6 Б сыйныф укучысы Зарипова Регинаның "Табигатьтә" шигыре
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 13.67 КБ |
Табигатьтә
Зәңгәр күлләр ялтырый монда
Яшел урман, басулар...
Кешеләргә рәхәт монда
Кайнар кояш астында.
Биек таулар карый сиңа,
Яшел тугайлар аша.
Табигатьтә рәхәт сиңа,
Сандугачлар сайраша.
Җылы җилләр исә биткә,
Парлашып аккош йөзә.
Җибәрмәгез аны читкә,
Пар канатын җилпеп йөзә.
Иген кырлары сузылган
Безнең авыл читендә.
Авыл халкы һәрчак булган –
Беренчеләр рәтендә.
Карабашым – туган җирем
Иң матур, гүзәл ягым.
Күңелләрне сафландыра
Хуш исле болыннарым.
Зарипова Регина, 6”Б” сыйныфы укучысы

Большое - маленькое

А теперь — мультфильм

Как напиться обезьяне?

Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"

В какой день недели родился Юрий Гагарин?