Миләшкәйгә кунакка
план-конспект занятия (средняя группа) по теме
Максат: юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.
Белем бирү бурычлары: балаларга юлда светофорның кирәклеген аңлату; Үстерү бурычлары: балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны арттыру, танып белү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычлары:юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тәрбияләү.
Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, танып-белү, физик үсеш,иҗади сәнгат
Методик алымнар һәм чаралар: сорау, сүзле, уен, практик эш,мактау.
Сүзлек өстендә эш: тротуар,автошәһәрчек, светофор
Алдан үткәрелгән эш: юл билгеләре белән танышу.
Җиһаз: өч төстәге түгәрәкләр, өч төстәге обручлар,зебра юлы, машина,самолет өлешләре,ноутбук,проектор.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.76 КБ |
Предварительный просмотр:
«Миләшкәй” балалар бакчасында кунакта
(уртанчылар төркеме)
Вагизова Әлфия Зөфәр кызы-беренче категорияле тәрбияче
“Миләшкәй”балалар бакчасы
Максат: юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру.
Белем бирү бурычлары: балаларга юлда светофорның кирәклеген аңлату; Үстерү бурычлары: балаларда хәтерне яхшырту, фикерләү сәләтен үстерү, күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны арттыру, танып белү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычлары:юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тәрбияләү.
Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, танып-белү, физик үсеш,иҗади сәнгат
Методик алымнар һәм чаралар: сорау, сүзле, уен, практик эш,мактау.
Сүзлек өстендә эш: тротуар,автошәһәрчек, светофор
Алдан үткәрелгән эш: юл билгеләре белән танышу.
Җиһаз: өч төстәге түгәрәкләр, өч төстәге обручлар,зебра юлы, машина,самолет өлешләре,ноутбук,проектор.
Эшчәнлек барышы:
- Балалар,йөгереп арыдык,азрак утырып алыйк әле.
-Балалар, сезнең балалар бакчасы бик матур! Ничек дип атала әле ул?
-Дөрес, “Күбәләк”.
-Балалар,кем бүген иртән балалар бакчасына әнисе белән машинада килде? Шул бала бассын әле.
-Кем әтисе белән килде? (шул бала баса)
-Кем тротуардан әнисе,әтисе,әбисе белән җәяү килде? (шул бала баса)
-Кем үзе генә килде?
- Ә нигә үзегез генә килмәдегез? Ни өчен?(балалар белән бергә җавап табу)
- Балалар ,сез машинада кайда утырып киләсез? Сезнең барыгызны да балалар утыргычына утырталармы? Миңа гына әйтегез әле, кайсыгызның машинада балалар өчен утыргыч юк. Курыкмагыз,мин аны беркемгә дә әйтмим.
-Балалар,мин “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килдем. Анда да минем сезнең кебек акыллы,тәртипле балаларым йөри. Алар да сезнең кебек юл йөрү кагыйдәләрен бик теләп өйрәнәләр. Алар сезне үзләренең “Миләшкәй” бакчасына кунакка чакырып калдылар. “Миләшкәй” балалар бакчасына кунакка барабызмы? Ә анда нәрсә белән барабыз? “Миләшкәй” бакчасы ерак бит.
-Машина белән барабыз.(Слайд 1) Әзрәк хыялланып алыйк әле. Сез үскәч барыгыз да шофер буласыз. Мин барыгызга да җитәрлек машина алып килдем. Әйдәгез машиналар янына. Кемгә нинди төс охшый,сайлагыз.
-Балалар,машинага утырганчы ныклап карагыз әле,безнең машинаның нәрсәләре җитми?
-Тәрәзәләре,тәгәрмәчләре.
-Машинаның тәрәзәләре нинди геометрик фигурага охшаган әле?
-Дөрес,квадратка.
-Машинаның тәрәзәләрен куйыйк инде.Булдырдыгыз!
-Ә хәзер тәгәрмәч өлешенә карагыз әле.Алар нинди геометрик фигурага охшаган? Бик дөрес,алар кара төстә һәм түгәрәккә охшаган.Тәгәрмәчләрен куябыз да машинага кереп утырабыз.
- Балалар,сезнең әти-әниләрегез машинага утыргач иң беренче эш итеп нәрсә эшлиләр?(балаларның җаваплары).
-Балалар,машинага утыргач без барыбыз да иң беренче эш итеп нәрсә эшлибез?
-Куркынычсызлык каешларын эләктерәбез.Бик дөрес.
-Көзгегә карап үзебезне матурлап алыйк әле. Кунакка барганда матур булып барырга кирәк бит инде.
-Машинаны кабыздык,тәрәзәләрне чистарттык, кузгалдык.(машина тавышы)
-Балалар,менә килеп тә җиттек. (слайд 2)Куркынычсызлык каешларын ычкындырдык,әкрен генә машинадан төшәбез. Менә нинди ул “Миләшкәй” балалар бакчасы.Балалар ашыкмагыз,монда бит безгә юлны аркылы чыгарга кирәк. Ә машиналар тыз да быз. Нишлибез инде? Каян чыгабыз? (Зебралар керә)
-Балалар,нәрсә бу? Нишләп йөри бу хайван?(Җәяүлеләр юлы)
-Балалар,сез русча да беләсез,әйдәгез әле русча шигырь сөйләп алыйк.
-Раз,два,три,четыре,пять
Вышла зебра погулять,
Здесь тебе нельзя скакать
Вот сюда тебе лежать.
-Зебра аша чыгабыз!
- Менә чыктык балалар.(слайд 3)Капкадан керәбез.Менә бу әкияти аланлыкка карагыз әле, балалар.(слайд 4) Монда сез нинди юл билгеләрен күрәсез? Врач анда нәрсә эшләп утыра микән? Алар нинди урыннарда куела?
- Бик дөрес,булдырдыгыз!
- Менә бусы балалар автошәһәрчек(слайд 5).Монда ягулык станциясе дә, туклану урыны да бар.
- Ә бу бала нәрсә эшләп тора микән?
-Ул зебра аша юлны аркылы чыгарга әзерләнеп тора.
-Менә бу урында нинди юл билгеләре күрәсез?(слайд 6). Нинди транстпорт төре күренә?(балалар җаваплары)
-Балалар, сезгә “Миләшкәй” балалар бакчасы балалары үзләренең сорауларын бирәләр, тыңлап карагыз әле. (Һәр баланың соравы бирелә).(слайд 7)
-Булдырдыгыз балалар!
-Балалар, бу гүзәл бакчага килеп бер уйнап та алыйк инде.(Светофор төсендә балаларга түгәрәкләр бирелә. Идәндә 3 төстә обруч куела.Музыка уйный,балалар йөгереп йөриләр. Музыка туктагач,тәрбияче светофорның бер төсен күрсәтә.Шул төс тоткан 3 бала шул төстәге светофор эченә кереп басалар. Уен ахырында тәрбияче 3 төсне дә бергә күрсәтә һәм 3 төстәге обруч эченә дә кереп басалар.)(“Светофор утлары” минусовка куела)
-Балалар,булдырдыгыз!
-Балалар,менә шулай итеп безнең экскурсиябез ахырына да якынлашты.Безгә кире “Күбәләк” балалар бакчасына кайтырга кирәк. Ә кайтканда нәрсә белән кайтсак тизрәк кайтабыз.(Самолет белән).(слайд 8)
-Балалар,машиналарны гараңга кертик(урындыкларны боралар). Балалар, самолетның тагын нәрсәсе җитми? Дөрес,канатлары.Әйдәгез әле,канатларын куыйыйк.Менә булды. Кереп утырдык. Самолет моторын кабыздык(самолет тавышы).Очып киттек.
- Балалар, менә кайтып та җиттек. Самолеттан төшәбез,хәзер кулларыбызны чабып алыйк әле.Чөнки без исән –имин кайтып җиттек.
-Балалар,без бүген кайда бардык инде? Нәрсә белән бардык,нәрсә белән кайттык? Алар нинди транспорт төренә керәләр? Ни өчен? (балалар җаваплары)
-Булдырдыгыз балалар,сез бик акыллы , тәртипле булдыгыз. Юлларда йөргәндә һәрвакыт уяу,игътибарлы булыгыз.Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ромашка чәчәгенә кунакка
ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка” Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...
Конспект: "Әминә курчакка кунакка"
Конспект на тему здоровья...
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"
Закрепление с числом 5....

Шүрэле кунакка килә
Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына” нигезләнеп үткәрәм....

