темаларга сәгатьләр бүленеше:

- халык авыз иҗаты - 11 сәгать;

- язучылар һәм аларның иҗаты – 40 сәгать;

- класстан тыш уку – 6 сәгать;

-  бәйләнешле сөйләм үстерү – 10сәгать;

- кабатлау – 3 сәгать.

    Программаның эчтәлеген тормышка ашыру өчен түбәндәге укыту-методик әсбаплар кулланыла :

-Әдәбият: 5нче сыйныф /М.Ш.Җәләлиева,Г.М.Әдһәмова,Д.Ш.Сибгатуллина.- Казан:”Мәгариф” ,2006;

- Әдәбият теориясе /Ф.Хатипов.- Казан : Мәгариф,2000;

-Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы /Заһидуллина Д.Ф.- Казан :Мәгариф ,2004;

- Сочинение язарга өйрәнәбез / З.Н.Хәбибуллина,Р.В.Миңнуллина .-Казан: Яңалиф,2002;

- Әдәбият дәреслекләре буйлап/Н.С.Гыймадиева,Ә.Г.Билалова –Казан:Яңалиф,2006.

- Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия 5 -11 нче сыйныфлар-

Газимҗанова Р.Г.(аудиокассета)

- Ф.Яруллин тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап ( диск)

- М.Җәлил тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап ( диск)

- Г.Исхакый тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап ( диск)

    Әдәбият фәненә өйрәтү түбәндәге максатларга ирешүне күзтә тота :

- халык авыз иҗаты әсәрләре һәм әкиятләрнең төрләрен белү;

- язучыларның тормыш юлын һәм алар иҗат иткән әсәрләрне белү;

- образларга характеристика бирү;

- үз фикерләреңне сөйләмә һәм язма сөйләмдә җиткерә алу;

- туган телгә,туган илгә,язучылар  иҗатына,гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү.

   5 нче сыйныф укучылары уку елы башында түбәндәгеләрне белергә тиешләр:

- йөгерек уку;

- уку тизлегенең нормасын үтәү;

- укыганны аңлап,эчтәлеген сөйләү;

- әсәрдәге образларны таба белү;

- әсәрнең төп темасын ачыклый белү.

5 нче сыйныф укучыларының тел  осталыклары һәм күнекмәләренә таләпләр:

- фольклор төшенчәсен,аның жанрларын,әкиятләр һәм мәзәкләрнең тематикасын,төп идеясен ачыклау;

 - биография һәм автобиография турында мәгълүматлар,автобиографик әсәр буларак, “Исемдә калганнар” әсәренең эчтәлеген белү;

 - пейзаж турында төшенчә,әсәрләрдән пейзаж сурәтләнгән өлешләрне таба белү;

     - шигырьләрдәге лирик герой һәм аның хис-кичерешләрен билгели белү;

     - әсәрләрдән сәнгатьчә детальләрне табу,аларның мәгънәви көчен ачу;

     - юмор,сатира һәм комедия жанрында иҗат ителгән әсәрләрне анализлау;

     - язучылар һәм алар иҗат иткән әсәрләрне белү;

     - план төзеп,бирелгән тема буенча сочинениеләр яза һәм хикәяләр төзи белү;

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан белем бирү программасына аңлатма язуы

   Мәктәпнең укыту планы буенча 6 нчы сыйныфта әдәбияттан белем бирү программасы уку елына 70 сәгать (атнага 2 сәгать) әдәбият укытуны күздә тота. Түбәндәге темаларга сәгатьләр бүленеше:

- халык авыз иҗаты - 3 сәгать;

- язучылар һәм аларның иҗаты – 44 сәгать;

- класстан тыш уку – 7 сәгать;

-  бәйләнешле сөйләм үстерү – 12 сәгать;

- кабатлау – 4 сәгать.

-Әдәбият: 6 нчы сыйныф / Ф.Ә.Ганиева,И.Г.Гыйләҗев,Ф.Ф.Исламов..- Казан:”Мәгариф” ,2006;

- халык авыз иҗаты әсәрләре һәм җырларның төрләрен белү;

- лирик герой,юмор,сатира,комедия,пейзаж,сурәтләү алымнары терминнарын белү;

- туган телгә,туган илгә,язучылар  иҗатына,гореф-гадәтләргә мәхәббәт һәм әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.

  6 нчы сыйныф укучылары уку елы башында түбәндәгеләрне белергә тиешләр:

    - фольклор төшенчәсен,аның жанрларын аера белергә;

     - биография һәм автобиография турында таныш булырга;

     - пейзаж турында төшенчә,әсәрләрдән пейзаж сурәтләнгән өлешләрне таба белергә;

     - шигырьләрдәге лирик герой һәм аның хис-кичерешләрен билгели белергә;

     - язучылар һәм алар иҗат иткән әсәрләрне белергә;

     - план төзеп,бирелгән тема буенча сочинениеләр яза һәм хикәяләр төзи белүергә.

6 нчы сыйныф укучыларының тел  осталыклары һәм күнекмәләренә таләпләр:

     - фольклор жанрына кергән җырлар һәм такмаклар,халык җырларын белү;

     - әсәрләрдән пейзаж сурәтләнгән өлешләрне таба белү;

     -шигырьләрдәге лирик герой һәм аның хис-кичерешләрен билгели белү;шигырьләрдәге юморны,аларның темасын билгели белү;

     - юмор,сатира һәм комедия турындагы белемнәрне киңәйтү;

     - татар әдәбиятында Тукай образының яктыртылышын билгеләү;

8 нче сыйныф өчен әдәбияттан белем бирү программасына аңлатма язуы

   Әлеге белем бирү программасы дәүләт стандарты һәм  2010 елда “Мәгариф” нәшриятында басылган “ Татар урта мәктәпләре өчен әдәбияттан программа” га нигезләнеп төзелде.Әлеге программа укучылар үзләштерергә тиешле мәсьәләләр һәм темаларны яктырта.

   Мәктәпнең укыту планы буенча 8 нче сыйныфта әдәбияттан  белем бирү программасы уку елына 68 сәгать (атнага 2 сәгать) әдәбият укытуны күздә тота. Түбәндәге темаларга сәгатьләр бүленеше:

-әсәрләрне өйрәнү-46 сәгать

-сөйләм үстерү-16 сәгать

-дәрестән тыш уку-6 сәгать

-Әдәбият : 8нче сыйныф /А.Г.Әхмәдуллин,Ф.Ә.Ганиева- Казан:”Мәгариф” ,2006;

- “Әдәбият теориясе”Ф.Хатипов, Мәгариф”,2000;

- “Сочинение язарга өйрәнәбез”З.Хабибуллина :”Яңалиф”,2002;

-Әдәбият дәреслекләре буйлап Н.С.Гыймадиева,Ә.Г.Билалова-Казан:Яңалиф,2006.

   Әдәбиятка өйрәтү түбәндәге максатларга ирешүне күзтә тота :

-әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү

-әсәрнең мәгънәсен,нәфислеген төшендерү

-укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу

-әсәрне күбрәк укырга теләк уяту

Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:

“Идегәй”

Ш.Бабич. “Халкым өчен”.

Һ.Такташ “Алсу”

М.Җәлил. “Кичер,илем!”

Р.Фәйзуллин,Р,Харис,Р.Мингалим,Ш.Маннапов шигырьләре

8 нче сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләренә таләпләр:

-дастан төшенчәсен аңлата белү,аларның сәнгатьчә эшләнешен билгели белү;

-биография һәм автобиография турында мәгүлуматлар,автобиографик әсәр буларак, “Туган ягым-яшел бишек”әсәренең эчтәлеген белү;

-әсәрләрдән пейзаж сурәтләнгән өлешләрне таба белү;

-әсәрләрдән сурәтләү алымнарын таба һәм аларны аңлата белү;

-шигырьләрдәге лирик герой һәм аның хис-кичерешләрен билгели белү;

-әсәрләрдән сәнгатьчә детальләрне табу,аларның мәгънәви көчен ачу;

- повесть,поэма,роман жанрында иҗат ителгән әсәрләрне уку һәм аларны анализлый белү;

-әсәрләнең проблемасын билгели белү;

-әсәрләр аша халыкның язмышын билгели белү;

-план төзеп,бирелгән тема буенча сочинениеләр яза һәм хикәяләр төзи белү

-язучылар һәм алар иҗат иткән әсәрләрне белү

8 нче сыйныфта осталык һәм күнекмәләр

-туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү,чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу.Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя,куелганнарына аңлатма бирә белү;

-кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану,аларның төрле төрләрен төзү,таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү,кушма җөмлә компонентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую,аларны дәлилләү.Төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку;

-тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү;

-сыйфатлама,модальлек,эмоциональлек элементларын,стиль үзенчәлекләрен кулланып,укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение язу.Язманы камилләштерү (тулыландыру,төзәтмәләр кертү);

-әсәргә яки аның бер өлешенә рецензия яза алу;

-җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү;

-мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик,морфологик,грамматик анализ ясау,кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләләрнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую;

-укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.  

9 нчы сыйныф өчен әдәбияттан белем бирү программасына аңлатма язуы

   Мәктәпнең укыту планы буенча 9 нчы сыйныфта әдәбияттан белем бирү программасы уку елына 68 сәгать (атнага 2 сәгать) әдәбият укытуны күздә тота. Түбәндәге темаларга сәгатьләр бүленеше:

- кереш -  5 сәгать;

- Болгар чоры әдәбияты – 4 сәгать;

- Алтын Урда чоры әдәбияты – 4

- Казан халыгы чоры әдәбияты – 3

- YII йөз әдәбияты - 2 сәгать;

- YIII йөз әдәбияты - 3 сәгать;

- XIX йөз әдәбияты  - 24 сәгать;

- әдәбият теориясе - 4 сәгать;

- класстан тыш уку – 6 сәгать;

-  бәйләнешле сөйләм үстерү – 6 сәгать;

- кабатлау – 7 сәгать.

-Әдәбият: 9 нчы сыйныф / Х.Й.Миңнегулов,Ш.А.Садретдинов.- Казан:”Мәгариф” ,2005;

-Әдәбияттан хрестоматия:9 нчы сыйныф /Х.Й.Миңнегулов,Ш.А.Садретдинов.- Казан:”Мәгариф” ,2005

- әсәрләрнең жанрын билгели белү;

- әсәрләрдән сурәтләү алымнарын таба алу;

9 нчы сыйныф укучылары уку елы башында түбәндәгеләрне белергә тиешләр:

     - дастан төшенчәсен аңлата белү,аларның сәнгатьчә эшләнешен билгели белергә;

    - биография һәм автобиография турында белергә;

     - әсәрләрдән сурәтләү алымнарын таба һәм аларны аңлата белергә;

     - повесть,поэма,роман  жанрында иҗат ителгән әсәрләрне уку һәм аларны анализлый белергә;

     - әсәрләрнең проблемасын билгели белергә;

     - әсәрләр аша халыкның язмышын билгели белергә;

     - план төзеп,бирелгән тема буенча сочинениеләр яза һәм хикәяләр төзи белергә;

9 нчы сыйныф укучыларының тел  осталыклары һәм күнекмәләренә таләпләр:

     - татар әдәбитын халык язмышы белән бәйләп бирә алу;

    - рун һәм уйгур язулы истәлекләрне белү;

     - әсәрләрдән сурәтләү алымнарын таба һәм аларны аңлата белү;

     - дастан,дастан-поэма,мәдхия һәм мәрсия,драма һәм комедия жанрында иҗат ителгән әсәрләрне уку һәм аларны анализлый белү;

     - әсәрләрнең проблемасын билгели белү;

    - борынгы әдәбиятның чорларга бүленешен билгели белү

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

1 нче СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

6 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

7 нчы СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕННӘН УКУҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _...

7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

Комментарии