Мәңге яши, яшьни яшь Тукай
методическая разработка (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Тамчы-шоу.
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
Кереш сүз.
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Апрель ае – табигатьтә яз. Бөек шагыйребез туган ай – шигърият ае. Тукай язы – Тукай бәйрәме.
Г. Тукай дөньяда бары тик 27ел гына яшәп калган. Шулай булса да, ул гаять зур рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты халкыбыз тарихында иң яхшы, иң изге сәхифәләрнең берсе.
26 нчы апрельдә Тукайның туган көне. Шул уңайдан, бүген сезнең белән “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай”дип аталган кичә үткәрербез. Кичә “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены формасында булыр. Уенда Ташчишмә һәм Иске Өҗем мәктәпләре укучыларыннан торган ике команда катнаша.
Уенны бәяләп барыр өчен жюри кирәк булачак (жюри сайлау һәм алар белән таныштыру).
Иң беренче үзләре белән таныштыру өчен сүзне командаларга бирәбез.
- Командаларның үзләре белән таныштыруы, бер-берсен сәламләве.
- I тур “Барысы да аның турында” дип атала. Бу турда сезгә Г. Тукайның тормышы буенча сораулар тәкъдим ителә. Кайсы команда тиз һәм дөрес җавап бирә.
Сораулар:
- Г. Тукай кайчан һәм кайда туган? (1886 елның 26 апрелендә Кушлавычта )
- Әтисенең һәм әнисенең исемнәре ничек?( Мөхәммәтгариф. Бибимәмдүдә)
- Әнисе кияүгә киткәндә, Габдулланы асрамага алган карчыкның исеме? (Шәрифә)
- Анасы үлгәч, Габдулла Зиннәтулла бабасы йортына кайта. Бабасы кайсы авылда яши? (Өчиле)
- Габдулланы Печән базарыннан кемнәр үзләренә ала? (Мөхәммәтвәли һәм Газизә - Яңа Бистә)
- “Бу минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным” дип, Тукай нинди авыл турында яза? (Кырлай)
- Габдулла Кырлайда кем гаиләсендә яши? ( Сәгъди)
- Тукайның беренче мәртәбә укый башлавы кайсы авылда була? (Кырлайда)
- Габдулланың Җаекта белем алган мәдрәсәсе?( Мотыйгия)
- Уральск шәһәрендә кемнәрдә тора? ( Апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госмановларда)
- Уральскийда рус классында укыткан укытучы кем? ( Әхмәтша учитель)
- Тукай сүзен ничек асылташка әйләндереп була? (киредән укып-йакут)
- II тур. Шагыйрьнең иҗаты.
1 командага сораулар.
1. Шигырьне дәвам ит:
Кырга ак кардан юрган ябылган;
( Җир язга чаклы йокыга талган.)
2. Алтын таракның иясе. (Су анасы)
3. Кәҗә белән Сарыкның капчыгында ничә бүре башы бар? (1)
4. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә малайны урамга кемнәр чакыра? Кояш,
Сандугач, Алмагач)
5. Г. Тукай идән асты кошы дип нәрсәне атый? ( тычканны)
II командага сораулар.
- Бу юллар нинди әсәрдән:
“ И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә- эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.( Эшкә өндәү)
- Шүрәле әкиятендәге егетнең исеме.( Былтыр)
- Тукайның Кырлай истәлекләренә багышланган иң гүзәл әсәрләреннән берсе (“Шүрәле”)
- Кайсы шигыре юнәлеш килешендәге исем белән аталган? (Сабыйга)
- Бәхетле бала дип нинди баланы саный? (дәресенә күңел бирсә, кешеләргә шәфкатьле, олыларга юл бирүче, егылганнарга кул сузучы)
- III тур. “ Кем иң игътибарлы?”
1 нче командага сораулар:
1. 4 нче рәсемдәге малайны кем уйнарга чакыра? (сандугач)
2. 1 нче рәсемдә Кәҗәнең алъяпкычы нинди төстә? (сары)
2 нче командага сораулар:
1. 5 нче рәсем. Былтырның аягында нәрсә? (чабата)
2. 2 нче рәсем. “ Туган тел” шигырен ничә бала тыңлый? (4)
- IV тур. “Мәкаль башлыйм, син төгәллә, әгәр тапсаң сүзләрен” (капитаннар ярышы)
1 нче капитанга:
1. Иле барның...........(теле бар)
2. Иң татлы тел – туган тел...........( анаң сөйләп торган тел)
3. Аягы пычрак - өй пычратыр,........( теле пычрак – кеше пычратыр )
4. Татлы тел...........( тимер капканы ачар )
5. Теле озын кешенең............( акылы кыска )
6. Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар......( белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр)
2 нче капитанга:
1. Инсафлының теле .....( саф )
2. Дөньяда иң татлы нәрсә дә тел,...........( иң ачы нәрсә дә тел )
3.Акыллының теле күңелендә........( тиленең акылы телендә )
4. Тел - ананың теләге ..........( тел – ананың баласына иң кадерле бүләге )
5. Теле татлының ........(дусты күп )
6. Туган телен кадерләгән халык .........( кадерле булыр )
- Бәйгегә йомгак.
Кичә Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән төгәлләнә.
ТР Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбе
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
(Башлангыч сыйныфлар өчен тамчы-шоу интеллектуаль уены эшкәртмәсе)
Сыйныф җитәкчесе: Р.В.Шәрифҗанова
16 нчы апрель, 2008 нче ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая
презентация стихотворения "Весна" татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке
Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Классный час "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай"
Классный час, посвященный творчеству Г. Тукая "Мәңге яши, яшьни яшь Тукай" .....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....
