• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

"Әбүгалисина − реаль шәхес" - сочинение

Опубликовано Лукина Людмила Николаевна вкл 10.10.2015 - 23:36
Автор: 
Долматова Диана
Белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bugalisina.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

Әбүгалисина − реаль шәхес. Көнчыгышта шул исемне йөрткән танылган табиб (аны хәтта химбиолог дип атарга мөмкин!), каләм иясе яшәгән. Әлеге реаль кеше тормышы бик күп язучыларның әсәрләренә нигез биргән дә инде. Каюм Насыйрига кадәр дә аның хакында бик күп китаплар иҗат

иткәннәр.  К. Насыйри аны хыялый җирлеккә күчерә һәм акылның, белемнең көчен раслый.

     Гыйлемгә һәвәслек нәселдән дә килә. Шул ук вакытта бер гаиләдә үк

төрле балалар үсәргә, алар нәселнең төрле кешеләренә охшарга мөмкин. Әбүгалисина белән Әбелхарис та, бертуган булуларына карамастан, зирәклектә бер-берсенә тулаем ук охшамаганнар. Алар башкалардан да

аерылып торалар, укытучы сөйләгәннәрне тиз үзләштерәләр, яхшы укыйлар, әмма Әбүгалисина туганыннан зиһенлерәк була.

     Повестьның герое Әбүгалисина  бик теләп көнен-төнен белем җыя бит.

Олылар дәрәҗәсендә фикер йөртсә дә, Әбүгалисина яшьтәшләре белән туп тибә, урамда уйнап йөри.

Әбүгалисина белән Әбелхарис бер ел буена мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Автор, дөньяның бөтен мәшәкатьләреннән аерылып, онытылып, күңел биреп өйрәнгәндә генә гыйлемнең тирән серләренә төшенергә мөмкин, дип әйтергә тели.

Гыйлем халыкка, тормышны яхшыртуга хезмәт итәргә тиеш. Әбүгалисина гади халык вәкиле хәлвәфрүшкә булыша. Аның хезмәтен җиңеләйтә, керемен арттыра, сөйгәне − патша кызы белән очраштырып, аларны бәхетле итә. Ул һәр адымыңда яхшылык кыла, шуңа Әбелхарисны да җиңә.

Әбүгалисина образы бездә теләктәшлек хисләре тудыра. Без аның белем куәтенә сокланабыз, шул ук вакытта борчылып та куябыз. Әгәр Әбүгалисина белемен халыкка хезмәт иттерсә, күбрәк файда китерер иде.

Шулай да, автор бернәрсәгә ныклап ышандыра: белем һәркемгә һәм һәрвакыт кирәк. Алган белемең кешеләр бәхетенә, матурлыкка, мәхәббәткә, гаделлеккә, яхшылыкка хезмәт итәргә тиеш.


Поделиться:

Учимся рисовать горный пейзаж акварелью

Разлука

И тут появился изобретатель

Чайковский П.И. "Детский альбом"

Распускающиеся бумажные цветы на воде