Программа элективного курса по математике
элективный курс по алгебре (9 класс) по теме

Рабочая программапо математике для 9 класса сельских школ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektivnyy_kurs_mat.doc96.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Респупликасы Әлмәт муниципаль районы

Елховой гомуми урта белем бирү мәктәбе

Галиев Җәүдәт Ризатдин улың

IX сыйныф укучылары очен электив курс программасын

яклау  чыгышы

Математика  көндәлек  тормышта

2009 ел

Программа Әлмәт шәһәре һәм районы математика укытучыларының методик берләшмә утырышында расланган

Автор-төзүче: Галиев Җәүдәт Ризатдин улы, Елховой урта мәктәбенең

беренче категорияле математика һәм физика укытучысы

Рецензентлар:

  1. Әлмәт шәһәре һәм районы мәгариф идарәсенең югары категорияле

     методисты Луиза Зөфәр кызы Кәримова

  1. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм    мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире Равил Габделхак улы Хәмитов

Программа утверждена на заседании методического объединения учителей математики Альметьевского района РТ

Автор-составитель: учитель математики первой категории Галиев Жаудат Ризакович

Рецензенты:

  1. Методист высшей категории УО г. Альметьевск и Альметьевского района Луиза Зуфаровна Каримова
  2. Заведующий кафедрой методики преподавания математики и информационных технологий ИРО РТ Равиль Габдулхакович Хамитов

                                           

Аңлатма язуы

          Яшүсмерләрне халык хуҗалыгы өчен аеруча кирәкле җитештерүчән хезмәткә әзерләү, хезмәт сөяргә, авырлыклардан куркып калмыйча, аларны җиңеп чыгу юлларын эзләргә өйрәтү, авыл хуҗалыгы һөнәрләре сайларга юнәлеш бирү бүгенге көндә гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелек алдында торган иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Әлеге проблеманы хәл итүнең иң отышлы юлы – балаларны яшьтән үк  хезмәтнең ямен, матурлыгын күрергә, авылда яшәүне уңайлы, файдалы итүнең үз кулларында икәнен аңларга,    хуҗалыкны төгәл исәп белән алып барырга өйрәтү.

             Күп фәннәрнең һәм һәрбер эшнең нигезендә ятучы математика фәне бу мәсьәләне хәл итүдә үзеннән шактый зур өлеш кертә ала. «Математика көндәлек тормышта» дигән электив курс программасы югарыда санап үтелгәннәрне күздә тотып төзелде.

             Курс 16 сәгатькә исәпләнә. Курсның эчтәлеге IX сыйныф укучыларын авыл җирендә хуҗалык итү математикасы белән таныштыруга кайтып кала. Хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән илкүләм проектлары турында яшүсмерләргә конкрет мисаллар өстендә аңлату да программа эчтәлегендә урын ала.

                                   

Программаның максаты:

  1. Укучыларга математика фәнен көндәлек тормышта иҗади кулланып карарга  мөмкинлек бирү.
  2. Киләчәк тормыш өчен авыл хуҗалыгы белгечлекләренең берәрсен һәм шул юнәлештәге уку йортын сайларга ярдәм итү.
  3. Хуҗалыкны табышлы итүнең рациональ юлларын эзләргә этәргеч бирү,       авыл хуҗалыгын күтәрү омтылышы уяту.

                                         

                                           

                                             

Бурычлар:

  1. яшүсмерләргә үз мөмкинлекләрен сынап карарга мөмкинлек бирү;
  2. авыл хуҗалыгы белгечлеген үзләштерергә әзерлек дәрәҗәләрен ачыклау;
  3. математика фәнен тирәнрәк өйрәнү теләге уяту;
  4. төркемнәрдә бергәләп эшләү күнекмәләрен үстерү;
  5. һәр эшкә хуҗаларча карарга өйрәтү;
  6. иҗади проект төзергә һәм якларга әзерләү.

                       

Программа эчтәлеге:

1 бүлек. Кереш. Хуҗалык итү математикасы. Тормышта, бигрәк тә авыл хуҗалыгында, математиканың роле, тоткан урыны. Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән илкүләм проектлар.

2 бүлек. Игенчелектә, бакчачылыкта исәп-хисап эшләре. Җирнең кадерен белү, аны рациональ файдалану. Бакчаны уңышлы итү ысуллары.

3 бүлек. Терлекчелек һәм кошчылыкны табышлы тармак итү серләре. Терлек асрауның уңайлы һәм уңайсыз яклары. Терлекчелекнең рентабельлеген исәпләүгә мәсьәләләр.

4 бүлек.  Математика – төзелештә. Авыл җирендә яңа йорт төзегәндә, каралты-кура җиткергәндә арифметик исәпләүләр һәм геометрия. Көнкүреш уңайлыклары булдыруның файдасы.

5 бүлек.  Төркемнәрдә иҗади проект төзү һәм яклау. Егетләр һәм кызлар өчен проект темалары. Консультацияләр. Зачет.

Фараз ителә торган нәтиҗәләр:

  1. Укучыларның математика фәнен кирәклеген аңлап һәм кызыксынып үзләштерүе.
  2. Киләчәктә авылда яшәүне һәм авыл хуҗалыгын күтәрүне үзләренә максат итеп куюлары.
  3. Авыл хуҗалыгы яки төзелеш белгечләре әзерли торган махсус урта һәм югары уку йортларын сайлаулары.
  4. Һәр эшкә хуҗаларча җаваплы карарга өйрәнүләре.

«Математика көндәлек тормышта»

электив курсы өчен тематик план

№№

Курсның бүлекләре.

Дәрес темалары

Дәрес формасы

Сәгать саны

I

Математика көндәлек тормышта

Лекция

2

II

Җир исәп-хисапны ярата

8

1

Иген кырында һәм болында җир мәйданын үлчәү. Өлешләргә бүлү

Практик эш

2

2

.Яшелчә бакчасында математик исәпләүләр.

Мөстәкыйль эш.

2

3

 

Җиләк-җимеш бакчасында исәп-хисап

 Әңгәмә.

Лекция. Әңгәмә

2

4

Бакчаң табыш китерсен.

Түгәрәк өстәл

2

III

Математика терлекчелектә

6

1

Терлек асрауда керемнәр һәм чыгымнар

 Әңгәмә.

2

2

Кошчылык тармагында исәпләүләр

Практик эш

2

3

Акыллы хуҗага терлек асрау да файда китерә

Семинар-дискуссия

2

IV

Математика төзелеш эшләрендә

6

1

Авыл җирендә яңа йорт һәм каралты-кура төзелешен проектлау

Лекция. Практик эш

1

2

Төзелеш материаллары әзерләү өчен смета төзү

Практик эш

2

3

Өйнең эчке эшләрендә арифметика һәм геометрия

Практик эш

1

4

Өйдә көнкүреш уңайлыклары булдыру авылда яшәүне җиңеләйтә

Лекция. Әңгәмә

1

5

Өйгә косметик ремонт ясаганда математик исәпләүләр.

Мөстәкыйль практик эш

1

V

Йомгаклау. Иҗади проект әзерләү һәм  яклау. Зачет эше.

2

1

Егетләр: кирпечтән авыл өе төзелешен проектлау.

Кызлар: өйнең эчке бизәү эшләре өчен смета төзү.

Төркемле иҗади проект әзерләү. Консультация

1

2

Иҗади проектны яклау

Зачет – дәрес

1

Барлыгы – 24 сәгать

Кулланылган әдәбият:

  1. Предпрофильная  подготовка учащихся 9 классов по математике. Общие положения. Данкова И.Н., Бондаренко Т.Е., Емелина Л.Л. М.: «5 за знание». 2006 г.
  2. Самостоятельная деятельность учащихся при обучении математике. Сборник статей. Составители: Демидова С.И., Денищева А.О. 1985 г.
  3. Шедевры школьной математики . Кушнир И.А. Киев. «Астарта». 1995 г.
  4. Математика. Белешмә материаллар. Гусев В.А., Мордкович А.Г. 1993 г.
  5. Основы агрономии. Под ред. Третьякова Н.Н., М., «ПрофОбрИздат». 2002 г.
  6. Основы животноводства. Ставровский А.Е., Савич И.А., М., «Просвещение». 1997 г.
  7. Справочник зоотехника. Доброхотов Г.Н., М., «Колос». 1989 г.
  8. Приусадебное хозяйство. Под ред. Тараненко Н.А., М., «Россельхозиздат». 1979 г.
  9. Технология. VIII сыйныф өчен дәреслек. Симоненко В.Д., Самородский А.Е., Казан, «Мәгариф». 2003 ел.
  10.  Технологиядән электив курслар. Гатиятуллина Р., журнал «Мәгариф» №2. 2006 ел.

Математика көндәлек тормышта

Дәрес № 6

Тема: Терлек асрауда керемнәр һәм чыгымнар. Терлек асрауның рентабелҗлеге.

Максат: 1. Укучыларны авыл авыл җирлегендә терлек асраудагы чыгымнар һәм керемнәр  белән таныштыру. Терлек асрауның рентабелҗлеген аңлату.

                    2. Хуҗалыкта терлек асрауны табышлы итүнең раөионалҗ юлларын езләргә этәргеч бирү.

Материаллар: «Терлекчелек нигезләре», Ставровский А.Е., Савич И.А.; «Мөгеле эре терлек», Белоусов Д.П.

Дәрес барышы

 I. Оештыру

Сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү;

Дәреснең темасын иглан итү.

 II. Актуальләштерү. Дәрескә әңгәмә өчен сораулар:

  1. Бүгенге базар экономикасы чорында авыл хуңалыгында терлек асрау файдалымы?
  2. Нинди терлек асрау файдалы?
  3. Итне сатып алу файдалыракмы, эллэ үзең җитештерүме?

- Дәрес ахырында без менә шушы сорауларга җавап бирергә тиеш.

 III. Яңа материалны аңлату. Укытучының кереш сүзе.

- Терлекчелек – авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакларыннан берсе. Ул ит, сөт, май, йомырка кебек кыйммәтле туклану продуктларына авылда һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк .Терлек асраучылар шулай ук төрле промышленность тармаклары өчен чимал да җитештерә.

“Терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру халыкның туклануын яхшырту өчен кирәк”, - диелә хөкүмәтебезнең авыл хуҗалыгын үстерү турындагы карарларында. Ә бу проблема бүгенге көндә аеруча әһәмиятле социаль – икътисади бурычлардан санала.

Терлек асрау органик ашламалар чыганагы да булганлыктан, туфракның уңдырышлылыгын күтәрергә ярдәм итә. Игенчелек, бакчачылык һәм терлекчелек, шулай итеп, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тора.

 IV. Бу дәрестә без практик мәсьәләләр чишәрбез,фәнни тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнербез.

6 айлык үгез бозауны бер ел асрап, тере килеш 500 килограммга җиткерү  өчен кирәк булган чыгымнарны һәм аны суйгач иттән алынган чиста табышны исәпләп карыйк.

Бозауны базардан сатып алган очракта:

Мәсьәлә № 1. Бер баш бозауны бер ел дәвамында ашату өчен кирәк булган азык берәмлеген исәпләргә. Әгәр көнгә:

10 кг – печән;

5 кг – салам;

5 кг – мал чөгендере;

5 кг – бәрәңге;

10 кг – фураж оны кирәк булса?

 Исәпләү:

печән – 360 • 10 = 3600 кг;

салам – 360 • 5 = 1800 кг;

чөгендер – 360 • 5 = 1800 кг;

бәрәңге – 360 • 5 = 1800 кг;

фураң оны – 360 • 10 = 3600 кг.

Мәсьәлә № 2. Бер елда тотылган азык берәмлеген сатып алу өчен чыккан чыгымнарны исәпләргә, әгәр:

1 тонна печәен – 1000 сум;

1 тонна салам – 500 сум;

1 тонна чөгендер – 1000 сум;

1 тонна бәрәңге – 2000 сум;

1 тонна бөртек – 5000 сум.

Исәпләү:

Печән – 3,6 т. • 1000 сум = 3600 сум;

Салам – 1,8 т. • 500 сум = 900 сум;

Чөгендер – 1,8 т. • 1000 сум = 1800 сум;

Бәрәңге – 1,8 т. • 2000 сум = 3600 сум;

Бөртек – 3,6 т. • 5000 сум = 18000 сум.

 Барлыгы 3600 + 900 + 1800 + 3600 + 18000 = 27900 (сум)

 6 айлык бозау базардан сатып алганда 12000 сум тора. Димәк чыгымнар

 27900 + 12000 = 39900 сум.

Тере күләм 500 килограммлы үгездән 60 % чиста ит чыга дисәк

 500 • 0,6 = 300 кг (ит),  итнең 1 кг – 150 сум

 итне сутудан кергән керем: 300 • 150 = 45000 сум.

Шуннан чиста табыш 45000 – 39900 = 5100 сум була.

 V. Нәтиҗә чыгару:

1. Әңгәмә. Алдан дирелгән сорауларга укучыларның җавапларын тыңлау. Алардан нәтиҗә ясату.

2. Укытучының йомгаклау сүзе. – Менә укучылар без гади генә исәпләүләр белән бүгенге базар экономикасы чорында терлекне үзең асрау, сатып алуга караганда файдалы икәнлегенә ышандык.

 VI. Өй эше.

Түбәндәге темага мәсьәлә төзергә һәм чишәргә: Әгәр бозауны сатып алмыйча, әзең үстергәндә, ягъни 18 ай асраган очракта, күпме чиста табыш алып булачагын исәпләргә.

Тема: Төзелеш материаллары әзерләү өчен смета төзү.

Максат: Авыл ңирендә өорт салу өчен кирәкле төзелеш материаллары әзерләү өчен смета төзергә өйрәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа элективного курса по математике "Практикум по математике" 10 класс

Программа и календарно-тематическое планирование элективного курса для учащихся 10 класса...

Программа элективного курса по математике "Избранные вопросы математики" 9 класс

Программа и календарно-тематическое планирование элективного курса для учащихся 9 класса...

ПРОГРАММА ЭЛЕКТИВНОГО КУРСА ПО МАТЕМАТИКЕ «МАТЕМАТИЧЕСКОЕ МОДЕЛИРОВАНИЕ» 6 класс, 2 курс

Данная программа элективного курса объемом 35 часов адресована учащимся 6 класса.Развитие у учащихся правильных представлений о природе математики и отражении математической наукой явлений и про...

Программа элективного курса по математике для учащихся 2-3 курсов НПО «Подготовка к ЕГЭ: решение дополнительных задач по алгебре и геометрии »

Цель курса - создание условий для формирования и развития у обучающихся самоанализа и систематизации полученных знаний, подготовка к итоговой аттестации в форме ЕГЭ.Рассчитанная на 40 часов, программа...

Авторская программа элективного курса по математике Практикум по математике: математика в задачах

Элективный курс "Математика в задачах" рассчитан на учащихся 11 классов общеобразовательных классов, имеющих слабую математическую подготовку при решении задач. ...

ПРОГРАММА ЭЛЕКТИВНОГО КУРСА ПО МАТЕМАТИКЕ «МАТЕМАТИЧЕСКОЕ МОДЕЛИРОВАНИЕ» 7 класс, 3 курс

ФЕДЕРАЛЬНОЕ ГОСУДАРСТВЕННОЕ КАЗЕННОЕОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ«КАЗАНСКОЕ СУВОРОВСКОЕ ВОЕННОЕ УЧИЛИЩЕМИНИСТЕРСТВА ОБОРОНЫ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ»  УТВЕРЖДАЮНачальник Казанского суворо...

Авторская программа элективного курса по математике для учащихся 9 класса "Систематизируем курс математики: от простого к сложному "

Программа элективного курса рассчитана на 34 часа и будет способствовать повышению эффективности подготовки обучающихся 9 класса к основному государственному экзамену по математике за курс основн...