Публикацияләр
Төрле җыентыкларда чыккан докладлар
Скачать:
Предварительный просмотр:
М.Р.Сафина
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“Починок Кучук авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет белембирү учреждениесе
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ПРОЕКТ ЭШЧӘНЛЕГЕ
Педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү.
Дәрестә кызыклы методларның берсе булып-проектлар методы тора.Проект методының асылы:укучылар педагог җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка нәтиҗә ясыйлар.Бу метод буенча эшләү укытучы һәм укучыларның яхшылап әзерләнүләрен ,сыйныфның һәм иҗади төркемнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә. Укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес оештырылуына бәйле.Шулай ук укучыларның яшь үзенчәлекләрен ,сөйләү сәләтен,акыл үсешен исәпкә алырга кирәк.Укытучы киңәшче ,юнәлеш бирүче,рухландыручы һәм илһам өстәүче.Әлеге метод коммуникатив күнекмәләр барлыкка китерә.Бу вакытта балалар күбрәк сөйләм эчтәлегенә игътибар итәләр,фикерләүне,сөйләмне,үз уйларыңны формалаштыра белү сәләтен үстерә.Проект эшенә әти-әниләрне дә җәлеп итү бик отышлы.Алар кирәкле мәгълүматны табарга ярдәм итә , уртак кызыксынулары барлыкка килә
Мин үзем рус телле балаларга һәм татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам һәм дәресләремдә проект методын киң кулланам.Дәрестә һәр укучының проектта актив катнашуына шартлар тудырам.Бу методны мин иң актив технология дип уйлыйм.Аны мин дәрестән тыш эшләремдә дә киң кулланам.
Иң беренче кечкенә күләмле бер дәрескә исәпләнгән проектларны башкару отышлы дип саныйм.Мәсәлән “Татар телендә килешләр”,”Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше”,”Сыйфат дәрәҗәләре”,”Билгесез үткән заман хикәя фигыль»темаларын өйрәнгән вакытта кечкенә күләмле бер дәрескә исәпләнгән проектлар отышлы. Бу укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә ярдәм итә.
Темалар укучылар өчен кызыклы һәм тормышчан булырга тиеш.Мәсәлән, укучылар ”Минем шәҗәрәм”.”Илебезнең танылган шәхесләре”,”Илләр һәм шәһәрләр”,”Әдәп башы –матур гадәт”, “Ат – кешенең дусты”,”Татар халык җырлары-иң кадерле мирас” һәм башка темаларга проект эшләре башкардылар.Үзләренең проектлары белән дәресләрдә һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйлар.Мәсәлән ,8нче сыйныф укучысыСафин Инсаф Арчада үткәрелгән”Кеше һәм табигать”дигән фәнни-тикшеренү конференциясендә дипломга лаек булды;Сагит Сүнчәләй исемендәге фәнни-гамәли конференциядә Сафин Нияз 2нче урынны алды.
7нче сыйныф дәреслегендә “Табигать һәм кеше”темасын проектметоды белән киңәйтебрәк үзләштерүне планлаштырдым,чөнки хәзерге вакытта табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһим.Укучыларга фикеремне җиткергәч,төркемнәргә бүленеп “Табигатьне саклау-һәркемнең изге бурычы”дигән проектны эшләргә уйладык.Балалар бу эшкә зур кызыксыну белән алынды. Проект эше берничә этаптан торды. Иң элек тема сайланды.Балалар үзләренең теләкләренә, кызыксынуларына һәм мавыгуларына карап, индивидуаль биремнәр сайладылар. Һәр төркем үзенең җитәкчесен сайлады һәм биремнәр алды. Шушы биремнәр нигезендә план төзелде, биремнәрнең үтәлү вакыты, җаваплы укучылар билгеләнде.
Беренче төркем “Табигать һәм кеше”,икенче төркем “Туган ягым табигате”,өченче төркем “Урман –зур байлык”исемле проектлар әзерләделәр.Шулай итеп проектлар яклау дәресе оештырылды.Эш барышында интерактив такта,компьютер,географик карталар,музей,газета-журнал материаллары,фотоальбомнар,Татарстанның Кызыл китабыкулланылды.Ахырдан ,яисә алдагы дәресләрдә укучыларныңтыңлап аңлау сәләтен тикшерү максатыннан башка төркем проектының кыскачаэчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителде.
Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра.Проектлау, укучыларның мөстәкыйль эше булса да, педагог җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый.
Проектны яклау—иң тирән эз калдыручы этап.Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга тиеш.Дәрес ахырында иң яхшы проектныбилгелибез.
Проект методын кулланып белем бирүнең бурычларын мин түбәндәгеләр дип уйлыйм :
-укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,
-укучының танып белү активлыгын үстерү ,
-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,
-белемнәрен тирәнәйтү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Проект эшчәнлеге барышында укучы коллективта эшләргә ,үзенә бирелгән эшкә җаваплы карарга ,куелган сорауларга җавап табарга өйрәнә.Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.
Иң мөһиме шул:дәрестә заманча технологияләрне куллану укучыларның белемне хәтердә озаграк сакларга ярдәм итә.
Әдәбият исемлеге
1.Мухамадиев Д.Проекты на уроке иностранного языка/МухамадиевД. //Фән һәм мәктәп.-2005.-№8.-с.36-38.
2.Харисов Ф.Ф.Основы методики обучения татарскому языку как неродному/Под ред.прф.Л.З. Шакировой.-СПб.:филиал изд-ва «Просвещение»,2001.-431с.
3.Харисов Ф.Ф.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан:Мәгариф,2002.-367б.
4.ШәрәфиеваС.Татар теле дәресләрендә проект эшчәнлеге/Шәрәфиева С.//Мәгариф.-2011.-№3.-с.46-47.
Предварительный просмотр:
Сафина М.Р.
учитель I категории МБОУ «СОШ с. Починок Кучук»Кукморского района РТ
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
инновацион технологияләр куллану
Үсеп килүче яшь буынга акыл-тәрбия бирүдә ,аларны актив тормышка сәләтле шәхесләр итеп әзерләүдә ,гаиләдән кала ,икенче урында мәктәп тора.Укытучы,тирән белемле булу өстенә,сабыр,күркәм холыклы,йомшак сүзле,шәфкатьле,әмма тәләпчән дә булырга тиеш.Укытучыга ,чыннан да әйтеп бетергесез олы вазифа йөкләнгән.
Безнең Починок Кучук урта мәктәбендә татар һәм мари балалары белем ала.Мин үзем мари төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытамБүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларымда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мин дә әлеге мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында киң кулланырга бурычлы.Татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.
Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә.
Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә.
Башлангыч сыйныфларда дәрес үткәргәндә бик еш интерактив тактага мөрәҗәгать итәм, чөнки интерактив такта куллану дәресләрне тагы да мавыктыргыч, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.Укучылар интерактив тактага бик тиз күнегәләр. Зур экран бергәләп эшләргә мөмкинлек бирә. Сыйныфта интерактив тактаның барлыкка килүе хәтта иң проблемалы укучыларга да укуга карата карашларын үзгәртергә этәргеч ясый. Соңгы парта артында утырган бала кинәт активлаша һәм иҗади фикер йөртә башлый.
Шулай итеп интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.
Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.
Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету, татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.
Укучылар Интернет челтәрендә үткәрелә торган тестларда, викториналарда, конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, яшьтәшләре белән аралаша алалар.
Дәресләр кызыклы үтсен өчен шулай ук уен технологиясен дә кулланам, чөнки уен технологиясен яңа материалны аңлатканда һәм ныгытканда, сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин. Әлеге технология балаларның иҗади сәләтен үстерә, фикерләү дәрәҗәсен арттыра, дәресне җанландыра, кызыклы итә. Уйный-уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, балаларның күзәтүчәнлеге арта. Әлеге эш төрен оештырганда, мин укучыларның яшь үзенчәлеген истә тотып, аны дәрестә урынлы кулланырга тырышам.
Минем омтылышым-һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү,үзенең көченә ышандыру.Минем максатым-балага аның барлык эшләрне булдыра алучы шәхес икәнен күрсәтү.Шулай ук балаларны татар телендә аңлашырга,аралашырга өйрәтү.Шуның белән беррәттән үзләре яшәгән җиргә мәхәббәт уяту,туган җиренең тарихын өйрәтү,анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну ,аларга карата ихтирам тәрбияләү тора.Минем фикеремчә татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы-укучыда матурлыкка омтылыш тәрбияләү,әйләнә-тирә моһиткә ,дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү,үзлегеңнән белем алуга өйрәтү.
Чыгышымны йомгаклап әйтәсем килә: укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында көндәшлеккә сәләтле, олы максатларга ирешү юлында информацион технологияләрдән оста файдалана белүче иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.
Куйган хезмәтем бушка китмичә,игелек кылып шатланып эшләргә ,уңышларга ирешергә язсын!
Предварительный просмотр:
М.Р.Сафина
Починок Кучук урта мәктәбе,Починок Кучук
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ӘХЛАК ТӘРБИЯСЕ
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак тәрбиясе бирү. Һәрнәрсәгә мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Бу гамәлдә олуг мәгърифәтчеләребез хезмәтләрен куллану бик уңай нәтиҗәләр бирә. Чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә ата-анага ихтирам, мәхәббәт, хөрмәт күрсәтү, ата-ана хакын хаклау балаларның төп бурычы булуы, игелеклелек, шәфкатьлелек, хезмәткә хөрмәт мәсьәләләре күтәрелә. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле бик зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, ә әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар,”- дип язмаган. Шушы сүзләргә таянып, мин, укытучы буларак, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясенә караган мәсьәләләрне хәл иткәндә, Р.Фәхретдин хезмәтләреннән файдалануны зур уңыш китерә дип уйлыйм. Татар халкының күренекле мәгърифәтчесе Каюм Насыйри, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да татар халык авыз иҗаты әсәрләренең зәвык, акыл, әхлакый тәэсир көченә ия булуларына, аларны тирәнтен өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәр. “Халык ядкарьлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле, иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки халык җырлары – халкыбызның күңеленең һич кенә дә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”, - дигән Габдулла Тукай.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен урта белем бирү мәктәбендә өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерүгә булыша. Балалар фольклоры халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланып килгән олы поэтик һәм педагогик мирасы ул. Җиргә килгән һәр буын шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша; шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә мәхәббәт уяна. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә, әмма ул аннан бөтенләйгә аерылмый. Балачакта сөйләгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше рухында кала. Укучылар белән эшләгән вакытта, халкыбызның атаклы улы Р.Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышлыгына язылган сүзләренә тап булдым: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Чыннан да, шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең нигезе булып балачак тора.
Мәктәп бусагасын атлап кергән укучы бала халкыбызның милли йөзек кашы булган әкиятләре, бишек җырлары, табышмаклары, эндәшләре, әйтенүләре, үртәвечләре, такмаклары, такмазалары, мәзәкләре, санамышлары белән дуслаша. Татар халык календаре, аңа бәйле рәвештә барлыкка килгән йола фольклоры белән таныша. Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз бәйрәм-йолаларын өйрәнә. Бу уеннар күпмедер вакытлар онытылып торса да, бүгенге көндә безгә кире әйләнеп кайтты. Халык, хәзер бу йолаларны тиешенчә үтәп, күңелле ял итә, күңел ача.
Укытучы халык фольклорын, аның йола-бәйрәмнәрен һәрвакыт исәптә тотып эш йөртә. Ел әйләнәсендә бу бәйрәмнәргә укучылар бик теләп әзерләнәләр. Халкыбызның милли йолаларын, уеннарын башкаралар. Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә. Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, төрле бәйрәмнәрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.
Шуны әйтеп да үтәсем килә, бүгенге көндә без әдәбият дәресләрендә генә түгел, тормышның һәр өлкәсендә халык тарафыннан иҗат ителгән мәкальләр белән очрашабыз, аларны киң кулланабыз. Мәкальләр электән үк халыкның акыллы киңәшчесе, үгет-нәсихәт бирүчесе булып килгәннәр. Халкыбыз аң-белемгә багышлап күп мәкальләр иҗат иткән. “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”, “Белем бәхетле итә”, “Белемле кеше югалмас”, “Дөнья йозак – ачкычы белем”. Мәкальләр халыкның бөеклеген, зирәклеген, тыйнаклыгын һәм акыл иясе булуын күрсәтә. “Үзеңне мактама, сине кеше мактасын”.
Туган ил – халыкның бишеге ул, бар нәрсәдән дә кадерле, газиз. Бу буыннан-буынга күчеп килгән мәкальләрдә чагылыш таба. “Үз илем – алтын бишек”, “Ил барда ир хур булмас”, “Ватан - икенче ана”, “Иленнән аерылган – канаты каерылган”. Халкыбызда әхлак, дуслык турындагы мәкальләр дә шактый. “Әдәпле кеше солтан, әдәпсезнең бите олтан”, “Акыллы атын мактар, кыланган үзен мактар”, “Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган әрәм булган”, “Дустын сакламаган дошманына эләгер”.
Кайбер мәкаль мәгънәләрен укучыларым ачыклаганча язып үтәм: “Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне” - әти-әниеңне, әби-бабаңны тыңласаң,, үз балаларың да сине тыңларлар. “Тел байлыгы бар итәр, тел юклыгы юк итәр”- телең булса, сине бар кеше дә бик тиз аңлар, уртак тел табарсың, әгәр телең булмаса, югалып, адашып калырга мөмкин. “Белем бәхетле итә” - белемле кеше яңа ачышлар ясый ала, аның сөйләм теле дә бай була, дөньяны күбрәк белә, аңлый. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” – яхшы уңыш чәчсәң, урган вакытта мул уңыш булыр; яхшылык кылсаң, үзеңә яхшылык белән әйләнеп кайтыр.
Дәресләрдә әхлак тәрбиясе бирүне укучыларым табигый кабул итәләр. Ни өчен дисезме? Чөнки кешеләрнең бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтләренең көндәлек тормышта адым саен кабатланып торуын алар даими күзәтәләр. Читтән битараф булып, шаһит сыйфатында гына түгел, күпчелек очракта кайнап торган “казан”ның уртасына килеп эләгәләр. Аннан исән-сау котылып буламы? Анда эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк? Боларның барысына да җавапны укучы әхлак дәресләре аша табарга тиеш. Шушы максаттан чыгып үткәрелгән дәресләремә мисаллар китереп үтәм: “Сәламәтлек – зур байлык”. Саулыкның матур гомер итү өчен иң кирәкле шарт икәнлеге турында тәрбия бирү. “Яхшы сүз – җан азыгы”. Яхшы сүзнең тәрбия бирүдә тоткан урынын күрсәтү. “Туган җирем Татарстан”. Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Үз телен онытып, руслашкан баланы яңадан үз асылына кайтару авыр эш. Минем максатым укучыларда милли рух, милли хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә торган халык авыз иҗатын, йолаларын өйрәнү, мәкальләрнең тирән мәгънәләрен аңлату, рухи дөньяларын баету, патриотик һәм әхлакый яктан чын кеше итеп тәрбияләү.
Әдәбият исемлеге:
Зәки Нури Алтын хәзинә / Дөнья халыклары мәкаль-әйтемнәре. - Казан, 1987.
Насыйри К. Китаб-әт-тәрбия. - Казан, 1977.
Шәймәрданов Р.Х.,.Сибгатуллин Р.Г. Татар милли педагогикасы. - Казан: Мәтбугат йорты нәшрияты, 2000.
Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге.- Казан: Отечество, 2013.
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика: педагогик уку йортлары, көллиятләр, гимназияләр, лицейлар өчен уку әсбабы. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 1999.
Предварительный просмотр:
СафинаМ.Р.
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы
«Починок Кучук авылы урта мәктәбе»
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану.
Ризаэддин Фәхреддин мирасы мәктәбебездә укыту-тәрбия процессында киң кулланыла. Чөнки Риза Фәхреддин мирасы милли мәгарифнең төрле өлкәсендә эшләүчегә – әти-әнигә, укытучыга, тәрбиячегә, укучыга өстәл китабы булып торырлык.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, төп бурычым – укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлылык, инсафлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.Шулай ук тулы үсеш алган шәхес тәрбияләү,аның белем бирү процессы белән дөрес идарә итү,рухи һәм физик үсешенә ирешүенә булышу.
Укыту-тәрбия эшенең сыйфаты,нәтиҗәлелеге укытучының белеменә,аның осталыгына бәйле.Шуңа күрә мин дә,һәр укытучы кебек,укыту-тәрбия эшенең эчтәлеген,форма һәм методларын үзгәртеп кору турында уйланам.Баланы шәхес итеп тәрбияләү педагогик эзләнү,үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдырырга кирәк.Р.Фәхреддин әйткәнчә:”...бары тик эш дәвамлы булганда гына нәтиҗәсе була”.
Элеге темамны бик актуаль дип саныйм,чөнки без болгавыр заманда яшибез. Җәмгыятьтә эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк җәелә. Ятим балаларның саны артканнан-арта. Картлар йортлары ачылып тора, балалары исән булып та ата-аналар картлар йортларында тәрбияләнә. Рухи ярлылык хөкем сөрә. Ә рухи ярлылык, үз чиратында, әхлаксызлыкны тудыра. Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле әхлакый тәрбиягә җитди игътибар бирергә кирәк. Бу җәһәттән Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре игътибарга лаек. “Әдәбе тәгълим” исемле китабында, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнен ассызыклап күрсәтеп, Р. Фәхреддин болай дип яза: “Тәрбия – акрынлык һәм тәртип белән камиллек булдыру димәктер”.
“Җәвәмигуль - кәлим шәрехе” һәм “Балаларга үгет-нәсихәт” китапларын укып чыккач, Ризаэддин Фәхреддиннең кыйммәтле сүзләрен дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда бик теләп куллана башладым.
Дәресләрдә кулланыла торган материалларга тукталып китәсем килә.Галимнең хезмәтләре укучыларда туган телгә мәһәббәт тәрбияләүдә,халкыбызың гореф –гадәтләренә ихтирам уятуда әһәмиятле.
Мәсәлән, 5 нче сыйныфта Г.Тукай иҗатын өйрәнгәннән соң ,Ризаэддин Фәхреддин турында да белешмә бирсәк,укучы бу ике олы шәхеснең ,беренчедән ,татар иленең горурлыгы һәм даны булуын ,икенчедән ,аларның бер чорда яшәүләре һәм башкалар турында белемен тулыландыра .
Г. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен укыганда галимнең “Йомшак вә мөлаем сүзле, ихласлы булыгыз” дигән сүзләрен дәрескә эпиграф итеп алдым.
7 нче сыйныфта “Кәҗүл читек” әсәрен укый башлаганчы ук, Р. Фәхреддиннең “Үгет-нәсыйхәт” китабыннан “Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре”, “Җомга көн кебек” хикәятләрен укып, әлеге дини бәйрәмнәр белән таныштырам. Нәтиҗә ясап, Р. Фәхреддиннең “Дин әдәпләре”ннән өзекләр укыйм һәм тиешле урыннарны дәфтәргә яздырып куям.
7 нче сыйныфта “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә,галимнең “Ата-ана” бүлегендә бирелгән язмаларны уку әсәрнең эчтәлеген, Акъәбинең рухи дөньясын ачуга ярдәм итә. Мәсәлән, шундыйлардан:
- Сезгә иң якын кешеләр ата-аналарыгыздыр. Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле булыгыз, эштә һәм сүздә аларга каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңелләре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
- Ата-аналарның тәрбияләре һәм мәшәкатьләре күләгәсендә рәхәт күреп үскән кайбер балалар соңыннан аларның фикерләренә каршы киләләр, хәтта сүзләрен дә ишетергә теләмиләр. Бернәрсә дә белмисез дип алардан көләләр. Сез дә шундый инсафсыз балалар булмагыз.
Укучыларга бу үгет-вәгазьләр бик ошый. Кайбер бүлекләрне өйдә, әти-әниләре белән өйрәнеп, фикерләрен хикәя рәвешендә язып килү өчен өй эше биреп җибәрәм.
Югары сыйныф укучылары өчен дөньяга фәнни карашларны актив формалаштыру аларның үсеше өчен характерлы үзенчәлекләрнең берсе булып тора. Яшьләр алдына “Кем булырга?” дигән сорау урынына “Нинди булырга?” дигән сорау килеп баса.
Бу очракта безгә Ризаэддин Фәхреддиннең “Шәкертлек әдәпләре” исемле хезмәте ярдәм итә. Ул бу китабында әхлакый, рухи, этик һәм эстетик тәрбия турында төшенчә бирә һәм яшь егетләргә киләчәктә һөнәр сайлауга киңәшләр тәгъдим итә. Шулай ук, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска куша.
10 нчы сыйныфта Г. Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрен укыганда – сөннәтле булу хакында,“Ул әле өйләнмәгән иде” дә – никах турында, “Зөләйха”да - ата-ана хакында әйтмичә мөмкин түгел. Билгеле, тиешле урыннарны укучылар дәфтәрләренә язып алалар. Мәсәлән, катнаш никахлар проблемасы турында сөйләшкәннән соң, галимнең “Өйләнү әдәпләре”ннән өзекләр укыйбыз: “Иргә барган чагында ир булачак кешенең акчасыннан элек холкын, нәселеннән элек динен, гүзәллегеннән элек һөнәрен сорагыз вә үзегезгә тиңдәш булганнарны сайлагыз”. “Бай углы” әсәрен укыр алдыннан әлеге хәдисне яздырып куям: “Ата-ана баланың яхшы дус табуына дикъкать итәр, чөнки начар кешеләр баланы юлдан яздырырга мөмкин.”
Татар теле дәресләрендә файдалану өчен, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләреннән торган махсус тартма карточкалар әзерли башладым. Җөмлә кисәкләрен, сүз төркемнәрен, гади һәм кушма җөмлә синтаксисын үткәндә, алар бик файдалы. Элеге нәсыйхәтләрне еш кулланганда, алар укучыларның күңелендә яхшы сакланып кала дип уйлыйм. Хәдисләрнең мәгънәләрен ачыклап сөйләгәндә, сөйләм теле дә камилләшә.
Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтеп, Р. Фәхреддин бу эштә мәктәпнең вазифасы нинди булырга тиешлегенә игътибарны юнәлтә: “... Балаларны мәктәпкә җибәрүдән максат нидә, беләсезме?... Әлбәттә, дөрес вә гүзәл тәрбияләтүдер... Моннан аңлашылганча, мәктәпнең вазифасы да – фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, бәлки эченә быелган балаларның күңелләренә Аллаһы Тәгаләне сөю, гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гаделлек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү һәм тәрбияләп үстерү булачактыр...”
Мәктәбебездә тәрбия эше дә халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсенә, зирәк акылына, тапкыр фикерләренә, үзенчәлекле тәрбия алымнарына һәм әхлак чараларына нигезләп алып барыла.
Әхлак дәресләре өчен күп материалны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә нигезләнеп төзелгән “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабыннан алам. Мәсәлән, “Өлкәннәрне хөрмәтләү” темасын үткәндә “Ата-ана”, “Туганнар”, “Кардәшләр” бүлекләреннән өзекләр китерәм.
“Балаларыгызны үзегез яшәгән заманга һәм башка заман өчен дә яраклы итеп укытыгыз”, - дигән киңәше һәр педагог өчен маяк булып торсын иде.
Без Ризаэддин Фәхреддингә эшләгән эшләре ,безнең буынга калдырган педагогик мирасы өчен тирән рәхмәтлебез.Безнең бурыч-аның эшләрен дәвам итү,хезмәтләрен өйрәнеп ,балаларны укытуда һәрвакыт куллану.
Файдаланылган әдәбият:
- “Буй җитмәс шәхес: Ризаэддин Фәхреддин турында уйланулар” , “Татарстан” журналы, - 1999. - № 5. -55 – 57 битләр.
- Исмәгыйлева С., Исмәгыйлева Ф. Тәрбия хәзинәләре. Мәгариф, 1992. -№ 10. – 4-5 битләр.
- Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. III кисәк. – Казан, 2007. -192 б.
- Мирас. – 1995. - № 4. – 38 бит.
- Р. Фәхреддин. “Җәвамигуль – кәлим шәрехе”. – Казан: Рухият, 2005.
- Р. Фәхреддин. “Нәсыйхәт”. – Казан: Мәгариф, 2004.
- Р. Ш. Шаһиев. Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасы. – Казан, 2007.
- Татар әдәбияты тарихы. VI томда. М. Гайнуллин. Риза Фәхретдинов. II том. – 319-334 битләр.
Предварительный просмотр:
Татар халык җырлары –иң кадерле мирас
Сафина Минзилә Рәҗәп кызы
”...халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр,халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс,саф вә раушан көзгеседер”
Г.Тукай
Бер генә булса да җыр белмәгән һәм бер тапкыр да җырлап карамаган кеше бар микән бу дөньяда? Мөгаен, юктыр.Чөнки җыр-сәнгатнең киң таралган һәм яратып башкарыла торган төре.Җыр –кешенең якын дусты,күңел сердәше ул.Тантаналы бәйрәм көннәрендә ,кичәләрдә,якын дуслар,туганнар белән очрашканда-без җырлыйбыз.Ә ямансу булып киткәндә ,без акрын гына моңлы көй көйлибез.Музыка кешеләрне рухландыра,күңелләрне сафландыра.Ул кешене гомере буена озата бара:кайгы- хәсрәттә дә ,шатлык-куанычта да.Чыннан да, татар халык җырлары-иң кадерле мирас, дип саныйбыз,чөнки алар бик тә кадерле.Анда безнең халыкның үткән язмышы,гореф-гадәте,тормыш-көнкүреше чагыла.
«Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», - дигән бөек рус язучысы М.Горький. Халкыбыз үткән озын һәм сикәлтәле юлының һәр баскычында булган вакыйгаларны ,кичергән ачы язмышын да,кайгы-хәсрәтен дә ,шатлыгын да әйтеп җыр чыгарган.
Халык көйләре үзләреннән-үзләре тумаган элек-электән аларны кемнәрдеруйлап чыгарган ,башлап җырлаган ,димәк аларның авторлары булган .Телдән-телгә күчеп алар шомара барганнар һәм бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгәннәр.
1
Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше,мөгаен,”менә мин җыр иҗат иттем әле “дип уйламагандыр да әле.Ул кошлар сайраган,агач шаулаган ,җил искән кебек,табигый итеп,үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер.Хис-кичереш булып җырның сүзләре ,көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер.Әмма ул дөньяның яктырып,киңәеп киткәнен дә сизми калмаган.Бу матурлыкны тагын да җырлап күркәм иткән. Шулай итеп җыр,канатлы кош кебек,дөньяга таралаган.Иң матурлары,башкалар да яратып тыңлаганы,кушылып җырлаганы күңелләрдән-күңелләргә күчеп барган.Анадан балага,буыннан-буынга тапшырылып безнең көннәргә килеп җиткән. . Татар халкының җыр хәзинәсе таң калырлык бай һәм гаҗәеп төрле!
“Әни ”дип теле ачылганчы ук,һәркем әнисенең бишек җырын ишетә,шулай итеп баланың күңел күзләре ачыла,матурлыкны,моңны таный башлый. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын алып бара.
Шуннан башлап кешене гомере буенча җыр озатып йөри,якын сердәш тә,ышанычлы дус та була.
Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза.
Җыр –халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Җыр – күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, әти-әнисен хөрмәтли, туган авылын, туган төбәген ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.
Татар халкымоңнаняралгандыр, ахрысы. Шулайбулмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләребулмасиде.
2
Әйтерсең, халык җырларында бөтен үткән фаҗигале татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.
Җыр – улрухлану, җыр – улматурлыккасоклану. Җыркешенеңюлдашы. “Җырсызкеше – канатсыз кош” – дихалык.
Халыкҗырларын, халыкныңмилликөйләрен, уенҗырларынбөтеннечкәлекләребелән оста һәмматуритепбашкару – улүзеберсәнгать. Халкыбызныңуенҗырларыэлекбиккиңтаралганбулган. Кич беләнболыннарда, авылныңелгабуйларында, клубларда “Наза” уены, түгәрәклеҗырлыуеннар, кара-каршыҗырлапуйныйторгануеннар, “Йөзексалыш”, “Йолдызсанау” һ.б. уеннаркиңтаралган. Заманаларүзгәрүбеләнбуҗырлар, уеннаракрынлапонытылыпбаралар. Аларныкабатхалыккакайтарасы, бу бай халыкмирасыняшьбуынгатапшырасы иде.
Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сендереп үсү кирәк. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” – дип халык юкка гына әйтми.Шулай ук халкыбыз“Җыр белмәгән, җыр сөймәгән бу дөньяда бик сирәк”, - дип әйткән бит..
Җырның тормышта, көнкүрештә тоткан урыны бик зур.. Халык җырны юлдаш һәм сердәш дип, сабак һәм васыять дип атый. “Җыр – эшнең камчысы”, “көй-күңелнең моңы” дигән әйтемнәр яши.Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас. Шуңа күрә аларга зур әһәмият бирергә,истән чыгармаска кирәк.Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны.Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши.
3
Предварительный просмотр:
РУХИ МАЯГЫБЫЗ УЛ
М.Р.Сафина
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Починок Кучук авылы урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе
Ризаэддин Фәхреддин дөньяга карашы һәм гомүми эшчәнлеге буенча киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог була. Аның әсәрләре бик киң таралган. Ризаэддин Фәхреддин бөтен гомере буе ата-аналарга, яшь буынга белем һәм тәрбия бирергә,мәктәпләрдә уку-укыту проблемаларын уңай хәл итәргә тәрбияви эчтәлекле хезмәтләр, укучылар өчен дәреслекләр булдырырга омтылып яши. Аның барлык теләкләре уңышлы тормышка аша һәм ул тарихка данлыклы шәхес булып кереп кала.
Р.Фәреддиннең тәрбия мәсәләләренә багышланган җитмештән артык китабы арасында түбәндәгеләр аеруча игътибарга лаеклы “Гакыйдә” (“Иман”),”Гаилә”, “Насыйхәт” (малайлар, кызлар һәм өлкәннәр өчен),”Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”,”Мөгаллимнәргә нәмүнә”(үрнәк) һәм башкалар. Галим балага тәрбияне кечкенәдән үк бируне хуплый. Шуңа күрә хатын-кызның, ананың үзен тәрбияләүгә нык игътибар итә. Аның “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын” дигән хезмәтләре шушы максаттан чыгып языла. Әлеге дәреслекләрдә кечкенә яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча төпле киңәшләр бирелә,төрле холыклы балалар белән эш итү алымнары яктыртыла. Яшьләргә булачак һөнәрләрен, дусларын сайлау буенча да файдалы киңәшләр бирә, ялкаулардан читләшергә өнди. Китапта шулай ук күренекле кешеләр тормышыннан гыйбрәтле мисаллар, аларның тәрбия мәсьәләләренә карата кызыклы фикерләре китерелә.
Р.Фәхреддин шулай ук ир һәм кыз балалар,өлкән яшьтәгеләр өчен “Нәсыйхәт” дигән өч кисәктән торган дәреслек язган. Бу дәреслекләр үз заманында бик популяр булган.
Ризаэддин Фәхреддин белем бирүне туган телдә бирүне хуплый: “Без хәзер ана телендә укырга һәм аны белмәүдә гаҗизләребез.Әүвәл,башлангыч мәктәпләрдә ана телен белдерүдә камил иҗтиһатыбыз(тырышуыбыз)зарурдыр. Аны белгәннән соң,башкаларны белергә ансат булыр. Бер-берсенә дә юл ачар” Шулай итеп, галим бик хаклы рәвештә ана телен зур тәрбия чарасы итеп карый.Үз әсәрләрен иҗат иткәндә дә туган телнең бөтен нечкәлекләреннән оста файдалана,аны гарәп,фарсы,төрек телләре йогынтысыннан мөмкин кадәр азат итәргә тырыша.
Мәктәп-мәдрәсәләрдә дәүләт тарафыннан расланган бердәм уку планы һәм программалары булмаган, аларда төрек, гарәп-фарсы телләрен укытуга өстенлек бирелгән вакытта педагог, ана,рус телен һәм чит телләрдәге атамалардан киң файдаланып, иҗади рәвештә фәнни терминология нигезләрен эшкәртә башлый, дәреслекләрдә, матбугат битләрендә гади халыкка аңлаешлы сүзтезмәләрнең рәсми кулланнылуына ирешүгә омтыла. Ана теле белән бергә,балаларны рус телен һәм башка чит телләрне тырышып үзләштерергә өнди, халыклар арасында үзара дуслык бәйләнешләрне үстерүне хуп күрә, төрле өлкәләрдә башка халыклардан уңай үрнәкләр алырга чакыра.
Галим яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирүне дә читләтеп үтми.Ул балаларга кечкенәдән үк хезмәт тәрбиясе бирергә өнди. Ялкаулыкка, тормышта бары тик рәхәтлек эзләп йөрүчеләргә тискәре карашта була. “Эш эшләми тик яту хәят (тормыш) сугышында булган дошманнарга ярдәм бирү вә анларның галиблекләренә (җиңүләренә)юллар хәзерләү һәм дә анлар тарафыннан тапталу һәм изелүдән гыйбәрәт булачактыр...”-дип яза ул “Җәвамигул–кәлим шәрхе китабында.
Эстетик тәрбия бирү өлкәсендә дә галим-педагогның хезмәте гаять зур. Аның музыкага,рәсем,театр сәнгатенә булган җылы мөнәсәбәте, сәнгатьнең бу төрләрен балаларны тәрбияләүдә файдалануга бәйле эшлекле киңәшләре шул хакта ачык сөйли.
Р.Фәхреддин күп кенә авылларда бөтенләй мәктәпләр булмауга борчыла, милли мәктәпләргә карата патша хөкүмәтенең сәясәтен дөрес аңлап: “Милли мәктәпләр өчен дәүләт хәзинәсе белән ярдәм бирелүне өмет итәргә урын юк”,-дип,бу җитди мәсьәләгә үз карашын кыю рәвештә белдерә. Мәктәпләрнең укыту-тәрбия эшенең торышы буенча рус мәктәпләре шактый артта калу сәбәпләрен ачыкларга омтыла.
Р.Фәхреддин ул абруйлы тарихчы да. Ул аерым хезмәтләрендә мәктәп –мәдрәсәләрнең гасырлар төбендә яшеренгән тарихын да яктырта. Кыен шартларда бөтен күңеле белән балаларның, өлкән кешеләрнең туган телне яхшы үзләштерүләренә ирешергә тырыша. “Телне башлап өйрәтүче беренче дәрәҗәдә әти-әниләр булса, икенче дәрәҗәдәге өйрәтүчеләр ибтидаи (башлангыч)мәктәпләр вә уку китапларыдыр”,-дип яза галим.
Педагогика фәне алдында куелган бүгенге таләпләр Р.Фәхреддин хезмәтләрендә йөз еллар элек үк киң чагылыш тапкан булган. Туган тел һәм әдәбият укытучысы, сыйныф җитәкчесе, яшь буын күңеленә мәгърифәт орлыклары иңдерүдә халкыбыз тарихында тирән эз калдырган Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бик теләп файдаланам. Аның фикерләре бүген дә педагогика фәнен тагын да үстерергә, камилләштерергә, мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында укытуның сыйфатын яхшыртырга, яшь буынны гуманлылык рухында тәрбияләргә, өлкән яшьтәгеләрнең, әти-әниләрнең педагогик осталыкларын арттырырга булышлык итә.
Әдәбият
1.Әмирхан Равил. Риза Фәхреддинов-тарихчы//Мирас.-1992.-№12.-64-72б.
2.Госманов Миркасыйм.Ризаэддин Фәхреддинов мирасы //Үткәннән киләчәккә:Фәнни-публицистик мәкаләләр.-Казан:тат.кит.нәшр.,1990.-51-72б.
3.Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм хәзерге заман.Мәкаләләр җыентыгы.-Казан.-2003.-332б.