Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.
творческая работа учащихся по краеведению (9 класс) на тему

Талипова Алия Гадил кызы

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫ

Фәнни эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nauch_rabota_rada_sviyazhskaya_sosh.docx25.21 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗӨЯ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

КАЮМ НАСЫЙРИ ХЕЗМӘТЛӘРЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЙОЛАЛАРЫ. ТУЙ ЙОЛАСЫ

Эшне әзерләде: 9Б сыйныф укучысы
Киселева Р.

Җитәкче: I нче квалификацион катигорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Талипова А.Г.

Яшел Үзән, 2017


Фәнни эшнең актуальлеге: Һәр халыкның элек-электән зур мирас туплап, иҗади эзләнүләргә омтылган шәхесләре булган. Аларны хөрмәтләп искә алганнар, хезмәтләрен өйрәнгәннәр, төрле телләргә тәрҗемә итеп дөньяга танытканнар. Шулай итеп, бу мирастан күп милләтләр файдалана алган.Республикабызда татар һәм рус халкы элек-электән дус, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши. Милләтләрнең бер-берсенә хөрмәте гадәт, йолаларын өйрәнүдән, кабул итүдән башлана. Безнең фәнни эшебез нәкь менә шул, йолаларны өйрәнүгә багышланган. Аның темасы “Каюм Насыйри хезмәтләрендә татар халкының йолалары.Туй йоласы” Бу теманы без актуаль дип саныйбыз, чөнки безнең төбәктә төрле милләт вәкилләре яши. Янәшәдә аралашып яшәгән халыкларның телен, гадәт-йолаларын белү бик кирәк, безнеңчә.

Фәнни эшебезнең максаты: К. Насыйриның этнография өлкәсендәге эшчәнлеге белән танышу, К.Насыйри хезмәтләреннән XIX гасыр ахыры XX йөз башындагы татарларда туй үткәрүнең тәртибен өйрәнү, XX йөзнең икенче яртысында татарларда туй йоласындагы үзгәрешләрне чагыштырып тикшерү,үзгәреш-аерымлыкларны табу, туйларның тәртибе үзгәрүнең сәбәпләрен билгеләү.

Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

Фәнни –тикшеренү эшен башкарганда Каюм Насыйриның этнография һәм фольклор өлкәсенә караган хезмәтләренә таяну;

XXйөзнең икенче яртысында татар туйлары турында мәгълумат туплау максатыннан якындагы татар авылында, Яшел Үзән районының Олы Шырдан авылында, эзләнү-сораштырулар алып бару;

Әлеге теманың башка лингвистакада өйрәнелү тарихына күзәтү ясау.

Тикшерү эшен башкарганда кулланылган методлар: эзләнү, тикшерү, системага салу, анализлау.

Эшнең структурасы. Фәнни эшебез кереш, төп өлештән, йомгаклаудан, әдәбият исемлеге.

  1. КЕРЕШ

Нинди дә булса халык турында белергә теләсәң аның телен өйрән, йолалары,гореф-гадәтләре белән таныш, танылган мактаулы кешеләрен бел, дигән бер акыл иясе. Моннан берничә ел элек Татарстанда яши ,укый башлагач, мин татар телен өйрәнүне үземә максат итеп куйдым. Без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар халкының танылган галимнәре,язучылары белән танышабыз. Татар халкыны күренекле улы якташыбыз Каюм Насыйри иҗаты миндә зур кызыксыну уятты. Каюм Насыйри – татар халкының олы хөрмәткә лаек күренекле мәгърифәтче галиме. Ул бөтен тормышын, талантын үз халкына хезмәт итүгә багышлаган. Ярты гасыр дәвамында нәтиҗәле иҗат итеп, тел, әдәбият, халык авыз иҗаты, математика, география, биология, физиология, анатомия, медицина, табигать белеме, археология, тарих, мифология, этнография, музыка, сызым һәм башка фәннәр өлкәсендә 40 тан артык хезмәт биргән. Ул үз иҗатында һәм эшчәнлегендә татар халкының тормыш-көнкүрешен, тарихын , йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур әһәмият бирә.

Минем иң якын дустым татар кызы. Без аның белән еш кына киләчәгебез турында сөйләшәбез, матур туйлар турында хыялланабыз. Мин рус халкының туй йолалары турында әти-әниемнән,туганнарымнан ишетеп беләм. Ә Каюм Насыйри иҗаты белән танышкач, миндә татар халкынның туй мәҗлесләре,йолалары турында күбрәк белү теләге туды.

  1. Төп өлеш.

Каюм Насыйри “Казан татарларының ышанулары һәм йолалары” (А.К.Насыров “Поверия и обряды казанских татар””Записки Императорского Российского Географического Общества”,Петербург,1880) дигән хезмәтендә татар туйларын түбәндәге өлешләргә бүлеп бирә:

  • Кыз яучылатмак
  • Туй мәҗелесе
  • Кияү йортында иҗаб кабул мәҗлесе
  • Кыз йортында никях мәҗлесе
  • Туй мәҗлесе
  • Бүләк багу
  • Кыз куенына кермәк / Кияү кертмәк.
  • Как-төш мәҗлесе
  • Килен төшермәк

Башта яучы сөйләшүләр алып бара, ике гаилә арасында “иснәнеп” йөри. Кызны бирергә ниятләрен белгәч, егетнең атасы кызның атасына яучы җибәрә. Барысы да килешенеп беткәч,иҗаб кабул (өйләнешүчеләрнең үзара ризалыклары) мәҗелесе үткәрелә.

Никях мәҗлесе кыз йортында үткәрелә. Кызның ризалыгын алып, кызның атасы”бирдем”,кияү “алдым” дигәч,мулла никях укый. Кәләш никях мәҗелесендә катнашмый. Соңыннан туй мәҗлесе башлана.

Туй мәҗлесеннән соң Бүләк багу була. Бу – хатыннар мәҗлесе. Алар кияүнең кәләшкә, аның туганнарына алып килгән бүләкләрен карыйлар, үзләре дә бүләкләр салалар.

Кыз куенына кермәк / Кияү кертмәк. Егетне кыз янына бик зурлап алып киләләр. Кияү белән кәләш бүмләсе (келәт) бик матурлап бизәлә.

Алга таба кияү үзенең дус-ишләрен, күршеләрен җыеп Как-төш мәҗлесе үткәрә. Табынга как-төш пешерелә. Как-төшне бүлеп табындагы һәр кешегә өләшәләр.

Килен тешерү- кияү киленне үз йортына алып кайта. Йортка барлык бирнәсе, урын-җире белән килен төшә.

Каюм Насыйри үз хезмәтендә 19 нчы гасыр ахырында туй үткүрү йолсын язып калдырган.

Еллар үтә, заманалар үзгәрә. Заманалар белән бергә йолалар да ...

20 нче гасырның икенче яртысында К.Насыйриның якташлары туй йолаларын сакладылармы икән? Туйлар үткәрүдә үзгәрешләр булдымы икән? Үзгәрешләрнең сәбәпләре нинди? Бу сораула  җавап эзләп Олы Шырдан авылына юнәләбез .

Галиҗанова Сания апа. 1927 нче елда туган. 1952 нче елда, тимер юлда эшләгәндә Миңнехай исемле Арча егете белән таныша. Бер-берсен ошаталар да өйләнешәләр. Авыл мулласы Раяз абый яшләргә никях укый. Икенче көнне яшләр җитәкләшеп читкә эшкә чыгып китәләр. Яучылар да, туй мәҗелесе дә,бирнә дә булмый. Чөнки: “Авыр заманалар, алмашка кияргә күлмәк-ыштан да юк иде”, - дип искә ала Сания апа. “Сатып алырга мөмкинлек булмагач, үзебез тегеп,бәйләп кирәк-яракны булдырдык”,- ди ул, сандык төбендә сакланган,үзе бәйләгән өскәтерне күрсәтеп. Совет заманы мулласы укыган никяхта алар 5 бала (3 кыз, 2 малай) тәрбияләп үстерәләр. Сания апаларның никях мәҗелесе кыз йортында үткәрелгән.

Хәмзә абый һәм Роза апа Хасановлар.1974 нче елда өйләнешәләр. Башта үзләре танышып аңлашалар. Аннан сон Хәмзә абый Роза апаның әнисенә (әтисе үлгән була) яучылар җибәрә. Бу вакытта тормышлар бераз яхшырак була. Кияү сандык җибәрмәсә дә, киленнең урын-җире, сөлгеләре, бирнәсе, егет туганнарына бүләкләре дә әзер булган. Мәчет карты Абрар абый аларга никях укыган. Никях егет йортында укылган. Никях алдыннан йортка килен төшерелгән. Никяхтан сон авыл советына барып төркәлгәннәр. Соңыннан, әкияттәгечә, 3 көн туй иткәннәр. Беренче көн-әби-бабайлар, икенче көн – туган-тумачалар,өченче көн-дус-ишләр өчен табын корылган.

1989 нчы ел. Рәфис һәм Мөслмә Каюмовларның гаилә корган елы. Яшьләр бер авылдан,бер мәктәптә укыйлар. Берничә ел очрашып йөргәннән сон өйләнешергә булалар. Егетнең әти-әнисе,якын туганнары кызны сорарга киләләр. Никях егет ягында уза. Мөслимә апа да никяхка кадәр егет йортына килә. Йортны бирнә пәрдәләре, урын-җирләре,сөлгеләре белән бизи, туганнарына килен бүләкләре өләшә. Егет ягында 2 көн (җомга, шимбә) туй иткәннән соң 3 нче көнне (гадәттә бу якшәмбе көн була) килен төшерү була. Икенче атнада кыз ягында 2 көн туй мәҗлесе үтә.

1994 нче елның 4 нче февралендә Ислам абый һәм Рәмилә апа гаилә коралар. Алар да үзләре танышып аңлашалар. Тик Ислам абый Рәмилә апаның йортына чып-чын яучы җибәрә. Ул шул вакыттагы “Шырдан”колхозының рәисе Җамалиев Нәгыйм Әмир улы була. Яучы кыз гаиләсеннән җылы хәбәр алып кайткач кына, Ислам абыйның әнисе һәм абыйсы кыз сорарга баралар. Килешенгәнчә Шырдан авылындагы гадәт буенча, никях егет йортында була. Никяхка кадәр килен төшерелә, килен егет йортын бизи. 3 көн туй мәҗелесе, 3 нче көндә киленнең бүләкләрен карау (багу) була.

Күргәнегезчә 20 нче гасырның икенче яртысында Олы Шырдан авылында К.Насыйри язып калдырган туй үткәрү тәртибе тулысынча сакланмаган. Моның үз сәбәпләре дә бар.

  1. Илдәге тарихи үзгәрешләр;
  2. Халыкның авыр тормышы;
  3. Совет идеологиясенең йогынтысы;

Никяхның егет ягында ,кыз ягында үткәрелүендә дә аермалыклар бар. К.Насыйри никях кыз йортында үткәрелә дип яза. Ә танылган этнограф К.Фуксның “Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях” дигән хезмәтендә Казан татарларында никях егет йортында укыла дип әйтелә. Алда әйтеп кителгәнчә Олы Шырдан авылында бу йола К.Фукс әйткәнчә үтәлә.

Ләкин туй йоласының кайбер элементлары бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез сакланган, ул да булса - никях уку . Бу татар халкының, илдәге үзгәрешләргә каршы барып, тормыш авырлыгына карамыйча, үз традицияләрен сакларга тырышуы.

  1. Йомгаклау.

Күргәнебезчә, 20 нче гасырның ахырына кайбер традицияләрнең (яучы җибәрү, егетнең кәләшкә сандык бүләк итүе, килен бүләге багу) кире кайта һәм торгызыла башлавы күзәтелә. Бу Татарстандагы 90 нчы елларда барган сәяси үзгәрешләргә бәйле  (1990 елгы Татарстанның суверенлыгы турында декларация кабул итү, Татарстан Конституциясе(1992 ел), (Татарстан Конституциясе, «Телләр турында Закон»(1992). Чөнки бу декларацияне кабул иткәннән соң татар халкы үзенең телен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен тагын да үстерү мөмкинлеге алды. Якташыбыз Каюм Насыйриның хыяллары тормышка аша. Татар теле яши, сәнгать үсә, йолалар саклана.

Фәнни эшебезне дәвам итеп, киләсе максат 21 нче гасыр башындагы туйлар буенча материал туплау. Аларны Каюм Насыйри язмалары һәм 20 нче гасырның икенче яртысындагы туйлар белән компоративистик планда өйрәнү, күзәтү ясау.

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

  1. К. Насыйри “Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре”, 1880
  2. К. Насыйри Сайланма әсәрләр: ике томда. Беренче том – Казан: Татар китап нәшрияты, 1974
  3. К. Насыйри Сайланма әсәрләр: ике томда. Икенче том – Казан: татар нәшрияты, 1975
  4. Н. А. Магницкая “ Яшел витаминнар”, Казан 1981
  5. Р.К.Уразманова Из книги "Этнография татарского народа", Казань, Магариф, 2004
  6. Фукс К. Казанские татары в статистическом этнографическом отношениях. Казань, 1844.131 с.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Каюм Насыйри – иҗатында халык тәрбиясе (шәфкатьлелек, рәнҗеш төшенчәләре)

Максат:1. Татар халык авыз иҗаты турында белемнәрне тулыландыру, үз  фикерләрен әйтергә өйрәтү.             2. Каюм Насыйри эшчәнлеге бе...

Каюм Насыйри "Әбүгалисина"

Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне искә төшерү. “Әбугалисина” әсәре белән танышуны дәвам итү. Укучыларның   бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру. ...

Каюм Насыйри иҗатында халык медицинасы

•Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , бүгенге буынга җиткерү.•...

Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)

Эчтәлек: 1.     Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.2.     Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.3.     Йола һәм...

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри

Исследовательская работа учащейся на тему Каюм Насыйри...

ХIV Межрегиональные юношеские научно- исследовательские чтения имени Каюма Насыйри Проект «Школьный музей как центр гражданского становления и патриотического воспитания школьников»

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда является одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность - самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Р...

К. Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы.

К.Насыйри хезмәтләрендә мәгърифәтчелек һәм әдәплелек идеяләренең чагылышы...