Хуш киләсең,Яңа ел!
методическая разработка на тему

Сафина Рания Саубановна

Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrmen_utkru_ochen_stsenariy.docx35.83 КБ

Предварительный просмотр:

  Татарстан Республикасы Арча районы

“Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең  

Укытучы: Сафина Рания Саубановна

2014 ел

                        Яна ел бәйрәмен үткәрү өчен сценарий

Максат: балаларның сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: чыршы, кар бөртекләре, маскалар, бизәлгән зал.
Катнашалар:
Алып баручы,Кар бөртеге,Куяннар ,Кыш бабай,Кар кызы,Убырлы
Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Укытучы:   Хәерле көн,хөрмәтле укытучылар,әти-әниләр,кадерле кунак-

лар,тырыш,акыллы,уңган балалар!Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Яңа елны һәркем көтә,

Иң матур бәйрәм,диеп.

Килгәнсез бүген бәйрәмгә

Матур киемнәр киеп.

       Без бүген чыршы янында

       Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

       Кыш-бабайны каршыларбыз,

       Яңа җырлар җырларбыз.

Хуш исләрен бөркеп тора

Каршыбызда чыршыбыз.

Һәркемгә шат күңел теләп,

Бәйрәмне без башлыйбыз.

Алып баручы:  Курәсезме чыршыны

                            Матур итеп киенгэн

                            Безгә калын урманнан

                           Ул кунак булып килгэн.

 1 укучы: Исәнме, чыршы, исәнме!

                Яңа ел килеп житте!

                Куңелле чыршы бәйрәмен

                Балалар куптән көтте! 

2 укучы: Сагынып көттек без сине

               Көннәрне санап көттек

                Календарь битләренә һәм

               Сәгатькә карап көттек

3 укучы: Син килдең бүген киенеп

             Бизәнеп,матурланып

             Безгә нәни дусларыңа

            Күңелле җырлар алып. 

 4 укучы:        Нинди матур безнен чыршы

                      Җем-җем итеп яна ул!

                      Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә:     Котлы булсын Яңа ел!

   «Маленькая страна» көенә вальс

5 укучы:   Без җыйналдык бүген монда

                 Яңа ел бәйрәменә

                 Яшел чыршы тирәсендә

                 Җыр җырлап әйләнергә

6 укучы:   Әйдә килегез тизрәк

                 Ясыйк матур түгәрәк

                 Безгә кунаклар килгән

                Уйныйк- җырлыйк бергәләп

 Җыр.  “Яшел чыршы”

7 укучы: Чыршыны без бизәдек,

              Нәрсәнедер сизмәдек!

              Нидер җитми бит чыршыга ,

             Карагызчы, балалар!

 8 укучы:Белдем,белдем:утлар янмый,

               Нигә янмый соң алар?

Алып баручы Әйдәгез кабызыйк чыршының утларын

     “Чыршы, чыршы кабынчы

     Утларыңны яндырчы”

9 укучы:.Безгә бүген Кыш бабай

             Зур бәйрәм бүләк итте

            Яңа ел бәйрәменә

             Җырлап уйныйбыз.

10укучы:.Матур чыршыны

              Күреп туймыйбыз

              Чыршы янында

              Җырлап уйныйбыз.

Җыр.“Чыршы әйләнәсендә”

 Алып баручы:.Туктагыз, безнең бәйрәмебезгә кемнәрдер җитми бит.

Ә кем җитми?Ягез әле,бергәләп искә төшерик?

Балалар:Кыш бабай һәм Кар кызы!

Алып баручы:Бая Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем.Юлга чыктык,хәзер килеп җитәбез,көтегез диде.Алар килгәнче чыршы тирәли“Чыршы,чыршы без сине”җырын башкарыйк.

Алып  баручы:Балалар, карагыз әле бу куянкайларны. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгәннәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!

1куян:Әй,күңелле Яңа ел.

2 куян: Нинди була Яңа ел? Тәмлеме ул Яңа ел?

3 куян: Тәмлесен бик тәмле дә , бик тиз бетеп китә ул.

            Ямьлесен бик ямьле дә, бик тиз үтеп китә ул.

(Уртага тагын бер куян йөгереп керә.Кулында хат.)

Куян:Уф!Кечкә килеп җиттем.

Укучы:Ни булды куянкай?Артыңнан төлке куды мәллә?

Куян.Ку-ку-кумады.Бик нык йөгердем.

Укучы: Нигә йөгердең?Кемнән качтың?

Куян:.Тизрәк килеп җитим дип ашыктым.Мине Кыш бабай белән Кар кызы җибәрде.Менә бу хатны сезгә бирергә куштылар.(конвертны алып баручыга бирә)

Алып баручы:.Яле,нинди хат икән ул?(ачып укый.)

        «Исәнмесез,балалар.Без юлда бәлагә очрадык,Убырлы тозагына эләктек.

Сезгә куян аша табышмакла җибәрәбез.Әгәр шуларга дөрес җаваплар язып,

кире җибәрсәгез,Убырлы безне азат итәчәк.»

Укучы:Менә кайгы,менә бәла.Нишләргә инде?

Алып баручы Ничек инде нишләргә?Табышмакларга җавап язып җибәрегез дигәннәр бит.Язабызмы, балалар?Табышмакларны чишәбезме?

1)Тәңкә карлар сипкән,

  Җирне ап-ак иткән

Чыршы,каен,имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак?(Кыш)

2)Елга ул тик бер килә.

Ул килсә,җир гөр килә.

Яшел чыршы әйләнә

Якты заллар күренә.(Яңа ел)

3)Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.(Кыш бабай)

4)Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.(Кар кызы)

5)Бер карчык яши, кара урманда

Ничек курыкмый,яши ул анда?

Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.

Куркыныч карчык була-….(убырлы)

Алып баручы:Дөрес,убырлы карчык була монысы.Менә булды,биш табышмакка да җавап таптык.Мә,куянкай,йөгер,тапшыр җавапларны убырлыга.

Куян:Йөгердем.(китә.)

11 укучы:Яшел чыршы басып торчы

               Залның түрендә.

              Килдек бергә без биергә

              Синең тирәңдә.

“Краковяк”биюе

               Әй,  яна ел,  яна ел!

                Кил син безгә тизрәк!

                Тугәрәккә жыйналып

                Басыйк дуслар тизрәк.

Җыр. “Маленькой ёлочке холодно зимой”.

       Куян килеп җитә.

Алып  баручы:У-у!Куян килеп тә җитте.Я,куянкай,тапшырдыңмы безнең җавапларны?

Куян:Тапшырдым.Дөрес җавап биргәнсез. Кыш бабай белән Кар кызын җибәрәм  диде Убырлы.

Кар бөртеге:Исәнме,Куянкай!

Куян: Исәнме,Кар бөртеге

Кар бөртеге:Куян,Куянкай!

                          Безнең Кыш бабабыз

                      Нигә кичекте икән,

                          Адашты микән?

   Куян:Әйе шул,бәйрәм башланды,ә кыш бабабыз юк та юк.

     Кар бөртеге: Әйдәле,Куянкай,Кыш бабайны бергә каршы алырга барыйк.

Кар бөртеге: Дусларым,кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле

Барысы бергә: А-у-а-у Кыш бабай

                         Безнең якын дус баба-й-й.

Алып баручы: Безнең дусларыбыз Кыш бабай белән Кар кызын очратканчы,мин сезгә бер уен тәкъдим итәм.Әгәр мин әйткән җөмлә белән килешсәгез кул чабасыз.Килешмәсәгез,аяклар белән тыпырдыйсыз.

    - Кыш бабай барыбызга да таныш, дөресме?

  • Ул нәкъ сәгать 7дә килә, дөресме?
  • Кыш бабай яхшы бабай, дөресме?
  • Тун һәм галошлар кигән, дөресме?
  • Кыш бабай салкыннан курка, дөресме?
  • Көндәлекләр тулы икелеләр алып килә, дөресме?
  • Тиздән кыш бабай килер, дөресме?
  • Бүләкләр алып килер ,дөресме?

Алып баручы: Сез бик игътибарлы да икән.Афәрин!

Җыр.”Суык бабай”.

 Алып баручы: Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.Бергәләп1,2,3.Кыш бабай!Кар кызы!

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар

                      Исәнмесез, кунаклар.

                      Яңа ел котлы булсын!

                      Бәхетләр алып килсен.

Балалар. Исәнмесез,Кыш бабай, Кар кызы!

Кыш бабай: Танышыйм әле башта

Һәрберегез белән мин

1,2,3 диюгә

Һәркем әйтсен үз исемен

1,2,3

  Менә рәхмәт, кара нинди матур исемнәр.

Кар кызы: Мин, дусларым, Кар кызы

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам,

Каплыйм җирне кар белән.

Сезне чын-чын күңелдән

Котлыйм Яңа ел белән.

Укуда зур уңышлар

Мин телим сезгә, дуслар!

Рәхмәт балалар,табышмакларга дөрес җавап биргәнсез,убырлы карчык безне җибәрде.

   Алып баручы: Әй.Кыш бабай,Кыш бабай

                     Хуш киләсең уз бире

                  Шатланышып җыр белән

                Каршыйлыйбыз без сине.

Җыр .”Исәнме Кыш бабай”

12 укучы:  Әй,Кыш бабай,кыш бабай

                  Безнең сөйгән кунак син

                 Ямьле үтсен кичәбез.

                 Безне көлдер,уйнат син.

Кыш бабай: Кулыгызга,борыныгызга, кар бөртеге кундырам.

Кем миннән качып өлгерми,салкын өреп туңдырам.

Уен”Өшетәм”

Алып баручы:Кыш бабай ,үткән ел син бик матур итеп биеп  күрсәткән иден,быел да биеп күрсәт әле.

Бию көе янгырый. Кыш бабай, Кар кызы бииләр.

Кыш бабай:  Ай минем тишек башым!

                      Бөтенләй онытканмын,

                      Капчыгымны кайдадыр

                      Югалтып калдырганмын!( эзләнә)

 Кар кызы:       ЯвызУбырлы  Кыш бабайның

                            капчыгын алган.

                            Яңа елда нәни дуслар

                            Күчтәнәчсез калган.

(убырлы керә)

      Убырлы: Ә мин,чибәркәйне, оныттыгызмени? Чыршы да чыршы. Нинди

 матурлыгы бар инде аның. Үзе озын, үзе энәле, усал. Дөрес   бит?

    Балалар: Юк, чыршы матур.

        Убырлы:   Ә Менә мин,Кыш бабайның капчыгын алдым,бөтен бүләкләрне дә үзем   генә ашап бетерәм. Белдегезме?

       Кыш бабай:  Әй,убырлы күпме бала минем бүләкләремне   көтеп тора.

алай эшләмә,бир ,зинһар, капчыгымны.

        Убырлы:    Ә-Ә-Ә уйлап карарга кирәк  Минем өч шартымны үтәсәгез,капчыкны бирәм.

       Алып баручы: Нинди шартлар ул.

      Убырлы: Бик матур итеп биеп күрсәтегез.

13 укучы:. Җырларга да оста без,

                  Уйнарга да оста без.

                 Тыпыр-тыпыр китереп,

                  Биергә дә оста без.

14 укучы: Бир әле дускай кулыңны

                  Минем учка куй әле.

                 Бер парлашып биеп алыйк,

                 Убырлы  карап тор әле.

   “Полька” биюе.

Алып баручы :Ә икенче шартын нинди?Матур итеп җырлап күрсәтегез.

Җыр.“Кыш бабай”

Убырлы:Өченче шартым:

  • Миңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итегез?

 Кар кызы: Убырлы,син кеше әйберенә кагылмаска сүз бирәсеңме?

Убырлы:Сүз бирәм Гафу ит мине Кыш бабай,гафу итегез балалар.?

Кар кызы: Балалар,гафу итәбезме Убырлыны,бәйрәмдә калдырабызмы?

ә      Убырлы: Рәхмәт Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы, рәхмәт балалар!

        Кыш бабай: Хатаны төзәтү беркайчан да соң түгел. Кал инде,ләкин кара,                           з       үзеңне әдәпле тот.

Кыш бабай: Укучылар, ә хәзер «Чыршы – кар» уенын уйнап алыйк. “Чыршы” дисәм басасыз, “кар” дисәм утырасыз.

15 укучы.Ак карлар яуды

              Безгә кыш килде

              Ишек төбенә

              Яңа ел килде.

       16 укучы      Яңа ел килә,Яңа ел

                       Яңа ел – өп –өр яңа ул

                       Төкле аягын белән,

                       Рәхим ит Яңа ел

Яңа ел:       Мине каршы алыгыз,

                    Һәм танышып калыгыз

Исемем минем -Яңа ел,

  Мин –бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

 Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

2015нче елның

Имин булсын һәрбер көне!

Кар кызы:    Күңел тынычлыгы телим,

  Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

   Юлдаш булсын гомергә!

Алып баручы: Хуш, сау булыгыз

                         Кыш бабай,Кар кызы

                       Уңсын юлыгыз!

                       Киләсе елга да

                      Без көтеп калабыз

Икесе бергә: Сау булыгыз балалар!Киләсе яңа елда очрашканга кадәр!

Балалар: Сау булыгыз

Алып баручы:.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

       Матур бәйрәме өчен.

      Рәхмәт әйтик кунакларга

       Килеп караган өчен.

       Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.

Укытучы.: Хөрмәтле кунаклар!Хөрмәтле әти-әниләр, балалар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау   булыгыз.