Укучыларның этномәдни тәрбиясендә халык гореф-гадәтләренең тәрбияви көчен нәтиҗәле куллану
статья на тему

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна

"Укучыларның этномәдәни тәрбиясендә халык-гореф гадәтләренең көчен нәтиҗәле  куллану" темасы буенча  гимназиянең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nigmatullova_r.n.docx19.26 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның этномәдни тәрбиясендә халык гореф-гадәтләренең тәрбияви көчен нәтиҗәле куллану

Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәммәт кызы, Алабуга шәһәре 1 нче гимназиянең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә көн кадагына килеп баскан җитди бурычлар булып, киләчәк буынны милләтнең рухи, мәдәни хәзинәләренә таянып тәрбияләү, аның милли үзаңын үстерү, милләтенә карата ихтирам, горурлык, сөю хисләре тәрбияләү тора.  Билгеле, мондый шәхес, гомумкешелек сыйфатларына таянып, ирекле, иҗатка сәләтле, яңа сәнәгать технологияләренә яраклы белгеч итеп тәрбияләнергә тиеш. Бу бурычларны фәкать милләтебезнең халык педагогикасын укыту-тәрбия процессының нигезенә куеп кына тормышка ашырып була.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 2015-2030 нчы елларга Милли мәгарифне үстерү Концепциясе кабул ителде. Укучыларда туган телгә, тарих һәм Татарстан халыкларының этномәдәни мирасын үзләштерүгә кызыксынуны арттыру - әлеге Концепциянең көтелгән нәтиҗәләренең берсе булып тора.

Тәрбия халыкта туган тел белән барлыкка килә. Кешеләрне рухландыручы гореф-гадәтләр, йолалар, буыннан-буынга күчеп, камилләшеп, бүгенге көнгә кадәр җиткән. Бала, өлкәннәр белән аралашып, кирәкле күнекмәләргә өйрәнә, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын үзләштерә. Ата-бабаларыбыз тормышында сыналган иманлылык, әхлаклылык, гаделлек, әйберне исраф итмәү, ата-ана хакы, күрше хакы, туганлык, кардәшлек җепләрен саклау, мәрхәмәтлелек, ярдәмчәнлек кебек сыйфатлар тәрбиянең нигезен тәшкил итәләр. Балалар милли җанлы булып үссеннәр, татар булулары белән горурлансыннар  дисәк, һәр гаиләдә балаларга сабый чактан ук халыкның милли мирасын  өйрәтү мөһим. Үз чиратында бу эш мәктәптә дәресләрдә һәм төрле дәрестән тыш чараларда дәвамчанлыгын табарга тиеш. Милли мәктәп һәм гимназияләрнең төп бурычы да шуннан гыйбарәт.

Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясе, беренчедән, шәһәребездә ныклы адымнар белән эшләп килүче, халкыбызның  гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап, аны киләчәк буынга тапшыручы белем йорты һәм  мәхәлләнең   милли-мәдәни үзәге булса, икенчедән,  гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә рухи-әхлакый тәрбия бирү эксперимент җирлеге.  Бүгенге көндә  гимназия күмәклеге алдына тирән белемле, фундаменталь фәннәрнең төрле өлкәләрендә иҗади тикшеренү эшчәнлеге алып барырга сәләтле укучылар тәрбияләү бурычы куела. Уку йортын  тәмамлаучы, иң беренче чиратта, югары дәрәҗәдә әхлаклы,  белемне мөстәкыйль тупларга сәләтле булырга тиеш.

Гимназия күмәклеге шушы максат-бурычларны тормышка ашыру юлында тырыш хезмәт куя. Мин гимназиябезгә карата шушы әйтемне урынлы дип санар идем: “Кечкенә, эче тулы төш кенә”. Әйе, горурланып сөйләрлек уңышларыбыз да бар. Бердәм республика тесты – укучыларыбызның татар теленнән белем дәрәҗәләренең төп күрсәткече булып тора. Бу уку елында татар теленнән укучыларыбыз төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) да тапшырды. Галиуллина Алия 100 балл җыйды. Чыгарылыш сыйныф укучылары гимназиядә алган белем дәрәҗәләрен БДИ күрсәткечләре белән дә раслады. Ситдиков Айнур рус теленнән 100 балл җыеп, шәһәребезне республика күләмендә танытты.

        Сәләтле укучыларны күрү, барлау, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, әйләнә-тирәгә таныту, сәләтле укучыда үз-үзенә карата ныклы ышаныч булдыру – бүгенге көн укытучысының төп бурычларыннан берсе. Укучыларыбыз муниципаль, төбәкара, республика олимпиадаларында зур үрләр яулыйлар.Үткән уку елында олимпиадаларда җиңүчеләребез һәм призерларыбыз 24 укучы булса, 2016/2017 нче уку елында алар саны тагын да артты. Шулай итеп, Алабуга муниципаль районы мәктәпләре арасындагы рейтинг буенча укучыларның Бөтенрәсәй олимпиадасы нәтиҗәлелеге – 4,   Республика  олимпиадасы нәтиҗәлелеге – 1 урында. Математика, инглиз теле, тормыш иминлеге нигезләре буенча төбәкара олимпиадаларда укучыларыбыз – призерлар, республика олимпиадасында татар теленнән, 9, 11 сыйныф укучылары призер булса, татар әдәбиятыннан  җиңүче булып кайттылар. Республика буенча татар мәктәпләре һәм гимназияләре арасындагы рейтингка күз салсак, үткән уку елы белән чагыштырганда, гимназия 7 позициягә өскә менеп, 14 урынны яулады.

2014/2015 нче уку елында     гимназиянең укытучылар күмәклеге тарафыннан муниципаль бәйгегә тәкъдим ителгән “Дəүлəт мəгариф стандартларын тормышка   ашыру  шартларында,  милли-төбəк компонентын исəпкə алып, үстерелешле  белем бирү мохите оештыру”  эксперименталь проект җиңү яулады һәм бүгенге көндә актив эшләп килә. Традицион рәвештә, проект кысаларында,”Укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә регионның тарихи-мәдәни мирасын куллану” дип исемләнгән региональ фәнни-гамәли конференция уздырыла. Эшебезнең нәтиҗәсе буларак конференция материаллары җыентык рәвешендә бастырылып чыгарыла.
       Хәзерге вакытта гимназиядә өч музей эшләп килә. Җирле язучыбыз Ф.Шәехка багышланган тарихи-әдәби музей, халыклар дуслыгын чагылдырган төрек музее һәм әле яңа гына ачылган Алабуга мәгарифе тарихын өйрәнүгә багышланган музей. Әлеге музейларның эшчәнлеге милли үзаңы формалашкан, башка милләтләрнең мәдәниятен хөрмәтләүче, толерант шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән булуы белән укыту-тәрбия процессының мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.

Мәктәп һәм гимназия шартларында  башка чит илләрдә яшәүче тугандаш халыклар белән дуслык элемтәләре урнаштыру, аларның телен үзләштерү, үзара хезмәттәшлек килешүләре төзү, ул халыкларның тормыш-көнкүрешен өйрәнү дә укучыларга этномәдәни һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә  ярдәм итә.  Шул максаттан чыгып 2009 елның 15 декабрендә    гимназия белән Төркиянең Сафранболу шәһәре Мостафа Антеп углу мәктәбе арасында мәгарифне,   мәдәниятне, ике илнең дә телен, гореф –гадәтләрен өйрәнү максатыннан үзара килешүгә кул куелды.  Гимназия Төркиянең Сафранболу шәһәре Мостафа Антеп углу мәктәбе укучылары белән иҗади элемтәдә яши. Шуның нәтиҗәсе буларак гимназия базасында “Сафранболу” клубы ачылды, төрек теле дәресләре укытыла, бу халыкның тарихы, гореф-гадәтләре өйрәнелә башлады.  Гимназия укучылары һәр елның  апрель аенда Сафранболу мэриясе чакыруы буенча халыкара балалар фестивалендә катнашып,  мәктәп укучылары белән очрашалар,  бәйрәмнәрдә бергә чыгыш ясыйлар.

“Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Сөмбелә” бәйрәмнәре, “Гимназия гүзәле”, “Йолдызлар парады” үткәрү дә гимназиядә күркәм гадәткә әйләнде.

Һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре, йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас бизәк-аһәңнәр белән тулыландыра. Төре чаралар, дәресләр аша, халкыбызның рухи, мәдәни байлыкларыннан файдаланып, бала йөрәгенә матурлык, инсафлык орлыклары чәчү, әхлаклы, белемле, һәр яктан да  сәламәт балалар тәрбияләү - һәр укытучының изге бурычы.

Зур тизлек белән үскән үзгәрешләр һәм яңалыклар чорында милли гимназияләр дә  үз йөзләрен, дәрәҗәләрен саклап калырга, милли мәгарифне алга этәрергә  тиешләр. Яңарыш җилләре гимназияне уратып уза алмый, эзләнүләр, яңалыклар таләп итә.  Милләтебез зыялыларын кечкенәдән үк тәрбияләү һәм үстерүдә дәвамчанлык булдыру максатыннан, киләчәктә гимназия базасында, балалар бакчасы һәм уку йортын берләштереп, “Милли белем бирү үзәге”  ачу – моның ачык мисалы.      

        Гомумəн, ирешелгəн нəтиҗəлəребез сөенечле, əмма алда торган бурычлар тагын да колачлы, чөнки милли мəгарифне бары тик яӊалыкка омтылып кына үстереп була. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерүдә коммуникатив күнегүләр куллану.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык,аңлаешлы,иркен сөйләшергә,аралашырга өйрәтү ята.Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып ,үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булга...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләрен куллану

әлеге чыгышта татар халык авыз иҗаты әсәрләренең килеп чыгышы белән танышырга була...

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.

Татар теле һәм татар әдәбияте дәресләрендә халык фольклоры үрнәкләрен куллану.                     Т...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ

ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫ НИГЕЗЕНДЭ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕН КУЛЛАНУ ...