Урманга гөмбәләр җыярга
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Гайсина Венера Алексеевна

Конспект занятия для младшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_poezd1.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема : “Урманга гөмбәләр җыярга”.

Икенче кечкенә ясле төркеме өчен шөгыль конспекты.

Сарман  №3 “Ләйсән” балалар

бакчасы Гайсина В. А.

Бурычлар: Балаларны ел фасылы көз белән таныштыруны дәвам итү. Күзәтүләрдән чыгып табигатьтәге көзге күренешләрдән алган тәэсирләрен ныгыту: яфраклар саргаялар, коелалар, гөмбәләр җыялар. Предметларның төп билгеләрен (төсен,зурлыгын) аера белергә, балаларны бер-берсе артыннан тезелеп йөрергә өйрәтүне давам итү.

Материаллар: көз турында слайдлар, гөмбәләр, кәрзин, һәр балага икешәр яфрак, фонограмма “мин күңелле поезд” музыкасы, поезд тавышы, җил тавышы, йомшак керпе белән тиен, агачлар, яфраклар.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: “Балалар мин сезне бүген урманга алып барырга телим. Барасыгыз киләме?

Балалар....

Тәрбияче: “Балалар урман бездән ерак бит, ничек итеп барырбыз микән анда.

Слайдта. Бу вакытта фонограмма кушыла поездның тәгәрмәчләр шакылдаткан тавышы якынлашканы ишетелә.

Тәрбияче: “Балалар бу нинди тавыш икән? Тыңлагыз әле.

Слайдта. Фонограмма куела тәгәрмәчләр тукылдатканы ишетелә һәм кинәт поезд кычкырып җибәрә.

 Тәрбияче: “Бу нинди тавыш икән соң? Нәрсә тавышына охшаган соң бу?

Балалар ....

Слайдта поезд күренә.

Тәрбияче: “Балалар бу поезд тавышы, безгә поезд килгән икән, ул безне урманга утыртып барырга тели, барабызмы?

Тәрбияче балаларны поезд вагоннары кебек бер-бер артлы тезеп бастыра, слайдта  фонограмма уйный “мин күңелле поезд” 25 секунд дәвам итә. Музыка бетә. 

 (Бүлмәнең бер почмагында урман сүрәтләнгән агачлар куелгн, яфраклар коелган)

Тәрбияче: Менә без урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез әле поездан төшик. Әй балалар көзге урман бигрәк матур, карагыз әле, күпме яфраклар коелган.

Ничек коелдылар микән сон ул яфраклар? Балалар бу яфракларны җил койган. Әйдәгез әле җил тавышын бергәләп тыңлыйк.

(слайдта җил тавышын тыңлыйлар) Ишеттегезме җил искәндә нинди тавыш килә? Ш-ш-ш-ш итеп җил исә. Әйдәгез әле җил тавышын  бергәләп кабатлыйк.   Ш-ш-ш-ш

Тәрбияче: Ә хәзер әйдәгез әле җиргә коелган яфраклар белән уйнап та алыйк.          

 (слайдта  яфраклар коелуы күренә) 

                    Җил исә, исә, исә.

Агачларны селкетә,            (кулларны өскә күтәреп чайкалалар)

Сап-сары яфраклар            

      Коелып җиргә төшә.      (әкрен генә кулларны як якка чайкатып                       чүгәлиләр)

(Тәрбияче балаларга көз турында әзерләнгән слайдларны карарга тәкъдим итә.) 

Балалар көз көне урманда гөмбәләр бик күп үсә. Карагыз эле керпе белән тиен үзләренә нинди матур гөмбәләр тапканнар. Ә бу рәсемдә балалар гөмбә җыялар, аларның кәрзиннәре  гөмбә белән тулган. Балалар безнең урманда да гөмбәләр бармы икән , әйдәгез бергәләп эзләп карыйбыз.

Тәрбияче: Ой балалар,карагыз әле безнең урманыбызда да күпме гөмбә үскән .

 (Гөмбә турында шигыр укыла)

Тәрбияче: Әйдәгез әле без дә сезнең белән гөмбәләр җыябыз.

Тәрбияче белән бергә гөмбәләр җыялар һәм гөмбәләрне бушаталар. 

Тәрбияче: “Балалар гөмбәләр нинди зурлыкта. Монысы нинди? (Зур) Монысы нинди? (кечкенә). Балалар бу зур гөмбә нинди төстә? (сары) Ә монсы? (кызыл) Бу кечкенә гөмбә нинди төстә?

(бу вакытта икенче тәрбияче керпе белән тиенне бүкәнгә  утыртып куя)

Тәрбияче: Балалар каргыз әле безнең янга кемнәр килгән. Керпе белән тиен, әйдәгез әле үзебез җыйган гөмбәләр белән аларны сыйлыйк. Әйдәгез менә бу кәрзингә сары гөмбәләрне салабыз, ә менә монсына кызыл гөмбәләрне салабыз. Сары гөмбәләрне керпегә бирәбез, ә кызыл гөмбәләрне тиенгә бирәбез. 

Булдырдыгыз балалар молодцы, керпе белән тиен бик тә сөенделәр, сезгә рәхмәт әйттеләр.

 (слайдта фонограмма поезд кычкыртканы һәм тәгәрмәчләр тукылдаганы ишетелә.)

Тәрбияче: “Балалар ишетәсезме поезд килде, димәк безгә кайтырга кирәк.  (кайталар)

Кайтканнан соң тәрбияче балаларга сораулар бирә. Кайда бардыгыз? Нәрсә эшләдегез? Кемнәрне күрдегез?

Балаларның барсында мактап башларыннан сыйпап кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"

Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...

Урманга сәяхәт.

Көзге урманга сәяхәт.Максат: Көзге табигатьне күзәтү.Табигатьтә булган үзгәрешләрне күзәтүләр буенча сөйләп бирү. Агачларның исемнәрен искә төшерү. Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен, алард...

Җәйге урманга сәяхәт

Тирә-юньдәге предмет күренешләрен танып белергә  өйрәтү. Балаларда урман үрнәгендә экологик система булдыру, башка җан ияләре белән тыгыз бәйләнештә торуын аңлату, сөйләм телләрен үсте...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

"Урманга сәяхәт"

Җир йөзендә кешенең тормышыннан һәм сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк һичбер нәрсә булмавын һәркайсыбыз аңлый. Аны юкка гына дәүләтнең милли байлыгы димиләр. Халыкның сәламәтлеген саклау проблемасына яңач...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...