Әбием хәтирәләре

Киямова Динара Ринатовна

Әбием хәтирәләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shigyr.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

                      Әбием хәтирәләре

Бөек Ватан сугышы

Күп авырлык китерә.

Онытылмый газаплары

Җитмеш бер ел үтсә дә.

Әбиемнең яшьлеге дә

Туры килгән шул чорга.

Рәхәтләнеп уйнар чакта

Булышкан ул колхозга.

                     

Җор телле әбекәем

Сөйли шигырь юлы белән.

Аның сөйләгәннәрен мин

Күз алдыма китерәм:

                     

“13-14 яшьлек кызлар

 Күп авырлыклар күрдек без,

 Колхоз басуларында

 Җирләр казып йөрдек без.

                             

Бригадир алып китә,

Җилкәләрдә көрәкләр.

Тамагыбыз ач, хәлебез юк

Сыкрап әрни йөрәкләр.

                     

Уйлыйм хәзер үткәннәрне,

Авыр ачлык, сугыш елларын.

Балтырган, кузгалак, зәрдә җыеп,

Күп таптадык урман юлларын.

                             

Таң алдыннан кошлар сайрый

Бакчаларда тирәктә.

Каһәрле сугыш еллары

Сыкрый һаман йөрәктә.

                       

Әле дә булса истән чыкмый

Ач, тилмереп йөрүләр,

Җәйнең матур кичләрендә

Кырлык ашап кибүләр.

                               

Өзелә гөлләр, сибелә чәчәк

Көчле җилләр искәндә.

Өзелә үзәк, яна йөрәк

Яшьлек искә төшкәндә.

Газапларны күп күрсәк тә,

Без сабыр итә белдек.

Нинди авырлык килсә дә,

Гел җиңеп үтә белдек”.

                             

Онытмыйк без ул чорларны,

Сугышлар кабатланмасын!

Әбинең сөйләгәннәре

Хәтердә генә калсын!