Татар теленнән эш программасы 1 кл
рабочая программа (1 класс) на тему
Ф.М. Әлмиеваның 2014-15уку елына 1нче сыйныфта
татар теленнән эш программасына аннотация
1.Сәгатьләр саны: атнага 2сәгать, елга 66сәгать.
2.УМК: Россия мэктэбе, К.С. Фәтхуллова, Р.З.Хәйдарова Күңелле татар теле.1 нче сыйныф Казан 2011
3.Курсның максаты һәм бурычлары:
башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру;
укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Икенче сыйныфта укучы рус телле укучыларга тәкъдим ителгән укыту методик комплекты (УМК) коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзелгән.
Татар телен дәүләт теле буларак укыту түбәндәге максатларны күзаллый:
телне аралашу чарасы буларак өйрәнү;
укучыны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү;
укучының күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.
4. Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр: Шәхси нәтиҗәләр:
шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;
ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү.
Метапредмет(регулятив, коммуникатив, танып- белү) нәтиҗәләре:
уку хезмәтеңә бәя бирә белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
әңгәмәдәшеңең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
укыганның эчтәләген аңлап, биремнәрне мөстәкыйль үтәү.
Предмет нәтиҗәләре:
Диалогик сөйләм
сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү; билгеле бер тема буенча кечкенә диалоглар төзи белү; программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу;
Монологик сөйләм
җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информаөия бирә белү.
Тыңлап аңлау
нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерыргаөйрәтү;
ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
Уку
хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
Язу
татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
бәйрәмнәр белән котлау язу.
5. Эш программасы аңлатма язудан һәм календарь-тематик планлаштырудан тора.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 250 КБ |
Предварительный просмотр:
ДӘРЕСЛӘРНЕ ПЛАНЛАШТЫРУ | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Дәрес ләр тәртибе | Дәрес темасы | Контроль үлчәү төре | Укучылар эшчәнлегенә характеристика яки эш төрләре | Дәрес тибы | Сөйләм материалы | Көтелгән нәтиҗәләр | Үткәрү вакыты | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
сөйләм үрнәге | сүзләр | Метапредмет | Шәхси нәтиҗәләр | Предмет | План буенча | Фактта | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Әйдәгез, танышабыз! (7 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
1 | Әйдәгез танышабыз . | Диалог төзү | Рәсемнәр өстендә эш, диалоглар төзү ,китап белән эш | ЛКФ (лексик күнекмәләр формалаштыру) | Исәнме(сез)! Хәерле көн! Сау булы(гыз)! Син кем? Мин – малай. Мин – кыз. Синең исемең ничек? Мин – Азат. Ә синең исемең ничек? | исәнме(сез) хәерле көн сау бул мин син, сез малай кыз кем исем ничек укучы укытучы | Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү | Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау | Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү. | 3.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
2
| Бу кем? соравы һәм аңа җавап | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Диалоглар төзү, рәсемнәр белән эш | ЛКФ | Бу – укытучы. Ә бу – укучы. Мин укучы. Бу нәрсә? Бу – күбәләк. Әйдә уйныйбыз | Акбай эт песи нәрсә күбәләк әйдә уйныйбыз | . Белемнәрне практикада куллану | Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; бу кем7 соравы аша кирәкле информацияне ала белү | Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү. | 6.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
3 | Раслау һәм кире кагу. | Ситуатив күнегү | Рәсемнәр өстендә эш, диалоглар төзү | ЛКФ | . Бу Азатмы? Әйе, бу –Азат . Юк, бу Азат түгел. Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы | әйе аның түгел юк хәлләр рәхмәт яхшы | Белемнәрне практикада куллану | татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру | Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү (малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү | 10.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
4
| Әйдәгез танышабыз | Монологик сөйләм | Рәсемнәр өстендә эш | Д/МС (диало-гик, монологик сөйләм) | Дәреслек белән эшли белү | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белү | 13.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
5 | Татарстан шәһәрләре | Ситуатив күнегү | Карта рәсеме буенча эш, диалоглар төзү | Д/МС | Бу нинди шәһәр? Бу Казанмы? Юк, бу Казан түгел, бу – Әлмәт. | Казан Чаллы Түбән Кама Бөгелмә Чистай Зәй Алабуга Әлмәт Нурлат яши шәһәр кайда | Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурлану хисе уяту,үз илеңнең һәм татар халкының тарихына бәйлелекне тою | Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү. | 17.09 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
6
| Әйдә, бергә уйныйбыз | Ситуатив күнегү | Ситуатив күнегү -ләр эшләү | Д/МС | Мин Казанда яшим. Кем шәһәрдә яши? Кем авылда яши? Мин шәһәрдә яшим. Мин авылда яшим.. Әйдә, бергә уйныйбыз! | авыл урман әйдә уйныйбыз бергә | Эш сыйфатына бәя бирә белү. | Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; | Бергә уйнарга чакыра белү. | 20.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
7
| Сиңа ничә яшь? соравы һәм аңа җавап формасы | Ситуатив күнегү | Дәреслек белән эш, “Мин нишлим?”уены | Д/МС | . Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин беренче сыйныфта укыйм. | сыйныф укый ничәнче беренче | Сорауга төгәл җавап бирә белү | Үз фикереңне әйтергә омтылыш тудыру,танып белүчәнлекне үстерү | Өйрәнелгән барлык конструкцияләрне яңа дидактик материаллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау. Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү | 24.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Урман дусларыбыз (3 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
8 | Кыргый хайваннар | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Ситуатив күнегү | ЛКФ | Исәнме, Аю дус! Хәлләр ничек? Рәхмәт, яхшы. Ничә аю бар? Монда Шүрәле бармы? Бу төлкеме? Әйе, бу төлке. Юк, бу төлке түгел | аю куян бүре төлке керпе тиен кош дус . | Нәтиҗәдән чыгып үзеңә контроль ясарга кирәклеген | Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; | Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. | 27.09 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
9 | Урман дусларыбыз | Ситуатив күнегү | Рәсемнәр белән эш | ЛКФ ГКК | Азат, кил әле монда. Азат, әйдә бергә уйныйбыз. | монда әле сәлам кил бар | Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү | Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу | Кайда яши? Кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Иптәшеңне уйнарга чакыра белү. | 1.10 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
10 | Рус халык әкияте “Теремкәй” | Рәсемнәр белән эш .Рәсемнәр өстендә эш, төрле рольле уеннар | ЛГК | Төремкәйдә кем яши? Әйдә, кер, бергә яшибез. | кер бергә яшибез | Билгеле бер эшчәнлекне оештыруны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кертү үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирү | Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру; | “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү | 4.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Спорт бәйрәме (5сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
11 | Спорт бәйрәме. Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы | ГКФ | Надя, утыр (бас әле). | бас утыр сикер җырла кил йөз уйна | Белемнәрне практикада куллану | Уку эшчәнлеген үзоештыру нигезләрен демонстрацияләү | Иптәшеңә командалар бирә белү. | 8.10 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
12 | Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3нче зат берлек сан формасы | Рәсемнәр өстендә эш, төрле рольле уеннар | ГКФ | . Акбай нишли? Акбай йөгерә (сикерә). | йөгерә йөзә сикерә оча | Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү | Тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлау әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәгә шәхси караш формалашуны аңлау | Нишли? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру; өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән таныштыру | 11.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
13 | Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү | Диалог төзү | ЛКФ | Булат, урамга чык. Әйдә, бергә уйныйбыз. | алмагач сандугач ярый урамга чык Булат укый утыра кояш | Нәтиҗәдән чыгып үзеңә контроль ясарга кирәклеген | татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. | Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү, ризалыгыңны белдерә белү. | 15.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
14 | Ничә соравы, аңа җавап формасы | Ситуатив күнегү | ГКФ | Син нишлисең? Мин уйныйм. Кем белән уйныйсың? Мин Акбай белән уйныйм | . әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру | уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру. | 18.10 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
15 | Кем белән уйныйсың соравы,аңа җавап формасы | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Сюжетлы рәсемнәрне кулланып диалог төзү | Д/МС | ; Син нишлисең? Мин уйныйм. Кем белән уйныйсың? Мин Акбай белән уйныйм | Нәтиҗәдән чыгып үзеңә контроль ясарга кирәклеген | Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү. | Кем белән уйныйсың? соравын әйтә, аңа җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру | 22.10 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Мәктәптә (4 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
16 | Уку-язу әсбаплары | Далог төзү | ЛКФ | Сумкада нәрсә бар? Сумкада дәфтәр бар. Сумкада дәфтәр бармы? Сумкада дәфтәр юк. Ничә китап бар? Ике китап бар. | дәфтәр каләм китап бетергеч карандаш акбур ак кара кызыл сары яшел зәңгәр | Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү | Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү. | 25.10 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
17 | Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү,үзеңә сорап ала белү формасы | Ситуатив күнегү | Сюжетлы рәсемнәрне кулланып диалог төзү | ГКК Д/МС | Сиңа китап кирәкме? Миңа китап бир әле. Миңа дәфтәр кирәк. Юк, миңа дәфтәр түгел, китап кирәк. Мә дәфтәр. | бир әле кирәк кирәкми мә | Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү | татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. | Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү. | 29.10 | 8.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
18 | Без ничек укыйбыз? | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Дәреслек белән эш, диалоглар төзү | Д/МС | Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Мин чиста язам. | укый яза рәсем ясый җырлый саный ала бишле дүртле өчле икеле яхшы пычрак дөрес | Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү | Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәрдән | Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү. | 8.11 | 12.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
19 | “ Мәктәптә” темасын йомгаклау | ЛКФ ГКК | Өстәлдә нәрсә бар? Өстәлдә китап бар. Ничә китап бар? Ике китап бар | өстәл урындык такта | . Парларда һәм күмәк эшли белү чыгып ) | Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү. | Предметларның урынын, санын әйтә белү. | 12.11 | 12.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Йорт хайваннары һәм кошлары (6 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
20 | Яши фигыленең берлек сан, I.II зат формасы Вв хәрефе | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ГКК | Бу – сыер. Ул авылда яши. | ат сыер сарык дуңгыз кәҗә каз үрдәк әтәч тавык чеби эт песи | Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү | Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү. | Яши фигылен I, II затта куллану; Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү. | 15.11 | 15.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
21 | Хайваннарны сурәтләү | Картиналар өстендә эш,хайваннар һәм кошлар турында сөйләшү | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | ГКФ Д/МС | Ат зур, көчле. Мәче кечкенә, матур. Син кая барасың? Мин урманга барам. | Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика | эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; | Хайваннарны сурәтли белү. Кая? соравы һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру. | 19.11 | 19.11 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
22 | Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | Д/МС | Гали, син нәрсә яратасың? Мин пәрәмәч яратам. | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру. | Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканны әйтә һәм сорый белү. | 22.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
23 | Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы | Дәреслек белән эш, диалоглар төзү | ГКК | Мин мәктәптән кайтам. Мин өйгә кайтам. Мин урамда уйныйм. | чыга | Бу кайда ? соравы аша кирәкле информацияне ала белү | Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү. | 26.11 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
24 | Исемнәрнең I зат берлек сан тартым белән төрләнеше | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | ГКФ | Минем куяным. Минем этем. | эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; | Предметның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү. Исемнәргә берлек санда беренче зат тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру. | 29.11 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
25 | “Без йоклыйбыз” тексты | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ЛКФ Д/М с. | Әни, тыныч йокы! Әти, хәерле иртә! | әни әти бәби бала йоклый тыныч йокы хәерле иртә без йоклыйбыз | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Үз гамәлләреңә,эшләреңә,сүзләреңә бәя бирү. | Тыныч йокы, хәерле иртә теләү. Йоклый фигылен I, III затта сөйләмдә куллану. | 3.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Бакчада (5 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
26 | Кирәк, кирәкми сүзләре | ДСҮ (диалогик сөйләм үстерү) | Сиңа кыяр кирәкме? Юк, миңа кыяр кирәкми (кирәк түгел). Миңа кишер кирәк. Монда ничә кыяр бар. Миңа биш кыяр бир әле. | кишер кыяр кәбестә бәрәңге суган кабак яшелчә | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу | Жж хәрефе. Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануга ирешү. | 6.12 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
27 | Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | ЛКФ ДСҮ | Син нәрсә яратасың? Мин җиләк яратам. Ә чия яратасыңмы? Юк, яратмыйм | җиләк алма чия карлыган әфлисун җиләк-җимеш тәмле чәчәк бар матур җыя | . | Җҗ хәрефе. Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү. Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. | 10.12 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
28 | Шалкан”әкиятен сәхнәләштерү. | ЛКФ Д/МС | Әби, кил әле тизрәк,булыш | әби бабай үсә тарта булыша | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | “Шалкан”әкиятенең эчтәлеге белән танышу. Әкиятне сәхнәләштерү. | 13.12 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
29 | Безнең бакчада | Д/МС | .Миңа кызыл чәчәк кирәк. Мә кызыл чәчәк. Рәхмәт. Чәчәк матур. Бакчада помидор үсәме? Әйе, үсә. | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Бакчада нәрсә үскәнен әйтә белү | 17.12 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
30 | Хезмәтенә карап,геройга бәя бирү | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ЛКФ Д/МС | Саша алмагачка су сибә. Таня, син яхшы, эшчән кыз. | су сибә үсә эшчән | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирү. | 20.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Кыш җитте (7 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
31 | Кышкы уенга чакыру | ГКФ | Әйдә, урамга чыгабыз! Көн нинди? Көн салкын (җил исә). Кар явамы? Юк, яумый. | кыш кыш көне салкын буран кар ява җил исә ява чыга | Кышкы уеннарга караган лексиканы актив сөйләмгә кертү | Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру. | 24.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
32 | Кыш бабайга хат язабыз | ЛКФ ГКФ | Кыш бабай, кил тизрәк, Миңа бүләк кирәк! Миңа бүләк бармы? | Кыш бабай Кар кызы Хат бүләк шар курчак машина килә | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, кыш бабайдан бүләк сорап ала белү. | 27.12 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
33 | Кышкы уеннар | Д/МС | Мин чана (чаңгы) шуам. Синең тимераягың бармы? Юк, минем тимераягым юк. | чаңгы чана тимераяк шуа | Кышкы уеннарга караган лексиканы актив сөйләмгә кертү | Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. | 14.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
34 | Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирү | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ГКК Д/МС | Коля тауга бара. Коля тауда чаңгы шуа. Коля таудан кайта. Синең чаңгың бармы? | әйе юк түгел | Бу кайда ? соравы аша кирәкле информацияне ала белү | Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү. | 17.01 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
35 | Бәйрәмдә | Д/МС | Алсу! Сине Яңа ел белән котлыйм | Яңа ел чыршы котлыйм | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Гаилә һәм җәмгыять кыйммәтләрен кабул итү һәм хөрмәт итү, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белү,. | Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. | 21.01 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
36 | Төсләр | ГКК | . Оля, сиңа ничә яшь? Сигез яшь. Синең чанаң нинди? Минем чанам зәңгәр. | Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү | 24.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
37 | Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе | ГКК | Мин Казанга барам. Кем белән барасың? Әни белән. Кайчан? Иртәгә. | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. Татар авазларын дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү. | 28.01 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Сәламәт бул (5 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
38 | Тән әгъзаларының исемнәре | Рәсемнәр өстендә эш, “Кем күбрәк җөмлә әйтә?” | ЛКФ ГКК | Бу баш. Бу кулмы? Әйе, бу кул. Юк, бу кул түгел | баш бит чәч колак борын авыз кул бармак аяк теш | . | Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу | Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.
| 31.01 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
39 | Авырта фигыленең юклык формасы | ЛКК ГКФ | Кай җирең авырта? Синең башың (күзең) авыртамы? Минем башым (күзем) авыртмый. Минем кулым авырта. | авыртмый авырта | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу | Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру. | 4.02 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
40 | Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ЛКК | Дәү әни, хәлең ничек? Кай җирең авырта? Миңа чәй бир әле. Бал белән чәй эч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша! Чиста йөр! | зарядка яса чана шу тимераякта шу йөз йөгер суган | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу | \Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. | 7.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
41 | Шәхси гигиена предметлары | Рәсемнәр өстендә эш, “Кем күбрәк җөмлә әйтә?” | ЛКФ ДМС | Бу синең сөлгеңме? Әйе, минем сөлгем. Нинди матур! Әйе, миңа яшел сөлге ошый. | теш щеткасы сөлге сабын тарак тарый чистарта | Эш сыйфатына бәя бирә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләре үстерү | Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу | Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белү. Аларны сорап ала белү. I, II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү. | 18.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
42 | Мин сабын белән кул юам - төзелмәсе | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ГКФ | Дима нишли? Дима бит юа. Нәрсә белән юа? Сабын белән юа. Олег, синең кулың чистамы? Әйе, минем кулым чиста. (Юк, минем кулым чиста түгел | сөртә юа | ). Бирелгән эталон белән үз эшеңә контроль ясау,кирәкле өстәмәләр кертү,төзәтүләр кертү (эталонга туры килмәсә) | Сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен төгәл үтәүче булырга тырышу | Мин сабын белән кул юам - төзелмәсе белән танышу; Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү. | 21.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Безнең гаилә (6 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
43 | Гаилә | Диалог төзү | Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү | ЛКФ | Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)! Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы | гаилә әби бабай апа абый эне сеңел кеше тату | Эш сыйфатына бәя бирә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләре үстерү | Башкаларның эчке кичерешләренә игътибарлы булу | Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. | 25.02 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
44 | Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау | ЛКФ | Синең гаиләң зурмы? Гаиләдә ничә кеше? Гаиләдә кемнәр бар? Әни аш пешерәме? Әйе, аш пешерә. | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү | Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү. | 28.02 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
45 | Яз фасылы | Диалог төзү | ЛКФ | Әминә, әйдә урамга чыгабыз. Ә көн нинди? Көн җылы. | яз җитә көн җылы кояш көлә кар эри кошлар килә тамчы тама | Үз эшеңә адым саен контроль ясау | Табигатькә соклану ,ярату тәрбияләү | Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү. | 4.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
46 | Һава торышы | Сорау-җавап | Рәсемнәр өстендә эш, “Кем күбрәк җөмлә әйтә?” | ГКФ | . Көн җылымы? Урамга чыгасыңмы? Сиңа яз ошыймы | Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу | Табигатькә соклану ,ярату тәрбияләү | Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. | 7.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
47 | 8 нче Март-әниләр бәйрәме | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш Диалог төзү, хат язу үрнәге белән танышу | ГКФ | Сине бәйрәм белән котлыйм! Уңышлар телим. | кадерле бәйрәм белән уңышлар (сәламәтлек) телим | Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу | Түбәндәге база кыйммәтләрен аңлау һәм кабул итү: “гаилә, изгелек”; шушы сыйфатларның үзеңнең туган-нарыңа карата хөрмәт,әти-әние-ңә мәхәббәттә ча-гылыш табылуы | Бәйрәм белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллана белү үрнәге белән таныштыру | 11.03 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
48 | Мин бүләк бирәм | Сорау-җавап | Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш | ЛКФ | Әнием, хәерле иртә! Әти, хәерле көн! Оля, тыныч йокы сиңа! Рамил, син бүләк бирәсеңме? Әйе, бирәм. Кемгә? Әнигә. | тыныч йокы хәерле иртә (көн, кич) рәхим итегез сау булыгыз бүләк | Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәр-дән чыгып ) | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә “тәмле сүзләр”не куллана белү. | 14.03 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Татар халык ашлары (4 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
49 | Татар халык ашлары | ЛКФ | Мин гөбәдия (өчпочмак) яратам. Бәлеш тәмлеме? Бик тәмле. Улым, утыр. | өчпочмак чәк-чәк бәлеш кыстыбый гөбәдия | Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәр-дән чыгып ) | Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу | Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү. | 18.03 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
50 | Кунакта | ГКК | Әнием (әтием, әбием, бабам, абыем, энем, сеңлем), ашың тәмле булсын! Дустым, чәй эч! Бал белән эч! | Бал дус | әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү; | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. | 21.03 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
51 | Кунакларны каршы ала | Агымдагы | Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш | ЛКФ | Керергә ярыймы? Илдар, әйдә, кер! Чәй эчәсеңме? Конфет белән эч! | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу | Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү; | 1.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
52 | Туган көн–зур бәйрәм | Фронталь | ЛКФ | Коля, син җырлыйсыңмы? Юк, мин йөгерәм, сикерәм. Ә Гали нишли? Гали Бии. Туган көн белән котлыйм. | туган көн бәхет телим | Акылда һәм сөйләмдә уку э шчәнлеген оештыру һәм үз еңнең эшеңә бәя бирү | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. | 4.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Кибеттә (6 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
53 | Ашамлыклар | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ЛКФ | . Син өчпочмак ашыйсыңмы? Әйе, ашыйм. Сөт эчәсеңме? Әйе, эчәм. | ипи сөт май сыр шикәр кәнфит аш чәй баллы ачы | Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу | Икмәккә каратахөрмәт уяту | Эч, аша фигыльләрен I, II, III затта берлек санда куллана белү. | 8.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
54 | Ашамлыклар кибетендә | Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү | Д/М С | Апа, ипи бармы? Ипи бар. Ничә сум? 10 сум. | ипи сөт май сыр шикәр кәнфит аш чәй баллы ачы | Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Кибеттә сатып ала белү | 11.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
55 | Савыт-саба | Агымдагы | ЛКФ | чынаяк чәйнек тәлинкә чәнечке кашык пычак | Куелган мәсьәлә буенча эшләрне сайлап алу | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү | 15.04 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
56 | Барый Рәхмәт “Аш вакыты” .Ничә? Ничә сум? сораулары | Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш | ЛГКК | Чәйнек ничә сум? Зур чәйнек бармы? Кашык бирегез әле. Чәнечке кирәкме? | ничә ничә сум | Акылда һәм сөйләмдә уку э шчәнлеген оештыру һәм үз еңнең эшеңә бәя бирү | Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу | Ничә? Ничә сум? сорауларын сөйләмдә куллана һәм аларга җавап бирә белү; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен сөйләмдә куллана белү. | 18.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
57 | Киемнәр | ЛКФ | Синең башлыгың бармы? Бар. Ул нинди? Зәңгәр. | күлмәк чалбар итек итәк бүрек читек бияләй башлык тун киемнәр | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Киемгә карата сак еараш булдыру | Киемнәрнең исемнәрен дөрес әйтә белү | 22.04 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
58 | Киемнәр кибетендә | ЛКФ | Синең башлыгың бармы? Бар. Ул нинди? Зәңгәр. | күлмәк чалбар итек итәк бүрек читек бияләй башлык тун киемнәр | Уку мотивларын формалаштыру | Киемнәрнең исемен,төсен,нинди кием кигәнеңне әйтә белү | 25.04 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Без шәһәрдә яшибез (4сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
59 | Шәһәрдә | ЛГКК Диалогик сөйләм | ; Син кая барасың? Шәһәргә. Шәһәр нинди? Шәһәрдә урамнар зур, чиста. | чиста матур кечкенә зур пычрак | Укытучы белән берлектә конкрет уку мәсьәләсен кую(элек белгәннәрдән үзләштергәннәр-дән,белмәгәннәрдән чыгып ) | Карта белән эшләүгә кызыксыну уяту | Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү | 29.04 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
60 | Кайда? соравы | Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү | ГКФ | Мин машинада барам. Мин автобуста барам. | Карта белән эшләү күнекмәләләрен камилләштерү | Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; | 2.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
61 | “Татарстан шәһәрләре” темасын кабатлау | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ЛКФ | . Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим. Маша, кая барасың? Кибеткә. Алсу, кайдан кайтасың? Базардан. | Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү | Дәреслек белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту | Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү; исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү | 6.05 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
62 | Исемнәрнең урын-вакыт килеше | Д/МС | Мин Казанда (Минзәләдә, шәһәрдә, авылда) яшим. | Карта белән эшләү күнекмәләләрен камилләштерү | Исемнәрне урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү. | 9.05 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Җәй җитә ( 4 сәгать) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
63 | Җәй җитә | ЛКФ | Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә. | кояш балкый күбәләкләр оча чәчәкләр үсә җиләк-җимеш пешә урамда җылы | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Үз туган ягыңның матурлыгына соклану,аны саклау хисен уяну | Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру. | 13.05 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
64 | Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” | Диалогик һәм монологик сөйләм өстендә эш | ЛГКК | Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә | кояш балкый күбәләкләр оча чәчәкләр үсә җиләк-җимеш пешә урамда җылы | Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Аңлап,сәнгатьле укый белъ кънекмщлщрен формалаштыру | 16.05 | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
65 | Җәйге ял | Дәреслектән рәсемнәрне карау, сорау – җавап алу | Рәсемнәр өстендә эш, карточкалар белән эш Артикуляция өстендә эшләү, сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләшү | Д/МС | Азат, урманга барасыңмы? Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә | кояш балкый күбәләкләр оча чәчәкләр үсә җиләк-җимеш пешә урамда җылы | Сөйләмдә уку эшчәнлеген оештыру һәм үзеңэшеңә бәя бирү | Сөйләм теленең культурасын үстерүгә омтылу .Үз туган ягыңның матурлыгына соклану,аны саклау хисен уяну | Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру. Хәрефләрне танып, текстны сәнгатьле итеп уку. | 20.05 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
66 | Без Сабантуйга барабыз | Рәсемнәргә карап,сорау һәм җавап бирү | Язу дәфтәрендә һәм предметлы рәсемнәр өстендә эш | ЛКФ Д/МС | Дустым, әйдә Сабантуйга барабыз! Син бәйрәмдә нишлисең? Мин йөгерәм (сикерәм, җырлыйм, биим). | чүлмәк вата капчык белән сугыша | Куелган уку мәсьәләсе буенча мөстәкыйль рәвештә планлаштыру һәм үтәү | Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау. | Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү. | 23.05 | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

Татар теленнән эш программасы. 3 нче сыйныф
Авторы А.Х.Нуриева, 3 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы. "Школа России"...

1 сыйныфта татар теленнән эш программасы
Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде....

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...
Хайдарова Р. Х. дәреслеге буенча татар теленнән эш программасы
Р. Х. Хайдарова буенча 1 нче сыйныфлар өчен эш программасы...
