• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Инша "Атадан күргән – ук юнган"

Опубликовано Салимова Линара Гависовна вкл 10.10.2016 - 21:45
Салимова Линара Гависовна
Автор: 
Каюмова Лиана

Бу иншада Лиана үзенең гаиләсе турында яза. "Картәтием Каюмов Фәйзелгаян Ильдархан улын искә төшергәндә, күз алдыма гел бер үк сурәт килә. Столяр верстагы янында олы гына гәүдәле берәү, җиңнәрен сызганып, нәрсәдер ышкылый. Коралы кулында җайлашып беткән, шундый килешеп тора. Йөзе бик җитди. Бөтен җаны - тәне белән эшенә чумган ул. Даны тирә - якка таралган балта остасы, мич чыгаручы, тимерче иде картәтием." 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon insha_gail_arhivy.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Атадан күргән – ук юнган

   Картәтием Каюмов Фәйзелгаян Ильдархан улын искә төшергәндә, күз алдыма гел бер үк сурәт килә. Столяр верстагы янында олы гына гәүдәле берәү, җиңнәрен сызганып, нәрсәдер ышкылый. Коралы кулында җайлашып беткән, шундый килешеп тора. Йөзе бик җитди. Бөтен җаны - тәне белән эшенә чумган ул. Даны тирә - якка таралган балта остасы, мич чыгаручы, тимерче иде картәтием.

 “Балага мирас итеп байлык түгел,  һөнәр калдыр ”, - дип өйрәтә татар халкы. Әтисеннән калган һөнәрне күз карасыдай саклый иде картәтәй.

  Авылда балта остасы, мич чыгаручы буларак дан алган Илдархан һәм Мәмдүнәнең тату гаиләсендә икенче малай булып дөньяга килә ул. Балалык еллары авыр сушыштан соңгы чорга туры килә. Эшкә җигелеп, “тормыш шулпасын” бәләкәйдән үк татырга туры килә. Мәктәптә укыган вакытта ул, тырма, чана, ат дугалары эшли башлый. Ә электромонтер һөнәрен үзләштергәч, ул туган колхозына кайта һәм анда 26 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

   Картәтием пенсиядә дә ял итеп кенә ятмый. Кемнеңдер чанасы ватылган, кемнеңдер тәрәзәсе коелып төшкән – барысы да картәтием янына йөгерә. Ул эшләгән ат тәгәрмәчләрен,  хәтта, Зилаер районыннан килеп алып китәләр!

  Николо – Березовка авылының янгын часте алдында торган экспонат та картәтиемнең иҗат җимеше!

   Ул заманнарда барлык өйләр дә мич ягып җылытылса да, аны чыгаручы осталар бик сирәк була. Бәләкәйдән кызыксындырган, мич чыгару һөнәрен үзләштерергә уйлый картәти.  Китапханәгә барып китаплар алып кайта, сызымнарны өйрәнә.  Кирпечләрне дә, махсус калыпка салып, үзе суга. Беренче миче бик яхшы килеп чыга, 20 ел аларга хезмәт итә! Картәтиемне тирә – яклардан  да эзләп киләләр. Җәй буена егермеләп мич чыгара ул. Ул чыгараган мичләр күпме кешеләрнең өйләрен генә түгел, җаннарын да җылыткандыр.Чөнки ул мичләрне сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәреп эшләгән ул.  

  Мин әле бәләкәй генә булсам да, аның һәрбер кирпечне әллә ничә кат әйләндереп карап, җайлап – кадерләп тезүен хәтерлим. Ипле, сабыр, аз сүзле кеше иде ул. Беркемгә беркайчан тавыш күтәрмәде.

   Картәтием бу дөньяда юк инде. Бик иртә әтисез калып, ачлык – ялангачлыкта яшәүләр, буыннары да ныгып бетмәгән килеш, үгез җигеп җир сөрүләр, су ташулар, йорт салганда, авыр – авыр бүрәнәләрне гел кул белән күтәрүләр  эзсез үтмәгәндер. Соңгы елларда аның йөрәге бик еш авырта иде. Ләкин ул беркайчан да зарланмады. 65 яшь кенә иде әле аңа...

  Картинәй белән картәтәй өч малай үстерделәр. Өчесе дә туган авылда төпләнеп калды. Картәтиемнең һөнәре югалмады, эстафета булып әтиемә - Азат Фәйзелгаян улына күчте.

- Без бәләкәй чакта әткәй үзенең иң үткер, әйбәт эш коралларын бик кадерләп, бездән җыебрак саклый иде. Малайлар белән сугыш уены уйнаганда, мылтык, кылыч, уенчык машина, сыерчык оялары ясарга кирәк булганда, ул коралларны эзләп табабыз, сиздерми генә алып торабыз да кире урынына куябыз.Әткәй моны барыбер белә. “Һай, бу малайлар, барыбер тапканнар”, - дип көлеп кенә куя, тиргәми иде. Ул безне махсус өйрәтеп тормады, эшләвенә карап торып, күп нәрсәләргә өйрәндем, -дип сөйли әтием.  

  Әйе, әтием, бәләкәйдән үк, әтисе тирәсендә йөреп, балта эше серләренә төшенә. Мәктәпне тәмамлагач, рәссам – бизәүче һөнәрен үзләштерә.

  Һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәне, ярдәмчеллелеге өчен, аны барысы да хөрмәт итә. Безгә үрнәк, ә әниебезгә ныклы терәк ул! Картәниебез: “Куллары алтын инде улымның, бу чаклы да әтисенә охшар икән!” - дип соклана.

   Йортыбызны да әтием белән картәти бергәләп салган.  Әтием һәрбер кадагын үзе кагып, такталарын шомартып, кәрнизләрен үзе эшләгән.

  Картәтинең коралларын бик кадерләп саклый әтием. “Аларда әткәйнең җылысы калган кебек, шуларны тотсам, әткәй янымда, киңәшләр биреп, өйрәтеп тора кебек ”, - ди.

  Әтием эшкә тотынса, энем Азамат гел аның  тирәсендә бөтерелә. Кулына чүкеч, кадак тотып, нәрсәдер эшләп йөри. Кулы килешеп тора үзенең. Картәтием, энем тугач та: “Болай булгач, Каюмовлар нәселе бетми икән әле,”, - дип,  сөенә - сөенә, эшләгән соңгы әйбере – балалар караваты булды. Энем әле үсәр. Картәтисеннән үк мирас булып, аңа килеп җиткән һөнәрнең бөтен серләренә төшенеп, аларны үзенең балаларына да өйрәтер. Ә бүгенге көндә энемә картәтинең осталыгы турында фотосурәләр генә сөйли...


Поделиться:

Лупленый бочок

Как нарисовать зайчика

"Разделите так, как делили работу..."

Как зима кончилась

Воздух - музыкант