Сугышның 65 еллыгына багышланган кичә
Предварительный просмотр:
Зур Битаман урта мәктәбендә үткәрелгән “Әле дә сыкрый, әрни йөрәкләр” кичәсе.
Алып баручы.
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Без бүген сезнең белән “Әле дә сыкрый , әрни йөрәкләр” дигән кичәгә җыйналдык. Кичәбез Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлана.
Без сугышка үчле.
Алтмыш биш ел элек сугыш бетте,
Калды инде сугыш еракта.
Тик яралар гел яңара тора,
Гел яңара тора йөрәктә.
Буыннарга күчә ул яралар.
Безнең яралар да тумыштан.
Ә күңелләр илем, халкым кылган
Батырлыклар белән тулышкан.
Ул сугышның бомбалары һаман
Бездә шартлый, шартлый көчлерәк!
Без сугышка бүген йөз алтмыш биш,
Мең алтмыш биш тапкыр үчлерәк!
Бөек Җиңүнең һәм Батырлыкның,
Хәтернең алтмыш биш еллыгын
Бәйрәм итәбез без ,раслап җирдә
Бөек көчебезнең чынлыгын.
Сабантуй күренеше. Сәхнәгә шау-гөр килеп, егетләр һәм кызлар килеп керә. “Сабантуй” җырын җырлыйлар, бииләр. Бәйрәм кызганнан кыза. Бер малай йөгереп керә.
Малай. Сугыш! Туктагыз, сугыш башланган!
Сәхнәнең төрле ягыннан аркаларына рюкзак аскан ир-атлар чыга, алар –фронтка китүчеләр.Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка китүче яшь кенә ир чыга.
Ир.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә-балам. Син-әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Кыз
Исән барып , исән кайт!
Фашистларны җиңеп кайт!
Миннән сиңа теләк шул.
Ил мактарлык үрнәк бул!
Мин тагын телим сиңа:
Үткенлек кылычыңа!
Теләр идем тагын да ,
Бик сагынган чагында-
Язып җибәр сәлам хат!
Сау бул, җаным!
Җиңеп кайт!
Бер кыз “Җиңеп кайт” җырын башкара.
1 нче укучы.
Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте. Бу- 1941 нче елның 22 июнь иртәсе иде.1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.
.
2нче укучы.
Сугыш.. Нинди авыр ,каһәрле,шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.
3 нче укучы.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды тумаган.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә,
Ачып-ябып йөри капканы.
Пәрдә ачылганда хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнеп утыралар.
1 нче хатын. Иртәгә кайда кич утырырбыз икән? Безнең керосин бетә бит.
2 нче хатын Безгә килерсез. Өч –дүрт көнлек керосин бар әле.
3 нче хатын. Мин базардан бер стакан тоз алып кайттым. Иртәгә тозда пешкән тәмле бәрәңге алып килермен.
1 нче. Кайчан җәй җитәр инде? Ягарга утын бетте.Беркөнне балалар суыкка чыдый алмыйча, чыра яндырып куйганнар. Ярый әле, Бибисаймә түти күреп калган.
3 нче. Әле сез ишеттегезме соң? Хәзер ашлыкны һәм атларны гына түгел, бәрәңге белән майны да фронтка җибәрергә ди.
2 нче. Җибәрәбез җибәрмичә, үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бит ул.
1 нче. Тизрәк сугыш кына бетсен инде! Җиңү өчен бернәрсә дә жәл түгел. Гитлерны тизрәк тончыктырып, исән-сау гына кайтсыннар инде, бәгырь кисәкләрем.
3 нче. Кайтырлар, Алла боерса, кайтырлар.
Кулына хатлар тоткан хат ташучы керә. Барысы да аңа өмет белән төбәлә. Хат ташучы биетеп, сөенчесен ала-ала хатлар өләшә. Хатын –кызлар берәм-берәм үзенә килгән хатны кычкырып укый.
2 нче хатын.
Тезгә куеп сезгә хатлар язам
Сугыш тынган алсу таңнарда.
Балаларым сезне үбеп калам,
Сәлам сезгә-сөйгән ярларга.
Саф мәхәббәт белән язган хатың
Йөрәкләргә дәрт һәм көч бирә.
Дошманнарга каршы ут ачарга
Җитмәс иде безнең көч кенә.
Туган яктан искән җилләр аша,
“Әтием “ дигән сүзне ишетәм.
Улым туган, аны ишеттем,
Хатка языписем җибәрәм.
Без җиңәрбез, кайтып күрешербез,
Аерылу булмас яңадан.
1 нче хатын.
Йөрәгемдә туган илкәемне
Сөю уты дөрләп кабынган,
Кем бар икән бүтән минем кебек
Өзелеп-әзелеп әнисен сагынган?
Син уйлама минем бөтен көннәр
Ут эчендә генә үтә дип.
Һәрбер минут минем тормышымны
Өзәр өчен үлем кәтә дип.
Кайгырма син, әнкәй, сине ташлап,
Чит илләргә улың киткәнгә,
Тар-мар иткәч явыз дошман явын
Кайтып килер әле иркәң дә.
3 нче.
Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,
Ватан өчен, Туган ил өчен,
Балам өчен, атам-анам өчен,
Назлап сөйгән нечкә бил өчен.
Борчылмагыз,мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач.
1нче хатын. Әйдәгез кайтыйк. Иртәгә иртә таңнан торасы бар, эшебез дә бик күп.
( Чыгышны 11 сыйныф укучылары ясый)
Алып баручы. Гитлерчылар сугыш башында шәһәр- авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап, җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр,чөнки Гитлер Германиесе безгә каршы күп гаскәр һәм корал туплаган иде..
Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.
Сугыш илтте яшьли еракларга
Йөрәк ничек ярсып типмәсен
Читтә йөреп ялгыз картаерга
Беркемгә дә насыйп итмәсен.
Туган җирне кайтып бер күрсәм дә
Мин үкенмәм дидем үлсәм дә
Баш очымда салып калдырырга
Туфраккаем йөрттем кесәмдә. (8 нче сыйныф укучылары “Сугышка озату” күренешен куялар.)
Алып баручы. Бөек Ватан сугышы чорында зурлар белән беррәттән балалар да тиңдәшсез батырлыклар күрсәттеләр.Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар, колхоз кырларында эшләделәр.
4 куркыныч ел ,1418 коточкычкөн һәм төн дәвам итте. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште.Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 нче елның кояшлы язы алып килде. Барлык тынычлык сөюче халыкның дошманы тар-мар ителде.
Тормышның үз законы бар, еш кына яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык , кайгы, хәсрәт хәтердә мәңге кала. Шуның өчендер халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак була. Шуның өчен дә кайда да булса, сугыш турында ишетсәк, йөрәгебез сыкрый, җаныбыз әрни.
