ОТЧЕТ по РИП
учебно-методический материал (4 класс) на тему

Мусина Равия Набиулловна

Отчет о проделанной работе в РИП

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon rip_otchet.zip177.52 КБ

Предварительный просмотр:

Кече яшьтәге мәктәп укучыларын дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында проект һәм эзләнү эшчәнлегенең нигезләренә өйрәтү.

Эчтәлек

Кереш өлеш

Төп өлеш

1.Кыскача проект тарихы турында.

2. Проект эшчәнлеге ничек була?

3.Проект методын куллану үрнәге

Йомгаклау

Кулланылган әдәбият

Кереш өлеш

   2011 елның 1 сентябреннән РФ барлык 1 класс укучылары да яңа сыйфатлы белем ала башладылар. РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы 2009 елның 6 октябреннән «Об утверждении и введении в действие Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования” приказын чыгарды. Яңа стандартның үзенчәлеге, максаты укучының шәхесен үстерү

2011-2012 нче уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешләр алып килде. Заман мәгариф системасы алдына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Монда төп бурыч: укучы шәхесе үсешен — белем бирүнең мәгънәсен һәм максатын, ә укучыларның активлыгын стимуллаштыру.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. Яңа стандартлар традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының  үзбәясен  күтәрергә ярдәм итәчәк. Бала үзе эзлекле рәвештә белем туплый белергә тиеш. Аны яңалыкка омтылучы, заман сулышын тоючы, белемен  өзлексез камилләштерүче, укыту-тәрбия эшенә иҗади  якын  килүче укытучы гына тормышка ашыра ала.

1. Кыскача проект тарихы турында.

      Россиядә проектлар методы 1920 нче елларда Хезмәт мәктәбендә киң таралыш алган. Аңа нигез салучы булып П.П.Блонский исәпләнә.П.П.Блонскийның теоретик идеяләрен икенче рус галиме педагог С.Т.Шацкий практикада тормышка ашырып караган. Ул мәктәп укучыларын грамотага гына түгел,тормышка да әзерләргә тиеш дигән.С.Т. Шацкий кешене тәрбияләү мөстәкыйль иҗади эш вакытында аның мөстәкыйльлеген тәрбияләү дип исәпләгән.Бүген проектлар методы дөньяда иң популяр проектларның берсе,чөнки ул укучылар эшчәнлегендәге әйләнә-тирә чынбарлыкның конкрет проблемаларын чишү өчен теоретик белемнәрне һәм аларны практик куллануны рациональ яраклаштырырга мөмкинлек бирә.Проектлар методының төп тезисы: “Мин нәрсә танып беләм,ул миңа ни өчен кирәк,бу белемнәрне кайда,ничек кулланасымны мин беләм”[3,30б].Проектлар методының нигезе булып укучыларның танып-белү осталыкларын үстерү һәм аларны белемнәрен кулланырга өйрәтү тора.Икенче буын стандартлары укучы компетенцияләре формалаштыру бурычын куя:карарлар кабул итәргә өйрәнү,аралаша белү,тиз яраклашу,проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү.

Проект нәрсә ул? Европа телләрендә “проект” латиннан алынган һәм “алга ташланган”,чыгыш ясаучы,күзгә ташланып торучы мәгънәсендә.Хәзерге заманда бу сүз субъект үз фикере итеп куллана торган идея итеп аңлатыла.

Аерым адымнар комплексыннан торган эшчәнлек итеп бу сүз менеджментта кулланыла. Яңа ФГОС та проект-булган мөмкинлекләр кысаларында бирелгән вакыт эчендә билгеле бер максатка ирешү өчен кулланыла торган үзара бәйләнештә булган эшләр комплексы.

2. Проект эшчәнлеге ничек була?

     Укыту процессында чишелешен хәл итәр өчен төрле өлкәләрдән белемнәр, эзләнүле эшчәнлек таләп ителүче нинди дә булса эзләнүле, иҗади мәсьәлә туса, проект эшчәнлеге кулланыла.

     Проект идеясы иң беренче укытучы күңелендә туа.Шуннан чыгып ул эзләнүле эшчәнлек таләп ителгән проблема барлыкка китерә.Балада көтелгән нәтиҗәгә ирешү өчен шәхси кызыксыну булганда гына ,проблеманы чишүдә кызыксыну тудырып,аның эшкә дәртен,теләген үстерергә мөмкин.Башлангыч сыйныф укучысы өчен проект эше катлаулы.Ләкин башлангыч сыйныф укучыларын да проект эшенә җәлеп итәргә кирәк,чөнки нәкъ шушы яшьтә кыйммәтләр максаты,шәхси сыйфатлар һәм карашлар билгеләнә.Әгәр дә бу хәл исәпкә алынмаса,укучыларның уку һәм танып-белү эшчәнлеге үсеше этаплары арасында дәвамчанлык бозыла һәм проект эшчәнлегендә көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булмый.Проект эшчәнлеге вакытында укучыларның яшь һәм психологик,физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк.

Башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр буенча проект эшчәнлеген оештыру мөмкин.Проектның проблемасы укучыларның кызыксыну өлкәсеннән һәм “якындагы үсеш зонасы”нда булырга тиеш.Укучылар белән гомумуку осталыгы буларак проектлау алымнарына өйрәнү өчен уку максатлары да куелырга тиеш.Шундый сораулар бирергә була:Бу проектны үтәү өчен нәрсәләр эшли белергә кирәк?Сезнең андый осталыкларыгыз бармы? Андый осталыкка ничек өйрәнмәкче буласыз? Сезгә бу осталыкларыгыз алга таба кайда кирәк булыр? Укучылар тарафыннан проектта кирәк булган белемнәргә ия булу һәм аларны куллану процессы да укытучыдан зур игътибар сорый.Бу вакытта укучыларга мәгълүматне“көчләп такмас” ,аларны мөстәкыйль эзләнүгә юнәлдерү өчен укытучыдан аерым такт,әдәплелек сорала:Бу проектны үтәү өчен бөтенесен дә беләсезме? Нәрсә билгеле түгел? Нинди мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәргә кирәк(интернет,белешмәләр,әдәбият,дәреслекләр)? Проектның ахыргы аны яклау этабы аерым игътибар сорый.Проектның презентациясе вакытында укучылар эшләгән эшләре турында сөйлиләр,доклад ясыйлар яки ясаган әйберләрен күрсәтәләр.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш. Проект эшчәнлеге – төпле фикере булган балалар тәрбияләү технологияләреннән берсе.Проект эшчәнлегенең нигезе- тикшеренү эше.Максаты: укучыларның шәхси үсешенә, уңышлы аралашуларына ирешү, аларны һәртөрле эшчәнлеккә иҗади якын килергә өйрәтү.

      Проект эшчәнлеге укучыларда да, укытучыда да зур кызыксыну тудыра. Ул фикерләүне, сөйләмне, үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә, үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга, куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.      

 Укучы проектын әзерләү 4 этаптан тора.

       Беренче адым

       Беренчесе-эзерлек этабы. Ин элек, әлбәттә,булачак эшнең темасын сайларга кирәк.Ул укучы өчен кызыклы булырга тиеш.Тема никадәр таррак булса,шулкадәр яхшырак.  

        Икенче адым

       Теманы ачыклаганнан соң,эшнең максат  һәм бурычлары билгеләнә . Монда проектның нинди төрдә булуын (мәгълүмати, иҗади, тикшеренү рәвешендә),баланың мөмкинлекләрен,эшне төгәлләү вакытын исәпкә алырга кирәк.Максат  «ачыклау», «белү»,  «мәгълүмат жыю», «оештыру» кебек сүзләр белән төгәлләнергә мөмкин.Бурычлар исә «ничек?», «ни рәвешле?» дигән сорауларга  жавап бирә.

       Өченче адым

       Проект эше әзерләүдә «оештыру этабы» дип аталганы иң күп вакыт сорый. Монда эш планын төзергә, төрле чыганаклардан-китапмы ул,интернет-сайтмы, әллә инде шәхси күзәтүме-мәгълүмат тупларга  кирәк. Күпләргә таныш булмаган, кызыклы фактлар таба алса,укучының эше югары бәяләнәчәк.

      Дүртенче адым

      Бөтен мәгълүмат тупланып беткәч, аларны билгеле бер тәртипкә салып,башкаларга тәкъдим итәсе генә кала.Монда укучыга әти-әниләрнең ярдәме кирәк булачак.Презентация, яки китапчыкны рәсемнәр,фотолар белән бизәү мөһим.Алар сүзләргә караганда да күбрәк мәгълүмат бирергә сәләтле.Презентациянең һәр өлеше,матурлык өчен генә түгел,сайланган темага туры килергә,сезнең нәтиҗәләрне расларга, көчәйтергә тиеш. Проект эше башында уку йорты һәм хезмәтнең исеме,укучының исем-фамилиясе,сыйныфы, житәкче турында мәгълүмат язарга онытмагыз.

       Проект һәм фәнни тикшеренү эшчәнлеге  өстендә эшне мин 2013 нче елдан башлап җибәрдем.Дәрестән тыш «Минем беренче проектым» юнәлешендә эшлибез. Әлбәттә, башта үземә күп нәрсәне өйрәнергә туры килде.Беренче сыйныф укучысы белән эшне башлап җибәрүе авыр булса да, кече яшьтәге мәктәп балаларының бу эшкә зур кызыксыну һәм теләк белән алынулары һәм эшне башкарып чыга алуларын күзәтергә туры килде.Проектлар өстендә эшли башлаган чорда, тема исемнәре авыр табылса, хәзер укучылар, бик рәхәтләнеп проект яисә тикшеренү эшенең темасын формалаштыра белергә өйрәнеп киләлэр.

      Мисаллар китереп үтәм. Район оешуга 25 ел тулу уңаеннан, балалар төркемнәргә бүленеп, проект эше башкардылар.Укучылар өйдә мөстәкыйль рәвештә эзерләнеп,материал туплап килделәр, төркемдә белемнәре белән уртаклашып, гомумиләштереп проектларын төзеделәр. Һәр төркем  сыйныф каршында чыгыш ясады , кара – каршы сораулар биреп, тапкан мәгълуматларны баеттылар.

    «Әтием-горурлыгым»дигән темага проект эшләре дә эшләнде.  Төркемнәрдә эшләнгән газеталар да – проект эшләренең берсе булып тора.

     Ел саен Казан (Идел буе) федераль Университеты

Психология һәм мәгариф институты Укыту методологиясе һәм тәрбия кафедрасы белән берлектә мәктәбебездә Укучыларның “Эзләнү” фәнни- гамәли  конференциясе  үткәрелә. Төрле районнардан (Апас,Буа.Кама Тамагы) җыелган балалар башкарган хезмәтләре белән бер-берсен таныштыралар, фәнни тикшерү эшләре, ачышлары, кызыклы күзәтүләре турында сөйлиләр. Монда да  укучыларыбыз  актив катнашалар.  

Зиядиева Ләйсән «Минем гаиләм»,  «Кайбыч районы гидронимнары»проектларын яклап лаурает булды һәм диплом белән бүләкләнде.

Гарифуллина Әдилә 1 сыйныфта «Мои первые опыты», ә 3 сыйныфта«Изготовление шампуня» проектларын яклап, диплом һәм 3 урынга лаеклы булды.

Гирфанова Ләйсән һәм Хайрутдинова Гөлназ  «Комнатные растения в нашей школе»проектын яклап диплом белән бүләкләнделәр

Әхмәтҗанова Зөлфинә, Гыйрфанова Ләйсән, Зиядиева Ләйсән, Хайрутдинова Гөлназ «Кайбычым -кадерле төбәгем»проектын якладылар һәм сертификат  белән бүләкләнделәр.

     Фәнни тикшеренү эше һәм проект өстендә эш бик күп вакытны ала, ләкин ахыры хәерле. Кайсы гына эшне алсак та, эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнүче укучы китапларны күпләп укый башлый, чөнки китап – иҗади эштә төп чыганак булып хезмәт итә.Баланың төрле сүзлек, энциклопедияләр,өстәмә материаллар белән эшләү күнекмәләре арта.  Киләчәктә балада фән белән кызыксыну теләге уянырга мөмкин.Ничек кенә булмасын, мондый хезмәт сәләтле баланың шәхес буларак формалашуына уңай йогынты ясамый калмый.

       Мәгълүмәти технологияләр заманында яшәсәк тә, укучылар китап укымый дисәк тә, эшебезне тиешле юнәлештә алып барабыз икән, гаҗәеп дуслык – китап һәм укучы дуслыгын күзәтә алабыз.Эзләнү – тикшеренү , яисә проект өстендә эшләгәндә, укучы ирексездән күп кенә әсәрләр,китаплар белән таныша.Үзе сайлаган тема буенча бай мәгълумат туплый, нәтиҗәләр ясый.Автор буларак чыгыш ясый, чыгышын нигезләп, дәлилләп бирә.

       Йомгаклап шуны әйтәсем килә, педагогик эзләнүләр методологиясенә,  инновацион проблемаларны һәм эзләнү-тикшеренү темаларын сайлап алу; педагогик тикшеренү методларына, эксперимент нәтиҗәләрен күзәтү диагностикасына ия булу-хәзерге вакытта мәктәптә эшләүче укытучының иҗади активлыгына куела торган таләпләрнең иң мөһиме.

      Эшемне Г.Ибраһимов сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

“Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр! 

Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен

сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт

укытучылар кирәк.Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи

матурлык телим

    Кулланылган әдәбият:

1. Ляхова Л. В. Организация научно - исследовательской деятельности

учащихся. Начальная школа.№7. 2009.

2.Конышева Н. М. Проектная деятельность школьников. Современное

состояние и проблемы. Начальная школа. №1 . 2006.

3.Матяш Н.В., Симоненко В.Д. Проектная деятельность младших школьников:

        Книга для учителя начальных классов. - М.: Вентана-Граф, 2004.Кушымта

4.Гаилә һәм мәктәп № 8,2016


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчет по воспитательной работе за 2009-2010 учебный год

Отчет по воспитательной работе за 2009-2010год....

Отчет

Отчет о курсах повышения квалификации реализованный за 2010-2011 уч.год....

Отчет о работе по теме самообразования. Тема: «Развитие техники чтения у младших школьников»

Отчет  о работе по теме самообразования.Тема: «Развитие техники чтения у младших школьников»...

Отчет об организации деятельности школьного оздоровительного лагеря

Краткий отчёт работы в летнем оздоровительном лагере...

Отчет о проведенных мероприятиях за 1 четверть

Этот материал поможет составить план работы учителя в предшкольном классе...

Отчет зама по ВР

Предлагаю форму для отчета заместителям директора по воспитательной работе. Может, кому-нибудь пригодится....