Сыйныфтан тыш чара
проект (5 класс) на тему

          Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә... Моннан нәкъ 70 ел элек дөньяда Гитлер исемен йөрткән бер адәм, бөтен кешене үзенә буйсндырырга теләп, сугыш башлаган. Ул яулап алган җирдә яшәүчеләр аңа буйсынырга, кол булып яшәргә тиеш булган. Ниятенең күпмедер өлеше тормышка да ашкан: Гитлер күп илләрне басып алган. Әлеге кара афәт 1941 нче елның матур җәендә безнең илебезгә дә үзенең канатларын җәйгән. Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.Бар халык бер булып дошманга каршы күтәрелгән. Тыныч халык кулына хәрби кием киеп кулына корал алган, заводлар хәрби корал,фабрикалар хәрби кием-салым җитештерә башлаган.Артистлар агитбригадалар төзеп   фронтта концертлар куеп сугышчыларның сугышчан рухын  күтәрсә, язучы-шагыйрьләребез, композиторларыбыз корал белән бергә каләмнәре белән дә көрәшкәннәр. Алар фронт газеталарында хәбәрчеләр булып эшләгәннәр, анда үз әсәрләрен бастырганнар. Сугышчан җырлар, көйләр иҗат иткәннәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл issled.rabota_avtosohranennyy_1.docx44.7 КБ

Предварительный просмотр:

Городская научно-исследовательская конференция школьников

«Интеллект. Карьера»

Секция: «Шаг в науку» (для учащихся 3-5 классов).

Исследовательская работа

                                    “Сугыш өндәмәләре”

  (“Плакаты и лозунги Великой Отечественной Войны” )

                       

Сафина Адиля Ибрагимовна 5 класс,

МБОУ «Школа №35»

                 

                                                                Руководитель:

                                                                Сафина Кадрия Юлдузовна

                                                                МБОУ «Школа №35»

                                                                Приволжского  района  г. Казани

                                                                 учитель татарского языка и литературы

2015год

                                      Эчтәлек

I. Кереш.  

Халыкка килгән афәт............................... ........... ........................................3 бит

 II.Төп өлеш.................................................................................................3-7 бит

1. Сугыш вакытындагы плакат һәм лозунглар........................................3- 4 бит

2.Сугыш чорындагы плакатларда Ватан-ана образы .................................4 бит

3.Сугыш чоры плакатларының тематикасы..............................................5-6 бит

4.”Хәрби карандаш” иҗат коллективының эшчәнлеге ...............................6 бит

5.”ТАСС тәрәзәләре”   ..................................................................................6-7бит

6.КуКрыНикСлар иҗаты..............................................................................7-8 бит

Йомгаклау.........................................................................................................8 бит  

  Кулланылган чаралар исемлеге....................................................................9 бит      

       

   

   

Кереш  

Халыкка килгән афәт

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми,

ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә... Моннан нәкъ 70 ел элек дөньяда Гитлер исемен йөрткән бер адәм, бөтен кешене үзенә буйсндырырга теләп, сугыш башлаган. Ул яулап алган җирдә яшәүчеләр аңа буйсынырга, кол булып яшәргә тиеш булган. Ниятенең күпмедер өлеше тормышка да ашкан: Гитлер күп илләрне басып алган. Әлеге кара афәт 1941 нче елның матур җәендә безнең илебезгә дә үзенең канатларын җәйгән. Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.Бар халык бер булып дошманга каршы күтәрелгән. Тыныч халык кулына хәрби кием киеп кулына корал алган, заводлар хәрби корал,фабрикалар хәрби кием-салым җитештерә башлаган.Артистлар агитбригадалар төзеп   фронтта концертлар куеп сугышчыларның сугышчан рухын  күтәрсә, язучы-шагыйрьләребез, композиторларыбыз корал белән бергә каләмнәре белән дә көрәшкәннәр. Алар фронт газеталарында хәбәрчеләр булып эшләгәннәр, анда үз әсәрләрен бастырганнар. Сугышчан җырлар, көйләр иҗат иткәннәр.

Төп өлеш

Сугыш вакытындагы плакат һәм лозунглар

           Дошманга каршы көрәштән –үзенчәлекле талант ияләре-фикерләрен майлы буялар белән белдерүче талаант ияләре-рәссамнар да читтә калмаган. Алар гади халык белән бергә сугышчан көрәшчеләр сафына басканнар. Алар үз теләкләре белән сугышка киткәннәр. Ләкин фронтта   дошманга каршы бару гына түгел , ә солдатларның сугышчан рухын күтәрү,аларны сугышка өндәү, авыр минутларда юату, уңышларга сөенү дә бик мөһим булган. Шуларны тиз һәм турыдан- туры күрсәтү өчен рәссамнарыбыз-плакат,лозунгларга мөрәҗәгать иткәннәр. Плакат һәм лозунглар сугыш вакытында нинди роль уйнаганнар,аларның әһәмияте нәрсәдә? Шушы сорауларга җавап табу теләге мине эзләнү-тикшеренү эшенә этэрде. Минем  эшемнең темасы: “Сугыш чоры өндәмәләре”

Минем эшемнең максаты:

- Сугыш Чорында ясалган плакат һәм лозунгларны барлау;

-Сугыш чоры плакатларының тематикасын билгеләү4

-Плакат сәнгате өстендә эшләгән иҗади берләшмәләр эшчәнлеген карау;

Плакат һәм лозунгларның Җиңүне якынайтуга керткән өлешен билгеләү

Ә нәрсә соң ул плакат һәм лозунг? Википедиядә аларга түбәндәге аңлатма бирелә:

Плакат (нем. Plakat  фр. placard —белдерү, афиша, plaquer  сүзеннән —ябыштыру ) —  текст язылган  зур форматлы , рәсем.Гадәттә реклама, нинди дә булса мәгүлүмат биргәндә,өндәмәләрдә кулланыла. Лозунг -(нем. Losung).-немец теленнән алынган, өндәмә дигәнне аңлата.

Димәк, плакат һәм лозунглар бер юнәлештә кешене нәрсәгә дә булса өндәү,чакыру өчен хезмәт итә. 
Татар телендә плакат сүзенең тәрҗемәсе юк.. Ә Лозунг шигарь дип тәрҗемә ителгән.. Ләкин мәгънә буенча әлеге сүзләрне бергә “өндәмә” дип карарга буладыр.  Өндәмәләр белән барлык халыкка мөрәҗәгать иткәннәзр.   Үзенең сугышчан рухы белән өндәмәләр иң нәтиҗәле  чараларның берсе булганнар. Алар халыкны көрәшкә, хезмәткә, Ватанны сакларга өндәгәннәр.  Күп кенә өндәмәләр совет сәнгатенең  классикасына әйләнгәннәр.

Рәссам-өндәмәчеләр сугышның беренче көннәреннән үк актив

иҗат итә башлыйлар. Сугышның беренче атнасында ук  бик күп тираж белән биш төрле өндәмә басылып чыга. Шуның белән беррәттән нәшриятта басарга әзерләнә. Инде 22нче июньнең киченә Кукрыникслар( М. Куприянов, П.Крылов, Н.Соколов)  “дошманны аяусыз тар-мар итәбез!”дигән  өндәмәнең эскизын ясыйлар. Соңыннан әлеге плакат бик күп тапкырлар кабат басыла. Англия, Америка, Кытай. Иран,Мексика һәм башка илләрдә чыгарыла.

Сугыш өндәмәләрендә Ватан-ана образы

 Дошман белән көрәшергә чакырган ана образына  рәссам-

өндәмәчеләр бик еш мөрәҗәгать итәләр. Әлеге образ сугышның беренче көннәренең әйдәүче символы булып тора.

 Грузин рәссам Ираклий  Тоидзеның “Ватан-ана чакыра” дигән өндәмәсе  мллионлаган тираж белән бөтен телләргә тәрҗемә ителә. Аның популярлыгы нәрсәдә соң?  Өндәмәнең төп психологик  тәэсир итү көче  борчулы йөзле гади хатын-кызның көрәшкә  чакырган  ишарәсендә чагыла.

Әлеге өндәмәдә рәссам үз хатынын ясаса  да  ул барлык хатын-кызларның җыелма образы булып тора. Моннан тыш күп кенә плакатларның  төп образлары булып урта яшьләрдәге хатын-кыз образ тора. Бу хатын –кызда һәр сугышчы үз туган йортында калган  әнисен,апасын, туганын  күрә. Шуңа да ул Ватан-ана дип карала.

 Ә менә Д. Шмариновның  “Сугышчы, Ватанга җиңү җелән җавап

бир” – өндәмәсендә  АВатан –ана образын  кулына автомат һәм бодай көлтәсе тоткан яшҗ хатын-кыз ролендә күрәбез. Бу инде армый-талмый тылда эшләүче, ләкин һәрвакыт сугышчылар сафына басарга әзер булган солдат хатыны образы.

Сугыш елларындагы өндәмәләрнең тематикасы

Сугыш башлануның беренче айларында плакатларның

тематикасында төп урынны  сугышчының дошман һөҗүме һәм аның белән бергә-бер  көрәше зур урын алып тора.  Монда дошманны тар-мар итәргә теләү  хәрәкәттә бирелә. Әлеге плакатларның нигезендә бөтен халыкның дошманга каршы торуы ята.

1941нче елның июнендә В.Корецкий “Каһарман бул!(“Будь

героем!”)  дигән  өндәмәле плакат ясый Ул зурайтылып Мәскәү урамнарына эленә. Чөнки бу урамнар буйлап бик күп халык сугышка китә. Ә менә В.Серовның “Безнең эшебез хак-җиңү бездә булыр”(“Наше дело правое – победа будет за нами”) плакаты Ленинград ны саклаучыларны көрәшкә чакырып язылган.

1941нче елгы плакатларның эчтәлегенә карасак, рәссамнарның

тарихка мөрәҗәгать итүләрен дә күрербез. Алар бөек Ватан сугышы  солдатларын  элеккеге гаскәриләр белән чагыштырганнар. Шуңа да плакатларда милли геройларга  урын бирелгән. Александр Невский, Суворов, Кутузов, шулай ук Чапаев и Щорс кебек каһарманнар  төшерелгән плакатлар сугышчыларны көрәшкә өндәүдә зур роль уйныйлар. ” Безнең бабаларыбыз Напалеонны ничек куган булсалар, бездә  Гитлерны шулай куарбыз”  дигән эчтәлектәге өндәмәләр һәм листовкалар да бик күп була.

Плакатларның  тематикасында иң киң таралган образларның

 берсе- фронтка киткән ирләрне станокта,комбайн һәм тракторда алыштыручы хатын-кыз образы.  Тыл хезмәтчәннәрен сурәтләгән плакатлар аларның да үз хезмәтләре белән һәр сәгать, һәр минут дошманга каршы көрәшүен искәртеп тора.

Плакатлар  шулай ук үзәк белән  элемтә начар булган,

ләкин партизаннар хәрәкәт иткән  ерак районнарга сугыш турында мәгълүмат тапшыру  ролен дә үтәгәннәр. Алар шул дәрәңәдә популяр булганнар ки,  аларны телдән телгә күчереп сөйләгәннәр.  Партизаннар немецлар булган җирләрдә дә төнлә качып  алар   торган  йорт, капка, сарайларга өндәмәләр ябыштырып киткәннәр . Әлеге өндәмәләр чолганышта калган халыкка  фронт хәбәрләре  алып килгәннәр, үз сугышчыларыбызның да якында икәнен искәртеп торганнар.

Сугышның беренче елларында  немец  гаскәрләренең күп

 җирләрне басып алуы сәбәпле шул вакыттагы плакатларның үзәгенә хатын-кыз һәм балалар куела. Аларның кайберләре көрәш һәм протестны чагылдырса,  икенчеләре авырлык һәм газапларны турыдан-туры күрсәтә. Шуның белән Совет халкын көрәшкә һәм ярдәмгә мохтаҗларга кул сузарга өнди.

 В.Корецкийның “Кызыл Армия сугышчысы,коткар!” (  “Воин

Красной Армии, спаси!”) плакаты аерым игътибарга лаек.Ул беренче тапкыр “Правда” газетасында 1942 нче елның 5нче августында басыла.Ул сугышчыларда дошманга нәфрәт уята. Һәрвакыт кулланылып килгән ана һәм бала образ монда бөтенләй башка төс ала. Әлеге плакатта  ана баласын саклаучы итеп күрсәтелә.Ана һәм баланың йөзләре киеренке , сүзсез. Ләкин ул коткарырга ,ярдәм итәргә һәм үч алырга чакырып тора.Бер яктан без салкын, канлы корал күрсәк, икенче яктан ярдәмгә мохтаҗ ана һәм баланы күрәбез. Ананың кулында корал булмаса да   аларның карашлары аркылы автор халыкның дошманга каршы тора алуын һәм көчен күрсәтә алган.  Бу плакатта Җиңүгә өмет тә,чакыру да,үтенү дә, таләп итү дә күренә.

Хәрби карандаш”

Бөек Ватан сугышын чагылдырган плакатлар ясау

сәнгатендә Ленинград рәссамнарының “Хәрби карандаш” дип аталган иҗади төркемнәре аерым игътибарга лаек. Совет-фин сугышында барлыкка килгән булса да Бөек Ватан сугышы елларында ул үз эшен яңадан дәвам иттерә һәм иң популяр өндәмәләр рәтенә керә. Әлеге  хезмәтләр зур булмаган кәгазьләрдә эшләнгән һәм аерым бер сюжетка ия булган рәсемнәр текст , гадәттә шигырьләр белән үрелеп бара. Башка плакатлардан аермалы буларак “Хәрби карандаш”та фронт хәлләре киң яктыртыла . шуңа да ул беренче чиратта сугышның алгы сызыкларында киң тарала. “Хәрби  карандаш”ның  эшләрен  завод  цехларында , мәктәпләрдә , землянка һәм блиндажларда ,  корабльләрдә һәм хәтта фронт машиналарының ян-якларында да күререгә мөмкин була. “Хәрби  карандаш”ның  иҗат коллективына  рәссамнар , скульпторлар,  графиклар сынлы сәнгать белән шөгыльләнүчеләр керә. Ә сүзләрне шагыйрьләр Н. Тихонов, В. Саянов, А. Прокофьев, С. Спасский, Б. Тимофеевлар яза.

Аларның хезмәтләренең тематикасы күптөрле була. Алар  

дошманга каршы көрәшкә өндиләр, куркаклардан көләләр,фронт һәм тыл батырларына дан җырлыйлар. Шулай ук сатирик характерда, дошманнан көлеп язылган хезмәтләре дә халык арасында популярлык казана.  Рәссамнарга Ленинградлылардан бик күп рәхмәт хатлары да килә.

“Хәрби  карандаш”  шулкадәр популяр була ки , тиздән аңа охшаган  басмалар да барлыкка килә башлый. Мәсәлән, Балтик фронты чыгарган “ Балтик яктырткычлары ” дигән сатирик басма.  Анда рәссамнар. Ю.Непринцев, С.Бойм, В.Трескин һ.б.эшли

“ТАСС тәрәзәләре”

1941нче елның 24нче июнендә Рәссамнар берлегендә өндәмәләр

ясау буенча коллектив оештырыла һәм ул ТАСС тәрәзәләре” дип атала.Бер айдан аларның беренче хезмәт җимешләре  Мәскәүнең Тимерчеләр күперендә күренә. “ ТАСС тәрәзәләре” нең плакатлары Ватан сугышы тарихында зур эз калдыралар. Чөнки алар фронттагыларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә нык  тәэсир итәләр, аларны безнең илдә генә түгел, чит илләрдә, хәтта Германиядә дә яхшы беләләр. Фашистлар Мәскәү алынган очракта “ТАСС тәрәзәләрен” чыгаручыларны  баганага асарга уйлыйлар. Партизаннарны плакатларны күчереп йөртү, ташу авырлыгы да куркытмый. Алар һәрвакыт  иң куркыныч операцияләргә дә азык һәм корал белән бергә “ТАСС тәрәзәләре” листовкаларын алалар.  Алар сугышның иң алгы сызыкларында сугышчыларны бирешмәскә өндиләр. Әлеге плакатларның тиражы кайвакыт меңәр экземплярга җитә. Плакатлар  кибет киштәләренә, стеналарга, рәшәткәләргә дә ябыштырыла.

 “ ТАСС тәрәзәләре ” рәссамнары кычкырып торган рәсемнәр

белән бергә рифмалаштырылган ,үткен сүзле текстлар да бирәләр.  Редакция хезмәткәрләренең эшләре бик тыгыз була. Көнгә ике тапкыр фронт хәбәрләре җибәрелә.  Хезмәткәрләр алар арасыннан тиз арада мөһимнәрен сайлап,  шуның буенча плакатлар ясыйлар һәм тараталар. Бер хәбәрне плакат аша җиткерү өчен бер көн вакыт бирелә. Аннан соң аларны листовкалар формасында күбәйтәләр. Кайберләренең тиражы 20 меңгә кадәр җитә. Башка плакатлардан алар үзләренең күптөрлелеге белән аерылып торалар. Коллективка килгән һәр рәссамның үз стиле булса да, аларны бер юнәлеш-дошманга нәфрәт һәм җиңүгә ышаныч берләштерә.

Плакатларны ясауда күп талантлы рәссамнар катнаша:А. Дейнека, Б. Пророков, В. Бялыницкий-Бируля, Б. Иогансон, Д. Моор, А. Бубнов, Ю. Пименов, Кукрыниксы – барлыгы  125югары дәрәҗәле профессинал  рәссам. Ә текст өстендә 83 шагыйрь һәм язучы, алар арасында П. Антокольский, Н. Асеев, В. Лебедев-Кумач, А. Жаров, С. Михалков, К. Симонов, И. Эренбург һәм башкалар.  1942нче елда шулар арасыннан   9 автор: С. Маршак , Кукрыниксов, П. Соколова-Скаля, Г. Савицкий , Н. Радлов, П. Шухмин, М. Черемный  хезмәтләре өчен  –СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.

1418  көнгә  һәм төнгә  сузылган бу сугышта  “ТАСС

тәрәзәләре “ хезмәткәрләре барлыгы  1289 исемдәге  842 550 плакат, 246 375 трафарет, 3 320 000 рщсем асты язмалары, 1 500 100 литографик плакат эшлиләр. Алар сугыш вакытында бөтен ил тормышын  чагылдыручы  җанлы газетага әйләнәләр.

КуКрыНикСлар

“ ТАСС тәрәзәләре” нең бик күп кызыклы һәм популяр

плакатлары Кукрыникслар тарафыннан эшләнгән.  Бу һәрберсенең фамилиясеннән алынган  рәссамнарның иҗади коллективы: Куприянов Михаил Васильевич, Крылов Порфирий Никитич, Соколов Николай Александрович. Алар СССРның халык рәссамнары, (1958), Социалистик  Хезмәт Геройлары(Куприянов – 1973, Крылов – 1972, Соколов – 1973).

Алар 30нчы елларда ук инде карикатура, китап

иллюстрациясе ,  тарихи  картиналар һәм  пейзажларны бергәләп иҗат итәләр һәм һәр жанрда бик зур уңышларга ирешәләр . Шәхси дуслык белән беррәттән аларның фикер һәм карашлары да туры килә.

 Әлеге рәссамнар шагыйрь С.Маршак белән иҗади дуслыкта эшлиләр. Алар тудырган сатирик  образлар көтелмәгәнлеге. яңалыгы белән аерылып торалар. Кукрыниксларның Гитлер, Геббельс, Муссолинига каршы, алардан көлеп  ясалган плакатлары күп. Сатирик плакатлар сугышчыларга иң авыр вакытларда да сынмаска, сыгылмаска ярдәм итә.

Йомгаклау

Плакатларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше

  Плакат авторлары Җиңү киләчәгенә һичшиксез ышаналар

һәм әсәрләрендә дә шуны күрсәтәләр. Сугыш чоры плакатлары һәрвакыт сугышта корал , стройда солдат ролен үтиләр, сугышның  аянычлы һәм шатлыклы көннәрен туплаучы документ буларак кулланылалар. Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән плакатлар белән танышканда без яңадан сугышны башыннан ахырына кадәр кичергән кебек булабыз.Чөнки безнең күз алдыбыздан җанлы вакыйгалар үтә, шундагы геройлар белән без бергәләп борчылабыз, нәфрәт хисләре кичерәбез, дошманның җиңелүенә шатланабыз. Шуңа да тарих битләрен ачканда без бу Җиңүне якынайтуда плакат һәм өндәмәләрнең роле алыштыргысыз икәнен аңлыйбыз. Сугыш китергән афәтләрне һәм Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертүчеләрне без беркайчан да онытмабыз!

Кулланылган чаралар исемлеге

    1.Е.Бусыгина"Советский плакат Великой Отечественной войны"//www.grafik.org.ru

2.http://psv.at.ua/publ/1-1-0-155

3.rhistory.ucoz.ru

4.victory.rusarchives.ru

5.www.9may.ru/posters

6.www.plakaty.ru/

“Сугыш өндәмәләре”

(“Плакаты и лозунги Великой Отечественной Войны” )

Сафина Адилә Ибраһим кызы

5 нче сыйныф укучысы

«35нче гомуми белем бирү мәктәбе»

Фәнни җитәкчесе:

Сафина Кадрия Юлдузовна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

            1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелгән. Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.Бар халык бер булып дошманга каршы күтәрелгән. Ләкин фронтта   дошманга каршы бару гына түгел , ә солдатларның сугышчан рухын күтәрү,аларны сугышка өндәү, авыр минутларда юату, уңышларга сөенү дә бик мөһим булган. Шуларны тиз һәм турыдан- туры күрсәтү өчен рәссамнарыбыз-плакат,лозунгларга мөрәҗәгать иткәннәр. Минем  эшемнең темасы: “Сугыш чоры өндәмәләре”

Минем эшемнең максаты:

Сугыш Чорында ясалган плакат һәм лозунгларны барлау;

Сугыш чоры плакатларының тематикасын билгеләү.

Плакат сәнгате өстендә эшләгән иҗади берләшмәләр эшчәнлеген карау;

Плакат һәм лозунгларның Җиңүне якынайтуга керткән өлешен билгеләү

            Өндәмәләр белән барлык халыкка мөрәҗәгать иткәннәзр.   Үзенең сугышчан рухы белән өндәмәләр иң нәтиҗәле  чараларның берсе булганнар. Алар халыкны көрәшкә, хезмәткә, Ватанны сакларга өндәгәннәр.  Күп кенә өндәмәләр совет сәнгатенең  классикасына әйләнгәннәр.

            Рәссам-өндәмәчеләр сугышның беренче көннәреннән үк актив иҗат итә башлыйлар. Сугышның беренче атнасында ук  бик күп тираж белән биш төрле өндәмә басылып чыга.Дошман белән көрәшергә чакырган ана образына  рәссам-

өндәмәчеләр бик еш мөрәҗәгать итәләр. Бу хатын –кызда һәр сугышчы үз туган йортында калган  әнисен,апасын, туганын  күрә. Шуңа да ул Ватан-ана дип карала.

              Плакатларның  тематикасында иң киң таралган образларның

берсе- фронтка киткән ирләрне станокта,комбайн һәм тракторда алыштыручы хатын-кыз образы.  Тыл хезмәтчәннәрен сурәтләгән плакатлар аларның да үз хезмәтләре белән һәр сәгать, һәр минут дошманга каршы көрәшүен искәртеп тора.

Плакатлар  шулай ук үзәк белән  элемтә начар булган,

ләкин партизаннар хәрәкәт иткән  ерак районнарга сугыш турында мәгълүмат тапшыру  ролен дә үтәгәннәр. Партизаннар немецлар булган җирләрдә дә төнлә качып  алар   торган  йорт, капка, сарайларга өндәмәләр ябыштырып киткәннәр . Әлеге өндәмәләр чолганышта калган халыкка  фронт хәбәрләре  алып килгәннәр, үз сугышчыларыбызның да якында икәнен искәртеп торганнар.

Бөек Ватан сугышын чагылдырган плакатлар ясау

сәнгатендә Ленинград рәссамнарының “Хәрби карандаш” дип аталган иҗади төркемнәре аерым игътибарга лаек. Башка плакатлардан аермалы буларак “Хәрби карандаш”та фронт хәлләре киң яктыртыла . шуңа да ул беренче чиратта сугышның алгы сызыкларында киң тарала

Аларның хезмәтләренең тематикасы күптөрле була. Алар дошманга каршы көрәшкә өндиләр, куркаклардан көләләр,фронт һәм тыл батырларына дан җырлыйлар. 1941нче елның 24нче июнендә Рәссамнар берлегендә өндәмәләр ясау буенча коллектив оештырыла һәм ул ТАСС тәрәзәләре” дип атала. “ ТАСС тәрәзәләре” нең плакатлары Ватан сугышы тарихында зур эз калдыралар. Чөнки алар фронттагыларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә нык  тәэсир итәләр, аларны безнең илдә генә түгел, чит илләрдә, хәтта Германиядә дә яхшы беләләр. 1418  көнгә  һәм төнгә  сузылган бу сугышта  “ТАСС тәрәзәләре “ хезмәткәрләре барлыгы  1289 исемдәге  842 550 плакат, 246 375 трафарет, 3 320 000 рәсем асты язмалары, 1 500 100 литографик плакат эшлиләр. Алар сугыш вакытында бөтен ил тормышын  чагылдыручы  җанлы газетага әйләнәләр.

           “ ТАСС тәрәзәләре” нең бик күп кызыклы һәм популяр плакатлары Кукрыникслар тарафыннан эшләнгән.  Бу һәрберсенең фамилиясеннән алынган  рәссамнарның иҗади коллективы. Куприянов Михаил Васильевич, Крылов Порфирий Никитич, Соколов Николай Александрович. Алар СССРның халык рәссамнары, Социалистик  Хезмәт Геройлары. Алар тудырган сатирик  образлар көтелмәгәнлеге. яңалыгы белән аерылып торалар. Сатирик плакатлар сугышчыларга иң авыр вакытларда да сынмаска, сыгылмаска ярдәм итә.

 Сугыш чоры плакатлары һәрвакыт сугышта корал , стройда солдат ролен үтиләр, сугышның  аянычлы һәм шатлыклы көннәрен туплаучы документ буларак кулланылалар. Шуңа да тарих битләрен ачканда без бу Җиңүне якынайтуда плакат һәм өндәмәләрнең роле алыштыргысыз икәнен аңлыйбыз. Сугыш китергән афәтләрне һәм Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен кертүчеләрне без беркайчан да онытмабыз!

Заявка

Название работы

“Сугыш өндәмәләре” ( “Плакаты и лозунги  Великой Отечественной войны”

Секция

  • «Шаг в науку» (для учащихся 3-5 классов).

Фамилия, имя автора (полностью)

Сафина Адиля Ибрагимовна

Класс

5”А”класс

Адрес и телефон участника

Г.Казань,ул.Г.Ахунова, 20-79  тел.(сот.) 89172695135

Фамилия, имя, отчество руководителя (полностью), место работы, должность, ученая степень, квалификационная категория.

Сафина Кадрия Юлдузовна, учитель татарского языка и литературы

Организация, представляющая работу

МБОУ «Школа №35» Приволжского района г. Казани

Адрес и телефон организации

Ул.Г.Ахунова д.10а тел+7(843)-590-39-64

Необходимое оборудование

Экран

Директор школы № 35                                            Е.В.Глухарева

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Туган илем. Сыйныфтан тыш чара.

Туган илем.Туган ягыбызга багышланган сыйныфтан тыш чара.Туган ягым! Нинди матур яңгырашлы җылы сүзләр. Без монда туганбыз, укыйбыз, үз бәхетебезне табарбыз. Туган ягыбызны яратып яшибез. Н...