Новый год
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме
Сценарий новогоднего праздика для старшей группы на татарском языке.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 72.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Чыршы бәйрәме
(зурлар төркеме өчен)
Катнашалар:
Зурлар: Алып баручы
Убырлы карчык
Шайтан
Турахан
Юлбасар
Кыш бабай
Кар кызы
Балалар: Тылсымчы
Кар бөртекләре (кызлар)
Көнчыгыш кызлары (кызлар)
Чит планета кешеләре (малайлар)
Юлбасарлар (малайлар)
Балалар залга музыка астында керәләр, утыралар. Алып баручының
котлавы. Ут сүнә. Залга Убырлы белән Шайтан керәләр.
Шайтан: Эх! Бәйрәмнәрен бозарга иде! Нәрсә дә булса уйларга иде!
Убырлы: Шып! Күп сөйләшмә! Әйдә бер биеп алыйк әле!
Бииләр.
Убырлы: Фу! Кеше исе килә. Әйдә моннан ычкыныйк!
Китәләр.
Алып баручы: Балалар, нинди кызганыч! Бәйрәмгә дип ашыга-ашыга килдек. Ә утыбыз нигәдер янмый?! Нишләргә инде?
Тылсымчы чыга. Исәнләшә.
Тылсымчы: Исәнмесез!
Алып баручы: Исәнмесез! Сез кем соң?
Тылсымчы: Мин Тылсымчы. Тик мин әле тылсымларга өйрәнәм генә. Сезгә ярдәм кирәкме?
Алып баручы: Әйе, бездә бүген бәйрәм бит. Тик утыбыз да, чыршыбыз да кабынмаган.
Тылсымчы: Чынлап та бүген тылсымлар көне. Мин сезгә hичшиксез ярдәм итәрмен!
Тылсымчы (таягы белән селтәнә): Яшел чыршы басып торчы
Залның түрендә.
Утлар сибеп балкып тор син
Бәйрәм түрендә.
Чыршының утлары балкып кабына.
Тылсымчы: Килегез чыршы янына
Түгәрәккә басыгыз!
Яңа елны уйнап-көлеп
Җырлап каршы алыгыз!
Җыр җырлана («Чыршы»). Җырдан соң балалар урыннарына барып басалар hәм кыш турында шигырләр сөйлиләр.
1 бала: Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде.
Ак юргандай йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
2 бала: Нинди гаҗәп, hәркемгә бәйрәм бүген
Бар да матур киенгән.
Яңа елда җирне бизәп
Гүя энҗе сибелгән.
3 бала: Монда бит урман сафлыгы,
Ылыс исе, түз генә.
Купшы чыршыбыз яныннан
Китәм димә тиз генә.
4 бала: Собрала друзей, подруг
Замечательная елка,
Как блестит ее наряд!
Снег искрится на иголках!
5 бала: Сегодня елки светлые
Повсюду зажигаются,
Во всех домах по всей стране
Ребята улыбаются!
6 бала: Снег, снег, снег, снег обсыпаем ветки,
На березе, на сосне – снежные конфетки.
А на елочке у нас снег не настоящий,
Но такой же, как в лесу, – белый и хрустящий!
Кыш турында җыр җырлана. Җырдан соң балалар Яңа ел турында шигырьләр сөйлиләр.
7 бала: Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз
Бүген бездә чыршы бәйрәме!
8 бала: Каршылыйк дуслар, әйдәгез
Яңа ел килә безгә.
Иске елны озатып калыйк
Күмәкләп бергә-бергә.
9 бала: Бар дөньяны нурга күмеп
Яңа ел килә безгә.
Яңа уңышлар китерер
Ул туган илебезгә.
10 бала: Яңа бәхет, яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел.
Яңа җиңүләре белән
Котлы булсын Яңа ел!
Балалар Яңа ел турында җыр башкаралар («Яңа ел»). Җырдан соң урыннарына утыралар.
Убырлы белән Шайтан чыга.
Убырлы: Бигрәк күңелсез икән дусларың булмагач дөньяда. Бәйрәмгә кияргә дип телевизорымны сатып, шушы күлмәгемне алдым. Тик берәү дә чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрәк күңелсез инде.
Шайтан: Ә син сихерлә! Хәзер бөтен җирдә сихер тарат!
Убырлы: 1,2,3 – миндә сихер, миндә көч! Нәрсә күрәсең анда?
Шайтан (бинокльдән карый): Анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтәләрдер, ахры.
Убырлы: Яхшылап кара. Кыш бабай күренмиме?
Шайтан: Юк.
Убырлы: Хи-хи-хи! Менә эш табылды.
Җырлап-биеп шатланып йөри.
Шайтан: Нинди эш? Аңлатып бир әле?!
Убырлы: Мине, чибәр апаларын бәйрәмгә чакырмадылар алар. Барыбер бәйрәмнәрен бозам!
Шайтан: Ничек итеп?
Убырлы: Беләсеңме, Кыш бабайны йоклатабыз!
Шайтан: Минем дә сиңа булышасым килә.
Убырлы: Мин сиңа порошок бирәм. Шуны син Кыш бабайга бирерсең. Мин балалар янына барам. Кара аны, тиз йөр! Капчыгын ал да, монда кил!
Шайтан чыгып китә, Убырлы балалар янына килә. Балалар белән исәнләшә.
Убырлы: Исәнмесез, балакайларым, оныкларым. Сезне Яңа ел белән котлыйм. Яңа елда телим сезгә... Зурдан-зур начарлыклар... Тьфү, яхшылыклар, шатлыклар.
Алып баручы: Убырлы, син нигәдер бүген үзең шикле, үзең юмарт күренәсең.
Убырлы: Син нәрсә, матуркаем, өйрәнеп беткәнсез мине гел начар итеп күрергә. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларыгызны шатландыра да алам.
Алып баручы: Без мәрхәмәтле кунакларга бик шат. Бәйрәмебезгә рәхим ит.
Убырлы: Мин бәйрәмгә шундый әзерләндем. Матур итеп киенеп килдем. Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым килә.
Балалар түгәрәккә басалар. Күмәк бию башкарыла.
Биюдән соң балалар урыннарына утыралар.
Убырлы: Шәп булды бу. Бәйрәмне матур каршыладыгыз. Шуның белән бәйрәм тәмам. Өегезгә кайтып китегез!
Алып баручы: Син нәрсә, Убырлы. Без әле Кыш бабайны көтәбез. Нинди бәйрәм инде ул Кыш бабайсыз?
Убырлы: Килми сезнең Кыш бабагыз. Борынын өшеткән.
Алып баручы: Син безне алдыйсың. Кыш бабайның әле бер ел да килмичә калганы юк. Балалар бергәләп чакырыйк әле.
Балалар: Кыш бабай! Кыш бабай!
Алып баручы: Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. Бу хәлләр миңа бер дә ошамый. Бу эштә синең катнашың юкмы? Әйт әле, кая Кыш бабай!
Убырлы (үчекләп): Кая Кыш бабай?! Кая Кыш бабай?! Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигәч, юк инде.
Алып баручы: Яхшылык белән Кыш бабайны җибәр! Әгәр дә юлына аркылы төшкән булсаң, кара аны!
Убырлы: Сез нәрсә? Мине куркытасызмы? Менә сынап карыйк әле. Кем җитезрәк, хәйләкәррәк икән? Минме, әллә сезме?
Уен үткәрелә.
Убырлы: Ярар, сез җиңдегез. Минем турыда матур итеп шигырьләр сөйләгез. Кыш бабайны китерәм. Алайса гел Кыш бабай да, Кыш бабай!..
Зал уртасына бер бала чыгып баса. Ул Убырлы турында шигырь сөйли.
Бала: Убырлы, Убырлы,
Бөтен битең пудырлы.
Әй бизәнгән, ясанган
Караучысы булырмы?
Аяклары кәкере,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибәр дип масая.
Киткән Убырлы биеп,
Ертык күлмәген киеп.
Аннан куркып урманда
Калмаган бер җанвар да.
Убырлы: Нишләп качсыннар ди. Минем дусларым бик күп: Шүрәле, Дию, җен-пәриләр. Менә аларны чакырсаммы?
Алып баручы: Ярый инде, Убырлы, үпкәләмә. Без бит шаярдык кына.
Убырлы: Ярар, мин дә шаярырга яратам. Сезгә Кыш бабай кирәкме? Каршы алыгыз!
Убырлы себеркесе белән сихерли. Залга Турахан керә.
Турахан: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!
Алып баручы: Исәнмесез!
Турахан: Мин кайда килеп эләктем? Нинди энәле гөл үсеп утыра монда?
Алып баручы: Сез Яңа ел бәйрәменә килдегез. Ә бу гөл түгел – чыршы. Без Кыш бабайны көтәбез.
Турахан: Нинди суык. Зинһар өчен суык кирәкми. Мин яшәгән җирдә һәрвакыт җылы, рәхәт.
Алып баручы: Ә сез кем буласыз соң? Кайда яшисез?
Турахан: Мин яшәгән җирдә ел буе җәй була. Анда агачлар үсми, ә хөрмәләр үсә. Ә мин мәрхәмәтле Турахан булам. Сезнеңчә Кыш бабай. Без бит Яңа елны Яз көне каршылыйбыз.
Алып баручы: Ә без Кыш көне каршылыйбыз.
Турахан: Бик хуп. Мин сезне бәйрәм белән котлыйм. Минем бүләгемне кабул итеп алыгыз. Кайда сез, чибәр кызларым. Бире килегез әле.
Көнчыгыш биюе башкарыла.
Алып баручы: Рәхмәт, Турахан. Безнең дә сиңа бүләгебез бар.
Җыр җырлана («Дед Мороз»). Җырдан соң балалар
урыннарына утыралар.
Турахан: Сездә бик күңелле. Үз илемә кайткач, балаларга өйрәтермен. Яңа ел бәйрәмнәре котлы булсын. Хушыгыз.
Турахан чыгып китә.
Алып баручы: Убырлы, бу бит безнең Кыш бабай түгел. Кайда безнең Кыш бабай?
Убырлы: Нәрсәсе ошамый сезгә? Чалмасы бар, юка гына булса да тун кигән.
Алып баручы: Син бит сүз бирдең.
Убырлы: Шигырь сөйләдегез, ә хәзер җыр җырлагыз.
Зал уртасына 2 бала чыгып баса. Алар «Убырлы» җырын башкаралар.
Балалар (җырлыйлар): Караңгы урман эчендә
Арты белән өй тора.
Шул өйдә яши Убырлы,
Явыз ниятләр кора.
Борыны кармак шикелле,
Чәчләре үрә торган.
Тешләре дә кыек-мыек,
Оста ялганчы булган.
Убырлы: Сез әле мине үртисезме? Менә сезгә Кыш бабай!
Убырлы сихерли. Юлбасар керә.
Юлбасар: Тагын кая килеп эләктем инде мин? Болары кемнәр инде моның? Нәрсәгә җыелганнар инде? (Убырлыны күреп ала): А-а-а!.. Тьфу, Шайтан алгыры, тагын синең эш бу. Уйлаган идем аны!.. И карт Убыр! Ну, нигә кирәк булдым инде мин?
Алып баручы: Тукта әле, Юлбасар, кызма әле. Әбекәй Кыш бабайны чакырам дип сине безгә китерде. Шаярткан гына дыр инде. Бәйрәмгә килеп эләккәнсең икән инде, безнең белән күңел ач, уйна, бие.
Юлбасар: Ай, Убырлы, рәхмәт мине бәйрәмгә китергәнеңә. Күңел ачмый китми булмас! Бер биеп күрсәтми булмас!
Юлбасар сызгырып җибәрә, зал уртасына балалар-юлбасарлар йөгереп чыгалар. Юлбасарлар биюе башкарыла.
Юлбасар (бию тәмам булгач): Менә ичмасам күңел ачу! Хуш, Картбикә! Мине башка ваңный эшләремнән бүлдереп йөрисе булма!
Юлбасар чыгып китә.
Алып баручы: Мондый кунакларың өчен рәхмәт, Убырлы! Ә шулай да безгә үзебезнең Кыш бабайны китер.
Убырлы карчык: Нәрсәсе ошамый инде сезгә?
Алып баручы: Әгәр безнең бәйрәмдә каласың килә икән, чакыр Кыш бабайны.
Убырлы: Ярар инде, каршы алыгыз Кыш бабагызны!
Алып баручы: Әйдәгез, балалар чакырыйк Кыш бабайны.
Балалар: Кыш бабай,! Кыш бабай! Кар кызы! Кар кызы!
Залга Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.
Исәнләшәләр.
Кыш бабай: Исәнмесез әниләр, әтиләр!
Исәнмесез кунаклар! Исәнмесез балаларым!
Зур улларым! Зур кызларым!
Яңа ел белән сезне! Яңа ел белән сезне!
Бигрәк матур бәйрәмегез! Бигрәк матур чыршыгыз!
Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз!
Кар кызы: Кайгы, борчу-хәсрәтләр
Иске елда калсыннар.
Тик куаныч-шатлыклар
Сезнең белән барсыннар.
Кыш бабай (Убырлыны күреп ала): Һай Убырлы, башымны әйләндереп йөрттең минем.
Убырлы: Үземә дә оят булып китте, бабакай! Гафу ит инде!
Кыш бабай: Гафу итәбезме, балалар?
Балалар: Әйе.
Кыш бабай: Һай чыршыгыз да, чыршыгыз, бигрәк матур!
Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап күңел ачыгыз.
Балалар Кыш бабай белән күмәк җыр башкаралар
(«Ай дубыр-дубая»).
Биюдән соң бии-бии урыннарына барып утыралар.
Биюдән соң әти-әниләр белән уеннар үткәрелә.
Алып баручы: Ай, Кыш бабай! Монда башка планетадан да кунаклар килгән. Аларны бирегә чакырыйк әле.
“Башка планета кешеләре” биюе башкарыла.
Биюдән соң индивидуаль шигырьләр сөйләнә.
Кыш бабай: Ай, эссе булып китте!
Кар кызы: Кар бөртекләрем, мин сезне биюгә чакырам.
«Кар бөртекләре биюе» башкарыла.
Кыш бабай: Инде китәргә дә вакыт.
Алып баручы: Ә бүләкләр Кыш бабай?
Кыш бабай: Әй, онытып торам икән. Кая әле, чыршы төбендә генә иде бит.
Эзли, капчыкны табып чыгара.
Капчык эченнән Шайтан килеп чыга.
Кыш бабай (ачуы чыгып): Аһ, Шайтан!.. Кайда куйдың бүләкләрне?
Убырлы: Кайда бүләкләр?
Шайтан: Син кушканча эшләдем. Шүрәлегә, Диюгә, җен-пәриләргә өләштем.
Кыш бабай: Балаларга дигән бүләкләрне өләшеп йөрдеңме, Шайтан?! Борчылмагыз, балалар! Хәзер пешерәбез бүләкләрне! Юкмы монда гына берәр кастрюлегез?
Кыш бабайга кастрюль, “тоз, борыч”, конфетти, чиләк белән су, кашык чыгарыла. Кыш бабай бүләкләрне пешерә башлый.
Кыш бабай: Менә бүләкләр дә әзер.
Бергәләшеп бүләкләрне балаларга тараталар.
Кыш бабай: Менә дусларым сезгә Яңа ел бүләкләре!
Матур, рәхәт яшәгез –
Шул минем теләкләрем!
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел,
Шатлык белән үтсен һәр көн,
Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы: Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп!
Саубуллашып бергәләп залдан чыгып китәләр.
Алып баручы: Яңа елда шәп-мул тормышка
Аяк бассак иде, йа Рабби!
Кил, Яңа ел, изгелек белән
Явызлыкны беркем яратмый.
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
Алып баручы залдагы кунакларны тагын бер кат Яңа ел бәйрәме белән котлап, саубуллашып балаларны залдан алып чыгып китә.
11нче “Йолдыз” балалар бакчасы,
1нче категорияле тәрбиячеләре:
Гильмутдинова Халисә Ризатдиновна
Гаетова Гөлара Ануровна
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Познавательно – речевое занятие для детей 5-6 лет. Тема: «Новые приключения Дюймовочки. Сказка на новый лад»
Познавательно – речевое занятие занятие для детей 5-6 лет, позволяющее решить следующие задачи: 1.Образовательные:1. Обобщить представления о характерных признаках весны (увеличение с...

Новая сказка на старый Новый год
Это сценарий Рождественской сказкаи для детей, поставленный силами педагогов ДОУ. После новогодних утренников и каникул, детям представляется возможность ещё раз окунуться в мир доброй ска...

Семинар по преемственности с дошкольными учреждениями "Федеральные Государственные Требования к реализации новой общеобразовательной программы «От рождения до школы» (презентация), Занятие с будущими первоклассниками по УМК "Предшкола нового поколения"
Семинар для воспитателей Федеральные Государственные Требования к реализации новой общеобразовательной программы «От рождения до школы».Занятие с будущими первоклассниками по УМК "Предшкола нового пок...
«Коньки — это такой вид спорта, где новичок получает не меньше удовольствия, чем опытный мастер». «Коньки — это такой вид спорта, где новичок получает не меньше удовольствия, чем опытный мастер». «Коньки — это такой вид спорта, где новичок получает не
Консультация для родителей...

Сценарий открытия нового здания детского сада 2016 г. «Обживаем Новый дом!» Звучит музыкальная заставка «Дорогою добра» На экране слайды со снимками помещений нового детского сада. В музыкальный зал входит ведущий с группой детей. Взрослый (один из
Сценарий открытия нового здания детского сада 2016 г.«Обживаем Новый дом!» Звучит музыкальная заставка «Дорогою добра»На экране слайды со снимками помещений нового д...

Проект в младшей группе "Новый, Новый, Новый год!"
Цель: формирование представлений о новогоднем празднике, его традиции, культуре, главных сюжетных героях (Дед Мороз, Снегурочка, елка...
