"Мин татарча сөйләшәм" акциясе
Опубликовано 21.09.2017 - 12:45 - Каримова Резеда Рашитовна
Без, 5нче сыйныф укучылары белән, Каташ-Каран авылындагы “Ләйсән” кибетенә, “Нур” балалар бакчасына, авыл клубына, шулай ук мәктәп дирециясенә барып, андагы балаларны да, эшчеләрне дә үз эшебезгә катнаштырып җибәрдек. Укучылар белән авыл урамнарына чыгып, “Ничә сүз өйрәтә аласың?” уены оештырылды. Уен барышында 50 татар сүзе өйрәтелде һәм өйрәнелгән сүзләрне кулланып, әңгәмә оештырылды. Үзебезнең телебез кулланылышында еш очрый торган сүзләрне язып (азык-төлек, сәясәт һ.б.), тәрҗемәсе белән буклетлар тапшырдык.