• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Исследовательская работа .Образ матери в творчестве Роберта Миннуллина

Опубликовано КАРИМОВА ЛИЛИЯ ГАЛИНУРОВНА вкл 09.02.2015 - 13:42
КАРИМОВА ЛИЛИЯ ГАЛИНУРОВНА
Автор: 
Сыражетдинова Адэля

I. Кереш

 

Татар әдәбиятында Ана образына зур урын бирелә, ул борын-борыннан изгелек, тәрбиялелек төшенчәләре белән бергә куела.  Диндә, халык авыз иҗатында, язма әдәбиятта Ананың бөеклеге данлана, ул изгегә тиңләштерелә. Халык авыз иҗатында нечкә лирика белән сугарылган Ана образы, язма әдәбиятның һәр үсеш этабында тагын да яңа эчтәлек белән баетылып, чор рухын, ил һәм милләт язмышын чагылдыра.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында Күкләр Ананың улын коллыктан азат итү турындагы аһ-зарын ишетә. Автор Ананы фәрештәгә тиңли. Мәгърифәтчеләр, бүгенге дин вәкилләре, язучылар әдәби әсәрләр аша укучыга белемле, тәрбияле, чибәр һәм актив, эчке дөньялары бай булган хатын-кызларны тәкъдим итә. Интеллигенция вәкилләре кешеләрнең бәхете дөньяның гүзәл яртысы кулында булуы турында белдерә. “Кешеләрнең яхшы һәм бик үк яхшы булмаган сыйфатлары күбесенчә анадан килә. Тәрбияле хатын-кызлар үз балаларына гына түгел, барлык мөселманнарга да ихтирамлы ана булачак”, — дигән мәгърифәтче Риза Фәхретдинов.

Г. Тукайның “Ана догасы” шигырендә әни кеше Алладан баласына бәхет сорый:

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз углын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз углым!

Тамадыр мискинәмнең күзләреннән тамчы-тамчы яшь;

Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас?

 

Бик авыр чакларда Г. Тукайның лирик герое җылы эзләп ана кабере янына килә:

Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы вә татлысы!

Революциядән соңгы елларны ананы сагыну чоры дип атарга мөмкин. Ачлык-ялангачлык, аяусыз ятимлек язучыларны һәм шагыйрьләрне битараф калдыра алмый. Арытабангы чорда Һади Такташ “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасында “Хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда” — дип язган.

Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән әсәрләрдә дә ана образын очратырга мөмкин. Муса Җәлил иҗатында ана образы кызыл җеп булып үтә. “Батрак ана”, “Ана бәйрәме”, “Вәхшәт” һәм башка шигырьләрендә бу образ эчке матурлыгы белән ачыла.

Сугыш китергән авырлыклар сурәтләнгән әсәрләрдә ана Ватан-ана образында гомумиләштерелгән. Ана кайгысы — Ватан кайгысы, ана шатлыгы — ил шатлыгы.

Узган гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларында әдәбиятта кешенең эчке дөньясына, хис-тойгыларына зур игътибар бирелә башлый. Чорның рухи-әхлакый, социаль-психологик эчтәлеген ачу максатында Ана образына актив мөрәҗәгать ителә. Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Ш. Хөсәеновның “Әни килде”, А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрләрендә ул буыннар бәйләнеше, рухи-әхлакый кыйммәтләр, милләтнең киләчәге проблемаларында үсеш ала. Гаделлеккә, ихласлыкка, туганлык элемтәләрен ныгытуга чакыру әсәрдән әсәргә көчлерәк яңгырый. Язучылар һәм шагыйрьләр укучыны гадәти тормышта тирән мәгънә күрергә, яшәештә тулы җаваплылык тоярга чакыра. Күрүебезчә, ана образы аша һәр чорның асылы, эчтәлеге, кыйммәтләр системасы ачыла. Күп гасырлык әдәбият тарихында Ана образы тудыручы, тугры саклаучы һәм яклаучы буларак ачыла.

Бай әдәби һәм мәдәни тарихлы бу тема хәзерге татар әдәбиятында да зур урын алып тора. Бүгенге татар шагыйрьләре арасында Аналар турында күп һәм нәтиҗәле язучы дип һичшиксез Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны атый алабыз. Шагыйрь үзенең ана турындагы шигырьләре аша тормыштагы бик күп күренешләргә бәя бирә, яшәеш һәм иҗат принципларын билгели.

 Хатын -кыз – илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын – кызларыбызны  сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди! Без дә әлеге хезмәтебездә Р.Миңнуллинның әниләргә багышлап язылган шигырьләрен өйрәнергә алындык

 Тикшеренү  эшенең  максаты-шагыйрьнең ана образына мөнәсәбәтен, шигъриятендә  ана образының  бирелешен тикшерү. Әлеге максатка  ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: темага караган фәнни әдәбият белән танышу; Р.Миңнуллин поэзиясе турында язылган тәнкыйди хезмәтләрне туплап, шагыйрь иҗатының татар әдәбиятында тоткан урынын  билгеләү: шагыйрьнең әниләргә  багышлап  язган  шигырьләрендә ана образының бирелешен өйрәнү һәм шагыйрьнең әниләргә багышлап язган  шигырьләренең  тәрбияви  ролен  ачыклау. Эзләнү-тикшеренүләрнең төп объекты – татар әдәбиятында ана образын яктырту.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

II. Төп өлеш

 

1. Ана образы аша үзеңне аңлау

 

Иҗатның асылын аңларга ярдәм итүче темалар һәм образлар була. Роберт Миңнуллин иҗаты турында сөйләгәндә без, нигездә, үзара тыгыз бәйләнгән ике образга тукталабыз. Алар — Ана һәм Туган җир образлары. Әсәрдән әсәргә үсеш алып, бу образлар тулырак ачыла бара, шагыйрь иҗатының нигезен, үзәген тәшкил итүче гуманистик идеяләрне чагылдыра, этик һәм эстетик идеяләрне, үзенчәлекле иҗади стильне формалаштыруны аңлау мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә дә Р. Миңнуллин иҗатын анализлауга алынучы һәр кеше беренче чиратта шагыйрьнең беренче җыентыгына ук кертелгән һәм халыкта зур популярлык яулаган “Әнкәй” шигыренә мөрәҗәгать итә. Тәнкыйтьче Р. Мостафин аның тәэсир көчен халыкчанлыкта, тирән фәлсәфилектә, дип исәпли һәм бу шигырьне “аналарга гимн” дип атый. Күренекле шагыйрь С. Хәким бу шигырьдә соңрак шагыйрьнең иҗат бишегенә әверелгән туган җирдә, табигать кочагында үткән балачак истәлекләре чагылдырылуын әйтә һәм анда шагыйрьне балалар поэзиясенә китергән мөһим юнәлешне күрә. Фольклорчы Ф. Урманче “Әнкәй” шигыре турында “Робертның бөтен иҗатына скрипка ачкычы сыман алып керә торган шигырь” дип яза.

Шигырьдә укучы алдында гап-гади татар гаиләсендәге вакыйга ачыла: үсеп җитеп, туган йорттан очып киткән балалар әниләренә кунакка кайткан. Ананың һәр хәрәкәтендә, нурлы карашында, балаларын сыйларга теләвендә чиксез мәхәббәт, бәхет чагыла. Лирик герой гаиләнең үткәнен, ананың язмышын хәтерли:

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җырын көйләп көннәр буе

Без үскәнне көткән тилмереп.

 

Шагыйрьнең әнисе балаларын елгада юган, Сөн елгасы талларыннан үрелгән бишекне тирбәтеп, изге теләкләрен белдереп, җырлар җырлаган, табигатьне, кешеләрне яратырга өйрәткән. Сюжеттагы вакыйгалар һәм шагыйрьнең уйланулары, тыгыз бәйләнеп, тормыш турындагы фәлсәфәне чагылдыра. Әни кешегә берүзенә биш бала тәрбияләп үстерергә туры килгән, ул аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияли алган. Алар иркә үсмәгән. Әниләре балаларына йөрәк җылысын бирергә тырышкан. Аның балалары, “биш шатлыгы һәм биш кайгысы” инде үсеп җиткән, әниләре янына кунакка кайткан, сыйлы өстәл артына җыелган. Гади көнкүреш, гади детальләр, шагыйрьнең күңел җылысы аша дулкынландыргыч хатирәләргә әверелә. Мич ягылган җылы йорт, әнинең балалары белән очрашуы һәркемдә якты хисләр уята. Ананың тормышы белән бәйле вакыйгаларда һәм күренешләрдә, лирик уйлануларда акрынлап Сөн буендагы таллар кебек тыйнак, нечкә күңелле, әмма көчле рухлы татар хатынының шәхесе ачыла. Улы ананың игелеген сүз белән генә әйтеп бетерерлек булмавын аңлый. Ул ананың рухи ныклыгына, ихласлыгына соклана. Лирик герой хисләрен пафос белән белдерми, анага мәхәббәт аңлатмый, әмма гадәти бер вакыйганы сәнгатьчә гомумиләштерү Ана образын рухи-әхлакый матурлык, акыл, игелеклелек, батырлык, гармония идеалы итеп күтәрә. Персонаж буларак, Ана лирик “мин” чикләрен киңәйтә, аны тирәннән ача.

Р. Миңнуллинның Ана язмышы турында уйлануларында, аның бөеклегенә дан җырлауда, аны шәхес буларак ачуга омтылуда лирик геройның үзен аңлау теләге ята. Ватан, халык һәм чор шагыйрь өчен үз әнисе шәхесеннән, туган йортыннан, туган төбәк табигатеннән башлана. Шагыйрь Ана образы аша кешене үз Ватаны, үз халкы белән бәйли. Әнкәйнең бишек җырлары лирик геройга халык моңын ачкан, ана үрнәге хезмәткә, милли традицияләргә хөрмәт белән карауны тәрбияләгән.

 

2. “Аның моңы”

 

Катлаулы тормыш кешегә үз юлын сайлау мөмкинлеге бирә. Биш бала белән тол калган хатын үз бәхетен гомерен балаларына багышлауда тапкан. “Күп булсак та, аз булсак та, Бишебез — биш язмышың!” — ди лирик герой бу турыда. Үзе дә ятимлектә үскән ана (бу турыда “Без үскәндә” әсәрен укып беләбез) балаларын төрлечә яклый-курчалый, гаилә учагын сүндерми. Үзен башкаларга кирәк итеп тою ананың тормышын аерым мәгънә белән тулыландыра. Аның бәхете — балалары өчен яшәүдә.

Тик, ничек кенә тырышмасын, ялгыз ана балаларына тулысынча ата кешене алмаштыра алмый. Р. Миңнуллин лирикасында тол хатын язмышы, атасыз үскән бала уйланулары турындагы шигырьләрне еш очратабыз. “Сәрви куагы”, “Аның моңы”, “Өянкеләр, тупыллар” шигырьләре — шундыйлар исәбеннән. Шагыйрьнең балалар өчен әсәрләре — гаилә гармониясен, шатлыклы балачак илен күрсәтергә омтылуы балачак хыялы чагылышыдыр, күрәсең.

Шагыйрьнең Ана образына актив мөрәҗәгать итүенең сәбәпләрен аның биографиясеннән, иҗтимагый тормыш белән бәйләнешләреннән эзләргә кирәктер.

“...Кем ничектер, ә мин Роберт Миңнуллин елмаюында яшерен җан ярасын күрәм. Үзенең тыйнаклыгында ул ыгы-зыгыдан арыну ысулын тапкан кебек. Пөхтәлегендә, горурлыгында мохтаҗлык арбасын тартучы сагышка тулы балачагы чагыла. Аның бик еш “әнкәй” дип язуында мин “әткәй” мәгънәсен ишетәм. Беләм, атасыз үскәннәргә моны аңлау кыен түгел”, — дип яза язучы һәм тәнкыйтьче Г. Гыйльман. Атасызлык — аеруча малайлар өчен зур сынау.

Р. Миңнуллин иҗатында элегия мотивлары әти кеше турындагы истәлекләр буларак чагылыш таба. “Элегия” шигырендә әтисен сагынучы лирик геройның кичерешләре, тормыш хакыйкатенең гаделсезлеген аңлау бер үзәк өзгеч деталь — кабер өстендә сары чәчәк аткан сәрви куагы аша бирелә. Халык иҗатында гадәттә кайгы-сагыш дәрәҗәсен белдерү өчен кулланылучы сары төс һәм куак образы төп фикер тәэсирен тагын да көчәйтә.

“Әткәй алмагачлары”, “Өянкеләр, тупыллар” шигырьләрендә шагыйрь шулай ук кешенең күңел кичерешләрен пейзаж, тирә-як мохитне тасвирлау аша бирә, алар арасында уртаклыклар таба. “Аның моңы” шигырендә исә әти кешенең холык-фигылен төгәл чагылдыручы деталь булып ул уйнаган гармун тора:

Мин әткәйнең гармун уйнаганын

Еш ишетәм соңгы араларда.

Аның моңы тула

Күптән инде

Төзәлгән дип йөргән яраларга.

Күңелендәге уңалмас яра Р. Миңнуллин лирикасында тирән эз калдырган, һәрвакыт үзен сиздереп торучы әрнү булып аның шигырьләренә килеп кергән.

 

3. Ана тәрбиясе — халык акылы

 

Бөтен гомере буена гаделсезлекне, ялагайлыкны кабул итә алмаган, намуслы һәм дөрес кеше булып калган ана алдында еш кына каршылыклар да булган. Тик ул бирешмәгән, балаларын да гадел, принципиаль итеп тәрбияләргә тырышкан, аларга аң-белем биргән.

“Кызыл тәрбия” шигыренең герое әнә шундый әни “педагогикасының” асылын ача. Бу әсәрдә әлеге ана кебекләр өчен чор идеаллары гаделлек, намуслылык кебек гомумкешелек кыйммәтләре белән бәйле дигән фикер алга сөрелә. Бу сыйфатлар бөтен чорларда да һәрвакыт актуаль. “Ә әнкәйнең “кызыл” тәрбиясе китермәде безгә кызыллык” — лирик герой юкка әйтми бу сүзләрне, шигырьнең шулай дип аталуы да очраклы түгел. Авторның совет чынбарлыгын кара төстә генә күрсәтүчеләргә ишарә итүен аңламый мөмкин түгел. “Кызыл” совет тәрбиясе борын-борыннан килгән халык акылы белән тыгыз бәйле. Ә ул намуслы яшәүдә, тырыш хезмәт белән яңаны төзүдә чагыла. Икейөзлелек хакимлек иткән, яхшысы да, яманы да, агы да, карасы да булган җәмгыятьтә яшәү өчен үзеңнең ныклы үзәгең, катгый инануларың булу таләп ителә. “Китап сүзе” гади халык өчен изге Коръәннән килгән рухи-әхлакый кыйммәтләргә тиң булган. “Китап сүзе” — терәк, кешелекнең нигезе, асылы.

Кеше үзенең асылын саклап калганда гына игелек кыла ала. Ә бу исә йөрәк тавышын ишетә, үз-үзеңне тотышыңны, эш-гамәлләреңне, уй-ниятләреңне шуңа буйсындыра белү дигән сүз. Кешелекнең иң яхшы сыйфатларын үзендә туплаган ана балаларына менә шуларны тапшыра, аларга халыкның рухи байлыгын җиткерә.

Р. Миңнуллин иҗатында Ана — халык традицияләре чагылышы, сабырлык, игелеклелек, тыйнаклык символы.

Әнкәйнең алтын сүзе бар,

Җанга уеп салырлык:

“Авыр чакта, улым, сиңа

Бирсен Ходай сабырлык”.

...Хәтәр заман!

Бер минутта

Җиремнән көл калырлык.

Калмас... калмас... Кешелекне

Саклап калыр сабырлык!

“Бер минутта җирдән көл генә калырлык” хәвефле чорда, кешелек язмышы саксыз бер хәрәкәткә бәйле булганда Р. Миңнуллин җирне саклап калачак иң мөһим сыйфатны ана тәрбиясе белән бәйли, образга иҗтимагый әһәмият бирә. Шагыйрь фикеренчә, күп сынаулар үтәргә, күп кайгы кичерергә туры килсә дә, тәрбияле, намуслы, чын татар хатыннары картлыкта да матурлыгын югалтмый:

Әнкәй дә картайган инде,

Чәчләре дә агарган.

Нур сибелә, нур чәчелә,

Нур бөркелә алардан.

Әнкәйнең чәчләре ап-ак,

Агарган безнең хакка.

Чәчләре агара бара

Күңеле, җаны акка.

Шигырьдә аклыкны сурәтләү, кабатлана килеп, көчәйтелә бара. Бу Ана образын әхлакый-эстетик идеал итеп күтәрә. Лирик герой үзен әнисе алдында бурычлы итеп тоя, аңа табына. Ана шәхесенең бөеклеген, аның асылын шагыйрь үзе өчен гомере буе ача килә. Ул замандашларын аналарның бөеклеген аңларга һәм аларны үзләре исән чагында кадерләргә, аларга бурычны бары тик Кеше булып кына кайтарырга мөмкин булуына игътибар итәргә чакыра.

Р. Миңнуллин Ана образын төрле яклап ача. Әни кеше балалар үстерә, колхозда эшли, тормыш сынауларын сабырлык белән күтәрә, киләчәк алдында зур җаваплылык тоя. Беренче карашка гади генә тоелган шәхестә иң әһәмиятле рухи-әхлакый сыйфатлар тупланган. Р. Миңнуллин әсәрләрендә Ана образы халык язмышыннан, чор этапларыннан аерылгысыз.

 

4. Ана образын тасвирлауда сурәтләү чаралары

 

“Әнкәйнең ап-ак чәчләре” циклына кергән шигырьләрнең һәркайсы аерым әсәр, шул ук вакытта эчтәлеге һәм композициясе буенча алар тыгыз бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып килә. Лирик герой әсәрдән әсәргә үсә, тирәнәя бара.

Р. Миңнуллин бәян ителгәннәргә һәрвакыт үз мөнәсәбәтен белдерә. Анага багышланган шигырьләрендә ул эндәш сүзләрне еш куллана: “Әнкәй, чибәр килеш тор син, яшь килеш кал, түз, яме”, яисә: “Ташлама, әнкәй, ташлама, мине изге догаңнан”. “Синең язмыш” шигырендә эчке диалог дәвам итә:

Берәү булса, ай-һай, белмим,

Уйлыйм — үзәк өзелә!

Язмыш урынына безне

Сайлагансың үзеңә.

Ананың психологик портреты төрле ысуллар белән бирелә. Туган төбәген дә әнисенең бүләге буларак кабул итүче герой өчен Ана образы аның табигате белән тыгыз бәйләнәгән. Мәсәлән, “Сөн буенда әнкәй басып тора” шигырендә Ана һәм Сөн образлары, кешенең кичерешләре белән табигать күренешләре параллель күрсәтелгән.

Сөн буенда әнкәй басып тора.

Сөн һәм Әнкәй! Ерак без генә.

Әнкәемнең күз яшьләре барда

Кипмәс әле Сөн дә тиз генә.

 “Гомуми эчтәлеге, эмоциональ көче, хәтта формасы ягыннан да ул халык дастаннарының аерым күренешләрен хәтерләтә. ...әсәргә киң һәм тирән эпиклык хас: андагы сагыну хисләре, гомер буена дәвам итәчәк кайгы-хәсрәт, гел керфек очына эленеп торган күз яшьләре... Шигырьнең халык эпосына якынайтып торган тагын бер, ифрат та уңышлыы уйланылган махсус детален — эпик мотивын ассызыклап әйтергә кирәк: әсәрнең һәр куплеты “Сөн буенда Әнкәй басып тора” сүзләреннән башлана: беренчедән, шундый ук алым халык эпосы өчен дә ят түгел; икенчедән, бер үк һәм әсәрнең иң әһәмиятле җөмләсенең биш тапкыр кабатлануы әлеге күренешнең озак елларга сузылачагын, ...гомер буена дәвам итәчәген раслап тора”, — дип яза Ф. Урманче.

Ана образын ачу өчен шагыйрь көнкүреш детальләрен куллана: туган йорт, мич яна, әни кеше икмәк пешерә, төннәрен лампа яктысында тегү тегә, көтү каршылый... Бу детальләр лирик геройның эчке дөньясы белән тыгыз бәйләнгән, психологик һәм символик мәгънәгә ия. Мәсәлән, “Кышкы кичтә” шигырендә өйдә ут сүнгәч чоланнан кертелгән “куыгы чатнаган безгә таныш, безгә яшьтәш лампа” туган йортка җыелган балаларга әниләренең яшь чагын искә төшергән, лирик геройны малай чагына алып кайткан образга әверелә.

Үзенең иҗатында Ана образына еш мөрәҗәгать итеп, Р, Миңнуллин, бер яклап, бүгенге хатын-кызның язмышын типиклаштыра (“Синең язмыш”, “Кызыл тәрбия”), икенче яклап, кеше күңеленең бөеклеген үз эченә алган Ана образы кешелекнең идеалына әверелә. Аны сурәтләүдә еш кулланылучы “кояш”, “нур”, “йөрәк җылысы”, “иман нуры”, “изгелек”, “ак яулык” кебек сүзләр Ана образының психологик һәм философик мәгънәсен тагын да тирәнәйтә, укучыга игелекле һәм рәхмәтле лирик геройны күзалларга ярдәм итә. Шагыйрь “изгелекнең кешегә ана сөте белән бирелүенә” инанган. Тормышындагы иң мөһим кеше белән элемтәне югалту лирик герой өчен коточкыч трагедиягә тиң: “...Ташласаң изге догаңнан, мин бәхетле булалмам”, — ди ул.

 

5. Ана образы аша чорның рухи-әхлакый юнәлеше ачыла

 

Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган әсәрләрен бер идея берләштерә, ул — анага хөрмәт, ихтирам, аны ярату һәм аның белән горурлану. Шагыйрь аларда аерым мәгънә күрә. Бу әсәрләр кеше язмышының, чорның, әйләнә-тирәдәгеләрнең асылын билгеләүче категория буларак ачыла. Без аларда халык сагышын, акылын, сабырлыгын, аның намуслы эшләү сәләтен туплаган кайчак катгый, әмма киң күңелле, сыгылмас, көчле шәхес күрәбез.

Р. Миңнуллинның герое — Ана — гомумиләштерелгән образга әверелгән кебек, аның улы Роберт шәхесе итеп кенә түгел, шулай ук ана тәрбиясе алган, аның күңелен нечкәләп тоючы, аны хөрмәт итүче, аңа карата игътибарлы, аның белән горурланучы һәм аңа сокланучы гомумиләштерелгән лирик герой буларак кабул ителә. Кешенең эчке байлыгы иң элек аның әти-әнисенә мөнәсәбәтендә чагыла. Кешеләргә, җәмгыятькә, Ватанга мөнәсәбәт шуның аша формалаша.

Шагыйрь әсәрләрендә Ана образы конкрет тарихи чорда яшәүче гади җир кешесеннән югарырак күтәрелә. Мәсәлән, “Әнкәй хатлары” шигырендә ул әнине илаһилык төшенчәләре белән бәйли:

Гади татар хатынында

Каяндыр ул даһилык?!

Хатларының һәрбер юлыннан

Сизелә илаһилык.

Хат кына да түгел алар,

Ә теләкләр, догалар.

Ул теләкләр, ул догалар

Коръәндә дә юк алар.

Үзенең шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә (“Гаилә учагы сүнмәсме?”, “О, Аналар!” һ.б.) Р. Миңнуллин ата-аналарга мөнәсәбәт, балалар тәрбияләүдә, буыннар бәйләнешен саклап калуда гаиләнең роле кебек көнүзәк темаларга еш мөрәҗәгать итә. Кешеләрнең бер зур гаилә булып яшәүдән баш тартуы, яшьләрнең аерым яшәргә омтылуы, ата-аналар белән бергә яшәүнең “модадан” чыгуы борчый шагыйрьне. Нәтиҗәдә, балалар яслеләрдә, балалар бакчаларында тәрбия алырга мәҗбүр, ди ул. Әби-бабай тәрбиясе күрмәгән балалар исә, шагыйрь фикеренчә, буыннан-буынга тапшырылучы халык авыз иҗаты үрнәкләреннән мәхрүм кала. Картинәйләр бүген оныклар белән табышмаклы уйнамый, аларга мәкаль-әйтемнәр әйтми, картәтиләр әкият сөйли белми. Әниләр бишек җыры җырламый. Буыннар бәйләнеше өзелә, дип яза шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе. Туган телне, җырларны белмәү, меңъеллык тарихы булган әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынмау да шулай ук гаиләдән, тамырларыбызны, нәселебезне онытудан, әби-бабаларыбызның каберләрен караудан баш тартудан, туганлык җепләре йомшарудан башланмыймени инде, дип сорау куя ул һәм: “Әлбәттә, бу шулай!” — дип катгый җавап бирә.

Бүген шагыйрьләр халыкның әхлакый сукырлыгының сәбәпләрен тамырларыңны оныту, буыннар бәйләнешен югалту белән аңлата. Тарихи хаталарны аңлап, татарларда борын-борыннан көчле булган гаилә культын, милли традицияләрнең мөһим элементы — туганлык бәйләнешләрен, кешеләр арасындагы ихлас мөнәсәбәтләрне тергезергә кирәк дигән фикерне әйтә Р. Миңнуллин. Һәм үзенең әсәрләрендә шушы идеяне үстерә бара. Балаларының киләчәге өчен җаваплылык тоючы, аларның күңеленә изге дога сала алучы, иртәгәсе көнгә ышанычны саклап кала белүче ана лирик герой өчен — рухи бөеклек, кешелекнең идеалы. Р. Миңнуллинның шигырьләр циклын берләштереп торучы төп фикер нәкъ менә шушы.

“Синең бишек җырларың” шигырендә лирик герой әнисенә: “Ул җырларың кирәк миңа җырлар өчен улыма, җырлар өчен кызыма!” — дип мөрәҗәгать итә. Бишек җыры символик мәгънәгә ия. Шагыйрь фикеренчә, бишек җыры, әнкәй моңы кешенең асылын билгели, аңа рухи гармония бирә, аны туган тел моңын тоярга өйрәтә.

Лирик герой бөтен гомерен балаларына багышлаган ананың мәхәббәтенең, аның догаларының һәм теләкләренең үзен тормыш сынауларыннан саклап кала алу, җаннарны сафландыру көченә ия булуына чын-чынлап ышана.

Кешегә вөҗдан иреге, ихтыяр көче, үз юлыңны сайлау мөмкинлеге бирелгән. Шагыйрь фикеренчә, йөрәгендә иман һәм дога, көй һәм моң йөрткән кеше генә үсә, камилләшә ала.

Вакыт үтә, кешеләр үзгәрә. Аларның яшәешне аңлавы, тойгы-кичерешләре дә башкача була бара. Әмма балачакта гаиләдә салынган кыйммәтләр кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Шагыйрь үзен якты дөньяга тудырган, бишек җыры көйләгән, үзендә ихласлык һәм кешеләргә ышану кебек сыйфатларны тәрбияләгән анага карата йөрәгендә рәхмәт хисләре саклый. Ана образы аша шундый төп фикер раслана. Ул — кешеләргә файдалы булу, үзеңне аларга кирәкле итеп тою, аларга күңел җылысы бирә белү. Боларның барысы да яшәү мәгънәсе булып тора, кешене бәхетле итә.

Күрүебезчә, Р. Миңнуллин традицион теманы тар кысалар эчендә генә калдырмый. Шагыйрь чор проблемалары аша, аларны ана образы белән бәйләп, замананың рухи-әхлакый юнәлешләрен ачып бирергә омтыла.

 

Йомгаклау

 

Татар әдәбиятында Ана образына зур урын бирелә, ул борын-борыннан изгелек, тәрбиялелек төшенчәләре белән бергә куела.  Халык авыз иҗатында нечкә лирика белән сугарылган Ана образы, язма әдәбиятның һәр этабында тагын да яңа эчтәлек белән баетылып, чор рухын, ил һәм милләт язмышын чагылдыра.

Татар әдәбиятында Ана образы аша һәр чорның асылы, эчтәлеге, кыйммәтләр системасы ачыла. Бу тема хәзерге татар әдәбиятында да зур урын алып тора. Бүгенге татар шагыйрьләре арасында Аналар турында күп һәм нәтиҗәле язучы дип, һичшиксез, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны атый алабыз. Шагыйрь үзенең ана турындагы шигырьләре аша тормыштагы бик күп күренешләргә бәя бирә, яшәеш һәм иҗат принципларын билгели.

Роберт Миңнуллин иҗатында, нигездә, үзара тыгыз бәйләнгән Ана һәм Туган җир образлары әсәрдән әсәргә тулырак ачыла бара, шагыйрь иҗатының үзәген тәшкил итүче гуманистик идеяләрне чагылдыра.

Ананың тормышы белән бәйле гап-гади вакыйгаларда һәм күренешләрдә, лирик уйлануларда тыйнак, нечкә күңелле, әмма көчле рухлы татар хатынының шәхесе ачыла. Улы ананың рухи ныклыгына, ихласлыгына соклана. Автор Ана образын рухи-әхлакый матурлык, акыл, игелеклелек, батырлык, гармония идеалы итеп күтәрә.

Р. Миңнуллинның Ана язмышы турында уйлануларында, аның бөеклегенә дан җырлауда, аны шәхес буларак ачуга омтылуда лирик геройның үзен аңлау теләге ята. Ватан, халык һәм чор шагыйрь өчен үз әнисеннән, туган йортыннан, туган як табигатеннән башлана. Шагыйрь Ана образы аша кешене үз Ватаны, үз халкы белән бәйли. Әнкәйнең бишек җырлары лирик геройга халык моңын ачкан, ана үрнәге хезмәткә, милли традицияләргә хөрмәт белән карауны тәрбияләгән.

Р. Миңнуллин Ана образын төрле яклап ача. Әни кеше балалар үстерә, колхозда эшли, тормыш сынауларын сабырлык белән күтәрә, киләчәк алдында зур җаваплылык тоя. Р. Миңнуллин әсәрләрендә Ана образы халык язмышыннан, чор этапларыннан аерылгысыз.Гомумән, Р.Миңнуллин иҗатында әнкәй образы аша күп нәрсә әйтелә,күп нәрсәгә бәя бирелә, яшәү кыйблалары билгеләнә.

Ана өчен гаделлек, намуслылык идеал булып тора. Аның тәрбиясе борын-борыннан килгән халык акылы белән тыгыз бәйле һәм намуслы яшәүдә, тырыш хезмәттә чагыла. Кешелекнең иң яхшы сыйфатларын үзендә туплаган Ана балаларына менә шуларны тапшыра, аларга халыкның рухи байлыгын җиткерә. Шагыйрь замандашларын аналарның бөеклеген аңларга һәм аларны үзләре исән чагында кадерләргә, аларга балалык бурычын бары тик Кеше булып кына кайтарырга мөмкин булуына игътибар итәргә чакыра.

Р. Миңнуллин, тарихи хаталарны аңлап, татарларда борын-борыннан көчле булган гаилә культын, милли традицияләрнең мөһим элементы — туганлык бәйләнешләрен, кешеләр арасындагы ихлас мөнәсәбәтләрне тергезергә кирәк дигән фикерне әйтә. Балаларының киләчәге өчен җаваплылык тоючы, аларның күңеленә изге дога сала алучы, иртәгәсе көнгә ышанычны саклап кала белүче ана лирик герой өчен — рухи бөеклек, кешелекнең идеалы. Р. Миңнуллинның шигырьләр циклын берләштереп торучы төп фикер нәкъ менә шушы. Кешенең эчке байлыгы иң элек аның әти-әнисенә мөнәсәбәтендә чагыла. Кешеләргә, җәмгыятькә, Ватанга мөнәсәбәт шуның аша формалаша.

Шагыйрь чор проблемаларын ана образы белән бәйләп, замананың рухи-әхлакый юнәлешләрен ачып бирергә омтыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

 

1. Гариуллин Васил. Әниләргә дан җырлаучы. “Мәгърифәт”.

2. Миңнуллин Роберт. Әнкәй безне Сөннән алып кайткан... — Казан: Мәгариф, 2002. — 224 б.

3. Миңнуллин Роберт. Талбишек — Казан: Мәгариф, 1995. — 480 б.

4. Миңнуллин Роберт. Күңелләр нечкәргәндә... — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2004. — 175 бит.

5. Миңнуллин Роберт. Мин яратам әле — Уфа: Китап, 1994. — 272 бит.

6. Сахаутдинова Ф. З. Особенности художественной концепции личности в творчестве Роберта Миннуллина// Вестник Челябинского государственного университета. 2009. № 7 (188).

7. Урманче Ф. И. Роберт Миңнуллин: шигьри осталык серләре — Казан: Мәгариф, 2005. — 335 б.

Поделиться:

Рисуем домики зимой

Сказка про Серого Зайку

Швейня

Акварельные гвоздики

Ёжикина Радость