• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫНДА КУЛЛАНЫЛГАН АЛМАШЛЫК, ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Опубликовано Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна вкл 09.09.2017 - 14:39
Нигъмәтуллова Рәмзия Нурмөхәмәтовна
Автор: 
Габбасова Адилә, Осипова Виктория Алабуга шәһәре, 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары

Татар халкының "Идегәй" дастанында мөстәкыйль сүз төркемнәре - алмашлык, исем сүз төркемнәренең лексик- грамматик үзенчәлекләре карала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon idegey_fnni_esh.doc123 КБ

Предварительный просмотр:

ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫНДА КУЛЛАНЫЛГАН АЛМАШЛЫК, ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

 

Габбасова Адилә, Осипова Виктория

Алабуга шәһәре, 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучылары

Фәнни җитәкчеләр: Илдарханова З.М., Нигъмәтуллова Р.Н.

Эчтәлек

  1. Кереш.

1.1. Кем ул  Идегәй?

  1. “Идегәй” дастанында кулланылган алмашлык, исем сүз төркемнәренең лексик-грамматик үзенчәлекләре

      2.1. Дастанда алмашлык төркемчәләре.

      2.2. Дастанда исемнең лексик-семантик төркемчәләре

      3. Йомгак.

      4. Кулланылган әдәбият

      5. Кушымта.

1. КЕРЕШ

Татар халкы –  чишмә башы «Кыйсса Йосыф» белән  ачылган һәм әдәби тел тарихына алтын хәрефләр белән язылган язма  һәм сөйләмә ядкярләргә ия булган халык. Шундыйлардан соңгысына «Идегәй» халык дастаны керә.

Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен  тикшерү, ни сәбәпледер, галимнәрнең игътибар үзәгеннән кала бирә.

Фольклор әсәрләре, бер яктан, халыкның җанлы сөйләмен чагылдырсалар, икенче яктан, аларда язма тарихи-традицион тел үзенчәлекләре дә чагылыш тапмый калмый. Әлеге планда караганда, мондый характердагы тикшеренүләрнең әһәмияте бар дип уйлыйбыз.

Фәнни эштә  «Идегәй» дастанының татарча вариантларының берсенә таяндык:

Идегәй. Татар халык дастаны. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1988. – Б. 254.

Дастанның бу басмасы вакытында матбугатта чыккан, шулай ук Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фондында сакланган вариантлары нигезендә эшләнгән, аңа кайбер фактик һәм текстологик төгәлсезлекләрдән арындыру максатыннан чыгып, төзәтмәләр дә кертелгән.

 «Идегәй» дастаны ХХ гасыр урталарында ВКП(б) карары белән зарарлы әсәр дип табылган, шуңа күрә бу чорда фән белән шөгыльләнгән галимнәр куркып та калганнардыр, чөнки әлеге әсәрнең исемен телгә алу да куркыныч булган. Шуның аркасында, күрәсең, татар әдәби теле үсешен җентекләп тикшергән күренекле галим профессор Вахит Хаков үзенең хезмәтләрендә әлеге Алтын Урда чоры әсәрен хәтта телгә дә алмаган.

Шуңа күрә «Идегәй» дастанының тел-стиль үзенчәлекләрен грамматик яссылыкта тикшерү, аны һәрьяклап җентекле өйрәнү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бу фәнни эшебезнең төп максаты –  татар халкының «Идегәй» дастанында мөстәкыйль сүз төркемнәре – алмашлык, исем сүз төркемнәренең лексик-грамматик үзенчәлекләрен тикшерү.

Максаттан чыгып, фәнни эшкә түбәндәге  бурыч  куелды:

- дастанда кулланылган алмашлык, исем сүз төркеменең лексик-грамматик үзенчәлекләренә анализ ясау.

Фәнни эшнең структурасы: кереш, төп, йомгак өлешеннән, әдәбият исемлеге, кушымтадан  тора.

1.1. Кем ул Идегәй?

Зур тарихи шәхесләрнең дөньяга килүе, бала чагы турында җитди, аерым алганда, документаль мәгълүматлар сакланмый диярлек. Хәер, андыйлар булса да, гадәттә алар легенда яки риваять формасын алалар. Халык арасында Идегәйнең исеме, аның әкияти-серле шартларда дөньяга килүе, бик тә үзенчәлекле бала чагы турында күпсанлы риваять-легендалар йөри. Аңа багышланган дастаннарда бу хакта искиткеч бай мәгълүматлар китерелә. Бу материаллар турындагы күзәтүләрне киләчәккә калдырып, бары тик конкрет тарихи мәгълүматларга гына тукталыйк.

Тарихчы Әбелгази (1603—1663) сүзләренә караганда, Идегәй чыгышы ягыннан мангыт (төркиләшкән монгол) яки ак мангыт кабиләсеннән була һәм 1352 елда Котлыкыя би гаиләсендә дөньяга килә [Урманче 1997, 9 б.]. Гаилә мөнәсәбәтләре һәм төрле туган-тумачалары ягыннан Идегәй ничектер Чыңгыз хан нәселеннән чыккан ханнарга да якын була. Әйтик, аның бертуган апасы Тимер бәккә кияүгә чыга. Соңгысы Туктамыш ханга кадәр Алтын Урда ханы булып, Тимер Мәлик исемен йөртә. Туктамыш Алтын Урданың ханы булгач, Тимер Мәлик улы Тимер Котлык (шулай ук Чыңгыз хан нәселеннән) хан тәхетенә дәгъва кыла башлый. Киләчәктә бу катлаулы мөнәсәбәтләрне Идегәй үзенә кирәк дәрәҗәдә оста файдаланачак.

Әбелгазидән элегрәк язган тарихчы Әбдеррәзак Сәмәрканди Идегәйне Тимер Мәлик ханның баш әмире Балтычак (яки Балынчак) улы дип исәпли. Туктамыш хан белән сугышта Тимер Мәлик һәлак була. Балтычак тоткынлыкка эләгә. Аны, кул-аягын богаулап, хан каршына алып киләләр.Туктамыш хан аңа: «Әгәр син мине падишаң дип танысаң, синең башыңнан бер чәч бөртеге дә төшмәс. Минем ихтирамга лаек булырсың. Мин сине патшалыкның төп хуҗаларыннан берсе итәрмен»,— ди. Ханга үзсүзле һәм куркусыз Балтычак болай дип җавап бирә: «Әгәр минем куллар богауда булмаса, мин сиңа җавап бирә белер идем. Сине патша дип таныган кешенең күзләре сукырайсын. Әгәр хөкем синең кулда икән, әйт җәлладларыңа: җәзаласыннар мине. Патшаның башын минем баш өстенә куйсыннар, гәүдәсен—минем гәүдәм өстенә... Әгәр мин аннан алдарак җан бирмәсәм, һәрхәлдә алдарак җирләнгән булырга тиешмен...» Туктамыш хан Балтычакның теләген үти [Урманче 1997, 10 б.].

Ханга буйсынмаган өчен Туктамыш хан Идегәйнең әтисен җәзага тарта дигән фикер башка кайбер чыганакларда да очрый. Димәк, бу версия буенча, Идегәй гаиләсе белән Туктамыш хан арасындагы каршылык бик күптәннән килә. Тимер Котлыкның Туктамышка нәфрәте дә шул ук чорларда башлана. Чөнки Туктамыш, әйтелгәнчә, Тимер Котлыкның да әтисен үтерә. Кайбер тарихчылар фикеренчә, менә бу мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын һәм каршылыгын Туктамыш хан исәпкә алып бетерми һәм куркыныч хата җибәрә. Әгәр Тимер Мәлик сугышта һәлак булып, Балтычак Туктамыш тарафыннан җәзага тартылган булса, әлегә бит аларның уллары исән-сау кала: балигълык, ил биләүче дәрәҗәсенә җитмәгән Тимер Котлык һәм күптән инде тәҗрибәле һәм мәкерле яугиргә әверелгән Идегәй морза. Күрәсең, нәкъ менә шуңа күрә Идегәй, ә бәлки билгеле бер мәкерлек белән, башта Туктамышның җитди ярдәмчеләреннән берсенә әверелә.

Туктамышның икенче хатасы түбәндәгедән гыйбарәт: Тимер Котлык угланны ул хәйләкәр һәм кирәк дәрәҗәдә мәкерле Идегәй морза тәрбиясендә калдыра. Нәтиҗәдә Туктамышның ике куркыныч дошманнары Тимер Котлык белән Идегәй морза арасында табигый, әмма хан өчен үтә хәтәр бердәмлек барлыкка килә. Үзенең кайбер хәрби уңышларыннан башы әйләнгән Туктамыш бу мәсьәләгә игъгибир итми. Соңыннан әлеге җитди сәяси һәм дипломатик хаталары өчен аңа бик кыйммәт бәя түләргә туры килә. Идегәй исә вакыйгаларның шул юнәлештә баруыннан, ягъни Тимер Котлыкның морза кул астында, аның тәрбиясендә калуыннан бик оста файдалана.

Идегәйгә  багышланган дастанның төрле милли версияләрендә һәм шул шәхес белән бәйле тарихи риваять-легендаларда аның килеп чыгышы изге Баба Төкләскә барып тоташа диелә.

Идегәй турында менә шундый тарихи мәгълүматлар яши. Ә без аңа багышланган әсәрне грамматик яссылыкта тикшереп карыйк.

2. «ИДЕГӘЙ» ДАСТАНЫНДА КУЛЛАНЫЛГАН АЛМАШЛЫК, ИСЕМ СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕНЕҢ ЛЕКСИК-ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

2.1. Дастанда алмашлык төркемчәләре

Алмашлык башка сүз төркемнәре арасында үзенчәлекле урын алып тора. Лексик-семантик яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга күрсәтә, ишарәли һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен алыштырып килә Бу аның атамасында да чагылыш таба.

Татар тел белемендә «алмашлык» термины беренче башлап, М. Корбангалиев һәм X. Бәдигый тарафыннан язылган «Татар теле сарыфы» дигән морфология дәреслегендә кулланыла (1918). Г. Ибраһимов, Җ. Вәлиди грамматикаларында «алмаш» термины, ә аңа кадәрге грамматикаларда «замир», «исме замир» терминнары кулланыла.

Морфологик яктан алмашлыклар үзләре алыштырган сүз төркемнәренең грамматик билгеләрен алалар. Исемне алыштырган алмашлыклар, мәсәлән, исем кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр: кем, кемгә, кемең, кемнәр һ. б. Зат алмашлыклары тартым белән төрләнмиләр, чөнки алар үзләре затны белдерәләр. Сыйфатны яисә рәвешне алыштырган алмашлыклар төрләнмиләр, аларга бары тик өлешчә дәрәҗә белдерү генә хас: шулай ~ шулайрак, шундый ~ шундыйрак һ. б.

Синтаксик яктан алмашлык җөмләдә үзе алыштырган сүзләр вазифасын башкара, димәк, күп төрле җөмлә кисәге булып килә ала.

Сөйләмдә башка сүз төркемнәрен алыштырып, аларның мәгънәләрен гомумиләштереп белдергәнгә күрә, алмашлыкларны куллану кирәкмәгән кабатлаулардан коткара, сөйләмне ачык, аңлаешлы итеп формалаштыра.

Бу яктан алмашлыклар аерым сүзтезмәләрнең, хәтта тулы җөмләләрнең мәгънәләрен дә бик кыска юл белән алыштырып килергә мөмкин. Алмашлыклар үз эчләрендә нинди сүз төркемен алыштыруларына һәм мәгънәләренә карап төркемләнәләр.                                                                        

Нинди  сүз төркемен  алыштыруларына  карап, алмашлыклар түбәндәге төркемчәләргә бүленәләр: 1) исем алмашлыклары; 2)сыйфат алмашлыклары; 3)сан алмашлыклары; 4) рәвеш алмашлыклары.

Мәгънәләре буенча алмашлыклар түбәндәге төркемчәгә бүленәләр:

1.  Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.

2. Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шушылай.

3. Сорау алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кай, кайсы, кая, нинди, ник һ. б.

4. Билгеләү алмашлыклары: бары, барлык, барча, һәммә, һәр, һәрбер, һәркем, бөтен, үз.

5. Билгесезлек алмашлыклары: кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр, әллә кем, әллә нәрсә һ. б.

6. Юклык  алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичнинди, һич-кайчан, беркем, берничек һ. б.

7. Тартым алмашлыклары: минеке, синеке, аныкы һ.б.

Безнең күзәтүләрдән күренгәнчә, дастанда хәзерге татар телендәге алмашлыкларның мәгънә буенча барлык төркемчәләре дә кулланыла. Ләкин бу алмашлыкларның кулланылышында, хәзерге тел белән чагыштырганда, кайбер стилистик аермалыклар күзәтелә.

Дастанда еш кына бер зат алмашлыгы икенчесенә каршы куела. Бу стилистик алым –  бигрәк тә җанлы халык теленә хас үзенчәлек. Мәсәлән,

— Әйтмәк   бездән,   хания,

Ишетмәк   сездән,   хания.

Башта булсаң син өлкән,

Аякта  чыгар   без  өлкән.

Күплек сандагы 1 һәм 2 зат алмашлыклар (без, сез) -ләр кушымчасын алган очракны да теркәдек:

Ни җырлаек сезләргә?

Ни бирерсез безләргә?

«Кыйссаи Йосыф»тан ук килә торган бу морфологик үзенчәлек турында В.Х. Хаков болай дип яза: «Сүзләрдә икеләтә күплекне белдерү – классик төрки тел өчен хас күренеш. Тантаналы югары стильдә нәзакәтлелек, хөрмәт итү билгесе йөзеннән  мондый формалар киң урын алган. Мәсәлән, «Кыйссаи Йосыф»тан:

Сезләр аны мәслихәт күрер ирсә,

Бән үлеп, морат хасыйл улыр ирсә [Хаков, 2003, 44-45 б.].

Без, сез зат алмашлыкларының күплек санда кулланылышы  XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында үзе бер аерым жанрга әверелгән татар шәкертләренең хатларында үзенчәлекле бер штап булып та киткән:

Сәлам безләрдән,

Сәлам сезләргә.

Дастанда башка татар истәлекләрендә бик үк таралыш алмаган бер кызыклы күренешне ачыкладык. Бу морфологик үзенчәлек күрсәтү алмашлыкларының кулланылышы белән бәйле. Мәсәлән,

Ул хатынга бу  диде.  Әлеге җөмләдәге бу күрсәтү алмашлыгы, шигъри әсәрнең ритмик-интонацион таләбенә бәйле рәвештә, болай формасы урынына кулланылган.

Дастанда ул  күрсәтү алмашлыгы аеруча еш кулланыла. Аның хәзерге татар әдәби теле нормалары белән аермалыклары күзәтелә. Мисаллар:

1. Азамат ир Туктамыш

Анда күңеле бозылып,

Котлыкая бигә әйтте.

2. Туктамыш хан анда әйтте.

3. Анда торып моны әйтте.

4. Әрләп-хурлап аны әйтте.

Курсив хәрефләр белән аерып бирелгән күрсәтү алмашлыгы ‘шул вакытта’, ‘шуннан соң’, ‘мондый сүзләрне’  (4 җөмлә) кебек мәгънәләргә туры килә.

2.2. Дастанда исемнең лексик-семантик төркемчәләре

Лексик-семантик яктан исемнәр предметлыкны белдерәләр. Предметлык төшенчәсе бу очракта киң мәгънәдә кулланыла. Аңа беренче чиратта затны (кеше, укучы, шагыйрь), конкрет предметларны (китап, өстәл, өй, капка), күренеш һәм вакыйгаларны (буран, бәйрәм, тантана) һәм һәртөрле абстракт төшенчәләрне (акыл, зиһен, белем), предметлаштырылган билге яки эш-хәлләрне (гүзәллек, эшчәнлек, эш, уку) һ. б. белдерү керә.

Морфологик яктан исемгә килеш, тартым, сан һәм хәбәрлек категорияләре хас. Функциональ семантик планда исемнәр шулай ук билгелелек һәм билгесезлекне дә белдерә алалар.

Синтаксик яктан исемнең җөмләдәге типик функциясе — ия  яки   тәмамлык булып килү. Әмма төрле килеш формаларын алган исем җөмләдә теләсә нинди җөмлә кисәге буларак кулланыла ала:

Исемнәр үз эчендә: 1) ялгызлык һәм уртаклык; 2) предметлыкны һәм матдәлекне белдергән; 3) конкрет һәм абстракт мәгънәле; 4) җыйма исемнәр кебек лексик-грамматик төркемнәргә бүленәләр.

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Бер төрдән булган предметларның берсен генә аерып атый торган исем ялгызлык исем дип, бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә уртак булган исем уртаклык исем дип атала.

Дастанда ялгызлык  исемнәре бик күп урынны алып тора. Аларны тематик яктан түбәндәгечә төркемләргә була:

1. Кеше исемнәре. Бу төркем эчендә а) реаль тарихи шәхесләрне атаганнары аерым бер урын били:

 Туктамыш   (Алтын Урда ханы), Әмир Бырлас Шаһ Тимер (Аксак Тимер,   полководец,  Чыңгыз (Чыңгыз   хан, Монгол империясенең ханы), Идегәй  (халыкның легсндар батыры), Кадыйрбирде (Туктамыш хан улы), Норадын (Идегәйнең   улы), Кәмалның   улы   Киң   Җанбай (Туктамыш  ханның  вәзире), Тунику  (борынгы   Монголиядә   хакимлек   иткән хан),  Башлык хан,  Абыл хан,  Кара хан, Ала хан( ханнар), Томавыл (Чыңгыз ханның бабасы), Яучы хан, Баянду хан, Саен хан, Бәрки хан (Алтын Урда ханнары, Үзбәк (Үзбәк  хан, Алтын Урда ханы), Тыныйбәк (Үзбәк хан улы),  Җанбәк (Сарай ханы), Бирдебәк (Җанбәк улы), Туктага, Туйгуҗа (Туктамыш    ханның   бабасы белән атасы), Юзекәй (Чыңгызның  атасы), Байду  хан           (Батый   хан,   Чыңгыз ханның оныгы),   Кыйгырчык (Ак Урданың Ырыс хан улы),  Хәмзә (Мөхәммәтнең   батыр   сәхабәсе).

б) хатын-кыз исемнәре:  Көнәкә, Ханәкә, Акбеләк, Айтулы,  

2. Топонимик атамалар.

а) шәһәр исемнәре:

 Алтын  Таш  (Сарай   шәһәрендәге  хан   бистәсе),  Ашлы (Иделнең көнбатыш ярында хәзерге Тәтеш тирәсендә булган), Ибраһим (Ука (Ока)ның койган җирендә булган), Әтрәч (хәзерге Апае районына керә торган авыл, элек бу урында шәһәр булган). Сыгнак (элекке Ак Урданың үзәк шәһәре), Сарайчык (Иделнең  көнчыгыш   ягында   Каспийга якын җирдәге шәһәр), Аҗдаркан (Әстерханның борынгы исеме), Шам (Сүриядәге  Дәмәшк   (Дамаск)   шәһәре), Тау иле (Дагстан), Исфаһан (Иран шәһәре).

б) елга, тау исемнәре:

Идел,  Җаек, Чулман, Нократ, Сыр-Дәрья, Аму-Дәрья, Өнән   (Онон, хәзерге  Монголия  һәм СССР ориторияләре буйлап ага торган елга), Энҗү, Бәнҗү (Аму-Дәрья белән Сыр-Дәрьяның борынгы исемнәре), Чалкар күл (Арал күленә якын бер күл),  Ирәмәл— хәзерге   Башкортстандагы   тау),  Тур тавы (Фәләстыйндагы Синай таулары), Җимдала (Дим буе даласы), Төлкеле (күл исеме).

Тулаем алганда, дастанда кулланылган исемнәрнең  составы хәзерге татар теленең лексик составына нигездә туры килә. Дөрес, дастанда хәзер архаиклашып, кулланылыштан төшеп калган бер төркем исемнәр дә кулланыла. 1 нче кушымтада шундый исемнәрнең аңлатмалы сүзлеге китерелә.

ЙОМГАК

Идегәй» дастаныың теле гасырлар буе чарланган, камилләшкән татар теленең гүзәл бер үрнәге булып тора. Аның стиле — күренекле дастаннарга хас мәһабәт стиль. Бу стильнең төп үзенчәлеге аның эпик сурәтләргә, даими эпитетларга, гиперболаларга бай  булуында, кабатланулар һәм градацияләрнең тигез чиратлашуында, вакыйгаларның дулкыннарга бүленеп гармоник сурәтләнүендә.

Дастанның грамматик (морфологик) төзелеше дә бик камил. Фольклор әсәре булганга күрәдер, язма ядкярләрдәге кебек  борынгы һәм иске төрки язма әдәби телләрдән үк килә торган традицион грамматик формалар дастанда бөтенләй очрамады.

Дастанда кулланылган сүз төркемнәренең лексик составын хәзерге татар теле белән чагыштырсаң, аларның нигездә уртак булуы ачыклана. Ләкин хәзер кулланылыштан төшеп калган сүзләр дә дастанда шактый җыела.

Әсәрдә хәзерге татар телендәге алмашлыкларның мәгънә буенча барлык төркемчәләре дә кулланыла. Ләкин бу алмашлыкларның кулланылышында, хәзерге тел белән чагыштырганда, кайбер стилистик аермалыклар күзәтелә. Бу аермалыклар, беренче чиратта, зат алмашлыкларының кулланылышында чагыла. Башка татар истәлекләрендә бик үк таралыш алмаган бер кызыклы күренеш барлыгы ачыкланды. Күрсәтү алмашлыкларыннан ул сүзе дастанда бик актив кулланыла һәм аның кулланылышы хәзерге татар теле нормаларыннан аерылып та тора Ул алмашлыгы калган күрсәтү алмашлыклары урынында килә ала, мөнәсәбәтле сүз яисә автор сөйләмен туры сөйләмгә ялгау чарасы хезмәтен дә башкара.  

Ә менә исемнәрнең кулланылышында, аларның төп грамматик үзенчәлекләрендә (сан, тартым, килешләр белән төрләнешләрендә) хәзерге тел белән чагыштырганда аермалыклар бөтенләй күзәтелмәде. Исемнең семантик төркемчәләре, беренче чиратта, ялгызлык исемнәренең кулланылышы кызыклы, шуңа киңрәк тукталдык.

 «Идегәй» дастаны — фольклор мирасыбызның  гүзәл йөзек кашы. Ул халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм Идел-йортны зурлап ватандарлык тойгыларын тәрбияли торган әсәр булып, буыннан буынга күчеп халкыбызга бөек әсәр булып кире кайтты.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Борынгы татар әдәбияты. – Казан, 1963.

2. Вәлиуллина З.М., Зиннатуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе  – Казан: КДПИ, 1972;  

3. Госман Х. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. – Казан, 1981.

4. Идегәй. Татар халык дастаны.— Казан, 1988.

5. Идегәй. Татар халык дастаны.— Казан, 1994.

6. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан, 1998.

7. Татар грамматикасы.  II  том. Морфология. – Мәскәү: Инсан, Казан: Фикер, 2002.

         8.Татар халык иҗаты. Дастаннар.— Казан, 1984.

         9. Тумашева Д.Г. Хәзеге татар әдәби теле. Морфология: Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек-кулланма. – Казан: Казан ун-ты нәшр-ты, 1978. – 221 б.

       10. Урманчиев Ф.И. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.

       11.Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. – Казан: Мәгариф, 2006. – 335 б.

КУШЫМТА

АРХАИКЛАШКАН ИСЕМНӘРНЕҢ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ

АВА — һава.

АГЫР ЙОРТ  - хөрмәтле йорт.

АЕЛ -  ияр-ыңгырчак бавы.

АЙДАЛА — ачык дала, такыр дала.

АЙКАПУ -  ай шикелле түгәракләп эшләнгән капка.

АЙЛАР — чигә чәче, чәч чугы.

АК   САВЫТ — көбә.

АКТАЧЫ — атлар башлыгы.

АЛ КАРА КЕШ — югары сыйфатлы кеш.

АЛАЙ — полк.

АЛАМАН — масса; бу урында — гаскәр.

АЛАПА — гаскәргә     бирелә    торган   хезмәт  хакы, бүләкләү.

АЛАЧ — казакъ халкының төркемләнешеннән  берсе.

АЛКЫШ — хәерле теләк.

АЛПАГЫТ — алпавыт, җир-су хуҗасы. Элекке мәгънәсенчә -  рыцарь, гадәттән тыш көчле, зур гәүдәле

АЛЧЫ – алдакчы.

АНАЛЫКЛАР — тәрбияче   өлкән     хатыннар,   инәлекләр.

АРБАКАШ — арбачы.

АРБАНЫ ОЛЫ — агуы  зур  булган,  үчле.

АС АУ — кыргый,   кулга   өйрәнмәгән,

АСУ — билгесез, ят.

АТАК – дан, шөһрәт.

АТАЛЫК — хан балаларын тәрбия итүче. Зарыйлык белән килүчеләрнең зарын ханга җиткереп торучыларны да шулай атаганнар.

АТАН — печкән дөя.

АТКЫ — төз колаклы ук.

АТКЫЮЧ — укның бер төре.

АУВЫМ — утырыр җирем, саным.

АУДАРЛЫК – тылмачлык.

АЯК — касә.

АЯКЧЫ — касә өләшүче.

БАЙГЫШ — чырайсыз  ябалак.

БАЙРӘ  — бөер.

БАЙСА – аерым хокук билгесе итеп ханнар тарафынан уйгыр язуы беләнязып бирелә торган алтын такта – пайза.

БАЙТАК — пайтәхет.  

БАЙТАК — халык.

БАЙТАЛ — өч   яшьлек   бия.

БАЙТИРӘК — биек тирәк.

БАЛАБАН — бала кош.   .

БАШАК — ук башы.

БАЯЛЫЧ — үсемлек   исеме.

БӘЙГЕ — ярыш  бүләге.

БӘЙЛӘВЕ ЮК ЧИЧӘН— тоткасыз суз остасы, тел бистәсе, корыга сөйләүче.

БИ — аксөяк, феодал.

БИДАЯК — карчыганың, бер төре.

БИНШӘ -  арка, калак сөякләре.

БИШЛЕ — биш яшьлек ат.

БОГА – үгез.

БОЛГАРДАЕН   (Болгар   кебек) — бу күн мәгънәсендә, болгари тун.

БОЛҖАР — гаскәр туплана торган урын.

БОРАК-—порак,     күккә   ашыра   торган     канатлы ат

БӨКӘВЕЛ — бәһа куючы.

БУГАЛАК — муенына ыргытып атны буып туктату өчен элмәк.

БҮЗ — китән, ак материя.

БҮЗ  ЮШАН — ак әрем.

БҮЗБАЛА —асыл бала.

БҮЗ  ТОЙГЫН —ак карчыганың бер төре, Туктамыш ханның икенче дәрәҗәдәге ау кошы.

БУРА — дөя.

БУРАЛАКЛЫ — брамат йөргән, иясез ат.

БУРБАЙ – тезнең аскы сеңәре.

ГАВЕР — кяфер.

ГАЗАЗИЛ — оҗмахтан   куылган   фәрештә,   Иблис.

ДАВЫЛБАЗ — кош   чакыру   өчен   күннән   ясалган барабан.

ДАЛБАЙ — кош чакыра торган быргы.

ДӘРВАЗА — шәһәр капкасы.

ДИВАН  БИ — хан канцеляриясенең башы.

ДИРБИЯ — сбруй.

ДУМ-ДУМБАК — барабан.

ДҮНӘН — дурт   яшьлек   ат.

ЕГАЧ — җимеш   агачы.

ӘЗГӘРИ— Болгарда   сугылган   озынча   акча.

ЕЛДЫРЫМ — яшен.

ӘҮКАТЬ — азык-төлек, тамак туйдыру.

ҖАН ӘКӘСЕ — җан агасы.

ҖАНБАЗ — җан   белән   уйнаучы,   осталык   күрсәтүдә   үз   җанын   хәтәргә   куючы.

ҖӘБӘ — җабага, яшь ат яки кыска колаклы ат.

ҖӘЙ — җәя.

ҖИЛ КАЕК – җилкән.

ҖОБА — кап,   капчык.

ҖОҖЫГА — таҗ.

ҖУНҖЫГА — таҗ.

ҖҮЯ — логик нәтиҗә.

ҖҮЯ — логик нәтиҗә.

ЗӘР—буе ефәктән, аркавы  ука тасмадан тукылган тукыма.

ЗИР – алтын.

ЗУРЛЫК — көчлек.

ИЗҮ — күлмәкнен   ал   якасы,

ИРАВЫЛ — алдан бара торган гаскәр — авангард.

ИРӘННӘР — ирләр,   дәүләт   ирләре.

ЙОРТ   БИ — олыс   би,   феодаллык   системасында удельный князь дәрәҗәсенә туры килә.

ЙӨГЕРЕК — чабышкы ат.

ЙӨЛДЕ — приз, ярышта узу билгесе.

ЙӨЛТЕ –  приз.

ЙӨРГЕ — биләүсә.

КАЗГЫШ — каз кошы, кыр казы.

КАЙЕР КОМ — кыйралган коры ком.

КАКБАК — капка, капкач.

КАЛГАЙ — урынбасар, наиб.

КАМ — камканың, бер төре.

КАМКА — парча    (материя),   алтын-көмеш   белән

КАМКА — чатма,     алтын-көмеш     белән   тукылган парча.

КАНҖАГА — иярнең   арт   ягындагы   күн   капчык.

КАҢТАР – декабрь.

КАРА — кара сөяк, түбән сыйныф кешесе.

КАРАЧЫ — билор  һәм  мирзалар  сыйныфының  иң югары кешеләре.

КАРГАННАР — бер өркәчле карт дөя.

КАРЫШКЫ – хан билгесе, асылташлар белән бизәлгән таяк.

КАС ДОШМАН—җан алырга йөргән дошман.

КАТАР — чират.

КАТИФӘ — хәтфә.

КАУДАН — коры, кипкән үлән.

КАШКАРУ — чаллану.

КӘБЕЧ — түбәтәй.

КӘГЕЛ — атның маңгай ялы.

КӘНИКӘ — кәнизәк, җария.

КӘНТ — шәһәр.

КИЗӘК — кизәнү чираты.

КИЗӘК — нәүбәт,   чират,   сугышта    башлап   сугу чираты.

КИК —үч, үпкә.

КИНӘ— гаеп.

КИР – мамонт.

КИР — мамонт.

КИРЕ АТ-  борын очлары, аяклары сары төстә булган туры ат.

КИРӘГӘ — тирмәнең, рамнары, киергеләре.

КИРТЕШ – кир теше.

КЛАКАЙ КАМКА — алтын  яки көмеш аралашты-тырып,  бизәкләп тукылган ефәк тукыма, парча.

КОЕШКАН — иярнең   арт   каешы,   атның   койрык төбенә элдерелә.

КОЛАВЫЗ — җитәкче, кулагуз.

КОЛАН— кыр аты.

КОЛЧУРА - хезмәтче кол.

КОН — чырай.

КОРБАГ — чатыр.

КОРБАГА - гөберле бака.

КОРГАН — корылма, җирдән өеп ясаган  крепость (курган).

КОРЫК — бер   башы  җеп  элмәкле  озын  таяк,  ат өереннән теләгән  атны  тотып  алу  өчен  муенына  ыргытыла.

КОРЫМ — каребем, якын дустым.

КӨН   ЯРЫК — якты көн.

КУ — аккош, ку күл — аккош күле.

КУ АГАЧ — корыган агач.

КУБЫЗ — хәзерге авыз кубызы түгел, кул музыка коралы.

КҮГӘЛ — кыр үрдәгенең бер төре.

КУЗ — укның койрыгы, юнәлешне дөрес биру өчен куела.

КУЗАГАЧ — чикләвек  агачы.

КУЗАЛАК АРБА — аскы үрәчәсе генә булган тагылмалы   арба.                                                      

КУКРАЙ — кукурай — үләнгә   бай   җир.

КҮКСАВЫЛ — далада    үсә  торган  тәбәнәк,  каты бер агач.

КУКСЫМЫЙ — исләнми

КУЛ — гаскәрнең бер як канаты.

КУН — кан бәһасе, выкуп.

КҮҢ – кол хатын

КУҢАЛТАК — яланаякка итек кию.

КҮН—җария, кәнизәк, кол хатын-кыз.

КУР — кымыз ачыткысы, курҗин төбе.

КҮЧ Ә — урам

КҮЧӘРЧЕЛЕК — күчәргә туры килү.

КУШАК — билбау.

КУШАЛЛЫК — куш өй.

КУШЧЫ — кәрван   хезмәтендәге   кол,   хезмәтче.

КЫЗЫЛ—бу урында  алтын дигәнне аңлата.

КЫЗЫЛГАТ - бөрлегән.

КЫЙГЫР — карчыганың бер төре.

КЫЛЫК –  холык.

КЫМЫРЫСКА -  кырмыска

КЫНАБ — кын, кыны.

КЫРАНТАШ – кырылып яткан таш, хәрабә.

КЫРГЫН — кырып кисә торган яу.

КЫСМӘТ – хезмәт.

КЫСРАК —бия   мәгънәсендә.

ЛӘНГӘЗ — ләгән, поднос.

МАКМАЛ — бәрхет.

МАЛА — тырма, җир себеркесе.

МАҢЛАЙ  БАШЫ — гаскәрнең авангарды.

МЕШӘК — мәче.

МИНӘР — бизәк,   нәкыш,   орнамент.

МИРЕБАН — миһербанлы,   шәфкатьле.

МӨЕЗ — мөгез.

МӨЧӘ — әгъза.

НАЙЗА — агач саплы, тешле сөңге.

НАМАРТ — ирлексез кеше, куркак, саран (фарсыча).

НАН — икмәк.

НАР — бер өркәчле дөя.

НИШАНЛЫК ТАМГАСЫ — мөһер, хан мөһере.

НӨГӘР — дус-иш.

НӨГӘР — хезмәткәр, иптәш,  дус.

НӨРГӘ — аскы өрлек.

НУРГЫБА – ябынча, көбә.

ОЛЫС БИ — феодал, удельный  князь дәрәҗәсенә

ӨГЕ – колаклы ябалак, филин.

ӨНДӘМӘГӘН ЭШЛЕ — дәшми генә эшен эшләгән кеше.

ПИР — карт, җитәкче,

ПЫЧЫМ — сын, фигура.

РАЕСЫ — уе.

САБА — кымыз йөртә торган зур күн савыт.

САДАК — ук, җәя сала торган савыт.

САЛКЫН   ТАШ — җәза   мәйданы   булган   урын.

САЛТ — ялгыз-ялгыз үскән үлән.

САЛЫК —салым

САМУР - җәнлек, кондызның, бер төре.

САНАЙ — җәнең бер төре,

САРАЛТЫН— сары алтын.

САРАЯК — сары аяк, сары касә.

САРКЫТ — эчкәннән соң касәдә калган эчемлек. Ханның үзе эчкән касәдән бер-ике йотым калдырып кемгә дә булса эчәргә бирүе аның хөрмәте дип саналган

САУГАТ — сугыш тоткыны.

САФ СОЛТАН — хан балалары.

САХТИЯН — юка, нәфис күн, сафиян.

СӘРПИ УК—ерактан ала торган ук

СИМАК — бала тотыну өчен бишеккә куелган әйбер.

СИЯТ — бизәк әйберләре.

СОЛАН — салават күпере.

СОРАН — төсен   алыштыра  торган  җәнлек   (хамелеон) .

СОРГАВЫЛ — гаскәрнең артка калдырылган күзәтчесе.

СӨЛТЕК – ит белән тире, карачкы

СУМ ТИМЕР — озынча сугылган тоташ тимер.

СУМ, СОМ — саф, катнаштырылмаган. С у м акча,  сум ит кебек сүзләрдә дә очрый.

СУНА — кыр  үрдәгенең    сирәк  очрый  торган   бер төре

СЫБАЙ — ат менгән кеше.

СЫМБАТ — буй-сын.

СЫНҖЫР — чылбыр.

СЫРГЫЕҢ — алкаң,

СЫРНАЙ-КӨРНАЙ — озын саплы тынлы музыка уен кораллары.

ТАГАЙ — тәхет.

ТАК — тәхет.

ТАЛЧЫГЫМА – ашарыма.

ТАМГА — пошлина.

ТАҢЛАЙ - аңкау

ТАРАЗУ — үлчәү, бизмән.

ТАРУН - үги ата.

ТӘЗЕМ - тәгъзим, олылау.

ТӘК — чыгыш, ягъни чыгышым асыл булмады, кара сөяктән булдым.

ТИБЕНГЕ — тир үтмәсен өчен ат белән ияр арасына салына торган күн.

ТИМЕР  ТУН — көбә, панцирь.

ТИРЛЕК — тир йокмас өчен ияр астына салына торган нәрсә.

ТИЯК —билге ечен утыртылган таш, ыруның корбан чала торган  һәм  

ТОРЫМТАЙ – бик тиз оча торган кош.

ТОТКАВЫЛ — капка сакчысы.

ТОТКАВЫЛ — шәһәр капкаларын караучы, тышкы сакчы.

ТОТСАК – тоткын, әсир.

ТӨБӘК — бишекнең төбе.

ТӨМӘН БАШЫ — ун мең гаскәр башы.

ТӨРКЕН — ирдәге  хатынның  кардәшләре.

ТУ   (туг) — байрак, флаг.

ТУ БИЯ — колынламаган бия.

ТУ КИҢӘШ — байраклар киңәше, хәрби совет.

ТУГРЫ – кош кундыра торган агач.

ТУКСАННЫҢ БЕРЕ — кышның  бер  көне;  кышның өч ае туксан көн.

ТУКЫШ — сугыш.

ТУМАК — ау кошларының калфагы.

ТҮМӘНЧЕК — түбәнчек.

ТУН — гомумән ‘кием’ мәгънәсендәге сүз.

ТУР – бау.

ТУРАТ — туры ат.

ТУРКА — кытай   ефәге,  нечкә   ефәк.

УБАЛ – гөнаһ, язык.

УВЫК – киез өйнең сырт кабыргаларын һәм түбәсен күтәргән бөгемле агачлар.

УЙ — чокыр, уйсу җир, уелган җир.

УЙГА -  тау асты, уйсу җир.

УЙПАК — уйдан чыккан уй.

УЙПЫКСЫЗ ЧИЧӘН — тел остасы.

УЛДА,   ВЫЛДА    (ВИЛДАН) — оҗмахта   хезмәт күрсәтүче.

УҢ   КУЛ,   СУЛ   КУЛ — гаскәрнең уң, сул фланглары.

УТЧАГЫР — туп, пушка.

ҮРТ — астан үрләтеп салынган ут.

УТАУ — күчмә өй, тирмә.

ФАРЕВАН — муллык,  иркенчелек.

ФИРАСӘТ — үтә күрүчәнлек, үтә зирәклек

ХАН ТАГЫ – хан тәхете.

ХАНӘШ — хан   хатыны,   ханча.

ХАСЛЫК – дошманлык

ЧАГАЛА — акчарлак.

ЧАГДАВЫЛ — арттан бара торган гаскәр, арьергард.

ЧАЛА БУРЛЫ — ак белән кызыл катыш төс,

ЧАЛГЫ — киертеп-кагып уйный торган музыка уен коралы.

ЧАЛПЫ – масса.

ЧАЛУ — чабынлык җир.

ЧАҢ — тузан.

ЧАҢЫРАк – киез өйнең укларын күтәргән югары алкасы.

ЧАПЧАК — кисмәк, тәпән.

ЧИГӘРӘ — чик-ара сүзеннән ясалып, бу эшкә бер чик куярмын дигәнне аңлата. Балаларны кол итеп сатуны туктату турында сүз бара.

ЧОКЧЫТ — яңак   сөяге.

ЧӨЙДӘ — калын, симез җилкә.

ЧӨЙДӘЛЕ — түтәле.

ЧӨЙДӘЛЕ БАЛТА – муен чаба торган балта.

ЧҮБИН   АЯК—агач аяк

ЧҮМӘК — аяклы бишекнең астына куелган кран

ЧЫКЫК — чыгынкы.                              

ЧЫРТАН— учак.

ШАЙМА  — корал   һәм   кием   көбәләре.

ШАЙМАН —корал.

ШАМ  КЫЛЫЧ — Шам корычыннан коелган кылыч.

ШАҢ -  тоташ тимердән суккан кием.

ШУР  ТАТЫР — тозлы җир һәм тозлы су.

ШЫГАВЫл — ишек сакчысы.

ЫРЫС — бәхет.

ЭРГӘ — нигез.

ЭЧЕРГЕ – ияр астына салынган киез.

ЮГАЛЧЫ  БАЛА — өйсез,  урам   баласы.

ЯБЫНЧЫ — яңгырдан   бөркәнчек   яки   ат   ябуы.

ЯВЫР — яу ире, сугышчы.

ЯЗЫ — уйсу, болын, дала җир.

ЯМ — почта.

ЯМЧЫГЫЛ — почта йөртүче.

ЯР - фәрман, боерык.

ЯРАШЫК — чабыш өчен алдан күнектереп куелган ат.

ЯСАВЫЛ — тәртип күзәтүче, эчке сакчы.

ЯСАК — әйберләтә салым, закон хөкемендәге мал. Бу сүзнең корал һәм кораллану, отряд булу мәгънәсе дә бар.

ЯУ НӘКӘСЕ — кешелексез, дошман.

ЯҮГӘРЧЕЛЕК – сугышчылык.

ЯУРЫН — калак сөяге, арка турысы.

ЯФАН — япан, дала.


Поделиться:

Муравьиная кухня

Юрий Визбор. Милая моя

Свинья под дубом

Мост из бумаги для Киры и Вики

Два Мороза