Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 143.78 КБ |
Бөек Ватан сугышы безнең гаилә тарихында аерым урын алып тора. Минем үземнең дә өч бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бәхеткә ,алар яраланып булса да, туган авылларына әйләнеп кайта алган.
Гомәр бабам Шакиров 1921 елда дөньяга килә. Бик тырыш кеше булган. Нәмига дәү әниемә өйләнгәннән соң, бабамны 1941 елда сугышка алалар. 1944 елда яраланып, бер кулы гарип калып, авылга кайта. Озак еллар ул колхозда эшләгән: балта остасы булган, чалгы янау, такта эшләрен белгән. 1983 елда сугышта алган яраларыннан үлеп китә.
Сәләхетдин бабай Җамалиев 1912 елда туган. 1941елда сугышка киткәндә балалары Рашида, Рашид кечкенә булалар. Дәү әтием Рәкыйп (ул, бабам сугыштан кайткач 1947 елда туа) сөйлгәннәрдән: Сәләхетдин бабам иптәшләре белән сугышта пленга эләгә, әмма ничек тә булса качу ягын карыйлар. Шул вакытта аларга немец солдаты качарга булыша. Бабам балаларына сөйләмәгән тагын бер сер бар, тоткынлыкта ятканда бабам , немецларга сатылган авылдашы белән белән йөзгә-йөз очрашкан. Тоткынлык чоры турында бабам сөйләргә яратмаган. Әмма шулай да тоткынлыкта чагында аның Муса Җәлилне күргәнлеге билгеле. Ул вакытта әллә бөтен нечкәлекләре белән соралмаган, әллә соралып та онытылган, Рәкыйп дәү әтием “Сәләхетдин бабагыз, М.Җәлил белән бергә тоткынлыкта булган, әмма бу турында сөйләргә яратмый иде”,-ди. Бабам сугыштан 1945 елда кайта. Фатыйма әбием белән 7 бала үстергәннәр. 1981 елда сугышта алган яраларыннан авырып үлеп киткән.
Ганни бабам Закиров 1912 елда туган. 1941 елның 25 июнендә сугышка китә. Бөек Ватан сугышында ул ике тапкыр яралана. Бабам минага эләгеп кул бармакларын өздертә. 1945 елда фронттан кайта. Гөлсем әбием белән 5 малай 5 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ганни бабам бик шаян телле шук кеше була. Балта эшен белә. 1988 елда авырудан үлеп китә.
Бүгенгесе көндә бабайларым исән булса әллә ниләр сөйләтер идем мин алардан. Әмма юк шул...
Бабаларымны мин түел әти-әнием дә бик хәтерләмиләр, чөнки сугыш үзенекен иткән, исән –сау әйләнеп кайтсалар да гомерләре кыска булган шул...

Этот древний-древний-древний мир!

Тупое - острое

Агния Барто. Сережа учит уроки

Загадка старого пирата или водолазный колокол

Твёрдое - мягкое