Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү
элективный курс (10, 11 класс) на тему
Авторская программа "Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү" предназначена для организации внеурочной деятельности по предмету при работе с учащимися 10-11 классов. Это дополнительное средство формирования у учащихся нравственности , средство расширения и углубления знаний, приобретаемых детьми на уроках. Целью программы является развитие нравственности у учащихся через произведения татарского драматурга Т.Миннуллина. Основными задачами данной программы является воспитание уважения к нации, возрождение традиции народов, воспитание личности как носителя, проводника ценностей и традиции родной культуры, воспитание бережного отношения к родной природе, земле. Программа соответствует программным требованиям, предъявляемым к общеучебным умениям и навыкам учащихся. Данная инновационная работа включает в себя как теоретические, так и практические занятия. Составлена с учетом возрастных особенностей детей школьного возраста. На занятиях курса используются различные методы и виды обучения: иллюстрирование, театрализация, инсценирование, также интеграция с уроками искусств, истории, литературы, технологии. Запланированы посещение музеев, памятников национальной культуры.Через такие занятия ребенок приобщается к общечеловеческим нравственным ценностям. Таким образом, данный курс является богатейшим источником познавательного и нравственно – духовного развития детей. Они активны, участвуют в мероприятиях, проводимых в школе, районе, с желанием выступают перед своими родителями На основе данной авторской программы я вела кружок , а учителями лицея ведется работа по национальному образованию и воспитанию.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 102 КБ |
Предварительный просмотр:
Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү
(10-11 сыйныф укучылары өчен
татар әдәбиятыннан авторлык программасы)
Зәйнуллина Резеда Сирин кызы – Татарстан Республикасы Бөгелмә районы лицей-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аңлатма язуы
Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата белән ана өчен аның дәрәҗәсендәге олы байлык беркайда да юк. Һәр бала җир йөзенә изге гамәлләр башкарыр өчен, әти - әнисен шатландырып, кешеләргә игелек кылыр өчен туа. Шуңа да аларда әдәплелек, ихтирамлылык, иплелек, күркәмлелек, тәрбиялелек сыйфатларын формалаштырырга кирәк.
Шушы максатларны тормышка ашыру максатыннан, мин мәктәп компонентыннан бирелгән сәгатьләрне уздыру өчен махсус курс программасын төзедем. Махсус курсның исеме “Укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү” дип атала. Программа рус мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында укучы татар балалары өчен 35 сәгатькә исәпләнгән. Татар әдәбияты дәресләрендә әсәрләре белән укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, әхлак сыйфатларын тәрбияләгән бүгенге көн авторларына зур урын бирү зарур.. Шуны истә тотып мин программага драматургиябезнең йөзек кашы булган драматургыбыз Туфан Миңнуллин әсәрләреннән керттем. Беренчедән, мин эшләгән сыйныфларда Туфан аганың иҗатына гашыйк укучылар күпчелекне тәшкил итә. Икенчедән, Туфан Миңнуллин кеше шәхесенә йөз тотып, аның уй – хыялларын, рухи дөньясын, яшәү максатларын, кешелек сыйфатларын алга куеп сурәтли. Өченчедән, әсәрдәге образлар, үзләре дә сизмәстән, укучыларда хәзерге заман өчен бигрәк тә кирәк булган әхлак сыйфатлары тәрбиялиләр. Бүгенге кешенең мораль йөзе саф һәм күркәм булырга тиеш! – Т.Миңнуллин үз әсәрләрендә менә шундый фикерне алга сөрә.
“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас,”- ди халкыбызның атаклы улы Р. Фәхретдинов. Тәрбия турында басылган барлык китапларның тышына алтын хәрефләр белән язып куярлык сүзләр бу. Ләкин хәзерге катлаулы заманда бүгенге көн таләпләренә дә җавап бирерлек нинди тәрбия алымнары кулланырга соң? Әлеге мәсьәлә галимнәрне, әдипләрне мөгаллимнәрне дә борчый. Минемчә, бабаларыбыз үрнәгендә, гаилә үрнәгендә, әдәби әсәрләр нигезләренә таянып тәрбияләргә кирәк яшь буынны. Шул очракта гына без үзебезнең киләчәкне ышанычлы кулларга тапшырырбыз. Бу программа шушы юнәлештә эшләүне күз алдында тотып төзелде.
Методик күрсәтмәләр
Программа Туфан Миңнуллин әсәрләренә нигезләнеп төзелгән. Һәр бүлек икешәр темага һәм бер практик дәрескә бүленде. Практик дәрестә иҗади эшләр дә каралды. Программа 35 сәгатькә төзелде. Махсус курс программасында әсәр анализлау максат итеп куелмый, ә әсәрнең тәрбияви әһәмиятенә һәм образларның кылган эш гамәлләре аша дөрес нәтиҗә ясый алу юнәлешенә өстенлек бирелә.
Программаның максаты:
Туфан Миңнуллин әсәрләре аша укучыларда әдәп, әхлак, җәмгыятькә караш тәрбияләү.
Бу максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- Туфан Миңнуллин иҗатына кызыксыну уяту.
- Туфан аганың әсәрләренә нигезләнеп, укучыларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү алымнарын эзләү.
- Әсәрләрдәге образлар мисалында укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләү.
- Туфан Миңнуллин әсәрләре аша әхлаксызлык проблемасын хәл итү юлларын тәкъдим итү.
- Әсәрләре аша гаилә тәрбиясе бирү, аңа тәэсир итүче факторларны ачыклау.
Көтелгән нәтиҗә.
Туфан Миңнуллин әсәрләре аша укучы тормыш фәлсәфәсен төшенә, аның фикерләү сәләте үстерелә, коммуникатив эшчәнлеге арта. Ә иң әһәмиятлесе - укучыларым әдәпле, әхлаклы, кешелекле булу кирәклеген төшенерләр һәм “Кеше булып кала бел! девизына тугърылыклы шәхесләр булып формалашырлар.
Программаның эш этаплары.
I этап
Әдәби әсәрләрнең эчтәлеге белән танышу. Бу эш әсәрне уку һәм спектакльне видеоязмада карау формасында булырга мөмкин.
II этап
Әсәрнең эчтәлеге, әйтергә теләгән фикере хакында фикер алышу. Образлар, аларның эш-гамәлләре хакында сөйләшү. Әсәрнең тәрбияви әһәмияте хакында фикер алышу.
III этап
Практик эш. Бу этапта образларга кластерлар, синквэйн төзелә. Укучылар үзләренә идеал образ сайлыйлар һәм ни өчен нәкъ кенә шушы образны сайлаганнарын әсәрдән мисаллар китереп, матур итеп дәлиллиләр. Шулай ук әсәрнең темасы буенча иҗади эшләр дә башкарыла.
Программаның эчтәлеге (35 сәгать).
- Туфан Миңнуллин – татар драматургиясенең йөзек кашы. (3 сәгать) Туфан Миңнуллинның тормыш юлы, иҗаты хакында сөйләшү. Караган спектакльләре буенча фикер алышу.
- Әти-әни! Сез гомер бүләк итүчеләр! (3 сәгать). Туфан Миңнуллинның әти-әнисе хакындагы истәлекләре. Укучыларның үз әти-әниләре турында сөйләүләре).
- Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке – Ана булуда. (Һ.Такташ) – (3 сәгать). Дәресләр Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча уздырыла.
- Син, мәктәбем, белем учагы. (3 сәгать). Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш” әсәре буенча.
- Бәхет – пыяла, сакламасаң, тиз уала. (4 сәгать). “Илгизәр +Вера” әсәре буенча катнаш никах һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләшү.Т.Миңнуллин рәислек итә торган “Татар гаиләсе” фонды турында белешмә бирү.
- Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма! (3 сәгать). “Нигез ташлары” әсәре буенча атаәана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләр.
- “Кеше бул! (3 сәгать). Т.Миңнуллинның “Кеше бул! хикәяләр җыентыгыннан “Акбур”, “Хыянәт” хикәяләрендә кешелеклелек сыйфатларының бирелеше.
- Шагыйрьләр безнең белән. (9 сәгать). Туфан Миңнуллин иҗатында күренеклә шәхесләр. Дәресләр “Без китәбез, сез каласыз”, “Моңлы бер җыр”, “Агыла да болыт, агыла” әсәрләре буенча уздырыла. Габдулла Тукай, Муса җәлил, Хәсән Туфан кебек күренекле шәхесләрнең кешелеклелек сыйфатлары бирелеше.
- Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш! (4 сәгать). Йомгаклау дәресләре. Бу дәресләрдә укучыларның иҗади эәләрен һәм презентацияләрен тәкъдим итү оештырыла. Нәтиҗәләр ясала.
Тематик бүленеш (35 сәгать).
№ | Темалар бирелеше | Сәгать саны |
Туфан Миңнуллин – татар драматургиясенең йөзек кашы (3 сәгать) | ||
1. | Тормыш юлы турында сөйләшү. | 1 |
2. | Туфан Миңнуллинга 75 яшь. Телдән журнал. Укучылар караган спектакльләр буенча фикер алышу. | 1 |
3. | Практик дәрес. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш! | 1 |
Әти-әни! Сез гомер бүләк итүчеләр! | ||
4. | Туфан Миңнуллинның әти-әнисе хакындагы истәлекләре белән танышу. Авторның әти-әнисенә карата никадәр игътибарлы, назлы хөрмәтле икәнлеген төшенү. | 1 |
5. | “Җәннәт әниләрнең аяк астында!”Укучылар әти-әниләре турында иҗади эшләр язалар. | 1 |
6. | Практик дәрес. Укчыларның иҗади эшләрен тәкъдим итү. | 1 |
Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - Ана булуда! Һ. Такташ | ||
7. | Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәренең эчтәлеге белән танышу. | 1 |
8. | Әсәрдәге образлар һәм аларның эш-гамәлләре хакында фикер алышу. Төп образларга синквэйн һәм кластерлар төзү. Идеал образ билгеләү. | 1 |
9. | Практик дәрес. Әсәрнең язылу тарихы белән танышу. Бишек җырлары тыңлау. Тәрбия эшендә бишек җырларының әһәмияте. | 1 |
Син, мәктәбем, белем учагы. | ||
10. | “Үзебез сайлаган язмыш” әсәренең эчтәлеге белән танышу | 1 |
11. | Әсәрдәге образлар аша төп фикерне ачыклау. | 1 |
12. | Практик дәрес “Яраткан укытучым” темасына иҗади эш. Хәлил Саттаровка җавап хаты язу | 1 |
Бәхет – пыяла, сакламасаң, тиз уала. | ||
13. | Туфан Миңнуллин “Илгизәр +Вера” әсәренең сюжеты белән танышу. | 1 |
14. | Илгизәр һәм Вера гаиләсенең таркалу сәбәпләрен ачыклау. Катнаш никах һәм аның нәтиҗәләре турында фикер алышу. | 1 |
15. | Практик дәрес. Бәхетле булу өчен, сәламәтлек, акыл һәм күңел кирәк.Бирелгән темага эссе язу. | 1 |
16. | “Татар гаиләсе” фонды эшчәнлеге хакында әңгәмә. Интернет челтәреннән, вакытлы матбугаттан алынган материаллар. | 1 |
Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма! | ||
17. | Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары”әсәренең эчтәлеге белән танышу. | 1 |
18. | Гарифулла һәм аның балалары. Ата белән балалар арасында мөнәсәбәтнең киеренкелеге һәм аның сәбәпләре. | 1 |
19. | Практик дәрес. “Нигез ташларыбыз нык булсын” темасына эссе язу. | 1 |
Кеше бул! ( Т.Миңнуллинның “Кеше бул” хикәяләр җыентыгы буенча) | ||
20. | “Акбур”, “Хыянәт” хикәяләрен “тукталышлар” алымы буенча уку һәм укытучылар белән укучылар арасындагы мөнәсәбәт, укытучыларның кешелеклелек сыйфатлары турында сөйләшү. | 1 |
21. | “Кеше бул!” хикәясен уку һәм хикәя эчтәлеге аша әсәр исеменә салынган мәгънә турында фикер алышу. | 1 |
22. | Практик дәрес. “Мин чын кешеме?” темасына эссе язу | 1 |
Туфан Миңнуллин иҗатында күренекле шәхесләр. Шагыйрьләр безнең белән (Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан кебек атаклы шәхесләр тормышы турында язылган әсәрләр мисалында) | ||
23. | Т.Миңнуллин “Без китәбез, сез каласыз” әсәренең эчтәлеге белән танышу | 1 |
24. | Алдагы сыйныфларда өйрәнгәннәр һәм әлеге әсәр буенча Габдулла Тукайга хас сыйфатларны барлау, бәя бирү | 1 |
25. | Практик дәрес Тукай һәм Акчуриннар нәселен аерып торучы көчләр. Акчуриннарның кешелеклелек сыйфатлары | 1 |
26. | Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәренең эчтәлеге белән танышу | 1 |
27. | Муса Җәлилнең әнисе белән очрашу вакыйгасы һәм алар кичергән хисләр, шагыйрь күңелендәге әрнү сагыш хисләренең бирелеше турында фикер алышу | 1 |
28. | Практик дәрес “Татар шагыйрьләре - тыйнаклык үрнәге” дигән темага эссе | 1 |
29. | Туфан Миңнуллинның “Агыла да болыт агыла” әсәренең эчтәлеге белән танышу. | 1 |
30. | Кемгә тидек? Кемне рәнҗеттек соң? Кем соң безне шулай каргады? Сак белән Сок кебек моңаябыз, Арабызда – Урал таулары. (Х.Туфан) шигъри юллар хакында уйланулар | 1 |
31. | Практик дәрес “Бармы җирдә дөреслек, юкмы? соравына җавап язу | 1 |
Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш. | ||
32. | Әдәбиятта” ана” темасының чагылышы турында фикер алышу | 1 |
33. | Бәхет турында уйланулар | 1 |
34. | “Миңа үрнәк булырдай кеше” темасына презентацияләр бәйгесе | 1 |
35. | Иҗади эшләр,эсселар, презентацияләр конкурсы | 1 |
Укытучылар өчен әдәбият.
- Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәштияты, 2001.
- Ш. Җәләлиев. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 1997.
- Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту – тәрбия процессында файдалану. –Казан: “Школа”, 2004.
- Татар драматургиясе(1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – ТаРИХ – 2003ел.
- Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан, “Раннур” нәшрияты, 2001 ел.
- Туфан Миңнуллин. Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996 ел.
- Туфан Миңнуллин. Кырларым - тугайларым: Пьесалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1982 ел.
- Туфан Миңнуллин. Кеше бул! Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1975 ел.
- Туфан Миңнуллин. Утырып уйлар уйладым. Көндәлекләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1997 ел
- Туфан Миңнуллин. Татарның бер баласы. – Казан: Рухият, 2003 ел.
- Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. 10 томда/ 3 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел
- Ә. Хуҗиәхмәтов. “Тәрбия дәресләре”. – Казан:Тат. кит. нәшрияты, 1998
Укучылар өчен әдәбият.
- В.Казыйханов. Әхлак дәресләре.- Яр Чаллы
- Балаларга үгет – нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2001.
- К. Насыйри. Китап - әт – тәрбия. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992.
- Татар драматургиясе(1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – ТаРИХ – 2003ел.
- Туфан Миңнуллин. Ай булмаса, йолдыз бар: Пьесалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996 ел.
- Туфан Миңнуллин. Кырларым - тугайларым: Пьесалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1982 ел.
- Туфан Миңнуллин. Кеше бул! Хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр.,
1975 ел.
- Туфан Миңнуллин. Утырып уйлар уйладым. Көндәлекләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1997 ел
- Туфан Миңнуллин. Татарның бер баласы. – Казан: Рухият, 2003 ел.
- Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр. 10 томда/ 3 том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Яңа мәктәп” шартларында укучыларда эчке матурлыкка омтылу, күркәм сыйфатлар тәрбияләү
Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы- эчке һәм тышкы яктан матур, бай рухлы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый. Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый, ул аның х...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.
Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...
Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру.
Милли йолаларга нигезләнеп, укучыларда рухи-әхлакый тәрбия булдыру....

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Әдәбият дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда әдәби әсәрләр аша укучыларда әхлакый яктан формалашкан күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү
“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.”(Ризаэддин Фәхреддин) Әхлакый тәрбия бирү- ке...

Татар әдәбияты дәресләрендә укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү
Әдәбият дәресләрендә укучыларның әхлагы тәрбияләнә. Һәрбер сыйныфта укучы халык авыз иҗаты әсәрләрен, язучыларның әсәрләрен өйрәнеп, үзендә тормышта кирәкле сыйфатларны булдыра....
