Г.Тукай - очерк остасы
статья по теме

Вафина Гулия Илдусовна

Г. Тукайның публицистик эшчәнлеге турында мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukay-_ocherk_ostasy.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                             Татарстан Республикасы

                                          Биектау муниципаль районы

                             МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

               ( Шагыйрьнең публицистик эшчәнлегенә карата чыгыш)

 

                                                         Авторы:  Дөбъяз урта гомуми белем          

                                                                                   бирү  мәктәбенең I категорияле

                                                                       татар теле һәм  әдәбияты

                                                                                      укытучысы Вафина Гөлия

                                                                                      Илдус кызы

        2012 нче ел.

    XX гасыр башындагы матбугатның үзәгендә Габдулла Тукай эшчәнлеге тора. Ул үзенең күпкырлы иҗатында революцион-демократик матбугатның төп закончалыкларын гәүдәләндергән. Шунлыктан аның журналистлык эшчәнлеген һәм публицистик иҗатын өйрәнү күпмедер дәрәҗәдә революциягә кадәрге халык матбугатының үзенчәлекләрен дә барлау дигән сүз ул.

   Г. Тукайның тормыш юлын, иҗатын заманындагы һәм хәзерге рухи дөньябызга йогынтысын өйрәнү һәм пропагандалауга гыйлемнең төрле тармакларында эшләүче галимнәр, шулай ук әдипләр зур өлеш керткәннәр һәм кертәләр.

  Әдипнең журналистлык эшчәнлеге гаять күпьяклы. Беренчедән, ул прогрессив татар матбугатын оештыручыларның иң атаклыларыннан. Икенчедән, Г. Тукай матбугат турында бик кыйммәтле һәм кызыклы фикерләр калдырган. Ул фикерләр матбугат турындагы карашларны үстерүгә өлеш булып кергән. Шагыйрьне без хаклы рәвештә матбугат тарихчысы дип тә атый алабыз.

    Г. Тукайның үз публицистикасы – диңгез ул. Анда автор халык массаларының тарихның кискен борылыш чорындагы – 1905 ел революциясе вакытындагы социаль тәҗрибәсен гомумиләштергән һәм пропагандалаган. Әлеге тәҗрибәнең ифрат бай һәм күпьяклыгына хәйран каласың. Кыйммәтлесе шул: Г. Тукай халыкның социаль тәҗрибәсен нәкъ менә алдынгы публицистика таләпләреннән чыгып гомумиләштергән. Бу җәһәттән Тукай иҗаты – публицистлык осталыгы мәктәбе.

   Г. Тукай иҗатында без журналистиканың иң үзенчәлекле һәм катлаулы жанрлары -  сәнгати-публицистик жанрлар белән дә очрашабыз. Очрашабыз дию генә аздыр, мөгаен. Алар аның публицистикасында төп урынны алып тора. Сүз очерк һәм сатира жанрлары турында бара. Әлеге жанрларның төп урын алып торуы – табигый хәл. Ни өчен дигәндә, Г. Тукай – әдип, Г. Тукай – рәссам. Ул дөньяга иң элек рәссам күзе белән карый, аны рәссам кичерешләре аша кабул итә. Һәм шуның өстенә аңарда иҗтимагый-сәяси сиземләү гаять көчле. Нәкъ үзе әйткәнчә, ул “общественный деятель дә бит”.

   Г. Тукай әдип –публицист буларак, художестволы-публицистик жанрларның күренекле “вәкиле” – очерк жанрын үстереп җибәрүгә зур өлеш керткән. Ул

                                                                     -1-                

 үзенең очеркларын иҗат иткәндә, әлбәттә, тарих тәҗрибәсенә, шулай ук башка халыкларның әдәбияты һәм журналистикасы ирешкән казанышларга таяна. Әмма аның иҗатында очерк жанры ялгыз бер утрау түгел, ә бөтен архипелаг булып алга килеп баса. Алар замандашлары Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗат иткән әсәрләр белән бергә татар очеркистикасына нигез булып яталар.

    Г. Тукай очерклары барысы да документаль фактларга, вакыйгаларга, конкрет шәхесләрнең эш-гамәлләрен яктыртуга корылган. Очеркларының янә бер сыйфаты – һәммәсенең дә автобиографик характерда булулары. Аларның үзәгендә шагыйрь образы тора. “Исемдә калганнар”да, “Мәкаләи махсуса”да да, “Мич башы кыйссасы”нда да, “Казанга кайтыш”та да шулай. Менә шул сыйфат әлеге очеркларны шагыйрьнең биографиясен, аның шәхес буларак формалашу тарихын өйрәнгәндә, яшәү һәм иҗат итү рәвешен күздән уздырганда зур кыйммәткә ия тарихи чыганак итә. Г. Халит бик тә хаклы: “...Әнә шул очерк (“Исемдә калганнар”) шагыйрьнең караңгы һәм кызыклы балалык чоры турында гүзәл хикәя булып кына калмады, бәлки аның бөтен гомер юлын аңлауга ачкыч та иде”. Г. Тукай “Исемдә калганнар”ның сүз башында: “Яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде”, дип искәртсә дә, әсәрләренә кергән факт һәм вакыйгалар төп максатны – әдипнең яшәеш мохитен, характеры формалашу тарихын гәүдәләндерү максатын ачып бирүгә хезмәт итә.

   Әдип-журналист очеркларының уңышы кеше белән социаль мөһитнең берлеген гаять дәрәҗәдә дөрес һәм ышандырырлык итеп сурәтли белүе белән бәйли. Очеркларда, бигрәк тә “Исемдә калганнар”да, сурәтләнгән вакыйгалар шәхесне мохит формалаштыра, дигән хакыйкатьне сәнгать һәм публицистик чаралар белән раслыйлар.

   Г. Тукай иҗатында без очеркның ике төрен күрәбез: тасвирый һәм юлъязма очерклар. Беренче төренә “Исемдә калганнар”, икенчесенә  “Казанга кайтыш”, “Мич башы кыйссасы”, “Мәкаләи махсуса” керә.

   Очекларның барысын да төп герой язмышы берләштерә. Ул герой – автор үзе. Үзәк тема – герой һәм аның мохите. Бер караганда, мохит геройга гел каршы

                                                                    -2-

 юнәлгән төсле. “Исемдә калганнар”да күбрәк интегү, кагылу, сугылу. Калганнарында мохит геройга якты йөз күрсәтми. Шулай ук герой да мохитне кабул итми. Ләкин мохит аны туган халкын, туган ягын, туган илен ихлас сөя торган патриот, башка халыкларга карата ихтирамлы шәхес, изү-җәберләүне күрә алмаучы хөрриятче итеп тәрбияләп үстерә.

   “Исемдә калганнар”да һәм “Казанга кайтыш”та хезмәт халкының тормышы, яшәү рәвеше калку сурәтләнеш тапкан. Нәкъ менә халык тарихы, аның хезмәтчел яшәеше, аның авыз иҗаты, пакь әхлагы, туган як табигатенең гүзәллеге шагыйрьдә югарыда саналган сыйфатларны формалаштырган.

   “Кечкенә сәяхәт” исемле юлъязма очекта автор “Тургенев” пароходындагы күренеш-вакыйгаларны, аларга үзенең мөнәсәбәтен сурәтли. Ул тасвирлаган пароход тормышы әйтерсең лә ил тормышының миниатюрасы. Шул пароходта да ике дөнья, ике катлау, тигезсезлек, гаделсезлек. Автор пароходның өченче классында бара. Тик монда күңеленә хуш килерлек, әңгәмә корырлык берәү дә юк. Тукай үзен дүртенче класста, гади халык вәкилләре арасында гына иркен, тыныч сизә ала. Әлеге очеркта сурәтләнгән мещаннар күңелләре ярлы гарип җаннар.бар күңел юатулары – кешедән көлү, кеше шәхесен мыскыл итү. Ә мондый күренеш теләсә кайсы шәхеснең гуманистик асылына каршы килә торган мохит. Шуңа күрә публицистның күңеле боек, эче поша, үзенә урын таба алмый. Аның көлүе дә -  күз яше аша көлү.

   “Мич башы кыйсасы” очеркы да үзенчәлекле язылган. Бу әсәр дә кеше шәхесенә гайре табигый булган мохитне сурәтли. Кунакханә хуҗасының утынга акчасын кызгану сәбәпле, шагыйрь яшәгән номерлар салкын. Кунакханәнең чиксез салкын булуын автор шигъри юллар белән тасвирлый:

                                      Номер салкын, якмыйлар бит, арка туңа,

                                      Иртә берлән, киям дисәң, яка туңа.

   Икенче кунакханәдә дә салкын булгач, Тукай авылга юл тота. Анда аңа кечкенә генә җыйнак , җылы өй бирәләр. Монда аңа көч керә. Базарлы авылга барырлык хәл  җыя. Бу авылдагы рус карты белән сөйләшү күренеше зур әһәмияткә ия.

                      -3-

Беренчедән, монда авторның Александр патшага, аның 1861 елгы реформасына мөнәсәбәте ачыла, икенчедән, крестьяннар арасындагы бер типны бирә.

   Очерктагы рус крестьянины образы аерата характерлы. Г. Тукай аны патша сүзенә чын күңелдән ышанучы, алпавытларның крестьяннарга карата мөнәсәбәте үзгәрүен юмарт патша биргән ирек нәтиҗәсе дип уйлаучы итеп тасвирлый. Очеркның герое, бизгәк тота башлагач, мич башына менеп ята. Тукай монда кабат “Шагыйрь” шигыреннән юллар китерә:

                                        Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына,

                                        Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

     “Казанга кайтыш” исемле юлъязма очерк та кеше табигатенә гайре мохитне калку итеп сурәтли. Тукай татар крестьяннарының ачлык елында кичергән михнәтләрне коточкыч афәт итеп тасвирлый. Коръәннең “Сабыр итегез!” диюенә каршылык фикере белдерә:

                                       Бу санә ачлык җыланычын халык бәгърен ашый!

                                       Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә,- ул халык көчен ашый!

    Очеркист авылдагы мәгариф эшләренә туктала. Янәшә авыллардагы үзгәреш һәм яңалыкларга битараф түгеллеген  аңлата. Мәгариф эшенең тәрәкъкый итә башлавын ассызыклый.

   Очерктагы герой – күрше агай – табигате белән үткен, физик яктан көчле, үз сүзендә нык торучы зат. Ул –күптөрле һөнәр иясе. Шуның өстенә укый-яза белә, авыл идарәсе эшләрендә дә катнаша, матбугат белән танышып бара. Тукай әлеге агайның яшәү рәвешеннән: “Әгәр авылда бу адәм кеби биш-алты кеше булса да. Авыл күптән инде тәрәкъкый иткән булыр иде” дигән нәтиҗә ясый.

   “Мәкаләи махсуса” исемле юлъязма очерк Казан губернасыннан читтәге шәһәрләр тормышын, алардан алган тәэсирләрне җанландыра. Автор Самара, Уфа, Петербург шәһәрләре мохитен, кешеләрен сыйфатлый. Тукай Уфада гына күңеленә хуш килгән мохит таба. Аеруча М. Гафури белән очрашулар тирән эз калдыра. Очеркта Петербург тәэсирләре зур урын били. Автор башта ук шәһәр “образын” тудыра һәм аның кимчелекләрен аерып күрсәтә.

                                                                     -4-

   Петербургта Тукай Муса Бигиевтә туктала. Ләкин тәкәббер табигатьле, үтә “зыялы” Муса фатирындагы атмосфера, аның яшәү рәвеше  Тукайга ошамый. Ул

 “Нур” газетасы редакциясендә, дуслары янында гына күңел тынычлыгы таба.

    Шулай итеп, Г. Тукай очеркларында буржуаз җәмгыять шартларында алдынгы шәхес белән мохит арасындагы конфликт проблемасы куела. Бу конфликт төрле картиналар һәм образлар аша конкретлаша. Тормыш материалын бәян иткәндә автор әдәби һәм публицистик чараларны, образ һәм логик фикер синтезын оста файдалана.

   Очеркларның тәэсир көчен арттыру өчен ул шигырь куәтенә мөрәҗәгать итә. Гомумән, сурәтләү чарасы буларак, шигырь куллану – Г. Тукайның публицистик әсәрләренә хас бер үзенчәлек. Бу, әлбәттә аның шигъри табигатеннән килә.

    Тукай очеркларының тагын бер үзенчәлеге – аларның юмор-сатира белән сугарылуы. Моның сәбәпләре бар. Беренчедән, искелекне көлке белән кире кагу – гомумән, Тукай талантының бер сыйфаты. Икенчедән, очеркларның көлке журнал өчен язылуы авторны сатира-юмор алымнарын мул кулланырга мәҗбүр итә.

   Публицистның очеркларында билгеле бер урынны пейзаж алып тора. Пейзаж - геройның рухи халәтен, ул яшәгән мохитне тулырак гәүдәләндерү чарасы. Тукай публицистикасында табигать күренешләре күп түгел. Алар нигездә Кырлай белән бәйле. Бу авыл, аның гүзәл табигате шагыйрь күңеленә фаҗигале балачагының иң истәлекле, иң матур мизгеләре булып сеңеп калган һәм “Исемдә калганнар”да сурәтләнә.

    Г. Тукай шулай ук бер-ике шәрех белән булса да геройларның портрет чалымнарын сурәтләп китәргә ярата. Ул бик саран, әмма куе буяулар куллана. Портрет образны тулырак сынландыру чарасы булып тора, ягъни геройның холык-фигыленә һәм гамәлләренә бәйле сыйфатларын, эчке дөньясын ачуга буйсындырыла.

   Әдип үзенең очеркларында тормыш картиналарын һәм кешеләрне җанландырып, сурәт тудырып кына калмый, ә аларга үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара, фикер әйтә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                Публицист  геройларының характерларын ачу өчен аларның сөйләмен гаять оста

                                                                     -5-

 файдалана. Теге яки бу геройның социаль хәлен, нинди сыйныфтан булуын, холык-фигылен аның берничә җөмлә сөйләменнән төгәл абайлап була. Шул ук вакытта сөйләм – образны индивидуальләштерү чарасы да. Очеркист үз геройларының характер чалымнарын, аларның тормыш күренешләренә, башка кешеләргә мөнәсәбәтен күрсәтү өчен диалог куллана. Диалог күп очракта тормыш хәлләре, карашлары төрле булган кешеләрне бәхәсләштереп, аларның образларын калкытыбрак кую максатын үти.

    Мисал өчен  “Исемдә калганнар” очекындагы Бәдри белән Сәгъди арасындагы әңгәмәне алыйк. Бәдри Габдулланы алып китәргә килгән. Әлбәттә, Сәгъди абзый белән хатыны малайны биреп җибәрергә теләмиләр, чөнки Габдулланы тәрбияләүгә, ашату-эчертүгә шактый чыгым тотканнар. Киләчәк өметләре дә шушы ир балада. Шуңа күрә Бәдри белән Сәгъди һәм аның хатыны арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыручы диалог бик киеренке. Сәгъдинең : “Ни хезмәт илә килдегез?” – дигән соравына каршы Бәдри турыдан әйтеп сала: “Менә бу баланы алырга килдем”. Шушы сүзләрдән Бәдринең үз сүзендә нык торучы кеше икәнлеге сизелә.

    Очеркларда төп геройның үз сөйләме байтак. “Кечкенә сәяхәт”тә рус мещаны белән сүз алмашуыннан без аның үз дәрәҗәсен белүче горур җанлы кеше икәнен аңлыйбыз. “Мич башы кыйссасы” нда бизгәк тота башлагач, күрше марҗалар белән диалогы китерелә:

 “- Батюшки! Что с тобой?

   - Лихорадка, разве не видете?

   - А у доктора был?

   - Пусть сам придет!

    Бу сөйләшүдән геройның үзсүзлелеге, горурлыгы, медицинага ышанмавы да аңлашыла. Тукай үзе дә бу турыда әйтеп үтә: ”Мин, бигрәк каты тәгассыбтанмы, нидәндер, дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә “нервы расстроены” дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем”.

      Автор очеркларда китерелгән фактлар колы түгел, ул алардан “югары” тора,

-6-

 сәнгати-публицистик образларда, гомумиләштерүләрдә тормыш закончалыкларының чагылуын күрсәтә: Россиядәге шартлар хезмәт ияләренең вәкилләре яшәве һәм шәхеснең үсүе өчен канәгатьләнерлек түгел, алар кешелек рухына каршы килә.

    Г. Тукайның публицистик иҗатының әһәмияте искиткеч зур. Ул татар халкының тәҗрибәсен төрле яклап яктырта. Бу иҗатта татар халкының гыны түгел, ә рус һәм башка халыкларның иҗтимагый тәҗрибәсе дә чагылыш тапкан.

    Әдип публицистикасы – халык тәҗрибәсен гомумиләштерүдә кулланган чаралары, алым һәм формалары белән хәзерге заман журналистлары һәм халык хәбәрчеләре өчен чын мәгънәсендә публицистик осталык мәктәбе. Тукай кулланган танып белү һәм бәян итү чаралары үз чоры журналистлары өчен дә, безнең чор журналистлары һәм хәбәрчеләпе өчен дә бик кадерле. Аның традицияләре яңа шартларда яңа иҗади максатларны тормышка ашыру өчен киң кулланыла һәм баетыла. Аларны тирәнтен өйрәнү Габдулла Тукайны безгә тагын да якынрак, тагын замандашрак итәчәк.    

       

   

                                                               

                                                                     -7-

 

                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дамир Гарифуллин –робагыйлар язу остасы

Эшебезнең максаты –безнең районда яшәүче Дамир Гарифуллинның робагыйларында яктыртылган актуаль темаларны ачыклау.Республикабызның көнчыгышында урнашкан, җырларда макталган данлы Сарман районы ү...

Гамил Афзал - сатира остасы (эзләнү эше).

Эзләнү эше Г. Афзал иҗатын өйрәнүгә багышланган....

С. Хаким- баллада остасы

С.Хакимнең балладаларына нигезләнеп эшләнгән фәнни эш....

Урок подготовки к изложению по очерку С. Т. Аксакова "Очерк зимнего дня"

Это урок обучающего изложения при подготовке к написанию сочинения-описания природы. Урок построен на основе дифференцированного подхода...

Ш.Галиев иҗаты буенча әдәби кичә."Шифалы шигырьләр остасы".

Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә....

Технологическая карта урока родного (русского) языка в 9 классе Тема урока: «Виды очерков. Портретный очерк. Особенности портретного очерка. Работа с очерком Б. Полевого «Полководец Конев». Портретный очерк нашего современника»

Технологическая карта урока родного (русского) языка в 9  классе Тема урока: «Виды очерков. Портретный очерк. Особенности портретного очерка. Работа с очерком Б. Полевого «Полководец ...