Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре
план-конспект урока (5 класс) на тему
Тема - Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре
Максат: 1.Шагыйрь иҗаты турында алган белемнәрен тирәнәйтү, “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырь белән таныштыру, 2. укучыларның дөрес аңлап уку, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, сөйләм күнекмәсен үстерү.3. ихтыяр көче тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 27.68 КБ |
Предварительный просмотр:
Дәреснең технология картасы
Сыйныф - 5 (рус төркеме)
Тема - Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре
Максат: 1.шигырь белән таныштыру, 2. укучыларның дөрес аңлап уку, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, сөйләм күнекмәсен үстерү.3. ихтыяр көче тәрбияләү.
Этап | Укытучының эшчәнлеге | Укучының эшчәнлеге | Универсаль эшчәнлек |
1. Эшчәнлеккә әзерлек (Оештыру моменты) | Эш ритмына кертү.Укытучының сөйләме.
- Дәресебезне кара каршы партнерыбызга елмаюдан, сәлам бирүдән башлыйк әле. - Ә хәзер шундый күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз. | Сыйныфны эшкә әзерләү. -Сәлам, -яхшы укы, - тырыш бул | Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. |
2. Белемнәрне актуальләштерү | Белем дәрәҗәсен тикшерү . 1.-Укучылар, кемнәрне таныйсыз? Портретлар өстендә эш.
| Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү. -Г.Тукай, М.Җәлил, Л.Ихсанова, .. -Г.Тукай | Коммуникатив: укучыларның укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: яхшы сүзләрне әйтә белү |
3. Укыту максатын кую | Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.
10 сек.уйлагыз, языгыз. Сезгә 1мин. вакыт бирелә. Вакытыгыз бетте. Игътибар!
5.Димәк без бүген сезнең белән нинди темага сөйләшәбез инде? | Максатлар куя, дәрес темасын формалаштыра. -”Шүрәле”, ”Су анасы”, “ Кәҗә белән сарык” -Г.Тукай -?? Башлый 1нче номер астындагы укучы. -Эш темасы турында. | Регулятив: максат кую; коммуникатив: сорауларга җавап бирү; танып белү: сүзләр кулланып, җөмләлр төзи белү |
4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү | Проблемалы ситуацияләрне эзләп табуны оештыру. 1.Сүзлек эше: Дәрсен – дәресен Берлән – белән Күңлең ач – күңелеңне ач Сабрит – сабыр ит Вактын – вакытын
РЕЛЛИ РОБИН стру-сы ярдәмендә бер-берегезгә җиткерегез(әйтегез)
| Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр (алгоритм, модель һ.б.) -Малай, эш, уку, .. 34-35нче биттән укыйлар | Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: текстан тиешле сүзләрне мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек. |
5. Беренче кат ныгыту | Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)
СТЕ ЗЕ КЛАСС струк-ы ярдәмендә исемлекләрегезне тулыландырасыз. Моның өчен сез үзегезгә иптәшләр табасыз, аларда булган сүзләрне үзегезгә өстисез. Кабатланганнарына тамга куеп барасыз. Сезгә 3мин.вакыт бирелә. Вакытыз бетте.Игътибар!
| -Шигырьдә һәр эшне үз вакытында эшли торган бала турында сүз бара. -Тырыш, җитди, сабыр һ.б. | Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- бе-лемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив: хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяәү. |
6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге. | Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру. 1 - Баланы тышка нәрсәләр чакыра инде? Шигырьдән табып уку.
2. Баланың үз эшенә җаваплы каравы, өйгә бирелгән эшләрне вакытында дөрес, чиста-пөхтә итеп үтәргә тырышуы синдә нинди тәэсир калдырды? 3.Балада нинди уңай сыйфатлар күрдегез? | Мөстәкыйль эш. Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру. -кояш, сандугач, алмагач ТАЙМД ПЭА ШЭА стр-ы буенча эшлиләр. РЕЛЛИ РОБИН стру-сы ярдәмендә бер-берегезгә җиткерегез(әйтегез) | Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган бе-лемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек. |
7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре) | Рефлексияне оештыру.
| Үз уку эшчәнлеген бәяләү-не, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру. | Коммуникатив: үз фике-реңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәәр чыгару |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби уку дәресе. Тема: Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт» шигыре
Габдулла Тукайның «Кызыклы шәкерт» шигыре буенча дәрес планы.( 3 нче сыйныф)...

Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме
Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...
Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе
Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

Габдулла Тукай "И туган тел" шигыре белән танышу.- 5нче сыйныфта үткәрелгән татар әдәбияты дәресенең план- конспекты.
“Әгәр барлык кеше бертөрле уйлый икән, димәк беркем дә уйламый.”...

