Әти-әниләргә мөрәҗәгать
материал (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему
Әти-әниләргә мөрәҗәгать хаты. Сыйныф җитәкчеләренә әти-әниләр белән эшне оештырганда ярдәме тияр.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29 КБ |
Предварительный просмотр:
Мөрәҗәгать хаты
Хөрмәтле әти-әниләр!
Баланың иминлеге, сәламәтлеге һәм тәртибе мәктәп өчен дә, сезнең үзегез өчен дә һәрвакыт иң мөһим әйбер булып тора. Шуңа күрә уку барышында түбәндәге таләпләрнең үтәлүен үз контролегез астына алуыгызны сорыйбыз:
- мәктәп режимы буенча иртән килүне тәэмин итәргә;
- мәктәпкә һәр көнне укучы формасы белән килүне булдырырга (джинсыдан түгел, бер тондагы күлмәк һәм классик стильдәге чалбар);
- укучының көндәлеген даими рәвештә күзәтеп, кул куеп барырга;
- укучының сәбәпсез дәрес калдыруларын булдырмаска;
- укучының авыруы яки була алмавы турында үз вакытында хәбәр итәргә;
- сорап китәргә кирәк булганда гариза, авыру булганда авырганлык турында белешмәне (справканы) үз вакытында алып килүне оештырырга;
- мәктәп оештырган чараларга катнашуны тәэмин итәргә;
- мәктәп оештырган мәҗбүри түләүле чаралардан читтә калмаска;
- язгы һәм көзге чорда алмаш аяк киеме белән йөрүне булдырырга;
- гомуми һәм класс җыелышларына даими рәвештә килергә тырышырга;
- укучыларның өс киемнәрен чиста, өс башларын укучыга тиеш булганча тотуны булдырырга (чәчне буямыйча, бизәнмичә);
- укучының китап-дәфтәрләрен дәрескә алып килүне күзәтү астына алырга;
- өй эшләрен башкарганда балага мөмкин кадәр булышлык күрсәтергә;
- мәктәп сумкасы белән йөрүне тәэмин итәргә (пакет белән түгел)
- кыйммәтле әйберләр тагып мәктәпкә йөрүне булдырмаска (сакланышы өчен мәктәп җавап тотмый);
- кесә телефоннарын мәктәпкә алып килүне тыярга (югалган очракта үз җаваплылыгызда)
Мәктәптән тыш һәм каникул вакытында түбәндә саналганнарның үтәлүен тәэмин итүегезне сорыйбыз:
- кич соңга калып йөрүләрне булдырмаска;
- билгесез һәм шикле кешеләр белән һәртөрле элемтәләрдән тыярга;
- ут, су, электр приборлары белән сакчыл эш итеп тору турында һәрдаим кисәтеп торырга;
- акчаларын нәрсәгә сарыф итүләре турында һәрвакыт белешеп торырга;
- көнен ничек һәм кемнәр белән уздырганлыгы турында сорашырга;
- өй эшләренә күбрәк тартырга;
- практика эшен билгеләнгән вакытта үтәүне тәэмин итәргә;
- начар гадәтләрне булдырмау турында гел искәртеп торырга;
Югарыда язылганнар белән килешәм һәм үз контролем астына алам:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате
Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....
Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?
Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....
Тәрбия сәгате
тәрбия сәгате...
Класс сәгате.
Укытучылар өчен ярдәмлек....
11 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы (сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 68сәг ать)
Аңлатма язуы Эш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм ...

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.
Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...
Урок в 7 классе "Англиядә сәнәгать перевороты"
Урок в 7 классе по Всеобщей истории...
