" Йорт һәм кыргый хайваннар"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему
Балаларны йорт һәм кыргый хайваннарның кайберләре белән таныштыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 37 КБ |
Предварительный просмотр:
“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
7 НЧЕ ГОМУМИ ҮСТЕРЕШЛЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ
Тема: “Йорт һәм кыргый хайваннар”
Төзеде: Халилова Х. А.
7 нче “Күбәләк”
балалар бакчасы тәрбиячесе
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ
Программа эчтәлеге: балаларның йорт һәм кыргый хайваннар турындагы белемнәрен барлау, тулыландыру. Сөйләм телен үстерү. Йорт һәм кыргый хайваннарның исемнәрен ныгыту. Алар турында кайгырту хисе һәм тирә - юньгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: чыршылар, аю, куян, әтәч,эт, сыер, песи, кәҗә,(уенчыклар); савытлар, сөяк,сөт.
Алдан эшләнгән эш: күзәтүләр, дидактик уен «Кем нәрсә ярата?», матур әдәбият әсәрләре уку, хәрәкәтле уеннар.
Сүзлек эстендә эш: маэмай,йонлач,озын. йорт.
Әдәбият: К. В. Закирова «Әхлак нигезе - матур гадәт».
Дәрес барышы:
Тәрбияче.
– Хәзер урамда яз. Карагыз әле, көн нинди матур бүген! Күктә матур кояш елмая! Ул бөтен җирне җылыта. Кулларыгызны кояшка сузыгыз әле, җылысын сизәсезме? Әнә шулай итеп, кояш нурлары безне иркәли. Әйдәгез, кояш нурларын кочагыбызга алыйк. (Кулларын күкрәкләренә кысалар.)Күрәсезме, ничек җылы булып ките.Әйдәгез саф һавада йөрергә чыгабыз!
Тәрбияче. - Балалар без урман аланына килеп чыктык. Карагыз әле куян утыра.Ул нинди? (соры, йомшак, кечкенә, озын колаклы) Куян нәрсә ярата? (кишер, кәбестә)Ул нишли белә? (сикерә) –Ягез, куян кебек сикереп алыйк әле. (сикерәләр) –Менә шулай, менә шулай, шулай куян сикерә!- Әнвәр куян турында матур шигыр сөйләп китәргә тели.
«Куян»
Тәрбияче. -Куян бик куркак та әле ул. Әйдәгез, алга таба атлыйк.Балалар, чыршы төбендә нәрсә йоклап ята? (Аю)- Ул нинди? (зур,көрән) – Аю нәрсә ярата? (бал, җиләк) – Ул ничек йөри? (лап – лоп басып) -Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар(күрсәтәләр).
Тәрбияче. -Әйдәгез, юлыбызны дәвам итик! –Балалар, без авылга килеп җиттек.Безне йорт хайваннары каршы алалар.Нинди хайваннарны күрәсез? Балалар исемнәрен атыйлар (кәҗә, сыер, эт, песи, әтәч, сыер).
Йорт хайваннарын кешеләр кайгырта: ашаталар,эчертәләр, яшәргә җылы урыннар хәзерлиләр.- Бу нәрсә? (песи)
-Ул нинди матур! Йоннары йомшак, күзләре ялтырый. Ул ничек кычкыра әле?
Балалар. Мияу! Мыр-мыр…
Тәрбияче. Әйе, балалар, песи «мияу» дип ашарга сорый, ә «мыр-мыр» дип рәхмәт әйтә. Ә кемнәрнең өйләрендә песиләре бар? Сез аңа нәрсәләр ашатасыз, ул нәрсә ярата?
Балалар өйләрендәге песиләре турында сөйлиләр.
- Әйдәгез, без дә песине сыйлыйк, сөт бирик.
Песи алдына савыт белән сөт куялар.
Тәрбияче (шигырь сөйли).
Пескәем.
Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге
Бизи безнең бүлмәне.
Мәхмүт Хөсәен
Тәрбияче.-Ә бу нәрсә?
Балалар.Маэмай.
Тәрбияче. –Бу Акбай исемле эт.Без этне бик яратабыз, чөнки ул өй саклый, кечкенә балаларны да бик ярата. Ул ничек итеп өрә эле?
Балалар. Һау-һау!
Тәрбияче. -Ә нәрсә ярата?
Балалар. Ит, сөяк…
Тәрбияче. -Әйдәгез, аңа сөяк бирик.
Аннары балалар үзләренең этләре турында сөйлиләр.
Тәрбияче (шигыр сөйли).
Маэмай
Тешләмәсен Акбаем,
Сезгә эрә маэмаем:
-Ташлар ыргытмагыз, - ди,-
Мине котыртмагыз,-ди.
Җәвад Тәрҗеманов
-Ишеттегезме, балалар, Акбай нәрсә ди?
Балалар. Ташлар ыргытмагыз, ди.
Тәрбияче. -Әйе, хайваннарның берсен дә рәнҗетергә ярамый, чөнки алар безне бик яраталар. Без дә аларны яратырга, алар турында кайгыртырга тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)
Максат: Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар. Барышы:Тәрбияче...

"Кыргый хайваннар һәм аларның балалары"
Бу шөгылемдә мин балаларны кыргый хайваннар белән якыннанрак таныштыруны максат итеп куйдым.Аларның тормыш рәвеше,туклануларын,нинди шартларда кышлауларын аңлаттым....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль
Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар (уртанчылар торкеме)
Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....

Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар
Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....


