"Нәуруз" бәйрәме
материал (старшая группа) по теме

"Нәуруз" бәйрәменә сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Scenariy_prazdnika_Nauruz_na_tatarskom_yazyke.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

 «Нәүрүз» бәйрәме.

Ал. бар.: Кадерле балалар, кунаклар! Без буген сезнен белән Нәүрүз бәйрәменә җыелдык. Язның нгшәзхүэңдлодлорпавыыфөр көн белән төн тигезләшкән вакыты, 21-22 март көннәрендә уткәрелгән ул бәйрәм. Нәурүз – язны каршылап, язгы чәчу эшләре башланыр алдыннан уткәрелә торган халык бәйрәме ул.

Борын уткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Жаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән.

Нәүрүз мобарәкбад!

1 бала: Эйдә, кояш, сип нурыңны,

         Кызганма бер дә.

         Зур бәйрәм, кунелле бәйрәм

         Нәүрүз буген бездә.

2 бала: Менә инде яз килде,

         Тубәдән тамчы тама.

         Көндез көн җылы була,

         Суыта кичкә таба.

3 бала: Тамчылар бии тып та тып,

         Тамчылар сикерәләр.

         Аларны булмый туктатып

         Алар яз китерәләр.

4 бала: Аяз куктән ал нурлар

         Бөркелә.

         Нурланып туган илгә

         Яз килә.

5 бала: Яз килә, яз килә

         Сыерчыклар килә.

         Гөрләшеп, сайрашып

         Җырчы кошлар килә.

6 бала: Яз килде, кояш көлде,

         Дөньяга нур бөркелде.

         Уянды бар агачлар,

         Куанды алмагачлар.

7 бала: Тып-тын hава, нурлар ява,

         Көн аяз.

         Бар дөньяга нурлар сибеп

         Килә яз.

8 бала: Кил син тизрәк, бөтен дөнья уянсын.

         Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын.

9 бала: Кил син, язым, тизрәк кил,

         Бик сагынып көтәбез.

         Жырлар җырлап, сөеп, зурлап,

         Сине тәбрик итәбез!

Жыр «Яз җитә»

Ал. бар.: Эйе, яздан да матуррак, яздан да ямьлерәк hәм күнеллерәк вакыт юктыр ул. Зәңгәр куктән алсу кояш колә, язнын матурлыгына сокланып җырчы кошлар сайрый, җирдә гөрләвекләр шавы ишетелә.Менә шундый матур вакытта үткәрелгән ул «Нәүрүз» бәйрәме. Бу көнне ойдән-ойгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына саулык-иминлек, кырларга бай уныш, озын гомер теләгәннәр. Балалар да кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр.

1 бала: Торыгыз, тор хуҗалар!

         Нәүрүз җитте, беләмсез?

         Нәүрүзчеләр килде сезгә,

         Ни сөенче бирәсез?

2 бала: Өйдәме түтәй?

         Җәтрәк бир күкәй!

         Бирсәң безгә өч күкәй,

         Тавыгың салыр йөз күкәй.

3 бала: Табага кабак кирәк,

         Май, күкәй, калач кирәк.

         Күмәчен дә кызганма,

         Озак яшә сызланма.

4 бала: Нәүрүз әйттек без сезгә,

         Хакын бирегез безгә,

         Яшегез җитсен йөзгә,

         Малыгыз артсын көзгә,

         Нәүрүз мобарәкбад!

Ал. бар.: Нәүрүз килә яшәреп,

            Яшәреп тә, теш ярып.

            Тамагыңны туйдырыр

            Иген-икмәк уңдырыр.

            Хуш киләсен, Нәүрүз,

                Рәхим ит!

(Нәүрүзбикә салмак кына атлап керә)

Нәүрүз: Агымсулар кичтем мин,

          Сезгә килеп җиттем мин.

          Нәүрүз әйтеп үттем мин,

          Нәүрүз мобарәк булсын!

Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Мин – Яз кызы Нәүрүзбикә. Сезгә яз шатлыгы алып килдем. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхетләр, куп шатлыклар телим.

Ал. бар.: Рәхмәт, Нәүрүз, яхшы теләкләреңә. Без син килүгә бик шат. Эйдәгез, балалар, яз килүгә шатланып уен уйнап алыйк.

Уен «Яз, балалар, яңгыр».

(Санамыш ярдәмендә бер бала «яңгыр» итеп сайлана)

Санамыш: Әлчи, бәлчи

               Әти мина күлмәк үлчи.

               Чәүкә, чыпчык

               Син кал, бу чык.

Балалар: Исәнме яз, матур яз,

            Безне сагынып килдеңме?

            Агачларга, куакларга

            Яшел чуклар элдеңме?

Яз: Саумы, нәни дусларым!

      Сезне сагынып килдем мин.

      Сезгә аяз көннәрдә,

      Янгыр да китердем мин.

Балалар: Янгыр, яу, яу, яу!

            Бар табигать юынсын,

            Тирә-як көлеп торсын.

Яңгыр: Яу, яу, яу, яу дип янгыр телисез, ә узегез качып йөрисез.

(Яңгыр балаларны куа, урындыкларга утыралар)

Нәүрүз: Бик матур уйнадыгыз. Э хәзер минем сезнең тапкырлылыгызны тикшереп карыйсым килә. Ягез әле табышмакларга җаваплар табып карагыз, игътибар белән тыңлагыз.

  1. Боз hәм кар эреде        

Сулар йөгерде.

Егълап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара.

                (Яз)

  1. Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта.

                (Кояш)

  1. Борынсыз чыпчык боз тишә.

(Тамчы)

  1. Күктән килде, җиргә иңде.

(Яңгыр)

  1. Үзе туңа, өйгә керми

Үзе елый да, елый.

                (Боз)

Нәүрүз: Булдырдыгыз балалар, бик тапкырлар икәнсез. Балалар яз көне табигать кышкы йокысыннан уяна, хайваннар, кошлар, боҗәкләр дә үзләренен яна тормышларын башлыйлар.

        Эй дусларым, килегез,

        Күнел ачу көнебез.

        Татарча матур итеп,

        Без уйныйбыз, күрегез.

(«Яулык салыш» уены)

        Кулъяулыгым яшел, яшел

        Яшел чирәм остендә.

        Сиздермичә ташлап китәм

        Бер иптәшем артына.

                (Җәзалар: такмаклар әйту)

Ал. бар.: Арымадыгызмы әле, балалар? Тагын уйныйбызмы?

                

(Уен «Чума үрдәк, чума каз»)

Нәүрүз: Балалар, сез мине бик шатландырдыгыз. Сез матур итеп бәйрәм итә беләсез икән. Рәхмәт сезгә. Минем сезгә бер үтенечем бар. Кадерле балалар! Табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел  яшел булсын!

Ал. бар.: Рәхмәт Нәүрүз. Без синең бөтен теләкләренне дә үтәрбез.

Буген бездә Нәүрүз-бәйрәм

Без җырлыйбыз әйләнеп,

Безнең болай җырлашулар,

Калсын сагынып сойләрлек.

                («Коймаклар уен-җыры)

        Буген Нәүрүз бәйрәменә

        Без чакырдык кунаклар.

        Кунакларнын килүенә

        Без пешердек коймаклар.

        Коймакларга карасаң,

        Менә шулай купергән,

        Менә шулай кысылган,

        Менә шулай җәелгән.

        Коймагынны майлап ал,

        Теләгенне сайлап ал.

(Нәүрүз бер баланы сайлап ала, бииләр)

Ал. бар.: Менә безнең коймакларыбыз да пешеп җитте. Бергәләп коймаклар белән чәй әчәрбез.

Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!

Эшләрегез уң булсын,

Теләгегез юш булсын.

        Куңелләрегез хуш булсын!

        Нәүрүз мобарәкбад!

        Котлы булсын яз!