Исследовательская работа, посвященная истории нефти
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.57 КБ |
ХӘЗИНӘБЕЗ НЕФТЬ КЕНӘМЕ?!
Бакирова Эльмира, Кәримова Гөлшат, МБББУ”Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”енең 9 в сыйныфы укучылары
Фәнни җитәкчеләр:физика укытучысы Халикова Л. Ә. татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Ч.К.Шәйдуллина, Л.К.Шәйдуллина
Безнең төбәктә "җир мае" турында беренче мәртәбә 1637 нче елгы тарихи чыганакларда ук телгә алына. Шул көннән башлап нефть чыганакларын өйрәнергә һәм чыгарырга теләүчеләр булса да, "Татарстан нефте" дигән сүзләр Бөек Ватан сугышы елларында гына еш ишетелә башлый. 1943 нче елда Шөгер янындагы 1 нче скважинадан 648 метр тирәнлектән нефть фонтаны бәреп чыга. Гариф Хәмидуллин җитәкләгән бораулаучылар бригадасының бу җиңүе фронттагы җиңүдән ким булмый. Бу фонтан республикабызда дөньядагы иң зур нефть катламы ятканын искәртүче фонтан була. Ул Татарстанның данын еракларга тарата һәм таратуын дәвам итә.
Безнең эшебез компания тарихы, аның бүгенге көндәге эшчәнлегенә бәя бирү хакында түгел, ә нефть чыгару һәм нефтьчеләр турында шул чорларда язылган әдәби әсәрләр мисалында бу вакыйгаларның гаять әһәмиятле булуы, берничә буын кешеләренең игътибарын җәлеп иткәнен күзәтү, әсәрләр арасыннан нефть чыгаруның табигатькә тәэсире турында язылганнарын барлау, авторлар позициясен ачыклау, чорлар арасындагы үзгәрешләргә бәя бирү. Хезмәтнең актуальлеге шулар белән билгеләнә.
Эзләнү-тикшеренү эшебезнең методлары: мәдәни-тарихи эзләнү, чагыштыру, аңлату, системалаштыру.
Максат: Г.Ахуновның нефтьчеләр темасына багышланган әсәрләрен идея эчтәлеге ягыннан чагыштыру. Әсәрләргә таянып, нефть сәнәгате үсешенә бәйле рәвештә кешеләрнең үзаңнары үзгәрешен күзәтү.
Түбәндәге бурычларны куйдык:
– “Хәзинә”, “Хуҗалар” романнары белән "Артышлы тау буенда" әсәрен чагыштыру, аермалы якларны билгеләү;
– әдипнең нефть чыгару мәсьәләләре урын алган башка әсәрләренә күзәтү ясау;
– нефть чыгаруның экологиягә тәэсире мәсьәләсен өйрәнү һәм чагыштырып нәтиҗәләр ясау.
Максат-бурычларга ирешү өчен без татар әдәбиятындагы нефть тарихы, нефтьчеләр һөнәре турында язылган әсәрләрне сайладык. Үзебезне борчыган проблема күтәрелгәннәрен аерып алдык. Әсәрләрдәге проблемаларның бүгенге көндә чишелеш юллары табылганмы-юкмы икәнен ачыкладык һәм моны "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе эшчәнлеге мисалында өйрәндек. Тәҗрибә аша да нәтиҗәләр ясадык.
Эшебез актуаль проблемага багышлана, чөнки адәм баласы үзен һәрвакыт табигатьнең бер өлеше итеп хис иткән. Кешелек җәмгыяте цивилизациянең югарырак баскычларына күтәрелә башлагач, табигатьтән читләшә, үзе яшәгән тирәлекне туздыра, исраф итә башлый,
Без бүгенге тормышыбызны нефтьтән башка күз алдына китерә дә алмыйбыз. Бу байлык өчен табигатебезгә ихтирамлы, аны табучыларга рәхмәтле булыйк. Тик актарып ташланган сөрүлек җирләре, пычранган елгалар, чишмәләр, корыган әрәмәлекләр безне дә, әдипләребезне дә битараф калдыра алмый. Авторлар бу эш осталарын акыл белән, тирә-юньнең экологик чисталыгы өчен зур җаваплылык тоеп эшләргә чакыралар.

Весенние чудеса

"Не жалею, не зову, не плачу…"

Сказка об осеннем ветре

Разлука

Астрономический календарь. Январь, 2019 год