Сценарий праздника "Рэхмэт сина, Элифба!"
методическая разработка (1 класс) на тему
Сценарий праздника для первоклашек. Где ученики показывают свои способности, умения, свой талант . Хорошая возможность продемонстрировать то чему научились в первом классе. Развивают свои актерские способности. Развивают устную речь. Общаются друг с другом, родителями. Играют в разные игры, проводят разные конкурсы с учениками и родителями. В конце все вместе идут к столу на чаепитие.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 84 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Рәхмәт сиңа, Әлифба! ”
Әдәби-музыкаль кичә.
1 нче сыйныфлар өчен
Укытучы: Шайдуллина Гөлнур Риф кызы
Рәхмәт сиңа, Әлифбам.
Кичәнең максаты: тырышып укуның кирәклеген исбатлау, күп белергә омтылучанлык, китапка мөхәббәт тәрбияләү.
Жиһазландыру: зал шарлар белән бизәлә, «Рәхмәт сиңа, Әлифба»,”Сау бул,Әлифба” дип язылган плакатлар эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән күргәзмә оештырыла;
слайдлар, ноутбук,интерактив такта,проектор,магнитофон
1 укучы. Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә-
Әлифба бәйрәме!
2 укучы.Бу матур бәйрәмгә
Кушыл ,дус,әйдәле!
Мәктәпне гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
Укытучы. Кадерле кунаклар,укучылар без бүген кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе булган- Әлифба бәйрәменә җыелдык.Җир йөзендә кем генә булмасын,кайда гына хезмәт итмәсен ,ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә.Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы әлифбадан башланган...Димәк, әлифба китабы озын гомерле ,тирән мәгънәле, бәһасыз байлык ул.
Балачагым истәлеге итеп
Саклыйм әлифба дәфтәремне
Шуны ачсам күз алдыма китерәм
Укытучым белән мәктәбемне.
1 сыйныф укучылары бүген үзләре яратып укыган беренче дәрес-лек«Әлифба» белән саубуллашалар.«Әлифба» бәйрәме -кечкенәләрнең ярты еллык эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Укучылар укырга,язырга матур итеп сөйләргә,әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итергә,иптәшләре белән дус -тату яшәргә,ярдәмчел булырга өй-рәнделәр.
Хөрмәтле ата-аналар!Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана.Балалары-гызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Бәйрәм котлы булсын!
Әйдәгез, беренче сыйныф укучыларын алга чакырыйк, тик берәмләп кенә.
Мин алар турында аз гына бәяләмә укыйм, сез кем икәнен әйтерсез, аннан соң аларны бирегә чакыра торырбыз.
1слайд
- хәрәкәтчән, үзен бервакытта да кыерсыттырмаучы, чая, бөтерчек, кызу, өлкәннәрне хөрмәт итә, хисле, гаиләсе белән горурланучан йомшак күңелле бала
-Әйе, бу укучы арыслан йолдызлыгы астында туган Ильнат була. Рәхим ит, алга чык Ильнат.
2 слайд
- тыныч холыклы, салмак, төгәл, җаваплы, тыйнак, фикер сәләте өстен, белем алуга омтылучан, гаиләсен яратучы булдыклы кыз
-Әйе, бу укучы чаян йолдызлыгы астында туган Гөлнур була.
Хәзер рөхсәт итегез бәйрәмне башлап җибәрергә.
3 слайд
1 укучы.Әлифбабыз тәмам булды
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый,
Ничек Сезгә сөйләргә?
- Балалар сезне укырга һәм язырга кем өйрәтте соң?Әйдәгез әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.
-Әлифба.әлифба,кил безнең бәйрәмгә!
Әлифба. Мин Әлифба, таныйсызмы,
Танымыйм дип тормыйсызмы?
Юктыр, юктыр, ышанам,
Сезне күреп шатланам.
Исемдә һәрберебезнең
Күңелле йөзләрегез.
Яхшы дигәч, укытучыгыз,
Елмайды күзләрегез.
Хәзер инде зур кешеләр,
Балалар, булдыгыз сез.
Төрле-төрле китапларны
Яратып укырсыз сез.
2 укучы: Әлифба, син барлык фәннең
Тәүге баскычы
Син кадерле, туган илнең
Алтын ачкычы
Хор: Әлифба, Әлифба беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле.
Убырлы керә.
Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.
Укучылар.
Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Бәйрәмебезгә комачаулама.
Убырлы.
Ярар инде, тик бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шунда сезгә бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсагыз, дәвам итәрсез!...
Укучылар.
Әйдә, Убырлы карчык, сынап кара үзебезне.
Убырлы.
Табышмакларым әкият геройларына багышлана.
4 слайд
(Экранда кроссворд чыга. Җаваплары экранда язылып барыла.)
- Карурманда йөридер, кети –кети уйныйдыр. (Шүрәле).
- Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр).
- Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган? (Икмәк).
- «Попугай белән леопард» әкиятендә леопард өстенә кем су сибеп торды? (Фил)
- Арыш арасындагы капкынга нинди әйбәт хайван эләкте. (Болан).
- Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Су анасы)
Убырлы.
Ой, молодцы! Бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Укыйк әле, нинди сүз килеп чыкты икән?
Укучылар.
Ә - л – и – ф – б – а.
Убырлы. Укучылар, бик тырыш, белемле икәнсез. Мин бик шат. Миңа әкиятемә китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз!
Укучылар.
Сау бул, Убырлы!
3 укучы Кем кайсы хәрефне
Бигрәк тә охшатты
Я,әйтеп бирегез
Ачмыйча китапны.
5 слайд
«Ә» хәрефе
«Әни» дип телем ачылган,
Әни сөйгән ,назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
«Ә» хәрефен язмаган.
6 слайд
«Л» хәрефе
Күзләремнән яш ләр чыкты
Капкан идем лимонны
Сары булгач бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
7 слайд
«И» хәрефе)
«И» хәрефе ипидә бар
Бар ул ил һәм икмәктә
«И» хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
8 слайд
«Ф» хәрефе)
Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә
Һаман тора күз алдымда
Күрсәм дә тик төшемдә.
9 слайд «Б» хәрефе)
Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә
Мин бит әле бик нәни.
10 слайд «А» хәрефе)
А хәрефе бик күп җирдә
Алма, акбур, агачта
А хәрефен яратабыз
Өйрәнәбез иң башта.
-Ишек шакыйлар.
Укытучы: Кем бар анда? Әйдәгез, рәхим итегез, Әлифба бәйрәменә. Ә әкиятләр дөньясыннан Кызыл Калфак килгән икән. Сүзне аңа бирик. Ә син, Әлифба, утырып тор.
Кызыл Калфак: Кадерле 1 нче класс укучылары!. Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Менә бүген сез- 1 класс укучылары иң кадерле , иң беренче уку китабыгыз-“Әлифба”белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5”легә укыгыз. Кемдә иң күп “5”ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан сынауларым бар. Тыңлагыз да, җавап бирегез.
11 слайд
- Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
12 слайд
- Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
14слайд
- Бабай нәрсә чәчкән?
15слайд
- явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
Кызыл Калфак: Сез бик зирәк тә икәнсез, әкият белән дә дус икәнсез
Укучылар,я әйтегез әле,сез мәктәптә нәрсәләргә өй- рәндегез?
-Укырга
-язырга
-санарга
-җырларга
-биергә
-туган телне сөяргә
Кызыл Калфак.Укырга өйрәндек дисез инде.Ягез әле алайса әлифба китабын укып күрсәтегез!
Кызыл Калфак Мин бик шатмын.Молодцы бик яхшы укыдыгыз!
Билгеләр керә.
“5 ле” Исәнмесез, саумысез,
Минем нәни дусларым.
Кемнәр авырлыктан качмый-
яратам мин шуларны.
Хор: Әйдә,”5 “ле, уз,
Мәңге бездә кал.
“2” Мин нәрсә әйтим,
Сезгә иптәшләр.
Берни белмим мин,
Авыр минем хәл.
Укыйсы килми, эшлисе килми.
Өй эшләрендә эшлисе килми.
Уйнап йөрим мин, гел эштән качып,
Ә ашаганда кирәк зур кашык.
Хор: Хәзер үк моннан чыгып китегез,
“2”ле белән дус түгел без!
Әлифба: Укучылар, минем битләремне укыганчы сез үзегезне ничек тоттыгыз икән, карап үтик әле.
(1 нче класс укучылары катнашында)
1нче инценировка:
Әнисе: соңга каласың бит инде, улым, тизрәк бул, нишлисең анда?
(малай әйберсен эзли, арлы-бирле йөренә)
Малай: бер носкиемны тапмыйм, эзләш әле!
Әнисе: әйберләреңне кичтән әзерләп куясы иде.
Малай: өйрәтеп тормасана, эзләш әнә. Алайса, мәктәбегезгә бармыйм да...
Әнисе: мә инде, яңасын ки.
Малай: и, аларны киясем килми. ярар, әйдә бир, мин кайтуга эзләп куярсың.
1нче инценировка:
Малай: әби, ашарга бармы?
Әбисе: исән-сау кайттыңмы улым? Бик ачыккансыңдыр, башта кулыңны ю.
Малай: әйдә, күп сөйләшеп торма, ашарга китер. Кулымны кичә генә юдым.
Әлифба: укучылар, хәзер дә үзегезне шулайтотасызмы?
Укучылар: юк. Әйберләрне урынына куябыз. Киткәндә дә, кайткач та исәнләшәбез, кулларны гел юабыз.
16 слайд
Әлифба: “Трамвайда”шигырен укый
1. Әнә бала-чагалар,
Трамвайда баралар.
һәммәсе дә утыра,
Карт-коры басып тора.
2. Шул балалар урынында
Үзегез дип белегез.
Олыларга ярдәмгә
- Ничек килер идегез?
3. Яле, Рәсүл, әйт әле,
Син нәрсә кылыр идең?
-Күрмәмешкә салышып
Укып утырыр идем.
4. Ә син, Раил, нишләрсең?
Син нәрсә кылыр идең?
- йоклаганга, салышып,
Күземне йомыр идем.
5. Ә син, Илүзә, нишләрсең?
Нинди уйга килерсең?
-Тиз-тиз торып урынымны
Карт әбигә бирермен
6. –Хәзер ясыйк нәтиҗә:
Нинди булырга кирәк?
-Муса кебек балалар
Булсын иде күбрәк.
Әлифба: Ә хәзер без Сезгә җыр җырлап күрсәтәбез. Тыңлагыз, нәтиҗә ясагыз.
Такмаклар.
(1нче сыйныфлар башкара).
хор:Такмаклар җырлыйбыз бүген,
Утырыгыз тәртипләп.
Сез тыңлагыз, без җырлыйбыз.
Мәнсезләрне тәнкыйтьләп.
1нче укучы: Кибеттән кайта әнисе,
Сумка күтәреп көчкә,
яныннан атлый улы,
Көнбагыш чиртә-чиртә
2нче укучы: Табаны бер көн чистарттым,
Әллә ни ис китмәде.
Аннан өч көн битне юдым,
Карасы һич бетмәде.
3 нче укучы: Чокырларны юып куйдым,
Ә идәнгә су тулды,
Әни аннан соң су җыйды,
Бары бер чиләк булды.
Хор: Без юри генә җырладык
Андый балалар сирәк,
Ләкин бит сирәк булса да
Тәнкыйтьләп үтү кирәк.
Әлифба.
Дусларым, ишетәмсез,
Нинди көй яңгырый?
Әйтегез, кем белә?
Үтенеп мин сорыйм.
5 укучы.
Бу көйне, бу җырны
Беләбез, Әлифба,
Әйдәгез, җырлыйбыз,
Кушылсын һәр бала.
Җыр: «Туган тел».Г.Тукай сүзләре,халык көе.
(Туган тел керә.)
Әлифба
Мин киткәч,алмашка
Туган тел киләчәк
Ул сезгә бигрәк күп
Бүләкләр бирәчәк.
1 укучы.Әйдәгез,Туган телне тизрәк чакырыйк.
Хор.Туган тел,бик сагындык,тизрәк кунакка кил.
Туган тел.
Исәнмесез, минем матур,
Сөекле дусларым.
Тырышып укучы
Кызларым, улларым.
Әлифба бәйрәме белән
Мин котлыйм ихластан
Кадерле дусларым
Уңгансыз һәр яктан.
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телне онытма!
Уку: Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнне
Мин әле өр-яңа
Бер тапсыз битләрем .
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя
Мәкальләр күтәреп
Май ае җиткәнче укырга җитәрлек.
- Ә сез нинди шигырьләр беләсез, сөйләп күрсәтегез әле!
Укучы Р.Миннуллиннын “Бүрек” шигырен сәйли
Әлифба. Яратып укыгыз,
Туган тел китабын,
Анда күп әкиятләр,
Рәсемнәр күп тагын.
Ул сезне өйрәтер
Ватанны сөяргә
Табигать-ананың
Кадерен белергә.
4 укучы Китап – ярдәмчең синең,
Дустың, киңәшчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә син китапны.
5 укучы Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма, син
Керле кул белән аны,
Беркайчан да тотма син.
6 укучы Дәфтәрең чиста булсын,
Китабың көлеп торсын,
Ачып җибәргәндә син,
Үзлегеннән укылсын.
Жыр “ Китап”
Укытучы.
Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти - әниләребез. Әйдәгез, аларга да зур рәхмәтебезне белдерик.
1 укучы.
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшыралар).
Әлифба.
Менә, дуслар, минем сездән
Китәр сәгатем җитте.
Яратыгыз әти - әнине,
Сөекле туган телне.
Әти - әни җир йөзендә
Иң кадерле кешеләр.
Туган илне икенче төрле
Ватаным минем, диләр.
Уңышлар теләп калам мин
Зур үсегез һәммәгез,
Барысы.
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
1укучы Әлифба, әлифба,
Китәсең бит инде,
Җыр итеп җырларбыз
Иң соңгы битеңне.
Жыр “И , әлифбам!»
Туган тел.
Син яраткан иң матур сүз,
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
7 укучы.
Иң назлы сүз, иң якын сүз
Ул матур сүз - әнкәем.
Туган тел.
Бар тагын бер иң матур сүз
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?
8 укучы.
Ул матур сүз, ул якын сүз - әткәем.
Туган тел.
Үскәнем, я инде, син әйт.
9 укучы.
Ул матур сүз – илкәем,
Анда син, мин – һәммәбез дә,
Анда әткәем, әнкәем.
1 укучы.Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем!
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем!
Жыр « Туган тел» Д.Абдуллин сүзләре,М Минһажева көе.
17 слайд: Бәйрәмдә катнашканыгыз өчен зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»
«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....

"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"
Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....

Урок литературного чтения во 2 классе УМК "ПНШ" "Поход в Музейный Дом" М.Шагал "Синий дом", О.Дриз "Синий дом"
Конспект урока литературного чтения составлен по УМК «Перспективная начальная школа» для 2 класса.Урок составлен в соответствии с требованиями ФГОС. На материале стихотворения О. Дриза «Синий до...
Сценарий рождественского спектакля "Синяя птица"
Спектакль поставлен по мотивам сказки известного бельгийского писателя Мориса Метерлинка....

Сценарий праздника "Прощание с Элифбе и Азбукой"
Данная разработка сценария праздника "Прощание с Азбукой и Элифбе" предназначается для класса с крымскотатарским языком обучения. Материал праздника представлен на двух языках....
Сценарий урока по литературному чтению "Синий кинжал"
Сценарий урока по литературному чтению "Синий кинжал"...

Сценарий урока по литературному чтению 4 класс И.С.Никитин " В синем небе плывут над полями..."
В сценарии показана работа над стихотворением И.С. Никитина "В синем небе плывут над полями...". При работае над анализом произведения взят приём "Семь шляп критическо...