"Дикие животные"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему
Максат: Балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту. Аларның нәрсә белән тукланулары, кайда яшәүләре турында аңлату. Хвйваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 51.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: « Кыргый хайваннар»
Максат: Балаларның кыргый хайваннар турындагы белемнәрен ныгыту. Аларның нәрсә белән тукланулары, кайда яшәүләре турында аңлату. Хвйваннарга мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Җиһаз: такта, кыргый хайваннар сурәтләнгән рәсемнәр: кишер тоткан куян, энәләренә алма кадалган керпе, җиләк ашап йөрүче аю, тычкан куучы төлке; йорт хайваннары сурәтләнгән рәсемнәр: сарык, сыер, эт; төлке башлыгы, өстәл.
Сүзлек: йон бирә, үлән ашый, сөт ташый, кешенең дусты, көлтә-көлтә койрыгы, кыргый хайваннар.
Алдан үткәрелгән эш: йорт һәм кыргый хайваннар сурәтләнгән рәсемнәр ясау, төлке башлыгы.
Балалар белән алдан үткәрелгән эш: йорт, кыргый хайваннар турында әңгәмә үткәрү, аларның нәрсә белән тукланулары, кайда яшәүләре турында сөйләшү, алар сурәтләнгән рәсемнәр карау.
Шөгыль структурасы:
- Кереш өлеш:
- Төркемгә кереп урындыкларга утыру.
- Йорт хайваннары турында табышмаклар әйтү.
- Кыргый хайваннар турында әңгәмә.
- Дидактик уен «Нәрсә артык?»
ΙΙ. Төп өлеш.
- Кыргый хайваннар турында табышмаклар әйтү.
- Нәрсә белән туклануларын ачыклау.
- Физкультминутка.
- Уен «Төлке һәм тавыклар».
ΙΙΙ. Йомгаклау өлеше.
- Шөгыльгә нәтиҗә ясау.
Балаларның утырышлары:
Дәрес барышы:
Ι. Балаларга табышмаклар әйтәм.
- Табышмак әйтәм мин сезгә:
Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)
2 нче табышмак:
- Υлән ашый, сөт ташый. (Сыер)
(Сыер рәсемен күрсәтәм)
3 нче табышмак:
- Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)
(Эт рәсемен күрсәтәм)
Т: Балалар, бу хайваннар кайда яши?
Б: Өйдә, кешеләр янында, абзарда.
Т: Әйе, болар — болар йорт хайваннары. Алар кешеләр белән янәшә яши. Бу хайваннар турында кешеләр кайгырта. Сез тагын нинди хайваннарны беләсез?
Б: Куян, керпе, аю, бүре.
Т: бу хайваннар кайда яши?
Б: Урманда.
Т: Дөрес. Алар — кыргый хайваннар. Υзләре турында үзләре кайгырталар. Яшәү өчен урын әзерлиләр, ризыкны үзләре табалар.
Т: Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз «Нәрсә артык?» дип атала. Мин сезгә дүрт рәсем эләм. Сез нәрсә артык икәнен табырга тиешсез. ( Балалар каршына хайваннар сурәтләнгән рәсемнәр эленә. Алар арасына бер йорт хайваны рәсеме дә кертелә. Балалар йорт хайванын аервп алырга тиеш. Рәсемнәр берничә тапкыр үзгәртелә).
ΙΙ. ( Бер өстәл өстендә кишер тоткан куян, энәләренә алма кадалган керпе, җиләк ашап йөрүче аю, тычкан куучы төлке сурәтләнгән рәсемнәр ята.)
Т: Менә бу өстәлдә дүрт кыргый хайванның рәсемнәре ята. Мин сезгә алар турында табышмаклар әйтәм:
1 нче табышмак:
- Кыш көне ак,
Җәй көне соры,
Урманнан чыга,
Кыр буйлап чаба. (Куян)
( Бер бала, өстәл янына килеп, куян рәсемен эзләп таба). Рәсемне элеп куям.
Т: Балалар, куян нәрсә тоткан?
Б: Кишер.
Т: Дөрес, куян кишер ярата. Ә тагын нәрсәләр белән туклана ул?
Б: Кәбестә.
Т: Шулай. Куяннар, басуга килеп, кишер, кәбестә ашыйлар. Ә урманда үлән белән тукланалар, агач кайрысын ашыйлар.
Т: Ә хәзер игътибар белән 2 нче табышмакны тыңлагыз.
- Υзе бүрек кигән кебек кенә,
Кигән туны энәле
Бу кем булла, кайда яши,
Берәрегез беләме? (Керпе)
(Бер бала, өстәл янына килеп, керпе рәсемен эзләп таба). Рәсемне элеп куям.
Т: Балалар, керпенең энәләренә нәрсәләр кадалган?
Б: Алма, гөмбә.
Т: Дөрес, керпе алма, гөмбә ярата. Тагын керпе суалчан, әкәм-төкәмнәр ашый, тычкан тота. Шуның белән кешеләргә зур файда китерә.
Т: Барыбыз да бастык, физкультминутка ясыйбыз «Баштан тыңлагыз, аннары эшләгез» дип атала ( сикерәбез, кул чабабыз, утырдык, бастык, тапылдыйбыз) Утырдык урыннарга.
3 нче табышмак:
- Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын
Кетәклекләргә кереп мин
Тавык-чебеш аламын. (Төлке)
( Бер бала, өстәл янына килеп, төлке рәсемен эзләп таба). Рәсемне элеп куям.
Т: Балалар, төлке нәрсә артыннан куа?
Б: Тычкан.
Т: Дөрес. Төлке тагын нәрсәләр белән туклана?
Б: Тавык, чеби.
4 нче табышмак:
- Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата
Кышын сөя йокыны
Язгача тормый ята. (Аю)
( Бер бала, өстәл янына килеп, аю рәсемен эзләп таба). Рәсемне элеп куям.
Т: Балалар, аю нишли?
Б: Җиләк ашый.
Т: Дөрес. Аю тагын нәрсәләр белән туклана?
Б: Балык, бал.
Т: Әйе, дөрес. Аю кыш көне йоклый, яз җиткәч тора.
Т: Ә хәзер без сезнең белән «Төлке һәм тавыклар» уенын уйнап алабыз. Санамыш ярдәмендә төлке билгелибез.
- Җепсез орчык,
- Чәүкә, чыпчык,
- Кар, балчык,
- Син кал, бу — чык!
( Бүлмәнең бер почмагы тавык кетәклеге итеп билгеләнә. Каршы якта — төлке оясы. Калган буш урын — ишегалды. Бер бала — «төлке», калганнары — «тавыклар» була. Алар ишегалдында йөгерешеп уйнап йөриләр, җим чүплиләр. Тәрбияченең «төлке» дигән сигналы буенча «тавыклар» кетәклеккә йөгерәләр. «Төлке» куа, тотылган «тавык»ны оясына алып китә.)
ΙΙΙ. Т: Балалар, без бүген шөгыльдә нәрсәләр турында сөйләштек?
Б: Кыргый хайваннар турында: керпе, куян, аю, төлке.
Т: Ни өчен аларны кыргый хайваннар дип йөртәләр?
Б: Чөнки алар кырда, урманда яшиләр. Алар ризыкны үзләре табалар.
Т: Дөрес. Молодцы! Шуның белән безнең шөгылебез тәмам.
Муниципальное учреждение «Управление дошкольного образования»
исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района
Республики Татарстан
Дикие животные
(итоговое занятие во второй младшей группе
по ознакомлению с окружающим)
Составила:
Назипова Гузель Робертовна
Республика Татарстан
Город Нижнекамск
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Дикие животные нашего края" к занятию по формированию лексической стороны речи "Дикие животные нашего края"
Материал содержит фотографии диких животных Подмосковья...

Рекомендации по лексическим темам (дикие животные, домашние животные, животные севера)
Дикие животные, домашние животные, животные Севера....

Конспект непосредственно образовательной деятельности по развитию связной речи в подготовительной группе на лексическом материале дикие животные. Тема НОД:Дикие животные наших лесов.
Занятие по развитию речи в подготовительной группе...

«Как дикие животные к зиме готовятся». Открытое занятие по познавательному развитию в средней группе. Программные задачи: -Образовательные: Закреплять обобщающее понятие «дикие животные», учить отгадывать описательные загадки о диких животных; дать предст
laquo;Как дикие животные к зиме готовятся». Открытое занятие по познавательному развитию в средней группе.Программные задачи:-Образовательные: Закреплять обобщающее понятие «дикие животны...

Тема недели: «Дикие животные» Тема дня: «Кто живет в лесу» Цели: Обобщить и систематизировать знания детей о диких животных и их детенышах. Сформировать (закрепить) обобщающее понятие дикие животные. Помочь усвоить н
Средняя группа. №3 «Подсолнушек» Понедельник 18.11.2019...

Конспект НОД по речевому развитию в средней группе Возрастная группа 4-5 лет Тема «Дикие животные» Ведущая образовательная область: речевое развитие. Цель: расширение представления о диких животных.
Конспект НОД по речевому развитию в средней группеВозрастная группа 4-5 летТема «Дикие животные»Ведущая образовательная область: речевое развитие.Цель: расширение предс...

