Эссе "Мин-Укытучы"

Эссе "Мин-Укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Эссе-мин Укытучы24.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

 Кукмара муниципаль районы

“Починок Кучук урта” мәктәбе

Эссе

Мин-укытучы

Башкарды:туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Сафина Минзилә Рәҗәп кызы

                               

2021нче ел

Туган телем- татар теле аша

                               Тормыш серләренә өйрәтәм,

                               Авыр булуына карамастан,

                               Хезмәтемнән табам бары тәм.

                               Һәрбер укучымның уңышына

                                Сабыйларча ихлас сөенәм.

                                Биек-биек белем тауларына,

                                Алар түгел, гүя мин менәм.

  Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре- чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең башы.Минемчә, бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.

     Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала

    Бу һөнәрнең авырлыгын, җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин үзем мәктәптә укыганда үк күреп үстем.

   Мин  кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым.Бу хыялым трмышка ашты.  Туган телемнең матурлыгын,эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Укытучы һөнәрен сайлавыма мин бер дә үкенмим.Чын күңелемнән шуны эйтәсем килә: сайлаган һөнәрем миңа еллар үткән саен күбрәк кызыклырак була бара.Тагын һөнәр сайларга дисәләр, мин кабат укытучы һөнәрен сайлар идем. Мин һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып баруым белән мин шундый бәхетле.

    Укытучы булгач үземнең белемем өстендә туктаусыз эш алып барам: эзләнәм,укыйм,укучыларыма кызыклы яңа биремнәр табырга тырышам.

         Атаклы педагог К.Д. Ушинский да:

“Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”-дигән. Әйе, тырышмыйча гына уңышларга ирешеп булмаганын мин яхшы аңлыйм.Укучылар синең фәнеңне яратсыннар өчен ,бик күп тырышырга кирәк. Минем бурыч- укучыларга туган телне тирәнтен өйрәтү, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү. Укучыларымның кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам:аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

    Мин үзем балалар өчен укытучы гына түгел,ә кирәк чакта төпле киңәшен һәм ярдәм кулын сузучы,дөрес юл күрсәтүче да булам. Минем киңшәләремнән соң максатны укчыларның үзләре билгеләүләренә ирешәм.  Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслектәге биремнәр белән көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.

Балалар төрле була,шуңа күрә һәрбер балага якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Укучыларың дәрес материалын аңлавы да төрлечә,шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк.

    Дәрестә укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Минемчә,алар ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешергә тиештер. Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү- минем төп педагогик бурычым. “Син бит булдырасың!”,- дигән сүзләрне укучыларыма еш кабатлыйм,чөнки бу сүзләрдән соң бала үзүсешкә ирешә. Ә мин инде алар белән бергә шатланам, кайгырам.

    Күпме генә тырышсак та, нинди генә тәҗрибәле укытучы булсак та, без белемне һәр балага бер төрле бирә алмыйбыз. Мисал өчен, укучы әдәбият дәресендә син сораган сорауга җавап бирмәскә мөмкин. Әмма математика дәресендә ул бик яхшы җавап бирергә мөмкин. Минем уйлавымча, балага икеле куярга ашыгырга ярамый. Бәлки аңа төгәл фәннәр җиңелрәк биреләдер, һәм башкалар...Шуңа күрә балага индивидуаль якын килеп эшлим. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә көч бирә.

    Бүген яңа технологияләр белән эшләү –минем  алдымда торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Укучыларымның һәрберсенең өендә компьютерлар бар.Балалар мәгълүмати технологияләрне бик яхшы белә һәм аңлый. Кызыксындырган сорауларны китап битләреннән түгел,ә интернет челтәреннән эзләп табабыз. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен  мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә тырышам  һәм аларны укыту процессында кулланам Элеге технологияләрне актив  куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Бу  укучыларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту белән беррәттән, башка фәннәр арасында тел-әдәбият дәресләренең абруен да  күтәрә. Шулай ук: шәхес тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү, эстетик тәрбия бирү, информацион культура тәрбияләү, укытуның сыйфатын күтәрү, предметара бәйләнеш булдыру, укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең йогынтысы зур.

    Әйе, укытучы- гаҗәеп серле зат ул! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңда! Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Укучыларым да бик теләп катнашалар.Эзләнү-тикшеренү эшләребез белән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз.Бик күп призлы урыннар алуга ирешәбез һәм бу эшебез дәвамлы булыр дип ышанам.Эзләнү-тикшеренү өстендә эшләгәндә, укучыларга еш кына иҗади өй эшләре бирәм, яисә дәрескә өстәмә материаллар алып килергә кушам.

   

    Укытучы һөнәре җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык авырлыклар  югала, һәм сине шатлык хисләре чолгап ала.    Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәпеллары  һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп ишеген  ачып кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да, иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының намуслы хезмәте нәтиҗәсендә салына. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- иә якын кешеләребез әниләребез  сабырлыгына тиң.

    Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәк. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән.

   Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый. Бирегә К.Ушинский сүзләрен китерәсем килә:”Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә...” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

    Мин бүгенге көндә чиксез бәхетле! Янәшәмдә гаиләм, ярты сүздән аңлап төшенүче яраткан укучыларым, һәрвакыт ярдәмләшеп, фикерләшеп эшләүче хезмәттәшләрем